Тарихны искә алган ифтар

Тарихны искә алган ифтар

Изге Рамазан дусларны, фикердәшләрне туплау ае да. Ифтар мәҗлесләрендә яңа танышлар, дуслар табыла. Туган үскән җирләреннән читтә яшәүче милләттәшләр да шушы ифтарда табыша, хәл-әхвәл белешә. Шундый мәҗлес 25нче февральдә башкалабыз Казанда да узды: Чечен һәм Ингушетия республикаларының Татарстандагы вәкаләтле вәкилләре Эли Кагарбеков һәм Әмир Хашиев оештырган Вайнах ифтары бик үзенчәлекле булды. Чөнки бу чара тугандаш халыкларның уртак фаҗигасенә – чечен һәм ингуш халыкларын туган җирләреннән сөрелү тарихына багышлап үткәрелде. 1944нче елның 23нче февралендә чечен-ингуш халкы Урта Азия якларына сөрелә. Коточкыч авыр шартларга түзә алмый юлда ук 120 меңнән артык кеше һәлак була. Әлеге милләт вәкилләре, билгеле ки, ата-бабаларының әрнүле язмышын, ачы тарихын онытмый һәм бу турыда киләчәк буынга тапшыруны изге бурычы дип саный.

300ләп кеше катнашкан мәҗлестә якташлар белән бергә төрле илләрнең Казандагы консуллары, дин белгечләре, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар һ.б. кунаклар бар иде. Чара барышында зур экраннан Татарстан республикасы Рәисе Рөстәм Миннехановның Чечен республикасына һәм Ингушетиягә сәяхәтләре турында сюжетлар, чечен-ингуш халкының батырлыгы сурәтләнгән видеороликлар, ингуш режиссеры Магомеда Барханоеваның «Ата-бабалар батырлыгы» фильмыннан өзекләр күрсәтелде

Кичәдә Дубайдан килгән дөньякүләм танылган теолог, Мөхәммәд пәйгамбәр нәселе дәвамчысы Шәех Маъмун ар-Рави, Болгар Ислам академиясе профессоры һәм шәригать фәннәре докторы Шәех Сәйф ибн Али әл-Асри, мәҗлесне оештыручылар һәм кунаклар чыгыш ясады. 

Мәҗлес ахырында Сембер өлкәсеннән килгән кунак Магомед Момудхаңиев кунаклар арасында кече хаҗга путевка уйнатты. Бәхет Амирхан Толдиевка елмайды.

Лилия ЯРУЛЛИНА

 


 

Комментарии