- 09.03.2024
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2024, №2 (февраль)
- Рубрика: Иманга юл
Алдап һәм алданып яшибез, җәмәгать! Әле күптән түгел Стәрлетамакта яшәүче 69 яшьлек пенсионер хатын урындагы полиция бүлегенә гариза белән килгән. Телеканалларның берсендә танылган экстрасенс хезмәтләренең рекламасын күреп калган ул. Баксаң, реклама авторы һәркемгә озын һәм тыныч гомер вәгъдә иткән икән. Өлкән яшьтәге бу хатын әлеге сүзләргә ышанып, озын гомер турында хыялланып, аферистларга 580 мең сум күләмендә акча күчергән. Әбекәйгә моның кадәр акча каян килгән дип аптырамагыз, кредитка чумган ул.
Күрәзәчеләр, сихерчеләр бизнесы аеруча популяр хәзер. Телевидениедә, Интернет челтәрендә бозымнан, тискәре энергиядән арындыручы, укуда, бизнеста уңыш, гаиләгә бәхет китерүче, сөяркәсенә киткән ирне кире кайтаручы, эчүдән-тартудан ташлатучы им-томчыларның игъланнары еш күренә. Аларга хәзер барып йөрүең дә кирәкми, телефоннан тавышыңны ишетеп, ватцапптан фотоңа карап, барысын да сөйләп бирәләр, «өшкерәләр», бозымны, чиреңне «куалар». Иң мөһиме – акчаңны гына күчер. Багучыга барма, башыңа бәла алма, дип кисәтсәләр дә, алар янына агылган кешеләр саны бер дә кимеми. Ике дә уйламый үзен шаман, күрәзәче дип атаучыларга «җен» чыгартырга, киләчәкләре турында мәгълүмат алырга йөгерә халык. Ә бит динебездә күрәзәчелек һәм сихерчелек белән шөгыльләнү генә түгел, алар янына бару да гөнаһтан санала. Казанның «Рәхмәтулла» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Ясәвиев тә шундый фикердә.
– Беребез дә фәрештә түгел, җен адәмне сагалап кына йөри. Берәр гөнаһлы эш кылганда ул тиз генә керергә мөмкин. Ул бигрәк тә тәһарәтсез чакта һәм кеше курыккан, сөенгән вакытта керә. Тәһарәтсез вакытта, намаз укымаганда, организмның саклану көче кими, чөнки кешене саклап тора торган фәрештәләр азая. Ләкин ул намаз укыган, дин тоткан кешедә озак тора алмый. Чөнки кеше намаз укыганда җенгә авыр. Ләкин, кабатлап әйтәм, көчле җен булса, ул намаз укыттырмый башлый, кешене иманнан биздерә.
– Догалар белән дәвалап булмаган очраклар бармы?
– Догалар уку җиңеллек бирә. Иң мөһиме – кеше өметен өзәргә тиеш түгел. Беребез дә фәрештә түгел, әгәр Аллаһ Тәгалә безгә бер авыру биргән икән, сабыр итәргә тиешбез. Коръәндә Аллаһ Тәгалә болай дигән: «Бәндәләргә төрле бәлаләр, авыртулар җибәреп карыйм. Әгәр алар шушы авыруга сабыр итеп, миннән генә ярдәм сорасалар, мин алар белән бергә булырмын». Әгәр бәндәләр бер-берсенең бәхиллеген алмаса, Коръәнне күпме укысаң да, аның файдасы булмый. Моннан тыш әгәр дә кеше үзе ышанмый, аны өшкертергә өстерәп алып килгәннәр икән, дога булышмаска мөмкин. Чөнки монда өшкертелгән кешенең иманлы булуы, Аллаһка ышануы шарт.
– Ни өчен җен-пәриләр кешеләргә шул кадәр тискәре мөнәсәбәттә?
– Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай дигән: «Мин җеннәрне һәм бәндәләрне яралттым бары тик үземә гыйбадәт кылыр өчен». Җеннәрнең дә намаз укучылары, Коръән укучылары бар. Бәндәләрнең дә намаз укучылары бар. Җеннәрнең дә шәйтанга ияреп кеше үтереп йөрүчеләре бар, бәндә арасында да бар андыйлар. Димәк, бар җен-пәриләр дә кешегә зыян китерми.
– Рөстәм хәзрәт, зәхмәт нәрсә ул?
– Зәхмәт – җен-пәриләр белән бәйле төшенчә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.): «Сөякләр пычрак ул – җен-пәриләрнең ризыгы», – дигән. Шуңа күрә сөяк, юынтык сулар ташланган урыннар зәхмәтле санала. Биредә җеннәр яши дигән сүз. Шуңа күрә урамнан барганда юлда, әйтик, шул ук сөякнең аунап ятканын күрсәң: «Әгузү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим», – дип, аны чүплеккә алып салырга кирәк.
– Тагын кайсы урыннар зәхмәтле санала?
– Сөяк, юынтык сулар ташланган урыннардан тыш, мәет юган су ташланган җир, элеккеге мунча нигезе, мал чала торган, юл фаҗигасе килеп чыккан урыннар да зәхмәтле санала.
– Зәхмәтле урынга бассаң, ни эшләргә?
– Андый чакта: «Әгузү билләһи-минәш-шәйтанир-раҗим», – дип, ул урынга өч тапкыр төкерергә кирәк.
– Бозым куелганмы-юкмы икәнен ничек белеп була? Аның аерым бер билгеләре бармы?
– Сихер-бозымның төп билгеләре үзеңдә элек булмаган үзгәрешләрне сизү. Мәсәлән, хәлсезлек, күңел болгану, күңелдә курку хисе барлыкка килү, ялгыз калырга ярату, елыйсы килү, ашыйсы килмәү, аппетит булмау, куркыныч төшләр күрү, ябыгу, чәч коела башлау, яшәү теләгенең юкка чыгуы, үз-үзеңә кул салырга теләү, колакка ят тавышлар ишетелүе, артта кемдер йөргән кебек тоелу, Коръән укылган вакытта ят тавышлар белән кычкыру кебек билгеләр күзәтелергә мөмкин.
– Кайберәүләр күчтәнәч итеп бирелгән әйбердән дә шикләнә. Сихерләп куелгандыр дигән шик бар икән, аны нишләтергә?
– Сихерләнгән дигән шик керсә, ул вакытта аны ашамаска кирәк. Ул ризыкны кошларга, этләргә һәм мәчеләргә бирергә була. Гадәттә, сихерне төеннәр төйнәп, тырнак һәм чәчләр, энәләр кулланып ясыйлар. Аллаһ Тәгалә бу турыда «Фәләк» сүрәсенең 4нче аятендә әйтә: «Син әйт: «Мин төеннәргә сихер сүзләре укып өрүче сихерчеләрнең явызлыгыннан Аллаһка сыенам».
– Сихерчелек – зур гөнаһ, дибез, алай да үзләрен сихерче дип атаучы, бозым ясаучылар күп. Ник шулай?
– Кайсы гына дингә мөрәҗәгать итмик, сихерчелек беркайчан да яхшы яктан бәяләнмәгән. Шәригать күзлегеннән караганда, бу эш иң зур гөнаһларның берсе исәпләнә. Хәдисебез, җиде иң зур гөнаһтан сакланыгыз, дигән. Шулар арасында сихерчелек тә бар. Коръәндә дә «Бәкара» сүрәсенең 102нче аятендә: «Яһүдләр Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихер белемен өйрәтүләренә иярделәр һәм кяфер булдылар. Сөләйман кяфер булмады, ягъни сихер белән шөгыльләнмәде», – диелгән. Бәндәләр сихерчеләргә, күрәзәчеләргә барып, аларның сүзләренә ышана икән, алар да кяфер була. Бу хакта Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтеп калдырган. Сихерчеләрнең күбесе җеннәр белән эшли. Бер хәдистә җеннәрнең кешенең кан тамыры буенча йөрүе хакында әйтелә. Шундый риваять бар: Багдадта голәмәләр шурасына бер кеше килә дә: «Мин киләчәкне әйтә алам», – ди. Галимнәр: «Моңа синең нинди дәлилең бар?» – дип сорыйлар. «Мин икенче бүлмәгә чыгып торам, ә сез кесәләрегездәге акчаларыгызны санагыз, кергәч, мин аларның күпме икәнен әйтеп бирермен», – ди. Чыннан да, теге кеше һәркемнең күпмешәр акчасы барлыгын дөрес итеп әйтеп бирә. Галимнәр куркуга төшә: бу бит Коръәнгә каршы килә, киләчәкне Аллаһ Тәгаләдән башка һичкем дә белми. Куфа шәһәрендә бик зур галим бар икән, бу хакта шуңа әйтәләр. Галим килә дә әлеге кешедән кабат дәлилен исбатлавын сорый. Теге чыгып киткәч, башкаларга: «Акчаларыгызны миңа җыеп бирегез», – ди. Теге кеше кереп, озак кына карап тора да: «Белмим», – ди. «Белмисең шул, – ди аңа Куфа галиме. – Чөнки мин үзем дә кесәмдә күпме акча барлыгын белмим. Син җен белән эшлисең, ә җен кешенең кан тамырлары буенча кереп, аның уен алып чыгып китә. Ә минем уемда күпме акча барлыгы турында мәгълүмат юк». Бүгенге сихерчеләрнең дә җеннәр белән эшләүләре ихтимал. Коръәннең «Локман» сүрәсе, 34нче аятендә болай диелә: «Һичбер кеше иртәгә нәрсә эшләячәген, кайда үләчәген белмәс».
– Өшкерүчеләр арасында да кырыгалдарлар очрый. Өшкерүчегә барганда, нәрсәгә игътибар итәргә кирәк?
– Өшкерүче кеше биш вакыт намаз укучы, динне белүче, Коръәнне дөрес укучы, хәрәмнәрдән сакланучы тәкъва кеше булырга тиеш. Әгәр дә ул Аллаһның әмерләрен үтәмәсә, хәрәм гамәлләрдән тыелмаса һәм Коръәнне дөрес укымаса, аның өшкерүеннән файда булмаячак.
БУ ТЕМАГА
Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) җир йөзенә рәсүл итеп җибәрелгәнче, барлык җеннәр дә күккә менеп фәрештәләрнең ни сөйләгәннәрен тыңлап торып, ишеткәннәрен күрәзәчеләргә җиткерәләр иде. Ә күрәзәчеләр исә, үз чиратларында, моны кешеләргә тапшырып «хак сөйләүчеләр», «барысын да аңлаучы хикмәт ияләре» булып калалар. Әмма бу ялгыш фикер. Кеше өчен киләчәкне алдан белү, язмышларны белеп сөйләү мөмкин хәл түгел. Моңа бик нык ярдәмчеләр, арадашчылар булышкан очракта гына ирешеп була. Алар – җеннәр. Ләкин пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) килү белән җеннәр йолдызлар белән атып төшерелә торган булды. Безнеңчә «йолдыз атылу»да ул нәкъ менә фәрештәләрне тыңлау нияте белән күккә күтәрелгән җеннәрнең куылуы икән.
Ләкин серләрне чишүнең башка юллары да бар. Әйтик, күрәзәчегә килгән кеше үзенең берәр югалган әйберен табарга тели. Шунда җеннәр ярдәмгә килә. Алар бөтен мәгълүматны табып, туплап, хуҗаларына – күрәзәчеләргә җиткерә. Күрәзәче исә барысын да үзе белгән кеше сыман, әлеге кешегә хәбәр итә. Ләкин бу, әлбәттә, хәрам юл. Дин күрәзәчеләргә, экстрасенсларга, сихерчеләргә баруны тыя. Чөнки үзенең киләчәген белергә теләп килгән кешеләргә еш кына күрәзәчәлеләр бик тә күңелсез хәлләр дә җиткерергә мөмкин. Мәсәлән, бер айдан юл һәлакәтенә очрауны. Яисә берәр якынын югалтуны. Шуңа да Аллаһ безгә боларның барысын да сер итеп, без белә алмый торган әйберләр итеп куйган. Әгәр дә адәм баласы үзенең кайсы елда, кайсы көндә, ничек итеп үләсен белеп, гомер итсә, ул яши дә алмас иде. Һәр үткән көн, узган минутлар аның газабын тагы да арттырыр иде. Бәлки ул үлем якынлашканын белгәнгә күрә генә, соңгы елларында гына дөньялыгын онытып, намазга басар, дингә кереп китәр иде. Ләкин Аллаһ алай булуын теләмәгән. Ул безгә Үзенең әмерләрен изге Коръәнебездә әйтеп, Пәйгамбәрбезнең (с.г.в.) сөннәтләрендә билгеләп калдырган. Бу дөньяда безне нәрсә көткәне билгеле түгел. Кайчан үләсебезне дә, гомеребезнең ничек төгәлләнәчәген дә белмибез. Әмма безгә Аллаһ кушканча яшәсәк, ни булачагы һәм Аңа каршы барсак безне ни көтәчәге ачык билгеле. Калганын Аллаһ Үзе генә белә. Бернинди күрәзәчеләр дә безгә нәрсә кылып бәхетле булачагыбызны һәм нәрсә аркасында бәлагә юлыгачагыбызны әйтә алмый.
(Чыганак: tatar.islam)
СОРАГЫЗ!
– Өйдә билгесез, ят предметка, әйтик, энәгә тап булсаң, нишләргә? Ишеткәнемчә, энә белән бозым ясаучылар бихисап.
Равия апа,
Казан шәһәре
– Әгәр дә өегездә үзегезгә таныш булмаган нәрсәләр табып аласыз икән, аны шундук чыгарып ташлау җаен карагыз. Тик аңа кулыгыз белән кагылмаска тырышыгыз. Нәрсә белән булса да тотып, беркемгә дә күрсәтми һәм бу хакта сөйләми кеше аягы басмый торган урында калдырыгыз. Иң яхшысы – җиргә күмеп куегыз. Һәм бу эшләрне «бисмилләһ»не әйтеп башкарыгыз. Гомумән, без ишекләрне ачып-ябып атлап чыкканда да, таныш булмаган җирләрдә йөргәндә дә, ризык капканда да һәрвакыт «Бисмилләһир рахмәни рәхим», ягъни «Рәхимле, Мәрхәмәтле Аллаһ исеме белән» дип әйтергә тиешбез. Шул чакта төрле начарлыклардан сакланырбыз. Безнең алдыбыздан да, артыбыздан да, уң ягыбыздан да, сул ягыбыздан да, өстебездән дә, астыбыздан да фәрештәләр саклап йөрер, – дип җавап бирделәр сезнең соравыгызга Татарстан Диния нәзарәтендә.
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде
Комментарии