Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

 

«КОЕГА ТӨШӘРГӘ МӘҖБҮР ИТӘЛӘР...»

Минем бер соравым бар иде, шуңа ачыклык кертә алмассызмы? Без Азнакай шәһәренең Яңа Юл бистәсендә шәхси йортыбыз белән яшибез. Салкын су үзәкләштерелгән торбалардан килә. Дүрт йортка бер кое ясалган. Шул коеларга су счетчигы урнаштырттылар. Ләкин ул счетчиклар бөтен йортка да куелмады. Безнең коеда ике йортныкы, башка коеларда да шулай ук. Өстәвенә, безнең өйдә дә бар счетчик. Ләкин ул «кабатлаучы» гына диделәр. Ай саен күпме су сарыф итүебез турында мәгълүматны коедагы счетчиктан карап бирергә кушалар. Ничек алай була инде ул? Без – 80нче яшь белән бара торган картлар. Ай саен коега төшеп, счетчикны карап йөри алмыйбыз. Әле язын анда ташу сулары тула. Быел яз атналар буе яуган яңгыр да шунда акты. Үзләре килгәч, счетчикны карадылар, ә ул парланган иде. Мәгълүматны ала алмадылар. Безгә ни эшләргә? Ни өчен ул закон барлык кешеләргә дә бер түгел? Нигә башкаларга счетчикны коега куймадылар икән?

Инде счетчикның срогы чыккан дип, икесен дә алыштырттык. Ә 6 ел саен 2шәр счетчик алмаштырырлык чама юк. Безгә ни эшләргә?

Азнакай шәһәре, Яңа Юл бистәсеннән

бер пенсионер дип кенә куегыз,

исемемне күрсәтмәгез, күршеләрдән кыен

Дөресен әйтик, акыл белән аңлап, кабул итеп булмый торган сәер хәл бу. Ничек инде сарыф иткән салкын су турында мәгълүматны коега төшеп карарга мәҗбүр итәләр?! Ул 70-80 яшьлек өлкәннәрне коеларга төшерергә генә калгандыр шул инде. Хәтта яшьләр өчен дә андый хәлне адәм мәсхәрәсе, дип саныйбыз! Өйләрендә счетчик була торып бит...

Укучыбыз күтәргән сорау белән Азнакай муниципаль районы хакимиятенә мөрәҗәгать иттек. Ә алар үз чиратларында халыкны су белән тәэмин итүче оешма – «Азнакай җылылык челтәре предприятиесе»ннән җавап алып, безгә юлладылар. Җавап хатының эчтәлеге түбәндәгедән гыйбарәт (әһәмиятле урыннарын гына кыскартып бирәбез - Р.Г.):

«Хезмәт күрсәтүче оешма белән кулланучы арасында суүткәргеч торбаларның кайсы өлеше кем җаваплылыгына (балансына) керүе турында акт төзелә. Чыгымнарны киметү максатыннан, шулай ук тикшерү өчен торак йорт эченә керү мөмкинлеге һәр вакытта да булмау сәбәпле, хисаплау приборларын баланс җаваплылыгы чигенә, ягъни үзәк суүткәргечкә ялганган урында – коеда урнаштырырга тәкъдим ителә...»

Әйбәт җавапмы? Һичшиксез! Халыкны салкын су белән тәэмин итүче оешма үзенә эшне максималь җиңеләйткән. Коедан соң йортка керә торган торба теләсә нишләсен. Анысы шәхси йорт хуҗасы җаваплылыгында. Күпме су сарыф итүләре турында белү өчен дә хуҗаларның өйдә булуын көтеп йөрисе юк. Килдең, коедагы счетчиктан карадың һәм язып куйдың. Әлбәттә, хезмәт күрсәтүче оешмага җайлы. Ә ул коега өлкән яшьтәгеләр, авырулар ничек төшәргә тиешлеге турында уйлап та карамаганнар, күрәмсең! Юкса, үзләре үк җавап хатында язганча, «счетчикны коеда урнаштырырга тәкъдим ителә» дигән билгеләмә чынбарлыкта «мәҗбүр ителүгә» әйләнеп калмас иде.

Хәер, «Азнакай җылылык челтәре предприятиесе» язган җавапта «өендә счетчик булган очракта, коега төшеп йөрү мәҗбүри түгел», дип тә өстәгәннәр. Тик нигәдер ул хакта безгә мөрәҗәгать итүчеләр хәбәрдар булмаган бит. Хезмәт күрсәтүче оешма коега төшмичә генә мәгълүмат бирүне болай тәкъдим итә: коедагы счетчик – төп прибор, ә йорттагысы – кабатлаучы булып санала икән. Төп счетчик күрсәткечен карап теркисең дә, алга таба шуңа өйдәге прибор күрсәткечен кушып барып кына түләргә мөмкин. Мисал өчен, коедагысы 00484 м3 булды ди. Аннан соң чираттагы айда 14 м3 су сарыф ителгәнлекне өйдәге прибор күрсәтә. Шул 14 м3 ны 00484кә кушасы һәм килеп чыккан күрсәткечне – 00498 м3ны «Татэнергосбыт»ның хисап үзәгенә җиткерәсе. Ай саен шулай, өйдәге күрсәткеч аермасын кушып барырга туры киләчәк.

ИР-АТЛАРНЫ АЗДЫРУЧЫЛАР...

Хәзерге артистларның киенмешләре гаҗәпләндерә. Беренче чиратта хатын-кыз җырчыларны күздә тотам. Итәкләре бот төбенә чаклы ерык, йә гомумән шуннан аска төшми, бик кыска. Тәннең өске өлешен капларга тиешле урыннары да ташка үлчим! Аллары да, артлары да ачык. Ул турыда «Безнең гәҗит»нең 16нчы ноябрь (№45, 2022 ел) санында Фәнзия Насыйбуллина «Ярым-шәрә чыгу – дәрәҗә түгелдер» дигән язмасында бик дөрес әйткән. Хатын-кызга бер дә килешми инде. Алар шулай киенеп, дөресрәге – чишенеп йөргәч, әлбәттә гаиләләр таркала. Ир-атларны аздыручылар булалар бит. Татарстанда гына да гаиләләрнең 60 проценты аерылыша, дип сөйлиләр. Менә аның бер сәбәбе. Ямьсез киенеп, үзләрен шулай бозыкларча тотып, андый җырчы хатын-кызлар ир белән хатын арасына керәләр. Нәтиҗәдә балалар елап кала, семья таркала.

Дилә ГЫЙНИЯТОВА,

Казан шәһәре

ТАТАРНЫҢ БӨЕК ШӘХЕСЛӘРЕ БЕЛӘН ГОРУРЛАНЫЙК!

Милләтпәрвәрлек (патриотизм) дигәндә, күпчелек кешеләр Русия Федерациясен генә күз алдына китерәләр. Без бит әле Татарстанда, татарларның туган илендә яшибез. Безнең милләтнең дә үз кануннары, гореф-гадәтләре, йолалары бар. Татар да үзенең бөек шәхесләре белән горурланырга хаклы бит! Кызганычка каршы, Русия дәүләте җитәкчелеге ул турыда онытырга һәм оныттырырга тели. Инде хәзер Татарстан бәйрәмнәрендә дә, башлыча, Русия Федерациясе флаглары гына эленә башлады. Алар барысы да яшь буынны тәрбияләү чарасы да булып тора бит. Күп милләтле зур илдә башка халыкларга карата шундый битарафлылык сәясәте күңелне нык борчый.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ПРЕМИЯ КЕМГӘ КИРӘГРӘК?

Салават Фәтхетдинов: «Халык җырчысы Илһам Шакиров исемендәге премиянең приз фонды Тукай бүләгеннән ким булырга тиеш түгел», – дигән. Аңа карата Мөҗаһидан Мортазин «Безнең гәҗит»нең 30нчы ноябрь (№47, 2022 ел) санында «Җырчыларга игътибар җитәрлек» дигән язмасы белән үз фикерен белдерә. Мин дә автор фикерен тулысынча куәтлим. Ул җырчыларга тагын нинди премияләр инде? Болай да тәрбиячеләр аена 15 мең сумга балалар бакчасында эшләп йөриләр. Ул авыл халкы тормышы бөтенләй онытылды. Беркайда күрсәтмиләр, язмыйлар, дисәм, «Безнең гәҗит» даими яктыртып, таныштырып барырга тырыша. Карагыз инде, «Татарстан – Яңа Гасыр» каналында әллә ничә тапшыру бара, шуларның берәрсендә алдынгы комбайнчы-механизатор, сыер савучы яки ветеринария табибын кунак итеп чакырып, әңгәмә оештырганнары бармы? Юк, дип беләм. Авыл халкын искә алучы да юк шул. Һаман җырчыларга премия ясап ятарга кирәкми, аграрчыларга, шундый хезмәт кешеләре тормышына игътибар итү, алар турында күбрәк сөйләү, язу, алар өчен күбрәк премияләр булдыру урынлырактыр.

Тимергали ХӨСӘЕНОВ,

Казан шәһәре, Кадыш бистәсе

УЛ ТУРЫДА БЕР АЛЛАҺ БЕЛӘДЕР!

«Безнең гәҗит»нең 23нчы ноябрь (№46, 2022 ел) санында бастырылган Рәфкать Ибраһимовның «Халыктан җыелган ярдәмнең кая киткәнен беләбезме?» дигән язмасын укыгач, тагын бер кат уйланып куйдым. Ул турыда бер Аллаһ кына беләдер инде. Хәзер бөтен авырлык халык өстенә ташланган бит. Телевизорда кайсы каналны кабызма, авыру балаларга, мохтаҗларга акча җыю бара. Радиода да шул ук хәл, шактый газеталарда да... Ил күләмендә халыктан акча теләнү бара. Кызык та, кызганыч та! Хәзер Русиядә яшәүче гади халыкның үз хәле дә шәптән түгел. Ә аның байлары ярдәм итми дә әле.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

 

 

Комментарии