Халкыбызның мәшһүр улы

Халкыбызның мәшһүр улы

Академик Ә.Р.Тенишевның 105 еллыгы уңаеннан

Миңа үз гомеремдә күренекле кешеләр белән еш очрашырга һәм хезмәттәшлек итәргә туры килде. Шулар арасында күңелем түрендә аеруча якты хатирә булып саклана торган бер изге зат бар. Ул күп кешеләр өчен матур үрнәк булырлык күркәм тормыш юлы узган, бихисап игелекле гамәлләр кылган, югары әхлак сыйфатларына ия зур мәртәбәле шәхес – Рәхим улы Әдһәм Тенишев, борынгы һәм хәзерге төрки телләр белгече, Көнчыгыш халыкларының тел, әдәбиятлары, этнография һәм тарихлары турында күп санлы әһәмиятле хезмәтләр авторы, филология фәннәре докторы, профессор, Россия Фәннәр академиясендәге Тел гыйлеме институтының урал-алтай телләре бүлеге мөдире, СССР Фәннәр академиясе член-корреспонденты, Россия табигать фәннәре академиясе һәм Халыкара информатизация академиясе академигы, Төрек лингвистик җәмгыятенең, Угро-фин җәмгыятенең член-корреспонденты, Россия тюркологлары комитетының председателе, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Башкортстан фәннәр академиясенең шәрәфле әгъзасы иде.

 Әдһәм Тенишев 1921нче елның 24нче апрелендә Пенза шәһәрендә татар зыялылары гаиләсендә дөньяга килә. Тенишевлар нәселе элекке данлыклы морзалардан башлана. XIX гасырда –XX йөзнең башында бу нәселнең Пенза тармагын татар халкының күренекле иҗтимагый-мәдәният эшлеклеләре, язучылар Заһир Бигиев, Гафур Коләхмәтов, галим һәм дини реформатор Муса Бигиев, табиб Усман Тенишев, юрист Якуб Тенишев, рус-япон сугышында батырлыклар күрсәткән офицер Измаил Тенишев, Рәхим Тенишевның милли театрына нигез салган педагог Айшә Тенишевалар тәшкил итә.

Әдһәм Тенишев шәрык дөньясы белгечлеген Ватан сугышыннан соң Ленинград университетының Көнчыгыш факультетында ала. Аның күп кырлы галим булып китүендә ул чагында анда эшләгән дөнья күләмендәге гыйлем ияләре В.Алексеев, И.Крачковский, В.Жирмунский, С.Малов, Н.Дмитриев, А.Кононов, В.Струве, И.Орбели һәм И.Петрушевскийларның роле зур була. 

Ленинградта аспирантура тәмамлап, диссертация яклаганнан соң, Әдһәм Тенишевны Мәскәүгә СССР Фәннәр академиясендәге Тел белеме институтының төрки телләр секторына гыйльми хезмәткәр итеп эшкә алалар.

Ә.Р.Тенишевның хезмәт биографиясендәге иң кызыклы һәм нәтиҗәле чоры – аның өч ел буена Кытай Халык Республикасында эшләве. Галимне анда СССР-Кытай хөкүмәтләренең үзара килешүе нигезендә җибәрәләр.

Ул, Кытайның көнбатыш өлешендәге ерак районнарында озак вакытлы экспедицияләрдә булып, уйгыр, салар, сарыг-югур дигән халыкларның телләрен өйрәнә, бик кыйммәтле сирәк очрый торган тел, халык авыз иҗаты, этнография һәм тарих материаллары җыя. Соңыннан алар галимнең күп кенә хезмәтләренең нигезен тәшкил итә.

Кытайда чагында Ә.Тенишев студентларга төрки телләр буенча лекцияләр укый, семинар дөресләре уздыра, кытай телендә «Төрки телләрне өйрәнүгә кереш», «Төрек теле грамматикасы» дигән китапларын бастырып чыгара.

Академик Тенишевның татарлар белән кардәш төрки халыкларның телләренә, этнографияләре, халык авыз иҗатлары, тарихларына караган гыйльми хезмәтләре бик күп. Без аларның аеруча әһәмиятлеләрен генә атап китәрбез.

Әдһәм Рәхим улы алты томнан торган монументаль фәнни хезмәтне – «Төрки телләрнең тарихи грамматикасы»н язуда һәм бастырып чыгаруда катнаша. 

1977нче елда «Дөнья телләре» сериясендәге 50 басма табаклы «Төрки телләр» дигән коллектив хезмәт басылып чыга. Бөтен дөнья төрки телләр фәнендә бу энциклопедик басманың тиңе юк: монда 40ка якын борынгы һәм хәзерге төрки тел тасвирланган. Ә.Тенишев – бу басманың җаваплы редакторы һәм андагы күп мәкаләләрнең авторы.

Әдһәм Тенишевның гыйльми эшләре киң кырлы. Ул төрки телләрнең монгол, Урал, Көнбатыш Европа телләре белән багланышларын тикшерә, Тибет телләре белән кызыксына (амбо дигән тибет сөйләшен өйрәнә). Монгол телләреннән хәбәрдар кеше буларак, галим «Монгол телләренең чагыштырма-тарихи грамматикасының проектын төзүдә катнаша. Фольклор белгечләре аның төрки халыкларның халык авыз иҗатына караган хезмәтләренә югары бәя бирә. 1990нчы елдан ул М.Горький исемендәге әдәбият институтында чыга торган «Евразия халыклары эпосы» сериясенең җитәкчесе була. Ә.Тенишев редакциясендә кыргыз, карачай-балкар, карел-фин һәм бурят эпосларының ике телле басмалары дөнья күрә.

Академик Ә.Тенишев үзенең ана телен дә игътибарсыз калдырмый. Ул, татар теле тарихы мәсьәләләрен тикшереп, ныклы нәтиҗә ясый: аныңча, татар әдәби теле – ХIII-ХVIII гасырларда караханид-уйгыр, хорезм-төрки, угыз-төрки, болгар, чагатай телләре нигезендә һәм татар теленең үз җирлегендә формалашкан тел. Боларның асылында татар теленең үз элементлары ята, дигән фикердә тора Әдһәм Рәхимович.

Әдһәм Тенишевның мәшһүрлеге, зур галим булуы өстенә, бик кешелекле шәхес булуында. Ул гаять итагатьле, тыйнак, зыялы, бик тә ярдәмчел, кече күңелле зат иде. Аны нинди генә күркәм сыйфатлар белән тасвирласаң да, аз булыр кебек.

Якыннан белгән кешеләр аны соклану хисләре белән искә ала. Мәскәүдә Россия Фәннәр академиясендә эшләгән абруйлы татар галиме булганлыктан, аңа, төрле ярдәм сорап, милли республикалардан, әлбәттә, Татарстаннан, Башкортстаннан да күп кешеләр – нигездә, тел-әдәбият әһелләре мөрәҗәгать итә иде. Әдһәм ага, аларның берсенең дә гозерен игътибарсыз калдырмыйча, кулыннан килгәнчә ярдәм итеп килде. Ә аның кулыннан күп нәрсә килә иде.

Мин, 80нче еллар башында, докторлык диссертациясе яклаганда, авыр хәлгә тарыдым. Диссертациям рус һәм татар телләрен чагыштырып өйрәнүгә багышланган иде. Ул чагында СССРда мондый тема буенча диссертация яклау советлары юк, бары хөкүмәт карамагындагы Югары аттестация комиссиясе оештырган махсус советта гына якларга мөмкин, андый комиссия төзүгә ирешү минем үземнең генә кулымнан килә торган эш түгел иде. Миңа шәфкать иясе Әдһәм ага ярдәмгә килде. Ул, төрле югары инстанцияләрдәге җитәкчеләр белән сөйләшеп, миңа СССР Фәннәр академиясенең Рус теле институтында яклар өчен рөхсәт алды. Бу бик катлаулы эш булды. Әдһәм Рәхимович булмаса, мин диссертациямне шактый соңарып яклаган булыр идем.

Ул вакытлардан бирле күп сулар акты, күп еллар узды инде. Ләкин мин Әдһәм абыйның минем өчен кылган игелекле гамәлләрен бервакытта да онытмадым. Аның белән, ул Мәскәүдә, мин Казанда яшәсәк тә, вакыт-вакыт очрашып та, телефоннан сөйләшеп тә хәлләребезне белешеп тордык. Мин ректорлык эшләре белән Мәскәүгә барганда, аның белән дусларча очрашмыйча калмый торган идем. Гаҗәеп итагатьле кеше: очрашканда һәрвакыт минем хатынымның, улым һем кызымның исемнәрен атап, хәлләрен сораштыра иде. Сөйләшүе бик тә йомшак, ягымлы, әдәпле. Бәлки, кемгәдер сәеррәк тоелыр, әмма бу хак сүз: ул миңа кайчакта хәтта «Рүзәл җаным» дип эндәшә торган иде.

Әдһәм Рәхимович берничә ел Казан педагогика университетындагы минем җитәкчелектәге докторлык диссертациясе советының әгъзасы булды, һәм ул,эше бик күп булуга карамастан, Мәскәүдән Казанга килеп, безнең советта үткәрелә торган диссертацияләр яклау эшендә катнашып, нигезле чыгышлар ясый торган иде. 

Әдһәм абый Казанга килергә ярата иде. «Монда, татарлар арасында, үзебезнең ерак әби-бабаларыбызның ватанында булу, үзебезчә сөйләшү миңа бик рәхәт», – дип әйтә иде ул. Әллә ничә төрле телләр белеп, күпчелек гомерен Мәскәүдә яшәп тә, ул туган телен бер дә бозмыйча сөйли иде.

Академик Ә.Р.Тенишевның югары культурага ия икәнлеге күп нәрсәләрдә күренде. Беренче чиратта аның югары дәрәҗәдәге әдәплелеге, зыялы кеше булуы. Икенчедән, үз-үзен физик яктан тәрбияле тота белүе. Ул 80 яшьләренә кадәр кышларын катокка тимераякта шуарга йөрде. Җәйләрен, Кыргызстандагы Ыссык күле тирәләрендә табигать кочагында булып, сәяхәт кылырга ярата иде.

Әдһәм ага Тенишевның зур ихтыяр көченә ия булганлыгын да искәртеп китү зарур. Гомеренең соңгы елларында ул үзен котылгысыз яман чир биләп алганлыгын белеп торды. Ләкин хәленең авыр икәнлеген кешеләргә сиздермәскә тырышты, актив эшләвен дәвам итте, сыктап-сыкрап йөрмәде.

Әдһәм Рәхимович кешеләр белән аралашучан, күтәренке, ачык күңелле, уен-көлке яратучан, киң күңелле шәхес иде. Казанда булганда, кичәләрдә, чәй мәҗлесләрендә, яше сигез дистәне тутырып килүгә карамастан, егетләрчә, чүгәли-чүгәли, татарча биеп тә ала торган иде.

Чын кешеләр, бөек шәхесләр менә шундый булалар: алар күркәм казанышлары, зур дәрәҗәләре белән масаймый, гади, халыкчан була беләләр, үзләрен башкалардан өстен итеп күрсәтергә тырышмыйлар.

Әдһәм Рәхим улы Тенишев нәкъ менә шундый мәшһүр шәхес иде. Ул, үз халкын кайгыртып, башка милләт кешеләренә дә хезмәт итеп, төрле телдә сөйләшүче, төрле мәдәният вәкилләре дуслыгының символы булып яшәде

Татар халкының данлыклы улы Әдһәм Рәхим улы Тенишевның исеме фән, мәдәният тарихына алтын хәрефләр белән язылырга лаеклы. Без, аның меңләгән тарафдарлары, бу бөек кешенең якты истәлеген һәрвакыт күңелләребездә сакларбыз. 

 Рүзәл ЮСУПОВ,

Татарстан фәннәр

академиясе академигы,

КФУның атказанган профессоры

Комментарии