Ярминкәнең рәте киткән, диләр...

Ярминкәнең рәте киткән, диләр...

«Мин – Илнур Зарипов, үзем һәм Нагорный бистәсендә яшәүче Нотфулла Зиннәтуллин исеменнән шалтыратам. Без Казан шәһәренең Дәрвишләр бистәсендә оештырылган ярминкәгә барган идек. Быел аның рәте киткән икән бит әле. Бер кызыксындырырлык әйбер юк анда. Бәяләр кыйбат, хәтта кибетләрдәгегә караганда да...

Бәрәңге буенча сораулар туды. Быел аның уңышы начар булмады, дип беләбез. Шулай булса да, хакы әллә нәрсә төшми, килограммын 17-18 сумга саталар. Сыйфаты да бик яхшы түгел, черекләре бар. Кибеттә 20-21 сумга яхшыларын гына сайлап алырга мөмкин бит.

Тагын балык турында әйтер идем. Аның хакы ярминкәдә бервакытта да төшкәне юк, иттән кыйммәт йөри. Үзебезнең суда тоткан балык бит ул. Ә тарттырылган фураж быел ярминкәдә бөтенләй юк. Элек көрпәгә хәтле була иде.

Гомумән, башка әйберләрнең хакы – ит, сөт, майларныкы да югары. Чама дигән әйбер бар бит. Кибетләрдәге бәяләрдән дә кыйбатрак булгач, нәрсәгә кирәк ул ярминкәләр?..»

Редакциягә менә шундый эчтәлектәге мөрәҗәгать белән Тауөсте бистәсеннән Илнур Зарипов исемле укучыбыз шалтыратты. Дөресен әйтик, күпме ярминкәләрдә булып, халыктан сорашканда, моңарчы һәрвакыт бары тик уңай җаваплар, оештыручыларга, товарларын төяп килгән аграрчыларга рәхмәт сүзләре генә ишетә идек. Ә бу шалтырату гаҗәпләндерде һәм берникадәр сагайтты да. Дөрестән дә, Илнур Зарипов әйткәнчә, ярминкәләрнең рәте китә башладымы икәнни соң? Быелгы көзге ярминкәләр старт алганда да үзебез чыгып, барысын күреп, бәяләрне чагыштырып, товарларның сыйфатын тикшереп кайткан идек бит. Барысы да яхшы иде. Ул турыда «Безнең гәҗит»нең 14нче сентябрь (№36, 2022) санында «Писүкнең – баллысы, сөтнең – майлысы, товарның – арзанлысы...» дигән мәкаләдә бәян иттек. Ә хәзер хәл үзгәргәнме икән? Янәдән товар хакларын чагыштырып карау, сыйфатына күз салу өчен шимбә көнне ярминкәгә юнәлдек. Бу юлы нәкъ Илнур Зарипов телгә алганына – Дәрвишләр бистәсендә уза торганына бардык.

Гадәттә, ярмирнкәләрдә сату-алу иртәнге сәгать бишләрдән үк башлана һәм сәгать тугызларга чаклы сәүдәнең иң кызу вакыты дәвам итә. Тугызлардан соң инде халык та кими, ярминкәгә алып килгән кайбер товарлар да сатылып бетә. Без махсус сәгать иртәнге сигез тулганда килдек анда. Максатыбыз – товарлар җитәрлек күләмдә алып киленгәнме, иртәрәк сатылып бетмиме, шуны да ачыклау иде.

Ярмикәдә әле халыкның күп булуы әллә кайдан сизелеп тора. Зур сумкалар тоткан, кул арбалары тартып баручылар, халык ташкыны арасында юл ярып, үз юнәлешләрендә агыла. Ярминкә мәйданчыгы кырыеннан уза торган Липатов урамы юлының аръягында бәрәңге, яшелчәләр төяп килгән йөк машиналары тезелешеп киткән. Без дә танышуны шул яктан башладык.

Яшелчәче фермер Нәфил Гатауллин

Рәт башында капчык-капчык товарларын җирдәге такталар өстенә өеп куйган берничә сатучы каршы алды. Болары продукцияне үзләре җитештерүчеләр түгел, ә алыпсатарлар икән. Нигездә, алар Урта Азия вәкилләре. Әйтүләренә караганда, бәрәңге һәм кәбестә, кишер, кызыл чөгендер кебек яшелчәләрне Марий Иленнән, Чуваш республикасыннан, суганны Волгоград өлкәсеннән алып кайталар. Бәяләренә килгәндә, кыйммәтрәк. Мисал өчен, кәбестәнең килограммын 18, бәрәңгене – 18-20, кишерне – 22-24, суганны – 24 сумнан саталар. Ә алга таба Газель һәм Камаз машиналары белән үзебезнең товар җитештерүчеләр тезелеп киткән. Аларда бер килограмм бәрәңге – 17-18, кәбестә – 13, кызыл чөгендер – 15, кишер – 18, суган – 22, кабак – 20 сум тора. Кыскасы, халык кыш өчен күпләп алырга гадәтләнгән «борщ җыелмасы» яшелчәләре бик мулдан тәкъдим ителгән ярминкәдә. Арча районының «Кырлай» агрофирмасы вәкиле әйтүенчә, бәрәңгене генә дә 12 ноктада саталар. Шуңа бирегә начар сыйфатлы бәрәңге алып килеп булмый һәм бәясен дә арттыра алмыйбыз, көндәшлек зур, ди ул.

Умартачы Рузалия Ибраһимова (сулда)

Дөрестән дә, товарларның сыйфатын игътибар белән карап чыктык, тик начар дип әйтерлеген тапмадык. Бәрәңге һәм яшелчәләрне ярминкәгә күбрәк күләмдә алып килүче «Кырлай», «Нармонка» агрофирмаларыныкы да, башка фермерларныкы да «шалкан кебек» иде. Бәрәңгеләр чистартылган, эресе-вагы аерып, махсус сеткаларга тутырылган. Кәбестәләр дә ялт итеп тора. Шул чаклы бәрәңге арасында берничә череге булырга мөкиндер инде ул. Әмма, безгә зарланган Илнур Зарипов әйткәнчә үк начар сыйфатлыны күрмәдек. Алгарак китеп булса да, искәртик: бәрәңге сыйфатын һәм бәясен чагыштырып, берничә популяр сәүдә челтәрләре кибетләренә дә кереп карадык. Аларда иң арзан бәрәңгенең килограммы 21 сум тора иде. Тик аның сыйфаты шул кадәр начар, кайсы – черек, кайсы – яшел. Аралап тутырсаң да, яхшысын таба торган түгел. Ә сыйфатлырак бәрәңгенең килограммы 30 сумнан югарырак. Бер төрле кызыл бәрәңге, хәтта, 60 сум тора иде. 2-3әр килограммлы сеткаларга тутырылганнары да бар. Алары да арзан түгел, бер сетка – 75 сум! Шулай булгач, ярминкәләрдә бәрңге начар һәм кыйммәт дип әйтү урынлымы икән?

– Без иң яхшыларын, эреләрен аерып тутырып, килограммын 20 сумнан да сатабыз, – ди Арча районы фермеры Нәфил Гатауллин. – Үстерүчеләр өчен быелгы бәяләр, тешне кысып, ярыйсы диярлек. Аның бит җитештерү чыгымнары арта. Ә сату хаклары узган елгыдан түбәнрәк. Менә бәрәңге комбайны алырга туры килде. Соңгы елда аның хакы 2 тапкырга кыйммәтләнде бит. Запас частьләр белән дә шул ук хәл. Ә утырту өчен орлык хакын карагыз, «Королева Анна» дигән элита сортның килограммын 65 сумнан сатып алдык.

Тагын бер мисал: узган елда яшелчә алуда эшләүчеләргә көнгә 800 сум түли идек. Быел – 1500 сумга чаклы бирергә туры килә. Әле алай да эшчеләрне көчкә табабыз. Хәзер бит, элеккеге кебек, мәктәп балаларын да эшләтергә ярамый. Шуңа күрә, яшелчә үстерүчеләр өчен бу сату хаклары бик яхшы димәс идем. Бигрәк тә кәбестә бәясе – килограммы 13 сум гына булу безгә файдалы түгел. Ярминкәгә алып китереп җиткергәнче, кимендә биш тапкыр кул аша уза бит ул. Эше ничаклы! Ә безнең продукцияләрнең сыйфаты бик яхшы. Агу-химикатларны кулланмаска тырышып, тирес, органик ашламалар белән генә үстерәбез...

Ашаган белми, тураган белә, ди бит халык. Үстерүчеләр белән аралашканнан соң, ярминкәдәге бәрәңге, яшелчә бәяләренең, Илнур Зарипов әйткәнчә, ни дәрәҗәдә «кыйммәт» булуы аңлашыла төшә. «Безнең гәҗит»нең узган атнадагы (№41, 2022) санында «Бәрәңге, яшелчәләргә тагын кытлык булмасмы?..» дигән язмада әлеге мәсьәләгә «Нармонка» агрофирмасы мисалында тукталган идек инде.

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярминкәләрдәге һәм башка сәүдә челтәрләрендәге азык-төлек бәяләрен даими күзәтеп бара. Әлеге вдомствоның октябь ае уртасына булган мәгълүматларына караганда, ярминкәләрдә кәбестә – 22, кишер, бәрәңге – 28, кызыл чөгендер – 38 процентка арзанрак.

Гомумән, ярминкәдәге башка төр товарларның хаклары да кибеттәгедән кыйммәтрәк, дигән фикерне расларлык дәлил тапмадык без. Мисал өчен, сыер итенең килограммы 460-490, сарык ите – 550-600 сумнан сатыла иде. Кибеттәгегә караганда уртача 5-8 процентка арзанрак, дигән сүз. Әлбәттә, шундый ук яхшы сыйфатлысы күздә тотыла. Начарын кибеттә дә арзангарак табып була, анысы.

Тагын тавык йомыркасының дистәсе ярминкәдә 23, югары сортлы он – 33 процентка арзанрак торуын күрдек. Халык «баллырак» дип бәяләгән писүк бәясе дә артмаган, әле дә килограммы 60 сум тора. Ни гаҗәп, сентябрь аендагы сыман аңа чират та юк иде. Иртән 3 тонна төялгән бер машина писүкне сатып бетердек инде, монысы – икенче машина, дип аңлатты «Буа шикәре» җәмгыяте вәкиле.

Ә менә янәшәдәге «Шәмәрдән прәннекләре» сәүдә ноктасында чират күренде. Халык аңлатуынча, анда сатыла торган кондитер ризыклары хакы да шактыйга арзанрак икән.

Ярминкәдә йөри торгач, иртәнге сәгать тугызлар тулып китте. Шул вакытларда берничә тапкыр халыкның сәүдә нокталарында авыл сөте сораганнарын ишетергә туры килде. Без дә эзләп карадык, ләкин инде сөт сатылып беткән булып чыкты. Аграр министрлыкның Дәрвишләр бистәсе ярминкәсен оештыруга җаваплы итеп билгеләнгән вәкиле Наил Алиуллов сүзләренә караганда, авыл сөте атна саен ике ноктада бер мең литр күләмендә сатыла икән.

– Аны тиз алып бетерәләр шул, алдагы ярминкәләргә күбрәк алып килергә кирәк булыр, – дип, үзенә шәрехләп куйды ул. Алалардыр шул, бер литр сөт нибары 40 сумнан бит! Ә кибеттә ярты литры 60 тәңкәдән кыйммәтрәк тора. Авылдан килгәне сыйфатлырак, майлырак та әле...

Илнур Зарипов балык турында да зарланган иде бит. Без аңа да игътибар иттек. Ярминкәдә балык сату урыннары берничә иде. Ләкин нәкъ менә үзебезнең суларда тотылганнары бер генә урында сатылды. Шулай да, чират юк иде анда.

– Чулман, Идел елгаларынннан тоттык. Сигез төрле балык монда, ярминкәгә барлыгы 500 килограмм алып килдек, – дип сөйләде Спасс районы балыкчылар бригадасы вәкиле. Ә бәяләре, балыкның төренә карап, килограммы 110 сумнан 280 сумга чаклы иде.

– Ярминкәдәге хакларны ничек кыйммәт дип әйтеп булсын? Менә балның өч литрын 2009нчы елдан бирле һаман 1500 сумнан сатабыз. Шул вакыттан умартачы чыгымнары өчәр тапкырга артты. Хезмәте дә бик күп куела! Без күчмә ысул белән, корт ояларын Газель машинасына төяп, көнбагыш балы өчен Самарага чаклы барабыз. Карабодай балын Әлки, Спасс якларыннан җыябыз, юкә балы өчен Марийга чыгып чабабыз. Ирем Илшат белән җәй буе кайтып кергән юк. Ә умарталыгыбыз Арча районының Бимәр авылында, – дип, умартачы мәшәкатьләре турында сөйләде Рузалия Ибраһимова. Барлыгы 300 оя умарта асрыйлар икән. Инде дистә ел дәвамында атна саен ярминкәне калдырган юк, ди. Балының сыйфатын белгәнгә күрә, даими клиентлары икеләнмичә алалар, ә моңарчы таныш булмаганнар алдан бераз шикләнеп, кыйммәтсенеп торалар.

Өч литрлы банкадагы сыйфатлы балны 1500 сумга сатканда, ничек кыйммәт булсын инде? «Бал корты кебек тырыш», дип әйтәләр бит әле. Зур хезмәт һәм тырышлык бәрабәренә җыйган балның шулай арзан бәяләнүе өчен бал кортлары алдында оят сыман, билләһи! Ел дәвамында тир түгеп җитештергән сыйфатлы продукцияне ярминкәләрдә чагыштырмача арзан хактан тәкъдим итүче авыл халкы да бал кортларына охшаш кебек бу очракта.

P.S: Укучыбыз Илнур Зарипов тагын ярминкәдә тарттырылган фуражның булмавына да канәгатьсезлек белдерде. Дөрестән дә, аны хәзер аграрчылар ярминкәләргә алып килергә әллә ни теләмиләр икән.

– Онга батып, буялып кына бетәсең. Ә халык: «акбур кушылмаганмы?» – дип теңкәңне корыта, – диләр. Аннан, шәһәр халкы кош-кортына сибәргә, нигездә, ашлыкны тарттырылмаган хәлдә, бөртек килеш ала бит. Ә анысы: бодае, арпасы, арышы – һәммәсе бар ярминкәдә.

Җыйнап әйткәндә, узган шимбәдә Дәрвишләр бистәсе мәйданчыгындагы сәүдә барышын күзәтеп чыккач та, ярминкәләрнең рәте китә, дигән нәтиҗә чыгарырлык фикер тумады бездә. Киресенчә, ярминкәләр гөрли һәм андагы сыйфатлы, чагыштырмача арзанлы товарлар өчен авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтле генә булырлык! «Кунак ашы – кара каршы» түгел бит, шәһәрнең үз товарлары белән районнарда арзанлы ярминкәләр оештырганы юк, һәрчак авыл килә...

Ә шулай да, зарланып шалтыратучы Илнур Зариповка да үпкәләрлек түгел. Бәлки ул сатып алган бәрңге арасында череге күбрәк туры килгәндер. Булмаган кайбер товарлар турында әйтеп, үз тәкъдимен белдергән өчен дә рәхмәт кенә! Шулай бер-беребезне ишетеп, аңлашып яшәгәндә, тормышлар ямьләнә генә бит.

Ярминкәләр буенча тагын кемнәрнеңдер теләк-тәкъдимнәре булса, түбәндәге телефон номеры буенча шалтыратып әйтә аласыз (шалтырату бушлай): 8-800-444-16-70

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии