Сәхнә зәвыклы булсын иде

Сәхнә зәвыклы булсын иде

Узган җәйдә, «Чаян» журналы редакциясендә, атаклы шәхес Алмаз Хамзин бүлмәсендә сөйләшеп утырганда, ишектән кергәндә үк сөйләнә-сөйләнә, бик матур, ялт итеп торган бер ир-ат килеп керде. Ул керү белән бүлмәгә җан кереп яктырып киткән кебек булды. Минем белән күрешкәндә, түбәтәйле кешеләргә хөрмәт белән карыйм дигән иде. Үзенең туган ягын искә алып нәрсәдер әйтеп куйгач, кайсы як әле ул дигән соравыма, Яшел үзән диде. Андый күренекле кешеләрнең тавышын ишетүгә аның кем икәнен танып алсам да, исеме искә төшми тора бит. Шул районның «Бәчек» дигән авылында туып үскән Татарстанның халык артисты, Рәшит Хафиз улы Сабиров икәнен белә идем бит инде. Рәшит Сабиров халкыбызның яраткан эстрада артисты, нәфис сүз остасы, зур осталык белән концерт номерларын алып баручы, көн кадагына туры килгән шигырьләр сөйләү остасы. Аның репертуарында классик язучыларның әсәрләре профессионал югарылыкта башкарыла. Үзенең дә шигырьләре бар бугай. Шул кадәр күп шигырьләрне яттан белү үзе генә дә бер тамаша бит.

Рәшит әфәнде гади артист кына түгел, җәмәгать эшлеклесе, сәяси яктан да аңлы-белемле шәхес ул. Кирәк вакытта үзенең фикерен дә саллы итеп әйтә белә. Күптән түгел, милли китапханәдә, Илһам Шакировка багышлап төшерелгән кинофильмны карарга баргач, Рәшит әфәнде сәхнәгә менеп үзенең сүзен җиткерде. Шул вакытлардан соң, аның иҗатының ничек бәһаләнүе турында кызыксынып, интернетка кереп карарга булдым һәм шаккатып калдым. Аңа 1991нче елда Татарстанның халык артисты исеме бирелгән. Хөкүмәт җитәкчеләре катнашында үткәрелгән чаралар фәкать Рәшит Сабиров катнашында үткәрелгән. Ләкин шул вакытлардан бирле, аңа бер төрле дә дәрәҗәле исемнәр, бүләкләр бирелүе турында бер сүз дә әйтелмәгән. «Награды не найдены» дигән язу гына чыга интернетта. Бу турыда Алисадан да сорап караган идем, ул да кыскача гына: Рәшит Сабиров народный артист РТ 1991 года, диде. Мин, инде аңа Габдулла Тукай исемендәге дәрәҗәле исем дә бирелгәндер дип уйлаган идем. Артистлык осталыгы буенча аерылып тормаганнарның хезмәтләре төрле бүләкләргә лаек булганда, Рәшит Сабиров кебек уникаль шәхес, интеллигент, чын халык артистының бер читтә калып торуын ничек аңларга? Бу турыда, хөкүмәт җитәкчеләре һәм мәдәният министрлыгында уйланып карарлар бәлки, дигән теләктә калам. 

Рәшит әфәнде Сабиров зәвыклы киенүе белән дә үзенә тартып тора. Сәхнә кешеләренең вазыйфасы матурлык, культура таратучылар булырга тиеш булсалар да, аларның ниндиләре генә юк. Ир-ат артистларның күбесе джинсы чалбар белән, гади генә киемнәрдән сәхнәгә чыга. Кайвакытта, эшче кешенең спецовка киеме, сәхнә кешесенекенә караганда күпкә ятышлырак күренә. Матур киенеп, түбәтәйләрен дә киеп чыксалар, күңелләргә ятышлы булып күренерләр иде бит, югыйсә. Битләре йонга күмелгәннәрне дә күңел өнәп бетерми. Чәчсез калып, ялтырап торган башлылар түбәтәйләрен киеп куйсалар, күңелгә ятышлырак күренерләр иде.

Хөрмәтле артисткаларыбызның шәрәлекләре турында туктаусыз сөйләп, язып торуларга карамастан, колак салучы юк. Кыз балаларыбызга карата әйтәсе килгән сүзем: Сез шәрәлегез белән егетләрне кызыктырабыз дип уйлап, аларны үзегездән биздерәсез түгелме? Ни өчен дигәндә, акыллы егетләрне шәрәлек кызыктырмыйдыр. 

Сәхнә бизәлешенә килгәндә, андагы утлар, төтен җибәрүләр булганда, сәхнәдә җырлап йөргән артистның тавышы ишетелсә дә, аның үзен күрә алмыйсың.

Мин сәнгать кешесе түгел, гади кеше күзлегеннән караганда, үзем белгәнчә язып карадым. Бигайбә диләрме әле? 

Рәфкать ИБРАҺИМ,

Казан шәһәре

Комментарии