Гадел хөкемгә ирешүчеләрме, җинаятьчеләрме?

Гадел хөкемгә ирешүчеләрме, җинаятьчеләрме?

«Сираҗи сүзе» газетасы баш мөхәррире Искәндәр Сираҗи бүген җинаять кылуда гаепләнә. Укучыларыбыз аның язмышына аныклык кертүне сорап мөрәҗәгать итә. Искәндәрнең үзеннән бу хәлгә аңлатма сорадык:

– 2 меңенче еллар башында 2 кешене үтерүдә гаепләнүчене кимендә 20 елга төрмәгә утыртмакчылар иде. Иясез мәетләр күп булды бит ул чакта. Без берүк кешенең яшерен шаһит та, ачык шаһит та булуын ачыкладык. Ялган шаһитлыкны исбатлап фильм төшердек. 

Фильм һәм хат-мөрәҗәгатьне прокурор Суяргуловка тапшырдык. Интернетка урнаштырдык. Безнең фильм ни дәрәҗәдә ярдәм иткәндер, халык утырышчылары гаепләнүчене аклады. Менә шуннан безнең проблемалар башланды. Мин һәм адвокат Инна Гали кызы Барлева Җинаять Кодексының 137нче матдәсе буенча кешенең шәхси мәгълүматларын таратуда һәм тагын 194нче матдә буенча гадел хөкем чыгаруга каршылык күрсәтүдә гаепләнәбез.

Шаһитларның берсе турында, наркологиядә хисапта тора, дип әйткәнбез. Тора. Аның үзенең видео-мөрәҗәгате дә бар. Бу аның беренче ялган шаһитлыгы түгел икән. Ул гафу үтенә, мине мәҗбүр иттеләр ди, һәм яшерен дә ачык та булдым, ди.

Икенче шаһит та наркологиядә хисапта, ләкин алкоголик буларак. Монысын әйтмәдек. Монда без аның элекке милиционер булганлыгын әйткәнбез. Бу да бик зур сер икән... 

Һәм алар фильмны күргәннән соң шул кадәр рухи авырлыклар кичергәннәр. Шунысы могҗиза: үзләре әйтү буенча, бер берсен белмәгән, таныш булмаган кешеләр, икесе дә хокук саклау органнарына берүк көнне, берүк тикшерүчегә, берүк сүзләр белән гариза язганнар. Алкаш белән наркоман очраша, безне утырту өчен. Моның оештырылганы күренеп тора бит инде. 

Гомер буе закон өчен көрәшкән адвокат Инна Барлева һәм гаделлек өчен җан аткан Искәндәр Сираҗины җинаятьче дип атарга маташалар. Безгә дөреслекне аныклаган өчен рәхмәт әйтергә тиешләр юкса. 29нчы май утырышында, прокуратура минем гаебемне аңлатканчы, сорауларына җавап бирүдән баш тарттым. Аннан кан басымы күтәрелде. Ашыгыч ярдәм алып китте. Ләкин больницадан кире бордылар. Шалтыратканнар булса кирәк. Мине операциягә юллаганнар иде. Ашыгыч, диделәр. Ашыгыч ярдәм алып китте. Әмма тагын кан басымы югары булды. Ясамадылар. Кан басымын төшереп кайтарып җибәрделәр. Участок поликлиникасында бюллетень ачып дәвалый башладылар. Ләкин башта бюллетеньне озайтабыз дип каршы алган терапевт, мин эндокринологка кереп чыкканчы үзгәргән иде. «Судтан шалтыраттылар. «Больничный»ны ябабыз. Суд эшләрен төгәлләгез», – ди. Шулай да кан басымын үлчәде. Ул югары иде. Ләкин куып чыгардылар. Операция турында да онытылды. Үлеп китмәс микән, диләр ахыры. 

Безне ничек тә хөкем итәргә кирәк. Юкса, ялган шаһитларны да, тикшерүчене дә үзләрен утыртырга кирәк булачак. Ә алар бик бәһале кадрлар. Алга таба да гадел хөкем өчен кирәк булачаклар. Ә без шул гадел хөкемгә аяк чалучылар.

Инна Барлеваны адвокатлар җәмәгатьчелеге яклый. Россиянең адвокатлар коллегиясе Питердан да Алтайдан да адвокатлар билгеләгән. Бушлай. Ә менә журналистлар юк. «Реальное время», «Бизнес Онлайн» һәм бер ике блогер берничә тапкыр күренде. Татарларны гомумән күргәнем юк. Ни белән бетәр, билгесез. Гаделлекне табып булырмы? – диде ул.

Комментарии