«Картаеп үлде» дигән диагноз юк, яки мәетне яру рөхсәт гамәлме?

Узган атнада редакциягә Минзәлә районы Усай авылында яшәүче укучыбыз Фәнил Салиховтан сорау килеп иреште. «Авылыбызның иң олы кешесен җирләдек, 98 яшьтә иде. Бик зур кайгы булды бу. Әбиебезне Минзәләгә ярырга алып киттеләр. Инде ничәнче тапкыр олы кешене ярмаска дип яздылар, криминал булса гына ярырга дип әйтелгән иде. Бу бит инде авылдагы ярлы кешене талау. Барысы да акча бит хәзер. Мәеттән дә көлү, аны мыскыллау. Диния нәзарәте бу эшне чишәргә тиеш дип уйлыйм. Бигрәк тә казыебыз Җәлил хәзрәт Фазлыев җавап бирсә иде», – дип үтенде ул. Тапталган, инде ачыклык кертелгән тема дип атасак та, мәет яру чын мөселманнарның җан ярасы булып кала бирә. Ислам динендә мәетне яру зур гөнаһлардан саналганын белә торып, мәрхүмнең җаны чыккан гәүдәсен дә салкын пычак астына яткырасы килми шул. Кеше үлгәннән соң тизрәк җирләнергә тиеш бит югыйсә.

ҮЛГӘННӘРНЕ КӨТТЕРЕРГӘ ЯРАМЫЙ

Бу сорау халыкны гына түгел, дин әһелләрен дә борчый. Хәтерегездә булса, 2017 һәм 2018нче елларда Татарстан Диния нәзарәте республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгына ике тапкыр хат юллаган иде. Шул хат уңышлы нәтиҗәләргә китерде, дип шаулап алдылар, чөнки криминал булмаган очракта, туганыңның мәетен ярдырмый калу мөмкин булды. Министрлык җаваплы оешмаларга шундый карар да бирде, республика районнарына ул хатны таратырга да өлгерде. Тик нигәдер мәет яру проблемасы ачык кала бирә. Бактың исә, законда язылса да, бу сорауның үз нечкәлекләре бар икән.

– Динебездә мәетне көттерү зур гөнаһлардан санала, – дип уртаклашты Татарстан республикасының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев. – Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Үлгән кешенең сөяген сындыру тере кешенең сөяген сындыру белән бер», – дигән. Без исәннәрнең генә түгел, үлгәннәрнең дә кадерен белергә тиеш. Мәет юганда да, аңа сак кына кагылабыз, чөнки ул барысын да сизә кебек. Бу очракта да шулай, динебез яруны тыя, тик бу мәсьәлә хәл ителгәннәрдән түгел әле. Аксакаллар шурасы да түгәрәк өстәлләр үткәреп, бу сорауга нокта куярга, ниндидер бер нәтиҗәгә килергә тырыша, әмма бөтен авырлыклар алдында да көчле булып калып булмый.

Мәетне ярдырмый гына җирли алабыз икән, моның өчен көрәшергә кирәк. Заманында туганын ярдырмас өчен атналар буе документ җыеп, адвокатлар белән даулап йөргән кешеләр турында еш ишетергә туры килә иде. Хәзер бу исемлек юкка чыкты, күрәсең. Күп кенә районнарда хәзрәтләрнең ярдыруга каршы чыгуы да матбугат чараларында яктыртылды, хәзер исә мондыйлар юк. Район җирендә бу мәсьәлә белән килешергә өлгергәннәр инде. Әйтик, Чаллы шәһәренең «Чишмә» мәчете имам-хатыйбы Инсаф хәзрәт Хәсәнов: «5-6 ел элек мондый эчтәлектәге сораулар белән мөрәҗәгать итәләр иде, хәзер юк. Халык канунга каршы килә алмый, без дә», – дип белдерде.

Диния нәзарәтнең мәет җирләү хезмәте җитәкчесе Рамил хәзрәт Мингәрәев тә шундый ук фикердә:

– Мәетнең авырту диагнозы билгеле, криминал хәлләргә катнашы булмаса, закон мәҗбүр итми икән, кешенең тәненә кагылырга кирәкми. Ләкин закон таләп итсә, ислам дине каршы килә алмый. Андый вакытта кабер өстенә ятып, мәрхүмнең тәнен бирмибез дип тора алмыйбыз, – дип саный ул.

Кеше үлеме криминал белән бәйле булмаганда ярдырмау мөмкин, дидек. Әйтик, Усай авылында вафат булган әби бу исемлеккә керә дә алган булыр иде. Тик медицина хезмәткәрләре өчен «картаеп үлде» дигән диагноз юк. Кеше карават өстендә ятып авырмыйча 90 яшенә җитсә дә, авырып үлгәннән санала, шуңа күрә кешенең больницада теркәлүе һәм аның медицина картасы булу шарт. Авыруы булган очракта табиблар аны теркәп барырга бурычлы. Кеше үлеп китсә, шул документларга нигезләнеп, аны ярдырмый калу мөмкин. Бүген авырып, больницага эләккән дә, иртәгә үлгән икән, закон буенча бу кешенең нәрсәдән үлүен ачыклау өчен аны яру тиешле.

ҮЛГӘЧ ТӘ ТҮЛИСЕ…

Берәүләр якынын югалтудан кара сагышка чумганда, икенчеләре акча эшләү юлын карый. Тере кешедән генә түгел, үле гәүдәдән дә акча эшләү юлын тапты алар. Ритуаль хезмәт күрсәтүчеләрне юкка гына «кара бизнесменнар» дип атамый инде халык. Кешенең кайгылы чагында бар мал-мөлкәтен сатып бетерергә дә сәләтле икәнен аңлый шул алар.

Казан шәһәрендә барлыгы 9 морг эшли. Болар – дәүләт морглары, ягъни больница карамагындагылар. Шуңа да мәет яру бәясе бер төрлерәк. Әйтик, «7нче шәһәр клиник больницасы моргы»нда мәет яру эш көннәрендә 6800 сум булса, ял көннәрендә ул 10880 сумга кадәр күтәрелә. Әгәр дә туганыңның үле гәүдәсе моргта озак ятмасын дисәң, 10200 сумыңны түләргә мәҗбүрсең, чөнки чиратсыз гына ярдырту бәясе шул сумманы тәшкил итә. Башка моргларда да сумма 3 мең сум белән 5 мең сум арасында талпына. Ни кызык, ярган өчен акча алу канун буенча каралмаган. Ритуаль хезмәтләр күрсәткән өчен исә акча алына. Моның белән шушы хезмәт өчен лицензиясе булган оешмалар гына шөгыльләнә. 3-4 мең сум акча түләтәләр. Бу хезмәт түләүсез, әмма ярган вакытта перчатка, препаратлар кулланган өчен гади халыктан түләү алалар. Ким дигәндә, өч мең сум акча сорыйлар. «7нче шәһәр больницасы моргы»нда мәетне юу 1200 сумга, үлем белән бәйле мәетнең йөзендәге үзгәрешләрен бетерү 450 сумга төшә. Шуңа кушып, 600 сум акча түләсәң, мәетнең чәч-тырнакларына кадәр кисеп бирәләр.

Күпмилләтле ил булгач, моргларда мөселманча кәфенләү дә каралган. Моның өчен нибары 1800 сум сорыйлар. Әгәр дә өеңдә мәетне юу, кәфенләү мөмкинлегең юк икән – моның барысын да моргта башкарачаклар. Бары тик 4500 сумыңны түләргә кирәк булачак.

Ритуаль оешмаларның сайтында да һәр хезмәтнең үз бәясе билгеләнгән. Интернеттан алынган мәгълүматларга караганда, мәетне җирләү хезмәтләре 30 мең сумнан алып 100 мең сумга кадәр тора. Ләхет тактасы 2000 сум булса, мәет юу 2000, юу бүлмәсе арендалау 3000, кәфенлек 1500, юу өчен носилка 1000, җирләү өчен носилка 500 сумга төшәчәк, зиратта кабер казыту бәясе дә 3000 сумнан башлана. Христиан динендәгеләр өчен табут бәясе дә өстәлә.

Сулаган һава өчен салым салдылар дип сөйләгән иде халык пандемия башлангач. Үлеп, җир куенына кертелгән өчен дә акча янчыгын бушатасы икән әле.

ЯРУГА ЮЛ КУЙМАСКА

Яру турында күп сөйләсәк тә, кеше исән вакытта ук үзен ярдырмауны таләп итеп, васыять язып куя алганлыгы турында искә төшерү кирәк. Бу закон нигезендә хупланган гамәл, тик нигәдер бу турыда күпләр ишетеп тә белми. Өстә әйтеп киткән аерым очраклар булмаганда, шул васыятьнамәгә нигезләнеп, кешенең мәетен ярдырмаска мөмкин.

– 323нче федераль законның 67нче маддәсендә күрсәтелгәнчә, дини карашларга нигезләнеп, ире яки хатыны, якын туганы, яисә вафат булган затның законлы вәкиленнән язмача гариза кабул ителгәндә, мәеткә патологик-анатомик ачу ясалырга тиеш түгел, диелә. Мәрхүм үзе исән чакта ук шундый гариза язып калдырган булса, шулай ук ярдырмаска мөмкин. Ләкин язмача гаризаларның, васыятьнамәнең нотариус тарафыннан расланган булуы шарт, – дип белдерде юрист Рәзил Рәфис улы Билданов һәм искәрмәләрне дә санап үтте. – Үлемдә көч куллануга шик булса; үлем сәбәбен, авыруның соңгы клиник диагнозын ачыклый алмаганда; пациентның медицина оешмасында стационар шартларда бер тәүлектән дә кимрәк ярдәм алганда; дару препаратларының дозасын арттыруга шик булганда; үле бала туган очракта; экологик фаҗига нәтиҗәсендә үлгән вакытта мәет ярыла. Бу очракта васыятьнамә ярдәм итә алмый.

Мәрхүмнең мәетен ярудан баш тарту өчен гаризаны рәсмиләштерергә кирәк. Ул ирекле формада языла, әмма бу документта мөрәҗәгать итүченең һәм мәрхүмнең исем-фамилиясе; икесенең дә паспорт мәгълүматлары; мәрхүмнең үлем урыны һәм сәбәбе; мәетне ярдырудан баш тарту сәбәбе күрсәтелә; васыятьнамәнең нотариаль күчермәсе теркәлә. Гаризаны кеше вафатыннан соң өч көн эчендә тапшырырга кирәк, чөнки закон буенча үлгәннән соң ачылу вакыты 72 сәгать тәшкил итә. Өстәвенә, моны мәрхүмнең туганы яки опекун (законлы вәкил) гына түгел, җирләүне оештыру белән шөгыльләнүче ритуаль фирма агенты да эшли ала. Кеше вафатыннан соң беренче көнне патологоанатомик эшләр башкарудан баш тартуга гариза бирү яхшырак. Шуны да истә тотыйк: мәетне ярып карамыйча гына белешмә бирү турындагы карарны медицина оешмасы җитәкчесе хәл итә.

БУ ТЕМАГА

Татарстанда беренче крематорий төзеләчәк дигән хәбәрне ишетеп өлгергәнсездер. Халык арасында бу сүзләр күптәннән йөри. Ул 2024нче елда эшли башлаячак. Проекты да төзелеп беткән. Ул Питрәч районы чигендә, Самосырово зиратыннан ерак булмаган җирдә урнашачак. Крематорийда бер мич һәм мәрхүм белән хушлашу өчен ике залы булачагы да мәгълүм. Бинаны төзү якынча 120 миллион сумга төшәчәк, дип яза «Бизнес Онлайн».

Татарстан өчен ятрак күренеш булса да, Казан халкы крематорий төзүне сорап, берничә тапкыр Казан мэры, Татарстан президенты һәм Русия хөкүмәтенә хат та язган. Яшерен-батырын түгел: бүген дә республика халкы арасында кремацияләүдән файдаланучылар бар. Аны башкалада берничә шәхси оешма тәкъдим итә. «Ритуал» муниципаль оешмасы мәгълүматларына караганда, мондый хезмәт күрсәтү бәясе 18 меңнән 70 мең сумга кадәр төшә.

Бүгенгә Русиянең 15 төбәгендә крематорийлар эшләп килә. Ә Диния нәзарәте, мөселманнарга кешенең мәетен яндыру кискен тыела, дип белдерә.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии