Бәрәңге, яшелчәләргә тагын кытлык булмасмы?..

Бәрәңге, яшелчәләргә тагын кытлык булмасмы?..

Быелгы җәй кырчылык тармагында уңыш өлгереше өчен шактый ук яхшы булды. Ләкин октябрь ае ул муллыкны җыеп алырга уңай шартлар тудырырга атлыгып тормый кебек әле. Игеннәр коры вакытта суктырылды анысы. Ә менә көньбагыш, кукурузны бөртеккә үстерүчеләргә яңгырлар хәйран комачаулык итә. Шикәр чөгендерен алуда да өстәмә мәшәкатьләр туа.

Октябрьнең яңгырлы көннәре аеруча яшелчәчеләрне битәрли. Һава торышы баштан иркәләми, ди алар. Ачык грунтта үстерелә торган кәбестә, кишер, кызыл чөгендер һәм бәрәңге алуның кызган чоры бит әле. Инде моңарчы да без үзебезне «борщ җыелмасы» яшелчәләре белән җитәрлек күләмдә тәэмин итә алмый идек. Ә яңгырлы һава торышы хәлне тагын да кискенәйтмәсме?

БӘРӘҢГЕ, ЯШЕЛЧӘЛӘРНЕҢ «КАДЕРЕ» ЯНӘ АРТЫР СЫМАН...

Соңгы өч ел күрсәткечләрен чагыштырып караганда, республикада бәрәңге һәм ачык грунтта үстерелә торган «борщ җыелмасы» яшелчәләренең иң мул уңышы 2020нче елда булган. Аграр министрлык мәгълүматлары буенча, ул елда барлыгы 1 миллион 280 мең тонна бәрәңге җитештерелгән. Бу – шәхси хуҗалыкларны да кушып исәпләгәндә. Ә ачык грунтта үстерелгән яшелчәләр 323 мең тонна тәшкил иткән.

Ләкин, хәтерләсәгез, шул чаклы запас та киләсе ел уңышына чаклы җитмәде бит. Үзебездә җитештерелгән продукциягә кытлык туу сәбәпле, 2021нче елның җәендә республикада бәрәңге, кишер, кызыл чөгендер, кәбестә кебек витамин-азыклар кинәт кыйммәтләнгән иде. Бәяләрне төшерү максатыннан Русия Президенты яшелчәләрне БДБ дәүләтләреннән күбрәк кертү чараларын күрергә әмер бирде. Нәтиҗә буларак, Рссельхознадзор мәгълүматларына караганда, Таҗикстаннан безнең илгә кертелгән яшелчәләр күләме, 2020нче елгы белән чагыштырганда 38 процентка, Төрекмәнстаннан – 93 процентка артты. Шулай ук Әрмәнстан, Әзербайҗан, Казахстан һәм Кыргызстан яшелчәләре, җиләк-җимешләре дә Русия базарларына бермә-бер мулрак агылды. БДБ дәүләтләрендә үстерелгән бәрәңге исә, ике тапкырга күбрәк кертелде. Аның буенча аеруча Беларусь республикасы зур активлык күрсәтте. «Батька» бәрәңгесе Русиягә 11 тапкырга күбрәк сатылган», – дип язды «РИА Новости» 2021нче елның июль азагы, август башындагы хәлне тасвирлап...

Инде узган елгы уңышларны карыйк. Республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы былтыр көзен белдергәнчә, барлыгы 830 мең тонна бәрәңге һәм ачык грунтта 240 мең тонна яшелчә үстерелгән иде. Күрсәткечләр 2020нче елныкы белән чагыштырганда 450 һәм 83 мең тоннага кимрәк. Ә 2020нче ел уңышы җитәрлек күләмдә булмауны искәрттек инде. Былтыргы тагын да азрак муллыкның нәтиҗәсен узган кыш дәвамында ук сиздек. Дөрес, киштәләр бәрәңге һәм яшелчәдән бушап тормады. Әмма хаклары нык тешли торган булды. Бәрәңгенең килограммын 60-80 сумга, кәбестәнекен 100әр тәңкәгә сатып ала башласаң, кадерен белерсең.

Ә быелгы уңыш күрсәткечләре нинди фараз ясарга мөмкинлек бирә соң?

– Республикада яшелчәләргә кытлык ел саен азмы-күпме була иде. Быел да бераз көтелә. Чама белән алганда, ихтыяҗның каядыр 75-80 процентын үзебезнең продукцияләр белән каплыйбыз. Шәхси хуҗалыкларны да кушып исәпләгәндә, 800 мең тоннадан артыграк бәрәңге, 260 мең тонна тирәсе яшелчә булырына өметләнәбез, – ди Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе Ирек Садыйков. Димәк быел бәрәңге тагын да азрак булачак. Яшелчәләр дә әллә ни артык түгел. Республикада «борщ җыелмасы» яшелчәләренә еллык ихтыяҗ 330 мең тонна күләмендә булуны искә алганда, кыш уртасында, язга таба әлеге продукцияләрнең кадере янә артыр дигән нәтиҗә ясала инде.

«Нармонка»да яшелчәләрне кышкы саклауга урнаштыру эше бара

Бер яктан, елы да уңышлы булды кебек, тик бәрәңге, яшелчәләр быел да сизелерлек артык җитештерелми. Моның сәбәбен экспертлар, беренче чиратта, аларны утырту мәйданнарының кимүе белән аңлата. Росстат мәгълүматлары буенча, 1996нчы елда чәчү әйләнеше структурасында бәрәңге мәйданнары 3,3 процент булса, 2020нче елда ул 1,5 процент кына тәшкил иткән. Бу – якынча 280 мең гектар дигән сүз. Ачык грунтта яшелчә үстерү мәйданнары да 2,2 процентка азайган. Авыл хуҗалыгында хисап алу нәтиҗәләренә караганда, Татарстанда соңгы 5 елда бәрәңге һәм яшелчә мәйданнары 11-12 процентка кимегән.

Бәрәңгечеләр берлегендә дә, аны үстерү мәйданнарының соңгы 4-5 елда якынча 10 мең гектарга кимүен ассызыклыйлар. Дөрестән дә, теләсә кайсы авылга күз салуга ук, чынбарлыктагы хәлне чамаларга була. Авыл кешесе бакчасында бәрәңгене елдан-ел азрак утырта. Гомумән, аның авылларда яшәүчеләре дә һаман кими инде.

Табышлылыгын югалта барган бәрәңге, яшелчәләр үстерү моңарчы аграр оешмаларга да әллә ни кызыклы булмады. Әйткәнебезчә, соңгы ике-өч елда хаклары чагыштырмача артса да, ташланып барган тармакны тиз арада гына торгызу мөмкин түгел шул инде. Аграр министрлык бәрәңге һәм яшелчә мәйданнарын 10 процентка арттыручы хуҗалыкларга субсидияне дә быелдан күбрәк бирү турында игълан итте дә бит. Тик, нәтиҗәләр күрсәткәнчә, әлегә күрсәтелә торган ярдәмнәр генә тиешле кызыксынуны уятып өлгермәгән.

КАЗАН ШӘҺӘРЕНЕҢ ЯШЕЛЧӘ БАКЧАСЫ»

– Тулаем алганда, ел яшелчәчелек өчен дә уңышлы булды. Тик ул муллыкны хәзер югалтуларсыз җыеп алырга кирәк әле. Анысына яңгырлы һава торышы комачау иткәли шул, – ди «Нармонка» агрофирмасы директоры Олег Солягин. – Көн аралаш явып тора бит. Бездә туфрак комлы түгел, шуңа күрә бер явып үтсә, озак җилли. Ә туфрак сыланганда яшелчә алу комбайннары рәтләп эшли алмый: сыйфат начарая, югалтулар арта.

Элек, совет чрында әлеге хуҗалыкны халык телендә «Казан шәһәренең яшелчә бакчасы» дип йөртә торган булганнар. Аннан соңгы дәвердә «Нармонка» агрофирмасында яшелчә мәйданнары берникадәргә кимеде. Казан халкын яшелчә белән тәэмин итүдә тоткан роле дә йомшара төште. Советлар вакытында гөрләп эшләп килгән әллә нинди эре хуҗалыклар таркатылган заманда, «Нармонка»ның яшелчәчелектә позицияләрен югалтуы да гаҗәп хәл буларак кабул ителмәде. Әмма соңгы 4-5 елда агрофирма акрынлап үзенең данлы исемен кире кайтару юнәлешендә эш башлады, дияргә мөмкин. «Татагролизинг» канаты астына күчкәч, шактый уңай үзгәрешләр булган инде анда. Яшелчә үсентеләре җитештерелә торган теплицаларны, иске складларны төзекләндерү, су сиптерү системасын яңарту, авыр кул хезмәтеннән китү, җитештерүне заманча механикалаштыру максатыннан яңа җиһазлар һәм техникалар сатып алу – күп санлы үзгәрешләрнең берничә мисалы гына. Зур чыгымнар сорый торган мисаллар алар. Әйтик, быел «Нармонка» басуында эшли башлаган үзйөрешле бәрәңге алу комбайны гына 50 миллион сумнан артыграк тора икән. Әле аны да дөньядагы соңгы вакыйгаларга бәйле рәвештә чит ил техникасына бәяләр котырынып үскәнче алып калганнар. Хәзер янына якын бара торган түгел, диләр. Шулай ук, өч ел элек заманча кәбестә алу комбайны кайтарган булганнар. Хәзер инде агрофирмада барлык төр яшелчә дә механикалаштырылган, иң яңа төрле комбайннар ярдәмендә алына. Дөрес, барыбер дә кул хезмәтеннән тулысынча китмәгәннәр. Яхшырак саклау өчен, сортына карап кайбер төр кәбестәләрне әлегә кул белән алырга тырышабыз, дип аңлата Олег Солягин.

Быел хуҗалыкта кәбестә уңышы гектардан 650-700 центнер, бәрәңгенеке – 320, кишернеке – 350, кызыл чөгендернеке – 230 центнер тәшкил итә икән. Узган елгыга караганда, уңыш күрсәткечләре 20 процентка югарырак, дигән сүз. Яшелчәләрнең мәйданнарын да быел бераз арттырган булганнар. Нәтиҗәдә, барлыгы 16 мең тоннага якын продукция җыеп алырга планлаштыралар. Тулаем җыем узган елгыдан 30 процент тирәсенә күбрәк көтелә икән. Һәм, искәртелгәнчә, яңгырлар тоткарлык тудырса да, үстергән уңышны салкыннарга чаклы җыеп алырга мөмкинлек бар, дип ышандырдылар «Казанның яшелчә бакчасы»нда.

«НАПОЛЕОН ПЛАННАРЫ» БЕЛӘН ЯШИЛӘР...

Үстергән уңышны вакытында җыеп алу – яшелчәче өчен зур бурыч булса, аны файдалырак итеп сата белү – шулай ук, әһәмиятле эш. Яшелчәне саклауга куеп, мөмкин кадәр соңрак – кыш уртасында яки ахырына таба сатуга чыгарсаң, бәясе югарырак буласы һәркемгә мәгълүм инде. Ләкин бөтен яшелчәче дә, табыш артыннан куып, ала эшли алмый. Чөнки ул уңышны үстерү өчен алган кредитларны түләргә, көндәлек чыгымнарны капларга әйләнештә акча булу шарт. Аннан, бөтен хуҗалыклар җитештергән продукцияләрен саклауга куйса, хәзерге вакыт аралыгында халык яшелчәләрне кайдан алырга тиеш була? Сәүдә киштәләрендә алар кими икән, хаклары өскә сикерәсен көт тә тор! Шуңа яшелчәчеләр социаль бурычны да үтәүче буларак, халыкны арзанлы продукция белән тәэмин итүдә мөһим роль уйный.

«Нармонка» агрофирмасында да үстергән продукцияләрен инде җәй азагыннан сата башлаганнар. Алдан иртә өлгерә торган кәбестә, бәрәңге озатылган кибет-базарларга. Хәзерге вакытта халыкка кышын саклау өчен үстерелгән яшелчәләр тәкъдим ителә. Агрофирма директоры сүзләренчә, бюджет оешмалары белән тыгыз элемтәдә эшлиләр икән. Җәзаларны үтәтү федераль хезмәте идарәсе оешмалары, Казанның азык-төлек һәм социаль туклану департаменты, нигездә, «Нармонка» басуларында үскән яшелчәләр белән тәэмин ителә. Балалар бакчалары, мәктәпләр һәм хастаханәләр кебек башкаладагы меңнән артык бюджет оешмалары әлеге департаментка караганны искә алганда, дөрестән дә, агрофирманы хәзер янәдән Казан шәһәренең яшелчә бакчасы дияргә мөмкин. Болардан тыш, «Нармонка» хуҗалыгы атна саен үткәрелә торган ярминкәләрдә катнашып, Казан шәһәренең ун мәйданчыгында үз продукцияләрен тәкъдим итә.

Сату хакларына килгәндә, алар ярыйсы, дип, тыйнак кына бәяли яшелчәчеләр.

– Бәрәңгенең килограммын 18 сумнан сатабыз, ә үзкыйммәте 9 сум 50 тиенгә төште. Кәбестә белән әлегә кыенрак: үзкыйммәте 6 сум 50 тиен чамасы, ә күпләп сатканда 7-8 сумнан җибәрәбез, – ди «Нармонка» агрофирмасының инвесторы – «Татагролизинг» җәмгыяте генераль директоры Азат Җиһаншин. Бу исәпләүгә барлык инвестиция чыгымнары да кермәгән әле. Ә алар гаять зур. Шушы өч елда гына да агрофирмада заманча яшелчә саклагычлар төзү, техника-технологияләр белән тәэмин итү өчен 1,6 миллиард сумлык инвестиция кертү планлаштырылган икән. Нәтиҗәдә 44 мең тонна яшелчә сыйдырышлы өр-яңа саклау комплексы төзеләчәк. Аның беренче этабын – кырдан кайткан продукцияне кабул итү цехын һәм 6 мең тонна яшелчәгә исәпләнгән саклагычны быел төзеп бетерергә дә ниятлиләр инде.

– Ул хәтле суммада проектны үзебез генә башкара алмас идек. Рәхмәт, авыр чор булуга карамастан, республика җитәкчелеге зур ярдәм күрсәтә. Барлык чыгымнарның 30 проценты дәүләт субсидиясе булачак. Шушы төзелеш-яңарышлар нәтиҗәсендә без өч елдан соң «Нармонка» агрофирмасында 50 мең тонна яшелчә үстереп сата башларга планлаштырабыз. Ә 5 елдан җитештерү күрсәткечләрен 70 мең тоннага җиткерү максаты куела, – дип, Азат Җиһаншин уй-ниятләре белән таныштырды. Димәк, агрофирманың яшелчәчелектәге җитештерүчәнлеге ким дигәндә 4 тапкырга артачак. Аеруча бәрәңге үстерүгә игътибарны көчәйтү күздә тотыла икән. Аның мәйданнарын хәзерге 200 гектардан 800гә җиткерү палнлаштырылган. Һәм шунысы да мөһим: «Нармонка»да барлык яшелчәләр сугарулы мәйданнарда үстерелә башлаячак. Ул максат өчен су сиптерү системасын да ике тапкырга киңәйтү күздә тотыла.

Әлбәттә, биниһая зур, кем әйтмешли, Наполеон планнары бу! Тормышка ашырырга язсын, дип теләргә генә кала. Ул очракта республиканы бәрәңге һәм яшелчәләр белән тәэмин итүдә кытлык та тумый башлар, бәлки...

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Лаеш – Казан

Комментарии