- 11.12.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №11 (ноябрь)
- Рубрика: Иманга юл
Бервакыт Шайтан бөтендөнья шайтаннары, хәшәрәтләре, җеннәре җыелышын оештырган.
Ул сөйли башлаган: «Без мөселманнарны мәчеткә йөрүдән, Коръән укудан биздерә алмыйбыз. Аларның Аллаһ белән аралашуларын да тыя алмыйбыз. Аларның Аллаһ белән аралашулары аркасында безнең тырышлыгыбыз юкка чыга. Элеккечә мәчеткә йөрсеннәр, әмма без аларның вакытын урлыйк, һәрвакыт нәрсә белән булса да мәшгуль булсыннар, гыйбадәткә вакытлары калмасын. Сез аларга бу эшләрен башкарырга теләсә нинди чаралар белән комачауларга тиеш, моны тәүлек буена башкарырга кирәк».
– Моның өчен безгә нишләргә? – дип кычкыра башлады җыелышучылар.
– Кирәкмәгән эшләр белән шөгыльләндерегез. Төрле кызыклар табыгыз, уйлагыз. Матди байлыклар белән кызыксындырыгыз, күбрәк акча эшләү турында уйласыннар. Кыйммәтле фатирлар, җиңел машиналар, дачалар сатып алу турында баш ватсыннар, акча җыйсыннар. Күбрәк акча эшләү турында кайгыртсыннар, рестораннарга барып ашарга акчаларын кызганмасыннар, кыйммәтле киемнәр алсыннар, фатирларында гел ремонт ясасыннар. Җиһазларын яңартып торсыннар, бурычка банктан зур суммага кредитлар алсыннар, күпьеллык кредитлары белән банкларның кармагына капсыннар.
Аларның хатыннарын эштә аздырырга ысуллар табыгыз. Атнага җиде көн эшләсеннәр, арып кайтсыннар. Гаиләсе, балалары белән шөгыльләнергә вакытлары калмасын. Балалары иртәдән кичкә кадәр урамда йөрсен, начар тәрбия алсыннар, шулай булса, алардан да рәтле кеше чыкмас. Шулай эшли алсагыз, аларның гаиләләре таркалыр, ялгыз калырлар, ә аннан кайгы уртаклашырга аракы белән дуслаштырырбыз.
Аларның акылларын зур акча томаласын, күзләренә гел акча гына күренсен. Телевизор, компьютер, смартфоннарга текәлеп, алардан аерыла алмасыннар. Һәр җирдә рекламалар, аңлаешсыз көчле музыка белән башларын миңгерәтегез, гыйбадәткә вакытлары калмасын. Алар йөргән җирләргә көчле тавышлы рекламалар куегыз. Кибетләрдә рекламаны бушлай карасыннар. Кайвакыт аларны төсле программалар белән бизәгез, почта аша товар алу, мәгълүмати бюллетеньнәр эшләгез. Арзан товарлар турында бушлай шөгыльләр, ялган өметләр белән башларын миңгерәтегез.
Алар гел акча турында гына уйласыннар, хыяллансыннар, бер минут та Аллаһ өчен вакытлары калмасын.
Аннан алар үзләренә генә ышанып эшли башларлар, үзләренең сәламәтлекләрен бетереп һәм үз эшләре өчен акча кайгысы белән яшәрләр. Безнең план тормышка ашачак! Бу – искиткеч план!
Җеннәр, шатланышып, бу планны үтәү өчен таралыша. Кешеләргә Аллаһ белән аралашу өчен бик аз вакыт калдыру өчен көрәшергә тотыналар.
Кешеләргә телевизордан арык модельләрне күрсәтәләр. Аларга карап үз хатыннарында көнләшү уятырга була. Хатыннарын күп эшләтсеннәр, өйгә бик арып кайтсыннар. Хәтта отпусктан да арып кайтсыннар. Ирләренең күңелен күрергә хәлләре калмасын. Ирләре мәхәббәтне читтән эзләсен.
Гаетләрне, дини бәйрәмнәрне концертлар белән алыштырырга тырышырга кирәк. Дини бәйрәмнәр турында искә дә алмасыннар, балаларын да өйрәтмәсеннәр.
Хәзер сорау: шайтанның планнары тормышка ашамы? Әнә бит вакытым юк, дип зарланышабыз. Исегезгә төшерегез сериаллар карый-карый плитәдә азыкның янганын, ашның ташыганын, мөһим булган эшләрнең онытылуларын...
Иблиснең Аллаһка буйсынмыйча, Кыямәт көненә кадәр кешеләрне юлдан яздырып йөриячәген беләбез. Аның хәйләкәр планы турында бу язманы укыгач, исләрегез китәр...
Иблиснең планын үти башламадыгызмы, җәмәгать?
Лаеклы ялдагы мөгаллим, Хезмәт ветераны
Нияз БИШБАЛТА,
Казан шәһәре
Комментарии