Спас районы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Хәмидуллин: «Бирешергә исәп юк, әмма...»

Спас районы крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Дамир Хәмидуллин: «Бирешергә исәп юк, әмма...»

Яңгыр дигәнең иртә таңнан ара-тирә генә сибәләп алган кебек булса да, урыны белән шактый койган икән. Спас районы Иске Рәҗәп авылы кырларын күргәч, күңелгә «мондый хәл урып-җыю барышын тоткарлыйдыр инде», дигән уйлар килгән иде. Соңгы вакытларда яңгырга сусаган башка культураларга анысы да бик кирәк. Хәер, кыска вакыт эчендә сибәләп алганга карап кына, комбайнчы-механизаторлар, машина йөртүчеләр, ашлык кабул итүчеләрнең берсе дә тик тормый. Күмәк хуҗалык таркалганнан соң авыл читендәге ике катлы ашлык чистарту комплексы тәмам мөшкел хәлгә төшкән иде. Хәзер әнә килгән-киткәннәргә ерактан ук сәлам биреп, күкрәген киереп утыра. Комплекс мәйданында заманча «Полесье» комбайннары, башка төр техника тезелеп киткән. «Яңгырдан соң, беренче мөмкинлек булу белән, янә кырга чыгачакбыз. Аңарчы да тик тормыйбыз. Комбайннар, авыр йөк машиналары, тракторлар, тагылма җайланмаларның барысын да тагын бер кат карап-тикшереп чыгуның зыяны юк», – ди хуҗалык инженеры Фоат Закиров. Әлеге хуҗалыкта үзе инженер, үзе үк агроном вазыйфаларын үтәүче Фоат Рәхимҗан улы әйтүенчә, «Дамир Хәмидуллин» исемендәге крестьян-фермер хуҗалыгының сөрү мәйданнары 2124 гектар тәшкил итә. Кырларга бер тапкыр күз салу да җитә: уңышка карап күңелләр сөенерлек! «Быел 1300 гектарда бөртеклеләр, 400 гектарда көнбагыш, 200 гектарда күпьеллыклар чәчкән идек. (Калганы пар җире). Яшермим, һава торышы катлаулы килү сәбәпле, бераз куркып та калдык. Әмма сөрү җирләрен вакытында эшкәртү, ашлау, барлык төр агротехника чараларын югары сыйфатлы итеп башкарып чыгу быел да көтелгән нәтиҗәләрне бирә. Уңыш башка елларга караганда да яхшырак», – ди Фоат Закиров. 
Туган якларында 35 елдан артык иген игүче, Татарстанның атказанган агрономы Дамир Хәмидуллин сүзләренә караганда, фермер хуҗалыгындагы сөрү җирләренең туфрак составы уңдырышлылыгы белән тирә-яктагы күп хуҗалыклардан өч-дүрт тапкырга ярлырак. Мул уңыш аласың килсә, ашламасын да күбрәк кертергә кирәк. Башка агротехник чараларга да чыгымнары бермә-бер артык. Әмма ашлык бәяләре бай туфраклы, кара җирле хуҗалыклардагы кебек үк! «Сөрү җирләренең никадәр уңдырышлы булуы дәүләт тарафыннан фермер хуҗалыкларына бирелә торган субсидия күләменә тәэсир итсә, эшләргә уңайлырак булыр иде», – ди Дамир Минтаһир улы. Ашаган белми, тураган белә, дигәндәй, фермер хуҗалыгы җитәкчесенең борчылуы бик урынлы. Ел дәвамында шул кадәрле көч, тырышлык куеп җитештерелгән ашлыгың бүгенге көнгә кадәр тиешле бәя булмаганга сатылмыйча ятканда, кайсы игенченең җаны әрнемәсен? Ашлык кабул итү мәйданында тезелеп торучы югары җитештерүчән техника, тагылма җайланмалар да фермер хуҗалыгына болай гына килмәгән, югыйсә. «Полесье» комбайннары өчен генә дә ел саен 3-4 миллион сум кредит түләп барасы. Ягулык-майлау материаллары, запас частьларга, электр энергиясе, башка төр кирәк-яракларга бәя айлап түгел, көнләп артканда, фермер хуҗалыгы ничек итеп очын-очка ялгап бара алсын? Банклар, кредит оешмалары исә вакытында тулы күләмдә бирә алмасаң, икенче айда ук түләү күләмен арттырырга гына тора. Башка төр кыенлыклар хәттин ашса да, Дамир Минтаһир улы бу темага сөйләшергә яратмый. «Зарланудан файда юк», – дип, кулын гына селти. Аның каравы, озак еллар дәвамында үзе белән иңгә-иң эшләүчеләр турында сәгатьләр буе сөйләргә дә риза. Комбайнчылар Рафаэль Минсабиров, Шамил Гатин һәм Ринат Шәйдуллиннарның һәркайсы турында аерым алып язарлык. Үз эшләренең чын осталары булу өстенә, игенче хезмәтенең илгә-көнгә кирәклеген тоеп, кирәк чагында иртә таңнан кичке караңгыга кадәр тырышып эшлиләр, ди хуҗалык җитәкчесе. 
Илһам Илдус улы Вилданов хуҗалыкта һәр нәрсәнең исәбен алып тора. Шул ук вакытта, склад мөдире вазыйфаларын да башкара. Фермер хуҗалыгында күбесе шулай. Ирле-хатынлы Алисә һәм Марат Әхмәтшиннар, машина йөртүче Рәүф Нәбиуллин, күрше Ирек авылы беткәннән соң Иске Рәҗәпкә килеп урнашкан Маннур Шаһивәлев тә хуҗалыкның «имән баганалары» саналырлык икән. Һәркайсы тырышып эшләү өстенә, менә дигән итеп яши дә белә. Хуҗалык җитәкчесенең «иң булдыклылар» арасында Ринат Шәйдуллинны аерым атап китүе дә тикмәгә түгел. Хезмәт алдынгысы «җир җимертеп» эшләве өстенә, шәхси хуҗалыгында дистәдән артык эре мөгезле терлек тә асрый! Әйтергә генә җиңел: 12 баш! Үзе бер ферма! Андыйларны саный китсәң, берничә дистәгә җыела. Машина йөртүче Рөстәм Мортазин, терлекче Нурһада Кәримов, хисапчы Мәүлия Габделбәрова, төрле эшләрдә эшләүче Ринат Хәмидуллин, Фәрит Минсадыйков, тракторчылар Ришат Ханиев, Вазыйх Рәшитов, Рафаэль Минсабировны да һәрвакыт мактап телгә алабыз, диләр. 
Күзләрем ашлык кабул итү-чистарту комплексы мәйданы каршында тезелешеп торучы «Ока» машиналарына төшүен күргәч, хуҗалык җитәкчесе елмаеп куйды:
– Берсе дә читтән килгән кешенеке түгел. Үзебезнекеләр! Эшкә шундый «экономный» машинада киләләр. Һәркайсының шәхси хуҗалыгында икешәр машина! Хезмәт хакы да начар түгел. Җәй көннәрендә әйтик, комбайнчыларның аена йөз мең сум чамасы чыга. Башкаларга да эш күләменә карап, түләү әйбәт. Көнгә ике тапкыр түләүсез ашатабыз. Бензинны да бушлай бирәбез. Машина булгач, өйдә эшләргә дә өлгерәләр. 
Зарланырга җыенмаса да, хуҗалык җитәкчесенең борчулары да җитәрлек икән. Югыйсә, бөтен шартлар да бар, тик яшьләр авылда калырга ашкынып тормый. Элегрәк заманнарда яшьләрне авылда калырга кызыксындыру бар иде. Хәзер үсеп, буйга җитү белән бәхет эзләп читкә китү ягын карыйлар. Кайчандыр ел саен беренче класска йөзләгән бала кабул иткән Иске Рәҗәп авылы урта мәктәбе хәзер берничә балага канәгать. Болай барса, бөтенләй бушап калмасмы? Югыйсә, юллары бер дигән, электр уты, газы кергән. Су мәсьәләсе дә хәл ителсә, рәхәтләнеп яшәрлек. Үзләренә пар таба алмый, картаеп баручы буйдаклар саны 24кә җиткәндә, никадәр яшь гаилә төзелми калуына җаны әрни Дамир Минтаһир улының. 
Саубуллашыр алдыннан аңа да, үземә дә шактый авыр булып тоелган сорауны биреп калам:
– Менә сез, утыз биш ел гомерегезне игенчелек хезмәтенә багышлаган кеше буларак, балагызның фермер хезмәтен дәвам итүен теләр идегезме?
Бу сорауга Дамир Минтаһир улы озак уйлаганнан соң гына җавап бирде: 
– Әгәр авыл хуҗалыгына дәүләтнең карашы үзгәрмәсә, өстәгеләр һәр проблеманы безнең белән исәпләшмичә, киңәшмичә генә хәл итеп утырса, юк, теләмәс идем... 
... Көн дәвамында хуҗалык җитәкчесе белән кырларны кабат урап чыктык. Кояш бераз җылыту белән комбайнчылар янә кырга чыгачак. Бөртеклеләр инде өлгереп җиткән. Уңыш та урыны белән гектарыннан утыз центнерлар булыр дигән өмет бар. Эшләгән кешегә эше, яшәр өчен барлык мөмкинлекләре булган Иске Рәҗәп авылының киләчәге нинди булыр? Бу мәсьәлә фермер хуҗалыгы җитәкчесен бүген аеруча нык борчый... 
Камил СӘГЪДӘТШИН, 
Казан шәһәре

Комментарии