Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

«БОЛГАР РАДИОСЫ» ӨЗЕК-ӨЗЕК ЭШЛИ

Иртән тору белән, «Болгар радиосы»н тоташтырам мин. Тик ул эшләгән җирдән кинәт-кинәт туктап кала, эфир өзелә, юкка чыга, дип аңлатыйммы соң инде. Андый хәлне башта минем радиоалгычта гынадыр дип уйлый идем. Юк икән. Бөтен Лениногорскийда, барыбызда да шулай икән. Ул көн саен да булмый, әмма еш кабатлана. Менә бүген дә иртән сәгать тугыз тулганда башланды өзелергә, әле дә дәвам итә. Берәр чарасын күрсеннәр иде.

Тәслия ГЫЙБАДУЛЛИНА,

Лениногорск шәһәре

Укучыбызның зарын «Болгар радиосы» җитәкчелегенә җиткердек. Алар тиешле чараларны күрергә ышандырып калдылар.

ҮЛӘРГӘ НИЧЕК ӘЗЕРЛӘНЕРГӘ?

Мин инде өлкән кеше, хәзер төрлесен уйландырта... Ишетеп торам, урын өстендә чирләп яткан кешене дә, мәрхүм булгач, ярырга алып баралар. Мин ярдыртмаска нотариуста рәсми документ эшләтәм, дигән идем дә. Анда андый эшне башкармыйлар, дип аңлаттылар. Хәзер миңа ничек итеп үләргә әзерләнергә кирәк икән?

Тәнзилә ЗӘКИЕВА,

Казан шәһәре

Әлеге тема байтак кешене борчый һәм «Безнең гәҗит» битләрендә дә ул турыда берничә тапкыр язмалар бастырылды инде. Мисал өчен, газетабызның 2021нче ел, 3нче март санында (№08) «Картаеп үлде» дигән диагноз юк, яки мәетне яру рөхсәт гамәлме?» дигән исемле мәкаләдә укучыбыз тулы җавапны таба ала. Кыскартып алганда, анда болай аңлатылган:

«323нче федераль законның 67нче маддәсендә күрсәтелгәнчә, дини карашларга нигезләнеп, ире яки хатыны, якын туганы, яисә вафат булган затның законлы вәкиленнән язмача гариза кабул ителгәндә, мәеткә патологик-анатомик ачу ясалырга тиеш түгел, диелә. Мәрхүм үзе исән чакта ук шундый гариза язып калдырган булса, шулай ук ярдырмаска мөмкин. Ләкин язмача гаризаларның, васыятьнамәнең нотариус тарафыннан расланган булуы шарт, – дип белдерде юрист Рәзил Рәфис улы Билданов һәм искәрмәләрне дә санап үтте. – Үлемдә көч куллануга шик булса; үлем сәбәбен, авыруның соңгы клиник диагнозын ачыклый алмаганда; пациентның медицина оешмасында стационар шартларда бер тәүлектән дә кимрәк ярдәм алганда; дару препаратларының дозасын арттыруга шик булганда; үле бала туган очракта; экологик фаҗига нәтиҗәсендә үлгән вакытта мәет ярыла. Бу очракта васыятьнамә ярдәм итә алмый.

Мәрхүмнең мәетен ярудан баш тарту өчен гаризаны рәсмиләштерергә кирәк. Ул ирекле формада языла, әмма бу документта мөрәҗәгать итүченең һәм мәрхүмнең исем-фамилиясе; икесенең дә паспорт мәгълүматлары; мәрхүмнең үлем урыны һәм сәбәбе; мәетне ярдырудан баш тарту сәбәбе күрсәтелә; васыятьнамәнең нотариаль күчермәсе теркәлә. Гаризаны кеше вафатыннан соң өч көн эчендә тапшырырга кирәк, чөнки закон буенча үлгәннән соң ачылу вакыты 72 сәгать тәшкил итә. Өстәвенә, моны мәрхүмнең туганы яки опекун (законлы вәкил) гына түгел, җирләүне оештыру белән шөгыльләнүче ритуаль фирма агенты да эшли ала. Кеше вафатыннан соң беренче көнне үк патологоанатом эшеннән баш тартуга гариза бирү яхшырак. Шуны да истә тотыйк: мәетне ярып карамыйча гына белешмә бирү турындагы карарны медицина оешмасы җитәкчесе хәл итә».

Бу хакта мәгълүмат газетабызның бүгенге санында 11нче биттә дә бар.

ТАТАРЧА СӨЙЛӘШЕРГӘ ЯРАМЫЙ?!

Минем җаным һаман да шул татар теле өчен әрни. «Безнең гәҗит» тә ул турыда бик борчыла, шуңа сезгә шалтыратырга булдым. Бер булган очрак турында әйтәсем килә. Пенсия алырга Чаллыдагы «Ак Барс Банк»ның 9нчы өстәмә офисына барган идем. Анда хезмәт күрсәтүче оператор кызның исеме татар булып чыкты. Шуны белгәч, аралашкан вакытта үзем дә сизмәстән татарча сөйләшүгә күчтем. Ә теге кыз башын түбән иде дә: «Абый, безгә татарча сөйләшергә ярамый, өстән кушмыйлар», – ди. Аңа эшендә кыенлык килмәсен дип, яңадан русчага күчәргә туры килде. Ул бала ни эшли алсын инде?! Менә хәзер дә сездән үз исемемне газетада күрсәтмәвегезне сорыйм. Чөнки исемем чыкса, аның буенча миңа кайсы оператор хезмәт күрсәткәнен табарлар да, теге кызга начарлык эшләрләр, дип шикләнәм. Үзем инде бернидән курыкмыйм. Телебез өчен алга таба да көрәшергә әзер.

Исемем редакция өчен генә,

Чаллы шәһәре

Укучыбыз бәян иткән хәлгә «Ак Барс Банк»ның матбугат үзәгеннән түбәндәге эчтәлектә аңлатма алынды:

«Сезнең соравыгыз буенча, эчке тикшерү үткәреп, Чаллы шәһәренең 9нчы бүлегендә ике хезмәткәребезнең татар телен белүләрен ачыкладык. Клиентлар татар телен белмәгән хезмәткәрләргә туры килгәндә, хезмәткәрләр ярдәм сорап татар телле коллегаларына мөрәҗәгать итәләр. Искәртелгән вакыйга буенча һәр хезмәткәр белән әңгәмә үткәрелде. Бүлектә клиент белән аралашкан вакытта татар телендә җавап бирү тыелу турында бер хезмәткәр дә тәгаен әйтә алмады.

Өстәп, игътибарыгызга шуны җиткерәбез, Банк продуктлары һәм хезмәтләре турында мәгълүмат «Ак Барс Банк» сайтында Татарстан Республикасының ике дәүләт телендә урнаштырылган. «Ак Барс Банк» – Русия күләмендә татар телле сайтны хуплаучы бердәнбер банк».

ТАТАР ТЕЛЕННӘН ОЯЛАЛАР

Татарстан Дәүләт Советы депутатлары үзләренең утырышларын, татар теле – дәүләт теле булса да, рус телендә генә үткәрәләр. Арада бик сирәкләр генә татарча чыгыш ясый. Ә күбесе, үзләре татар милләтеннән булуга карамастан, туган телгә битарафлар. Алар үз телләрендә – татарча сөйләшергә оялалар ахрысы. Чынлыкта, андый депутатларыбыз өчен безгә – аларны сайлаучыларга нык оят!

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

БАБАМ ӨЧЕН РӘХМӘТ!

«Безнең гәҗит» аша үзебезнең участок табибы Шәрифҗан Сәхибҗан улы Мәүләвиевка олы рәхмәтләремне белдерәсем килә. Минем бабам кинәт егылып, бот сөяген сындырган иде. Без участок табибына мөрәҗәгать иттек. Табиб, шул Шәрифҗан Сәхибҗан улы Мәүләвиев, үз машинасы белән бабамны Чаллы шәһәрендәге хастаханәгә алып барып, палатага урнаштырып йөрде, рәхмәт яугыры. Үз әтисен караган сыман, яхшы мөнәсәбәттә булды.

Февральдә бабамның аягына бер операция ясаганнар иде, июльдә икенчесенә барырга туры килде. Анда да Шәрифҗан Сәхибҗан улы үзе йөртте. Авылга кайткач та игътибар үзәгендә тотты, килеп хәлне белеп торды, төрле дәвалау ысуллары билгеләде. Марина исемле шәфкать туташы (фамилиясен белмим) өйгә килеп уколлар ясады. Аңа да зур рәхмәт!

Ләкин, ничаклы гына тырышсак та, бабамның гомерен артык озайтып булмады, 20нче ноябрьдә аның җидесен үткәрдек. Бабамны җирләгән вакытта күрсәткән барлык ярдәмнәре, догалары өчен авылдашларыма да чиксез рәхмәтемне әйтәм!

Равилә ХӘКИМОВА,

Сарман районы, Рантамак авылы

ШУНЫСЫ НЫК БОРЧЫЙ...

«Безнең гәҗит»кә чыга башлаганнан бирле язылам. Аны һәр чәршәмбе саен кунак көткән кебек көтеп алам. Бик яратып укыйм, рәхмәт Сезгә! Шуны да әйтим, почтабыз яхшы эшли, һәр санын вакытында тапшырып торалар, Аллага шөкер! Пенсиямне дә почта таратучы вакытында китереп бирә. Барысы өчен аларга да олы рәхмәтемне әйтәсем килә.

«Махсус операция» дигәннәре генә бик борчуга салып тора. Оныгымны да шунда алдылар. Инде дөньялар тизрәк тынычлансын, балаларыбыз, оныкларыбыз исән-сау әйләнеп кайтсыннар иде!

Фатыйма Зәйнуллина,

Апас районы, Багыш авылы

ҖЫРЧЫЛАРГА ИГЪТИБАР ҖИТӘРЛЕК

Вакытлы матбугатта Салават Фәтхетдиновның: «Халык җырчысы Илһам Шакиров исемендәге премия Тукай бүләгеннән ким булырга тиеш түгел!» – дигән фикере басылды. Салават Илһам Шакиров премиясенең приз фонды кечкенә булуына ризасызлык белдерә. Ә ул беләме икән, авыл җирендә кышкы салкында, җәйге челләдә аягына резина итек киеп сыер савучылар, ялсыз хезмәт куючы механизаторлар ел әйләнәсендә дә андый акчаны ала алмыйлар. Бер вакыт «Татарстан Яңа гасыр» телеканалында бара торган «Таяну ноктасы»нда балалар бакчаларында тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары 15-20 мең сум гына, дип зарландылар. Татарстанда 900 тәрбияче җитми икән. Менә акча кая кирәк ул! Җырчыларга болай да игътибар җитәрлек.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии