Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

СОРАУ БИЛГЕСЕ ЗУРАЯ БАРА

Татарстан Республикасының үз Конституциясе бар бит инде. Шуның нигезендә үзебезнең Президентыбыз, байрагыбыз, гимныбыз бар. Дәүләт Советы дигән орган эшләп килә, анда үз депутатларыбыз эш-гамәлләр кыла. Аларның күбесе татарлар, дип беләм. Һәм алар беренче чиратта халык мәнфәгатен кайгыртырга тиешледер инде. Әмма күп сораулар туа. Ул түрә-депутатларның күбесе шул бөек урыннарга 4-5әр тапкыр сайланган бит. Ләкин алар күбрәк хезмәт куйган саен, татар халкының мәнфәгатьләре чикләнә генә бара. Мәсәлән, хәтер көнен уздырмас өчен бик күп каршылыклар тудырылды. Әгәр халык Казанны яклаучылар рухына җыелып дога кылса, аннан беркемгә дә начарлык килмәс иде бит. Бу яхшы тәрбия үрнәге генә.

Ә христиан динендәге халык, минем уйлавымча, бернинди рөхсәтсез, үзләренең тәреләрен, байракларын күтәреп, Кремльне урап йөри. Әйтерсең, XVI гасыр бара.

2017нче елдан татар теленә һәм рус булмаган башка милләтләр телләренә һөҗүм башланды. Әмма ләкин югарыда утыручы үзебезнең түрә-депутатлар телне яклап берсе дә сүз әйтмәде. Әнә, бер Шмаков, рус кешесе булса да, ризасызлык белдереп йөрде, берничә мәртәбә судка барды. Ә безнең түрәләр шул Шмаковны да якламадылар. Шуннан чыгып, бу югары урыннарга затларны без дөрес сайлап куябызмы, дигән сорау тагын да зуррак билге белән килеп баса.

Әнәс ФӘХРИЕВ,

Минзәлә шәһәре

КЕМГӘ – РӨХСӘТ, КЕМГӘ – ЮК...

РФ законы нигезендә, 4нче ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне, дип санала. Казан шәһәре хакимияте берничә көн алдан ук телевизорлардан 4нче ноябрьдә 5-6 урам буйлап тәре походы узачагы, шул сәбәпле урамнарда транспорт хәрәкәте туктатылачагы турында игълан биреп торды. Әйтелгән көнне ул чара үткәрелде дә.

Ә менә 1552нче елда Казанны саклап һәлак булган каһарман бабаларыбызны искә алу көнен үткәрергә Казан шәһәре хакимияте рөхсәт бирмәде. Бер төркем милләттәшләребез Казан Кремлендә, Сөембикә-ханбикә манарасы янында бабаларыбыз рухына дога кылдылар. Ул вакытта да хокук саклау хезмәткәрләре читтән карап, күзәтеп тордылар.

Җәмәгать, кайда монда гаделлек?..

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ГАРЬЛЕК ХӘЛ

Мин телевизордан татарча тапшыруларны даими карап барырга тырышам. Анда тыңлап торгач күренә: ул мактаналар, ул мактаналар... Бар да яхшы! Ә газетаны алсак, икенче төрле килеп чыга. Мәсәлән, «Безнең гәҗит»нең 42нче санында (26 октябрь, 2022 ел) язылганча, Луганскида яраланган хәрбине Мәскәү хастаханәсенә күчергәч, хәрби частьтә аны дезертирлар исемлегенә кертеп куйганнар. Бу хәлгә ул солдатның әти-әнисенә ничек түзәргә кирәк?! Кеше язмышы белән ничек уйныйлар бит! Бу – көлү, мыскыл итү, дип саныйм. Мин үзем бу хәлгә гарьләнәм!

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ЯРЫМ-ШӘРӘ ЧЫГУ – ДӘРӘҖӘ ТҮГЕЛДЕР

Сезнең гәҗитне бик яратып укып барам, зур рәхмәт аның өчен. Үземнең инде күптәннән шалтыратасым килгән иде. Туры килгәндә, «Мәйдан» каналында «Моң дәрьясы» дигән тапшыруны карарга тырышам. Анда элеккеге артистлар җырлый. Мин баштан үзләренә сокланып карыйм, аннан, киемнәренә сокланам. Җырлары матур, моңнары матур. Ә хәзерге яшь артистларның ни җырлары, ни моңнары. Алдан ук гафу үтенәм, ни үзләре... Чөнки үз-үзләрен тотышлары бер дә ошамый. Сәхнәгә ярым-шәрә чыгалар, арык сыерныкы кебек, сөякләре күренеп тора. Безнең Ислам диненә хас түгел бит ул, бер дә килешми. Ә телевизорны хәзер яшьләр карамый бит, безнең шикелле өлкәннәр карый. Шул турыда уйласыннар иде. Сәхнәгә ярым-шәрә чыгып кына, аларның дәрәҗәләре арта, дип уйламыйм.

Фәнзия НАСЫЙБУЛЛИНА,

Алексеевск районы, Әшнәк авылы

ХЕЗМӘТЕГЕЗ ӨЧЕН РӘХМӘТ!

Мин 90 яшьлек карт булам. «Безнең гәҗит»не барыбыз да бик яратып укыйбыз. Шуңа күрә, Сезгә зур рәхмәтләр әйтеп шалтыратасым килде. Баш мөхәррирегез Илфат Фәйзрахмановның үзенә дә, барыгызга да, ихлас теләкләрем ирешсен!

Халыкның сорауларына җавапларны матур итеп язасыз, курыкмыйсыз, четерекле темаларны да кыю рәвештә күтәреп чыгасыз. Алга таба да милләт һәм халык мәнфәгатен кайгыртып, шушындый мәгънәле, эчтәлекле һәм кызыклы газетаны озак чыгарырга насыйп итсен! Барыгызга да сәламәтлек, имин тормышлар телим! Тагын бер тапкыр, хезмәтегез өчен зур рәхмәт!

Фирдәвес ГОМӘРОВ,

Мөслим районы, Әмәкәй авылы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии