Халыктан җыелган ярдәмнең кая киткәнен беләбезме?

Хәзерге вакытта ТНВ каналындагы яңалыклар тапшыруында илдә барган хәтәр урыннарга китүчеләр һәм аннан тимер табутларда кайтучыларны күрсәтеп торулар дәвам итә. Китүчеләрне елый-елый озатучы туганнары, якыннарының һәм бөтен ил халкының тынычлыгын бетереп, ил буенча афәт барлыкка килде.

2014нче елда Кырым республикасын һәм соңрак Донбассны Русиягә кушып куйганнан соң шатлануларның ахыры бүгенге хәлләрне китереп чыгарды. Шул вакытлардан башлап, бу урыннарда яшәүче халык үз-үзен ашатырлык хәлдә булмыйча, аларга күп санлы Камазлар белән ризык, кием-салым, хуҗалык товарлары ташулар башланып киткән иде. Шулай булуга карамастан, туган-үскән илләрен, йорт-җирләрен калдырып, Русия төбәкләренә күченеп яшәүчеләр күбәеп, аларга кыйммәтле яшәү шартлары тудырылды.

Махсус хәрби операция игълан ителгәннән соң бу урыннарда яшәү шартлары тагын да куркынычрак булу сәбәпле, 3-5 миллион халык туган илләрен калдырып, Русиягә һәм башка илләргә күченеп китәргә мәҗбүр ителделәр. Алар үз хәлләрен үзләре генә беләдер.

Хәзер дә бәрелешләр барган җирләрдә яшәүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтелеп тора. Казан шәһәрендә генә дә 18 пунктта әйберләр җыелуы турында хәбәр иттеләр. Әйбер җыюлар башка төбәкләрдә дә оештырылгандыр. Үз туганнарын озатучылар үз акчаларына 20-30-40 меңгә төшереп барлык кирәк-яракны үзләре сатып алуларын әйтеп торалар. Телевизордан аларның капчык-капчык әйбер күтәреп китүләрен үзебез дә күрдек. Алар бу әйберләрне кая куеп, ничек сакларлар дип уйландыра.

Халыктан җыелган әйбер, акчаның, кулдан-кулга күчеп, югалмыйча, кирәкле урыннарга барып җитүенә гарантия бирүче бар микән? Казанда 200 тоннадан артыграк гуманитар ярдәм җыелган, диделәр. Бер Балтач районында гына да 500 кг бал, кием-салым, хәтта колбасаларга кадәр җыелган икән. Армиягә алынганнарны хәзер шулай туганнары ашатып-эчертеп, киендереп торырга тиеш була микәнни?

30нчы октябрь – Репрессия корбаннарын искә алу көне рәсми билгеләнгән көн булса да, соңгы елларда аларның исән калганнарына бер кап чәй дә бирә алганнары юк.

Аңлый белүчеләргә бу дөньяда рәхәтләнеп яшәр өчен мөмкинчелек, байлык, матурлыкларны Аллаһы Тәгалә тудырган бит. Шул рәхәтлек-матурлыкларның кадерен белеп яшәргә өйрәнәсе иде дә.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии