- 21.05.2026
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2026, №05 (май)
- Рубрика: Яралы язмышлар
«Җиһанда калдырып китә алсак иде, йә Раббым, гүзәл эзне!»
Габдулла Тукай
ЭЛЕК НИЧЕК...
«Революционерлар партиясенең органы булган «Таң йолдызы»ның фактик редакторы, рух юнәлеше бирүчесе – Гаяз Исхакый. «Таң йолдызы» сыйнфый көрәшне пропагандалый, аның лозунгы: «тартышуда гына табарсың син үз хакыңны». Гәҗитнең беренче саны 1906нчы елның 18нче маенда дөнья күрә… 9нчы санына арест салына һәм губернатор боерыгы белән 1906нчы елның 17нче ноябрендә «Таң йолдызы» гәҗите ябыла... 11 ай качып йөргәннән соң, Гаяз Исхакый очраклы рәвештә генә полиция кулына эләгә… озакламый төрмәдән чыгарыла, туган авылы Яүширмәгә кайтып җитә. Качып йөргән көннәрендә полиция бертуктаусыз Яүширмәгә килеп, гаиләгә шом салып, аны эзли. Печән кибәннәрен тишкәләп, таратып бетерәләр, базларын, чормаларын актаралар. Инде котылып һәм азат ителеп кайткан Гаязны, качып кайткан дип белеп, авылның куштаны Шәйхетдин Җамалетдинов Чистай полициясенә хәбәр бирә. Полиция шул көнне үк Гаязны кулга алып, Чистайга алып китә».
Бу юллар Гаяз Исхакыйның Татарстан китап нәшриятында 2019нчы елда басылган «Ике йөз елдан соң инкыйраз» дигән китабыннан алынды.
Соң, Шәйһетдинны әйтәм, Гаязның кайтып килүен күргән икән, ике кулын сузып «Йә, ни хәл, авылдаш? Кайттыңмы? Әйдә безгә керик әле, сине бит эзлиләр. Бездә икәнеңне белмәсләр, алар киткәч, чыгарсың. Якыннарыңны дәшим әле!» дип, җылы итеп күрешсә, ни булыр иде? Ә ул, Гаяз өенә кереп китүгә, капкадан башын чыгарып карый да, чалбарын күтәрә-күтәрә, старостага чаба. Имеш, кызык итә, Гаязның башын ашый! Ашамый тор! Гаяз Исхакый кебекләрнең башын Тәңребез-Аллаһ үзе саклый. Кайда гына булмый татар халкының галим улы Исхакый! Ул татар исемен «Азатлык»* радиостанциясе аша дөньяга тарата, татар җырлары җырлатуга ирешә. Ул гынамы әле?! Ә Шәйһетдин куркак, ялагай, куштан һәм булдыксыз, Такташ әйткән «сволочь» үз нәселенә мәңгелек кара тап сала. Гаяз башкарган хезмәтләрне, татар халкы өчен, аның киләчәге өчен, халкын яктылыкка чыгарырга тырышып язган әсәрләрне дөньяга таратуда күргән кыенлыкларны күз алдына да китерә алмаган Шәйһетдин, аның тамыры, халкыбызда сирәк булса да сакланып калган мәкер, үч, хөсетлек көнчелек булып яши бирә. Тиресле йомшак туфрактагы эт эчәгесе тамыры кебек.
Ә бит, чынлыкта, күпме безнең, әллә кайдан сиңа ярдәм итәргә ашкынып торучы, күзеннән, йөзеннән, тавышыннан яхшылык, тәкъвалык бөркелеп торган татарлар! Мин юлда күп йөрим һәм кемнең эчендә ни барын, ни уйлавын, кем икәнлеген күзеннән генә түгел, беренче сүзеннән, адымыннан, тавышыннан таныйм.
Халкыбызның йөзек кашы булырдай күркәм, гыйлемле, зиһенле, күпме чын татар кешеләрен харап итте бу куштаннар!
«СИН ЯШӘРГӘ ТИЕШ»
…1937 ел. Әти алдагы көнгә дәресләргә әзерләнеп утыра. Ишектән озын кара кожан кигән эре гәүдәле ике ир-ат килеп керә. Икесе дә мылтыклы.
– Хәкимов Хафиз Хәкимович 1911нче елгы, Шекәдә туган. Сезме? – ди берсе.
– Әйе, мин, – ди әти һәм тыныч кына торып баса.
– Паспортыгыз?
Әти паспортын күрсәтә. Кожанлы паспортны ачып укый, әтигә бирә һәм:
– Безнең арттан! – ди
Урамга чыккач, әтине аркан белән чорныйлар, аяк-куллар бәйләнә һәм машина әрҗәсенә тәгәрәтәләр. Кожанлылар кабинага утыра, ә бер мылтыклы кабина артында басып бара. Бераз баргач, шинелен салып торып, эчтәге җылы киемен әти өстенә яба. Көзге караңгы төн килә. Мылтыклы егет сүз башлый. Озак сөйләшәләр. Урманга кергәч әйтә ул әтигә:
– Барып җитүгә сине атачаклар. Син бик гыйлемле, укымышлы икәнсең. Үзең яшь тә, чибәр дә. Киләчәк өчен син кирәкле. Хәзер мин арканны кисәм. Арт борттан сикер һәм сул якка чап та чап, туктама да, борылып та карама. Урман чыкканда мин мылтыктан хәбәр бирермен, – ди.
Сакчы кушканча бер туктамыйча чаба әти. Агачлар сирәгәйгәч, утырып тын ала. Майкасына төреп, паспортын бер төпкә яшерә.
Басулар үтеп, коры елга буйлап чаба торгач бер авылга җитә. Кечкенә генә өйнең тәрәзәсен кага. Әби чын партизан булып чыга, атналар буена беркемгә бер сүз әйтми. Әбинең ерак туганыдай эшкә чыга. Башка исем-фамилия белән яши башлый…
Сугышларны йөреп кайта әти. Ил-җир бераз тынычлангач, теге мылтыклы егетне әзләп китә. Мәскәүгә өченче баруында тәгаен белеп кайта: егетне шул ук көнне атканнар.
Моңа кадәр Аллаһының барлыгына ышанмаганнар ышансын: Ул Бөек, Ул бар, Ул күрә, Ул белә!..
Әтине «халыкны советларга каршы котырта, комсомолларны эзәрлекли, гармун уйнап яшьләргә бозык җырлар өйрәтә» дип, мылтыклы егет әйткәнчә, «бик эчтәлекле ышанырлык сүзләр язган, НКВДны аякка бастырган» хат язучыны каршыма ук китереп бастырды Аллаһым!
БАСКЫЧЛАРЫМ...
...1979нчы елда халык санын алу үткәрелде. Арча районын дүрт өлешкә бүлделәр. Арча бистәсе, Кенәр һәм Әтнә зоналары, Арчаның авыллары. Авыллар буйлап җанисәп алу өчен җаваплы итеп ни өчендер уку елы уртасында чыгарылыш класс җитәкчесен – мине сайлап куйды райком. Артыграк тырышып күрсәттем ахры, җәй уртасында райкомга чакырдылар.
Колхоз идарәсе хезмәткәре, ишек шакып «Нурия апаны хәзер үк Мирбат абый чакыра» дигәч, болын аша гына идарәгә йөгердем. Ул чакта ук хезмәт күрсәткечләре белән танылып, СССР күләмендә семинарлар үткәргән «Известия» колхозы рәисе мөһим эш чыкса гына чакыра. Бу юлы да «тагын семинарга әзерләнәсеме, басу саен щитлар ясаргамы, чыгыш яки мәкалә язаргамы, әллә курсовой эшенә өстәмә кирәкме икән, комсомол мәсьәләсе дә булыр бәлки» дигән төрле уйлар белән, бер генә шакып, бүлмәсенә үттем. Башын күтәреп карап, кулындагы тәмәке көлен каршындагы чәй тәлинкәсенә селкеде дә:
– Райкомда көтәләр. Икенче катка мен, беренче ишек. Арсен Васикович дип дәш. Минем машина белән барырсың, ул белә, – диде,– ул сине райком төбенә үк илтеп куяр, – дип тә өстәде.
Райкомның икенче катына беренче генә менүем түгел. Беренче секретарь миңа Казанбаш авыл Советы рәисе вазыйфасын тапшырырга тырышкан иде ул чакта. «Мин сметаның да нәрсә икәнен белмим. Атым юк, атны җигә дә белмим. Урманда делянка бүлеп йөрергә куркам» ди-ди үксеп елагач, «бу бала-чагадан рәт чыкмас ахры» дип бугай, кайтарып җибәрде. Бүлмә буйлап ишеккә барганда:
– Кичәге зоотехниктан нинди райком работнигы чыксын. Әйт, Арсенга, керсен, – дип дәште.
Бу сүзләрне мин Мирбат абыйга әләкләдем. «Сиңа түгел, Арсенга әйтелгән ул. Арсен Васикович райкомга килгәнче Куйбышев исемендәге колхозда зоотехник булып эшләде», – дип юатты мине Мирбат абый.
Икенче килүемдә мине икенче каттагы күрше бүлмәдә иллә дә йомшак тәмле телле зәңгәр күзле икенче секретарь каршы алды.
– Без сезне комсомолның икенче секретаре итеп куябыз. Комсомолда эш чикле. 28 яшегез тулгач, райкомга алырбыз. Аңа кадәр менә шушындый берничә баскыч үтәргә кирәк була. Сезнең урыныгыз шушында. Бүгеннән эшкә керешә аласыз. Сезгә кадәр эшләгән Ренат Әлифханович ярдәм итәр, – дип, елмаеп кына төшемә дә кермәгән вазифа «теркәп» куйды.
– Миңа да 28, – дидем мин, шатлыгымнан, секретарьның сүзен бүлеп.
– Ничек? – Мин сезне 22дә дип беләм, – аның аптыравы йөзенә чыкты.
– Ренат Әлифханович белән 8нче класстан бергә педучилищега имтихан бирдек. Бергә бер үк төркемдә укыдык. Училище дипломын алганчы ук директор Сагдиев Илдус Габдрахманович тырышлыгы белән пединститутка укырга кердек. Икебезнең дә фамилия Х хәрефенә булганга, курс саен имтихан заданиеләрен яртысын ул, яртысын мин эшли идек. Дипломнарны да бергә бер үк көндә алдык.
Уклау йоткан кебек шаккатып тыңлап торганнан соң:
– Хәзергә кайтып торыгыз. Озакламый чакырырбыз, – диде.
«Баскыч» дигән сүзне аңлый алмадым. Печәнлеккә менә торган агач баскыч күз алдыма килә дә баса, килә дә баса.
Ә икенче каттагы икенче бүлмәдә әйтелгән бу сүзләрне фәрештәләр генә түгел, шайтаннар да ишетеп торган икән.
Һәм менә мин өченче тапкыр Арча райкомының икенче катына киң һәм якты баскычлардан менеп барам.
Әмма бу юлы елап күрсәтергә дә, ул гына түгел бер сүз дә әйтергә мөмкинчелек бирмичә: Иптәш Хәкимова, бюро карары белән сез бүгеннән милли аяк киемнәре фабрикасында беренче секретарь булып эшли башлыйсыз. Сезне анда көтәләр. Хәзергә сез азат, – диделәр.
ТАНЫШ ХӘРЕФЛӘР
Фабрика директоры эшлекле, ярдәмчел, булдыклы җитәкче иде. Тыныч кына аңлашып, сөйләшеп, киңәшеп эшли башладык.
Озак эшләргә туры килмәде. Җиңел промышленность министрлыгына чакырып алдылар. Министр урынбасары бүлмәсендәге хатын-кыз төксе генә каршылады һәм үз өстәле янында урын бирде – рәхмәт төшкере. Ул тәрәзәгә караган арада өстәл өстендәге дәфтәр битенә күзем төште. Таныш хәрефләр! Бу почерк бер генә. Ярый әле ата торган заман түгел. Мәктәптән ни өчен китүемне, нәселемне, биографиямне, эштән соң буш вакытларда нәрсә белән шөгыльләнүемне, тагын әллә нинди сораулар белән кызыксынып бетергәч:
– Шушы бай фабрикага нинди уйлар белән килдегез? Күпме эшләргә җыенасыз? Безгә пьедестал итеп кенә килгәнсез, – кебек мәгънәсез сораулардан туйгач:
– Үзем теләп килмәдем. Мәктәптә мине укучыларым көтә, иртәгә үк үз классыма керәм. Рәхмәт сезгә, хушыгыз, – дидем дә бүлмә ишеген ябып, поездга йөгердем.
Тавык тәпие сурәтендәге хәрефләр язылган дәфтәр битендәге сүзләргә исем китмәде, мин шат идем. Мәктәпне сагына башлаган идем инде.
Бераздан фабрика директоры белән район үзәгендә очраштык. «Райкомда сезнең кара дошманыгыз бар. Аның кебек пычрак адәм күргәнем юк. Юлыгызда башка очрамасын. Сак булыгыз. Бик кабахәт нәрсә ул» диде, Василий Семенович Уваев, министрлыкка хат язучы турында.
Нинди очрамаган ул!!! Чирек гасырга якын күрше бүлмәләрдә эшләдек.
… ХӘЗЕР ДӘ ШУЛАЙ
Мине корткычлыкта гаепләргә маташкан Җиңел промышленность министрлыгыннан кайтышлый ук мәгариф бүлегенә кердем. Район мәгариф бүлеге мөдире Фоат Шәрип улы Газизов эш урынында иде. Йөгерә-атлый барып хезмәт кенәгәмне каршысына куйдым. Бер сүз дә әйтмичә карап торды да:
– Өч математика укытучысы җитми. Әмма мин сине җибәрмим. Син минем үземә кирәк. Инспектор итеп алам. Хәзер сәгать 5. Биштән соң эшләгәнгә түләмиләр. Иртәгә вакытында кил. Гариза-приказларны хәл итәрбез. Эшең авыр булыр – ирләр хезмәте. Әмма син аны ерасың.
Яңа яшь инспектор. Синең эш өстәлең шушы булыр. Анда утырулар күп эләкмәс, билгеле, – диде дә, Фоат Шәрипович чыгып та китте.
Иртән бүлмәдәшләремә күз йөгертеп алып сәламләдем дә, утырып, өстәл тартмасын чыгардым. Бер өем кәгазь. Иң өстәгесен алып укый башладым. Эңҗедәй тезелгән хәрефләр, саф татар телендәге аңлаешлы матур җөмләләр, Казанбаш мәктәбе турында хәбәр итә иде бу. Ике дәфтәр бите тулы хикәят ахырына шушындый ук хәрефләр белән Хәкимова дип язылган. Ә бит Хәкимова дигән укытучы миннән башка Казанбаш мәктәбендә генә түгел, зур гына Арча районы мәктәпләре укытучылары арасында да юк. Һәрхәлдә, район мәгариф бүлегендә дүрт елга якын эшләү чорында мин фамилиядәшемне очратмадым. Өйгә кайткач бу хакта әнигә сөйләдем.
– И, бала, – диде әни, – гомере буена әтиең фамилиясен куеп жалобалар язып, әтиеңне прокуратура юлында йөрттеләр. Инде чиратта син икәнсең, – диде.
Димәк, Казанбаш мәктәбендә минем башны ашарга җыенучы, җелегемне суыручы, «Шәйһетдин калдыгы», Такташның «сволочь» нәселе бар.
ОЧРАШУ
Берничә айдан пландагы мәктәп директорлары киңәшмәсендә чыгыш ясадым. Киңәшмәдән соң эш бүлмәсенә кайтып, директорлар өчен әзерләгән китапчык һәм башка күрсәтмәлекләрне биреп утырам. Шулчак эре генә гәүдәле җитәкчеләр арасына берәү кереп кысылды һәм:
– Сезме ул Хәкимова? Әтиеңнең исеме ничек? Кайсы авылдан ул? Исәнме? Сугышта булдымы? Кем булып эшләде? Туганнары бар идеме, исемнәрен беләсеңме? Әниең исәнме? Туганнарың кайларда? Абыең ни исемле? Кайда эшли? – дип сорау арты сорау яудыра башлады. Соңгы соравына:
– Күрше районда милициядә начальник урынбасары, – диюемә, мизгел эчендә мыштым гына юкка чыкты бу. Тезелеп торган директорлар да, үзем дә әллә-ни игътибар итмәдек. Шулай да кайткач, әнигә әйтергә булдым.
– Бу – шул кеше, – диде әни, – кечерәк буйлы, ябык, йөзендә, күзендә зәгыйфьлек бар, бер ягына янтаеп йөри, бик матурлардан түгел. Кызганыч, очраша алмадылар, – диде әни, НКВДга хат язып, әтине халык дошманы итеп сурәтләгән адәм турында.
Мәгариф бүлегендә дус, тату, киңәшләшеп эшләдек, тикшерүләрдән соң укытучылар, мәктәп тормышы турында даими язып тордым. Язмаларым барысы да район газетасында басыла барды. Күләгәдә яшәгән шактый гына укытучыларны тартып чыгардым. Директор, колхоз, авыл Советы җитәкчеләренең хатыннарына гына атказанган исеме бирергә димәгән бит! Яза торгач, кайбер конкурсларда җиңүче дә булгач, район газетасы редакциясендә үз кеше идем инде һәм редактор Тәлгать Нурзадә улы Мостафин мине эшкә чакырды.
Журналист буларак, авылларда күп йөрдем. Әтинең туган авылында булганда әлеге бәндә турында күп мәгълүмат тупладым. Кыскасы, әлеге директорлар киңәшмәсеннән кайтуга, җыенып, ике кызын да, хатынын да алып, бары бер генә машинага әйберләрен төяп, юкка чыккан ул мәктәп директоры. Төн уртасында. Сөйләүләренә караганда, әлеге бәндәдән шикләнүчеләр булган.
Йә, әтине халык дошманы булуда, аттыруга хөкем итүдә Сталинның ни катнашы бар?!
Әтием исемен үзгәртеп башка районда яшәп ала, эшкә урнаша. Эзлиләр, әлбәттә. Бу хакта әти соңрак белә.
Биектау район комиссариатыннан армиягә алына. Бу дөньяга без киләсе булып, Аллаһ саклагач, әти Бөек Ватан сугышының беренче көненнән алып фронтта йөреп, 1947нче елга кадәр хәрби хезмәт үтәп, исән-сау кайта.
Еллар тынычланып, эшләр бераз тәртипкә салынгач та, әти хатлар язып үзен коткарган мылтыклы хәрбине эзләтә. Ике тапкыр Мәскәүгә барып кайта. Әнинең әйтүенә караганда, өченче баруында теге кешенең исемен-фамилиясен таба.
– Яман җәзалап, атып үтергәннәр! – дип, төсе-бите агарынып кайтты әтиегез. Туганнарын да таба алмады, – диде әни.
Ә әтине кем әләкләгән?
ҮЗЕН ҮЗЕ КОТКАРГАН
Эшкә әдәби хезмәткәр итеп алсалар да, бераздан авыл һәм мәктәпләр тормышы бүлеге мөдире идем инде. 24 ел буена районда мин аяк басмаган басу, ферма, машина-трактор паркы калмады. Дөрес, бер кеше генә яши торган бер авыл калды үзе. Аңа да барырга чыккан көндә язгы ташу булып, ул авылга ни машина белән, ни җәяүләп керә алмадык. Башлангыч мәктәпләр генә 50дән артык, сигез еллыклар 20ләп, урта мәктәпләр – 17. Һәрберсендә мин үз кеше идем. Рәхәтләнеп эшләдем, аралаштым, төгәл, дөрес һәм гади итеп язарга тырыштым. Район буйлап җәяүләп танышуымда редакция шоферының роле аеруча зур. Арчаны чыгуга, чатта туктый да:
– Ул авылның кайда икәнен беләсең. Машина йөреп тора. Биш туларга 15 минутта шушы урында очрашырбыз, – дип, машинага утырып юкка чыга.
Җитәкчеләр белән еш һәм якыннан аралашабыз. Район советы башкарма комитетында бүлек җитәкчесе Нури улы Гани гаҗәп тыйнак, аз сүзле, гадел җитәкче иде. Менә хәзер дә ул сөйли, ул тасвирлаган тау бите, борылмалы сукмак күз алдында. 1937нче еллар бу. Гани Нури улы яшәгән авылда бер-бер артлы кешеләр юкка чыга башлый. Укымышлы, тәртипле, аек тормыш итүчеләр. Авыл халкы куркуга төшә: әлеге кешеләр укытучы, мулла, коммунист – кичтән повестка алалар, иртән иртүк – Арчага – район үзәге, НКВДга. Һәм... кайтмыйлар. «Авылда әләкче бар!» Ганинең яшь чагы, комсомол секретаре, тәвәккәлләп, бу кешенең эзенә төшәргә, авылдашларны сакларга кирәклегенә үзен җаваплы тоя егет.
Кичен яшьләр уку йорты-клубка җыелгач, кызып-кызып уен уйнаганда сиздерми генә чыгып агачлар арасына сыена. Килә бит берәү аксый-туксый тәрәзә артына. Тәрәзәләрнең барысын да тикшереп чыга. Сыек кына төшкән яктылыктан озаграк йөргән саен кемлеген аерым-ачык таный тегене Гани. Әкәмәт! Кинәт кенә тавыш тынсыз юкка да чыга. Әйтерсең, кемдер куа аны.
Йокы алмый Ганине. Караңгылы-яктылыда, өйдәгеләргә сиздерми генә киенеп, юлга җыена һәм тау уртасындагы елгачык ярына сыена. Сукмак читенә үк, астан менүчегә күренмәслек итеп шактый утыра. Таң яктысы сизелә башлый. Мышнаган тавышка сискәнеп, уяулыгын арттыра, посыбрак утыра ул. Менә бит таудан берәү бара! Үзе ашыга-кабалана, үзе мышный. Үткәреп җибәрә аны Гани, кичәге кеше икәненә тәмам инангач, берничә адымда куып, каршысына чыга һәм:
– Ә-һә, эләктеңме әләкче! Менә монысы – бу абый өчен? Бусы – укытучым өчен! Монысы – теге абый өчен! – дип йодрыклары белән яңаклый куркак-әләкчене.
Егылып – елап-ялварып ялына әләкче, «әйе, мин әйттем, әле тагын әйтеп торырга куштылар. Үтермә, кешегә әйтмә, энем, башка йөрмәм!» дип ялына.
Бик вакытлы кузгалган Гани. Әлеге кара исемлектә авылның комсомол – яшьләр җитәкчесе – Нуриев Гани үзе дә була.
ИКЕСЕН ДӘ АТКАННАР
... Зәки улы Азатның сөйләвен бераз кыскартып сүзгә-сүз җиткерәм.
Наданлыкны бетерүдә, күмәкләшү эшләрендә актив катнашкан, оештыру чараларын башлап йөргән укытучы Зәки көндезләрен мәктәптә укучыларны укырга-язарга өйрәтә, барлык фәннәрдән белем бирә. Ә кичләрен уку йортында өлкәннәрне укыта. Озын өстәл тирәли эскәмияләрдә тезелешеп утырган авылдашлар ихластан укырга, хәреф язарга өйрәнәләр. Гадәттәге бер кичтә шулай тыныч кына укып утырганда бер авылдашы шаулап кереп, өстәл тирәли йөри башлый һәм:
– Нәрсә, шул хәерченең авызына карап утырасыз. Кайтып китегез, таралыгыз, – дип тавыш чыгара.
Зәки дәшми, авылдашлары да селкенми. Чыгып китә дә, бераздан тагын берничә ир-ат белән кереп, укып утыручыларга кагылып үтәләр, таралырга кушалар, авыр сүзләр әйтәләр, теге бәндә яный башлый.
Зәки тыныч кына:
– Мине хөкүмәт куйды. Начар эш эшләмим. Иртәгә районга әйтәм, – ди.
– Куркытма мине, – дип җикеренә ир, – Күп укыттың инде. Җитәр. Үзеңнең дә гомерең күп калмады, – дип ычкындыра теге, кызган баштан.
Һәм, чыннан да, Азатларның ятимлек көннәренә күп калмаган була. Ә алар җиде бала.
Зәкинең башын ашарга теләгән авылдашлары явыз максатларына ирешә. Бу вакыйгада да татар башын татар ашый.
Берничә көннән дәрестән Зәкине чакырып алалар. Озак керми торгач, балалар йөгерешеп урамга чыга. Бу вакытта укытучының кулларын бәйләп ат арбасына утырткан булалар.
– Мин озак тормам, балалар, кайтырмын. Курыкмагыз. Минем гаебем юк, балалар, – дип әйтеп өлгерә Зәки. Җигүле ат чаптырып китеп бара. Гөберчәктән килүче атлылар арбасында язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең әтисе дә була. Аларны Зәки белән икесен дә бер үк көндә аталар.
Озакламый «халык дошманы» Зәкинең балаларын, хатынын җәберли башлыйлар. Азатның үз сүзләре:
– Басудан эштән төшке ашка кайтып киләбез. Авыл уртасында халык җыелган. Беренче очраган кешедән ни булуын сорыйбыз. «Анда синең әниеңне кыйныйлар» дигәч таудан йөгереп төштем, кешеләр арасыннан үтеп карасам, әни чирәмдә ята. Авыл Советы рәисе «шул кирәк сиңа, халык дошманы!» дип күн итекләре белән әнинең башына, аркасына типкәли. Әнинең яулыгы читтә, чәчләре тузган. Мин жәлләп әнинең өстенә яттым. «Алыгыз бу хәерчене», дип кычкырды рәис. Мин әнидән кулларымны алмадым. Ә бит авыл Советы рәисе хатын-кыз! – дип сөйли 60 яшьлек Азат күз яшьләренә буылып. Үзбәкстанга чыгып китә гаилә. Бакча тулы өлгергән бәрәңге кала.
Йә, җиде баласын ятим, хатынын ялгыз калдырырлык, авылдашларына, халыкка дошман булырлык нәрсә эшләгән Зәки? Шул чорның иң укымышлыларының берсе Мөхәммәт Мәһдиевның әтисенең дә бары яхшы гамәлләрен генә сөйли авылдашлары. Аның да кара дошманнары үз авылыннан ләбаса!
Балаларны, өлкәннәрне, хәреф танырга, исәп-хисапка, тормыш алып бару серләренә армый-талмый өйрәткән, авылның киләчәгенә гыйлем нигезләрен салган шул чорда бердәнбер алыштыргысыз укымышлы Зәкинең Аллаһ каршында яисә халкы каршында ни гаебе булган соң?!
Сорау: Зәки, Гани һәм танылган язучыбызның әтисе, безнең әти кемгә, ничек комачаулаган соң?
Ул кара исемлекләрне Сталин төземәгән бит! Иң аянычлысы шул: татар башын татар әле дә ашый...
УЯН, ТАТАРЫМ!
Мин, халкыбыз зыялыларының бер вәкиле буларак болай дим: бөтен дөньяда цивилизация чәчәк аткан чорда чордашларымның бик күбесе үзенең наданлыгын аңламас дәрәҗәдә надан! Ашау өчен генә яшәүчегә тагын нәрсә аңлатырга! Юкса, яшәү өчен ашарга иде! 40 яшьләрдәге бер авылдашым:
– Торырга өем бар. Абзарда үгез, идән астында бәрәңге. Бүтән нәрсә кирәкми миңа! – дигәч, сүзсез калдым.
Нәрсәдер аңлата башлар өчен бу безнең чор татарын яңадан тудырырга кирәк! Ә алар биш тиен көмеш өчен илен дә, әнисен, авыл халкын да сата! Сата да! Ә баксаң, күпме саттык һәм күпме сатылдык инде? Кайнар сайлауларда адашкан көннәрне хәтерләгез.
Юк сәбәпләр табып, нахакка утыртылган элеккеге военком Борһанов Алмаз Әгъзам улының бүгенге җан газабы да әнә шундый буш башлы, мәкерле, үчле, хөсетле, куркаклар, кеше кулы белән утлы күмер тотучылар эше түгелме икән? Черек башларны гыйбрәт өчен сакласа, Исхакый, Тукай, әти кебекләрнең алыштыргысыз гыйлем, алтыннардан кыйммәт башларын якты киләчәк, укымышлы яшьләр үстерү, яктылык тарату өчен саклый ул Аллаһ. Алмаз башларын да сакласа иде.
Көчсез, куркак, булдыксыз, уйламыйча баш июче җитәкчеләрне, хөсетле, мәкерле ялганчыларны, әлеге мисаллардагы кебек, замана чире ясый, үстерә. Алар ясалып тора.
УТЛЫ КҮМЕР ТОТУЧЫЛАР
Җәйге кич. Авылның тын чагы. Көтү кайткан, маллар урнашкан, чыпчык күрсәләр дә олы гауга куптарган казларның да тавышы ишетелми. Читән капкадан чыгуга, чишмәнең гөрләве, көмеш тамчыларның сикерешүе, салкынча йомшак җил, табигатьнең мәңгелек яме күңелне күтәрә. Нәкъ шул чакта чат башында туктаган машинадан яшь кенә ир чыгып сукмактан миңа таба килә башлады. Бу сукмак безнеке генә булганлыктан, туктап көтеп алдым.
– Сез укытучы Нурия апа бит. Сезнең ярдәм кирәк безгә. Ышанычлы кешебез дип сезне күрсәттеләр, – диде ул. Тавышында сорау белән бер үк вакытта боеру аһәңе да яңгырады.
– Тыңлыйм, – дидем.
– Менә сезгә акча. Хәзер бергә барган өйгә кереп, безгә аракы алып чыгып бирегез. Ничәне бирә, шулкадәр алыгыз. Сдача үзегезгә калсын.
– Аннары?
– Аннары калганын үзебез карыйбыз. Үзебез белән алып китәбез, штраф салабыз.
– Аннары?
– Нәрсә аңлашылмый?
– Бу нәрсә дип атала, беләсезме?
– Ярдәмегезне буш калдырмыйбыз. Кайтуга җитәкчелеккә җиткерәбез.
– Тыңлагыз әле. Беренчедән, алар миңа ул әйберне бирмәячәк. Минем эчмәгәнне беләләр. Икенчедән, андый аракыны кем сата? Тормыш алып барырга, башкалар кебек яшәрлек акча җитми аңа. Түбә ябарга, абзар салырга, мотоцикл алырга, балаларга кием-салым. Өченчедән, сезнең кулда закон. Кем ясый ул аракыны? Ярты авыл егылып эчә бит шуны. Менә шушы чишмә янында утырып, йә баскан килеш шешәсеннән үк авызына коя, чишмә суы белән закусить итә дә, шешәсен шушында ук ташлап калдыра. Менә – менә бөкеләр шулардан. Үткән ял көнне генә инеш буеннан нәкъ бер капчык шешә һәм одеколон шешәләрен җыйдым. Сез һәм без генә тыя алмыйбыз бу эшне. Өстәгеләр эше бу. Кайчакта уйлап куям: эчкечеләрне бетерү, халыкны киметү өчен махсус планлаштырылган чара түгелме икән, дим. Югыйсә, бик гади эш бит. Ә авыл хезмәтен нигездә әнә шушы исерекләр алып бара. Колхозны дим. Кыскасы, мин бер кая да бармыйм, – дидем дә, йөгереп төшеп чиләкне чишмә авызына куйдым. Егет кузгалмаган иде әле.
– Мин авылдашларны сатмыйм! – дип кычкырдым. Ул миңа таба төшә башлады. – Авылдашларымны сатмыйм мин! – дип тагын да көчлерәк итеп кычкырдым. Тавышым инеш буеннан Казансу ярларын, киң болынны айкап яңадан үз яныма кайтты һәм чишмә түбәсе кыегындагы көмеш ярымайга кунды. Минем тавышка әни чыгып баскан. Аңлаттым.
– Безнең заман кире кайтамы әллә? Кеше кулы белән утлы күмер тотмакчылар. Үзләре эшләсен, – диде әни, мине хуплап.
Өйгә кергәч, тире иләүчеләр вакыйгасын искә төшердек. Ул чактагы тапкырлыгыма әле дә аптырыйм. Миңа тире иләүчене чакырып чыгарырга куштылар.
*Эшчәнлеге Русиядә тыелган
Нурия ХӘКИМОВА,
Арча районы Казанбаш авылы
Комментарии