- 08.02.2024
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2024, №1 (Гыйнвар)
- Рубрика: Иманга юл
Вакыт узган саен тынычлык төшенчәсенең асылына ныграк төшенәбез. Тынычлык яшәртә дә, сәламәтләндерә дә, яшәтә дә... икән. Ни кызганыч, моны бик соң гына аңлыйбыз. Ә бит тынычлыкны урнаштыру, аңа ирешү һәркемнең үз иркендә. Ислам дине дә шулай ди. Тынычлык һәм аңа ирешү юллары хакында Балык Бистәсе районы Тәбердино Чаллысы авылы мәчете мөгаллиме Раил хәзрәт Фәйзрахманов белән сөйләштек.
– Ислам дине тынычлык дине, диләр. Бу нәрсә дигән сүз?
– Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Ачуланма», – дигән. Ягъни ачуыңны тотарга өйрән, дигән. Бары тик шул чакта гына син үзеңне күп кенә бәла-казалардан, проблемалардан саклап кала алырсың. Бер мисал китерик: машинада барабыз ди. Башка берәү юл кагыйдәләре буенча безгә юл бирергә тиеш булса да, безне кистереп үтеп китте ди. Бу очракта кеше нишли? Тегесен куып тота, туктата, орыша башлый. Сугыша башлаганнар да байтак. Шуның белән адәм заты үзенә күпмедер проблема ясап куя. Шул вакытта Пәйгамбәребез (с.г.в.) васыятен истә тотып, Аллаһ Тәгалә тәүфигын бирсен бу бәндәгә, дип кенә тәмамласаң, тормышыңа тынычлык иңәр иде.
Ислам диненең тамыры – сәлам. Ул тынычлык, иминлек дигән тамырдан килеп чыккан. Кеше ихлас күңелдән шушы динне кабул итеп (модага ияреп түгел!), эчкерсез күңелдән дин кануннары буенча Аллаһ ризалыгы өчен яши икән, Аллаһ Тәгалә аның күңеленә тынычлык сала һәм тормышын да имин кыла. Тарихка кайтсак, Ислам дине кабул ителгәнче, тынычлык булмаган, гарәпләр бер гаепсезгә сугыша торган булган. Сәбәбе дә җитди булмаган. Үч алулар көчле булган. Ә Ислам дине килү белән, тынычлык иңә башлый. Тиктомалдан кан кою, золымлык кылу кими. Бүген дә дөньяда тынгысызлык күрәбез. Бу – кеше дөрес яшәмәгәнлектән. Дөньяны бар итүче – Аллаһ. Ул үзенең кагыйдәләрен кертте һәм алар буенча яшәгәннәргә тыныч тормыш вәгъдә итте, тик кеше дөрес юлдан бармый.
– Нәрсә соң ул тынычлык?
– Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай дигән: «Алар иман китергән һәм күңелләре Аллаһны зикер итү белән тынычланган кешеләр. Күңелләр Аллаһны зикер итү белән тынычланмыймы?» («Күк күкрәү» сүрәсе, 28нче аять). Күңелгә рәхәтлек иңсен өчен хакикый, дөрес иман кирәк.
Тынычлык – ул күңел халәте. Тормышыбыздан канәгатьлек бар икән, моңа ирешү кыен түгел. Аллаһка шөкер, бүген урамнарыбызда танклар да йөрми, ашарыбызга ризык, яшәребезгә ышык урын бар, әмма күңел тынычсызлана, гел нәрсәгәдер ризасызлык белдертә, булганның кадерен белә алмый. Байлар «Мерседес»та йөреп, чит илдә ял итсәләр дә, тынычлыкка ирешә алмыйлар. Үзләре дә бар нәрсәбез бар, әмма тынычлык юк, ди. Алар моны яшерми, гел борчылу белән яши. Бизнесны тартып алмаслармы, хатыным китмәсме – һәм башка куркулар... Аларның күңелләре гел тынгысызлыкта. Тынычлык акчада түгел. Фәкыйрь кешенең яхшы машинасы булмаса да, тынычлыгы булырга мөмкин, ә аны акчага алыштырып булмый. Ни өчен шулай соң? Ислам динен дөрес тотасың икән, Аллаһ Тәгалә сиңа ярдәм итми калмас, күңелеңдә, гаиләңдә, тирә-юнеңдә тынычлык урнаштырыр.
– Бүген күпләрдән: «Элек тынычрак заманда яшәгәнбез», – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Тынычлыгыбыз кая югалды? Һәм аны ни сәбәпле югалттык?
– Моны кешенең яхшы яшәве белән аңлатып буладыр. Элек һәркем бертигез иде, бер-берсеннән аерылмады. Ә хәзер – монысы бай, тегесе хәерче. Күршең яхшы машина алган икән, күңелең тынычсызлана башлый хәзер. Хатының да төрттерергә, бер бездә генә юк, дияргә мөмкин. Шул рәвешле кеше үзен тирги башлый. Гомумән, бөтен нәрсәне дә байлык мисалында чагыштырырга мөмкин. Яхшы яшәү тынычлыкны боза. Ә бит кеше рәхмәтле була белсә, барысыннан да канәгать булса, тынычлыкка ирешү авыр түгел, әмма хакикый имансыз моңа ирешә алмый.
– Иң мөһиме – күңел тынычлыгы, дидек. Аңа ничек ирешергә?
– Күңел тынычлыгына имансыз рәвештә ирешеп булмый. Психологка бардым, ярдәме бер-ике көнлек кенә булды, ди күпләр. Никах укыганнан соң, күңел тынычлыгы турында вәгазь сөйләгәч, берәү болай дип әйтте: «Әйе, дөрес әйттегез, күңелемдә тынычлык юк иде. Намаз укый башлагач, тынычлык урнаша башлады». Кич белән өйгә кайтырга чыккач, үзем дә машинада еш кына яздырылган Коръән аятьләрен кабызып җибәрәм, шул вакытта күңелгә тынычлык иңә. Теге яки бу проблеманы Аллаһ Тәгалә безне сынау өчен җибәрә. Кеше аны хәләл юл белән чишәрме икән, хәрәм юл беләнме – ул шуны сынарга тели. Син ярдәм сорап, дога кылып, чын күңелдән Аллаһка мөрәҗәгать итәсең икән, күңелеңә дә, тормышыңа да тынычлык иңә.
Күңел тынычлыгына бары тик дөрес һәм ныклы иман, Аллаһны зикер итү белән генә ирешеп була. Бүтән юлы юк. Кеше уйлап чыгарган юллары да бар, тик алар вакытлыча гына булыша.
– Илдә тынычлык урнаштыруны да күңел тынычлыгы булдырудан башларга кирәкмиме?
– Җәмгыять кешеләрдән тора. Җирдә көнчелек бетә икән, башкаларныкына кызыкмый башлыйбыз икән, ришвәт алудан һәм бирүдән качабыз икән, җәмгыятькә дә тынычлык киләчәк.
– Тыныч тормыш, тынычлыкның чын мәгънәсен аны югалткач аңлыйбыз. Бу нигә шулай?
– Адәм баласының холкы шундый. Ул бөтен нәрсәнең кадерен югалткач кына белә. Әтисе, әнисе, абыйсы, сеңлесе исән чакта, алар белән күрешми, аралашмый. Аларны югалткач, кеше: «Эх, хәзер исән булсалар, сәгатьләр буе сөйләшеп утырыр идем. Яннарына барып килер идем», – ди. Бәла-каза килеп чыгып, аягын яки кулын кисеп алсалар, кеше янә: «Эх, менә хәзер ике аягымда мәчеткә барыр идем», – ди. Иманга килү булганыннан канәгать булырга өйрәтә.
ХИКМӘТЛЕ СҮЗ
Кешенең бәхете, шатлыгы, сөенече нәрсәдән тора, дип сораганнар Локман Хәким дигән зур галимнән. Ул болай дигән: «Һәрбер кешенең, ул кем генә булмасын, яшь кеше булса да, карт булса да, әгәр аның күңелендә өч әйбер бергә җыелмаса, ул бәхетле булмый.
Аның беренчесе – сәламәтлек. Тәнеңдә кечкенә генә бер яра булса да, ул тормышның ямен ала. Урын өстендә ятучылар турында әйтмим дә... Бәхетле булып яшәр өчен беренче шарт – сәламәтлек.
Икенчесе – өстәлендә ризыгың булу. Моның белән килешми мөмкин түгел. Сәламәтлегең булып, ашарга әйберең булмаса, ничек үзеңне бәхетле тоясың?! Өченче шарт та бар, анысы – күңел тынычлыгы».
БУ КЫЗЫК
Аллаһ Тәгалә Коръәни-Кәримдә болай дип әйткән: «Аллаһ зикере вә Коръән вәгазе белән генә күңелләр тынычланыр». Димәк, Аллаһны зикер итү – Аның тарафыннан билгеләнгән тәкъдиргә, язмышка риза булу ул. Коръәни-Кәримдә: «Онытсаң, Аллаһны истә тот», – дип әйтелә. Без еш кына Аллаһ турында онытып, Аның тәкъдире хикмәтләрен күрми башлыйбыз. Бөтен кайгы-хәсрәтләрнең сәбәбе шунда. Аллаһ биргән язмышка риза булуда бик зур рәхмәт яшеренгән. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең догасында Аллаһтан болай дип сораган: «Йә, Аллаһ, миңа Синнән, тәкъдиреңә һәм нигъмәтләреңә риза булучы тыныч йөрәк бирүеңне сорыйм».
Әлеге максатка ничек ирешә алабыз соң? Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип әйткән: «Дөнья эшләрендә үзегездән өстен булганнарга түгел, түбән булганнарга карагыз, чөнки бу сезгә Аллаһы биргән нигъмәтләрне искә төшерер».
Дин – акыллы кешене үз теләге һәм ихтыяры белән дөнья һәм Ахирәт бәхетенә илтүче илаһи канун. Ахирәт бәхете – ул җәннәт. Бу дөньяның бәхете – ул «сәкинә», ягъни җан тынычлыгы. Аны Аллаһ Тәгалә иманы нык булганнарга гына бирә. Җан тынычлыгына ирешеп, кеше иманын күпкә камилләштерә ала. Мөселман шуны аңлап яшәргә тиеш: әгәр ризалык күрсәтсә, бәлаләр аның өчен нигъмәт һәм рәхмәткә әйләнәчәк һәм Аллаһның ярдәме белән аларны уздырып җибәрергә җиңел булачак. Әгәр инде ризалык күрсәтмәсә, авырлыклар аның өчен тагын берничә тапкыр авыраеп, ризасызлык күрсәтүе сәбәпле, кайгы-хәсрәте күпкә артачак. Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дип әйткән: «Җаным Үзенең кулында булган зат белән ант итәм, Аллаһ иман иясенә нәрсә генә тәкъдир кылса да, ул аның өчен хәерле була. Әгәр аңа яхшылык килсә, ул Аллаһка шөкер итә һәм аның өчен хәерле була. Әгәр аңа бәла килсә, сабыр итә һәм аның өчен хәерле була. Һәм бу мөселманнан башкага бирелмәде».
Шәкерте Әбү Бәкер Мәккәдән Мәдинәгә һиҗрәт кылганда Пәйгамбәребез (с.г.в.) өчен бик нык борчыла. Пәйгамбәребез (с.г.в.) моны сизеп, аңа: «Курыкма, Аллаһ безнең белән», – ди. Шуннан соң Әбү Бәкер беркайчан да һәм бернәрсә өчен дә кайгырмый, чөнки аның күңел тынычлыгы гомер буе саклана. Хәтта иң якын дусты һәм өндәүчесе – Пәйгамбәр (с.г.в.) вафат булгач та курыкмый. Ул Аллаһның хөкемен тыныч кабул итеп, мөселманнарны да шушы олуг сүзләр белән тынычландыра: «Кем Мөхәммәдкә табынган булса, ул Аллаһы хозурына күчте. Кем Аллаһка гыйбадәт кылса, Ул тере һәм үлемсез» (Бохари җыентыгыннан).
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА әзерләде
Комментарии