- 27.11.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №11 (ноябрь)
- Рубрика: Хәлең ничек, авыл?
Өлкәннәр декадасы вакытында, безнең Саба районында, авыл хуҗалыгы тармагында җитәкче урыннарда хезмәт куеп лаеклы ялга чыккан ветераннарны ирешелгән казанышлар белән урынга барып таныштыру традициясе бар. Быел ООО «Саба» җәмгыятенең терлекчелек фермаларына сәяхәт кылдык. Мондый чара шактый еллар инде кабатлана. Әлбәттә, без үзебезгә карата күрсәтелгән ихтирам өчен район башлыгы Рәис Нургали улы Миннехановка һәм авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Гафур Шәйхулла улы Хәсаншинга бик рәхмәтле. Билгеләнгән маршрутны профсоз комитеты рәисе Гөлназ Нигъмәтҗанова җитәкчелегендә узгач, күргәннәребез турында фикер алышу өчен мул сыйлы өстәлләр артына утырдык.
Шактый көннәр, анда алган тәэсирләремне язарлык эзгә сала алмыйча йөрдем. Моннан егерме ел элек һәм аңарчы булган вәзгыять белән бүгенгесен чагыштырып карадым да, исем акылым китте. Ул заманнарда күз алдына да китереп булмаган алгарышларны күргәч.
Беренче тукталыш Мөхәммәтшин фермер хуҗалыгында булды. Икенчесе авылдаш күршем Дәүләтҗанов Ильяс җитәкләгән Нырты бүлекчәсенең Арташ бригадасында, өченче тукталыш Яблаштау бүлекчәсендә булганнан соң сәяхәт тәмамланды. Һәрберсендә сыер саву заллары булган заманча яңа сыер тораклары төзелеп бетү хәлендә.
Бу язмамда төп игътибарны, Зөфәр Мөхәммәтшин хуҗалыгына юнәлтермен. Чөнки, Татарстанда тулы цикл белән, нәтиҗәле эшләүче алдынгы хуҗалыкларның берсе ул. Бәлки әле, кредит алмыйча, төзелешләрне үз акчасына, үз эшчеләре белән дәвам итүче, бердәнбер хуҗалыктыр. Рентабельлек дәрәҗәсенең 20 – 30 процент булуы шундый мөмкинлек бирә. Хөкүмәт биргән субсидияләрне дә кушып исәпләгәндә тагын да матуррак саннар чыга. Уртача хезмәт хакының 92 мең булуын белгәч, фермер гадел икән дигән фикер туып, аңа карата хөрмәт хисләре уятты. Бу хуҗалыктан көн саен сөт комбинатларына 30 – 31 тонна сөт китә, 1 миллионнан артык акча кереп тора. Шунысы аеруча куанычлы, монда сыер көтүен нигездә үзләрендә үстерелгән таналар хисабына тулыландырырга тырышалар. Димәк бу хуҗалыкта, дөрес технология белән үстерү нәтиҗәсендә аларның нәсел сыйфатлары югалмый.
Комплекс территориясенә килеп керүгә бетон плитәләр җәелгәнен, торак эчендәге чисталыкны күргәч, узган замандагы, көз һәм яз айларында озын кунычлы резин итекләр киеп йөрүләр, башларын сузып азык яки тирес төялгән арба тартучы мескен атлар күз алдына килеп басты. Торакта төрле катнашмалардан ясалган азык таратучы тракторны күргәч, азык цехында зур чаннарда ясалган ачыткыны чиләк-көянтә белән ярыша-ярыша саз ярып сыерларга ташучы Гөлчирәләр, Фәнияләр искә төшкәч, ачудан тән кызышты. Сөт бидоннары зурлыгындагы җиленнәрен җәеп сәндерәдә күшәп яткан тук һәм көр сыерларны күреп күзләр камашты. Шул ук вакытта, без эшләгән Совет һәм Ельцин чорындагы, аеруча яз айларында ярым ач, нибары, 4-
Яшьләр мине аңламаслар, әгәр 1973нче елда, Украинаның Винница өлкәсеннән, берничә ел узгач Казахстаннан салам тюклап, вагоннарда алып кайткан вакытларны сөйләсәм. Бу эшләргә күпме акча түгелде бит. Аз сөт-ит җитештерүдә гаепләнеп Райком бюроларында «кыйналган», эштән куылган колхоз рәисләре, терлекчелек белгечләре шактый булды. Аларның үз чиратында, ничек итеп өстәлләр төеп, сыер савучылардан сөт таләп итүләре турында китап язарга була. Югарыдагыларга ошау өчен төрле ысуллар кулланып ялган отчетлар бирелде. Астагыларны да, өстәгеләрне дә бу ялган саннар канәгатьләндерде. Моны бөтен кеше белсә дә, дәшмәде, чөнки система шундый иде.
Һәр сыерның муенында физиологик хәлен, күпме сөт биргәнен компьютерга белдереп торучы датчиклы муенса. Теләккә килгәне билгеле булуга, аерып ал да орлыкландыр. Аннары УЗИ аппараты белән тикшер. Безнең заман ветеринары кебек, кул белән сыерның туры эчәгендәге тизәген чистарткач, кереп, аналыкны капшый-капшый бозау яралгысы эзлисе юк. Ачы таңнан торып, колхоз белгечләре генә түгел, культработниклар контроль савуга йөрми хәзер. Компьютерда сыерның күпме сөт биргәне күренеп тора. Фермалардагы эш тәртибен контрольдә тотарга дип вәкилләр җибәрелми районнан. Чөнки, Мөхәммәтшин кебек эшнең бөтен нечкәлекләрен белеп, һәр тиенне санап эш итүче һәркайда чын хуҗалар барлыкка килде. Базар шартлары шундый: булдыра алсаң эшлисең, булдырмасаң банкротка чыгасың да, мөлкәтеңне башка кешегә сатасың. Әгәр кредитка чумган булсаң, эшләрең тагын да катлаулана...
Зөфәр Зиннәт улы чын көндәшлек шартларында Икшермә совхозы таралып, җире һәм мөлкәте 7 фермерга бүленгәч, алар арасыннан үсеп чыккан шәхес. Совхоз директоры булуы, әлбәттә ярдәм итми калмагандыр. Ни генә әйтсәк тә эшнең соңгы нәтиҗәсе куанычлы. Шуңа күрә, ул нечкәлекләрдә казыну урынсыз. Кем ныклап кызыксына, аның узган 2024нче елның июнь аенда «Бизнес online» электрон газетасына биргән интервьюсын табып укый ала. Кызыклы һәм ихлас әңгәмә.
Бу хуҗалыкка моннан шактый еллар элек тә барып, сокланып кайткан идек. Зөфәр әфәнденең эчке хисләрен ачыкларга уйлап: «син бәхетлеме?» – дип сораганым хәтердә калган. Ул шактый уйланып торгач: «Бәхетледер инде. 80 миллион бурычым бар», – дип әйткән иде. Монысында сорап торасы юк, болай да аңлашыла. Кредитлары юк. Хуҗалык үсештә. Артында аның эшен дәвам итәрлек булып җитлеккән улы һәм кызы бар. Моннан берничә ел элек авыр операция кичереп тә сәламәтлеген торгызган, иҗат дәрте сүрелмәгән, сокланырлык шәхес ул. Аллаһ кушып, озак еллар шулай булсын әле.
Безнең Өлкәннәр клубында әлеге сәяхәт турында сүз чыккач берәү үзалдына: «Аңа җиткән бит шунысы, тагын яңа торак төзи», – дип әйтеп куйды. Икенчесе: «Нәфес корты кермәдеме икән аңа?», – дип өстәде. Шунда мин, үз каланчамнан торып: «Егетләр, аның өчен хәзер акча икенче урында. Ул иҗат юлына баскан, шуннан тәм һәм рәхәтлек таба булыр. Татарстанда гына түгел Русиядә билгеле, абруйлы шәхес. Ул һәр җиңүеннән рухи канәгатьлек аладыр. Әнә шулар аңа дәрт өсти алга барырга. Эшмәкәр оеткысы булган шәхесләргә дә, язучылар һәм фән эшлеклеләре кебек үк, үз тармагында иҗади уңышка ирешү бәхет китерә. Тукталып калсалар, суыналар, эшләре торгынлыкка керә аларның. Аннары заманнан, технологиядән артка калып таркалу башланырга мөмкин. Әнә эш башлаганда сыерларын роботлар сауган. Ә хәзер үзе әйткәнчә, икътисади ягын анализлаганнан соң, санкцияләрне дә исәпкә алып саву залларына өстенлек бирә башлаган», – дидем.
Бу мәкаләне укыган үтә вакчыл кеше, гел яхшы ягын гына күреп кайткан. Тормыш булгач, бигрәк тә терлекчелектә, кимчелек булмый калмый ул, аларын язмаган дияр бәлки. Әнә Әтнә районында нинди алдынгы фермада бруцеллез чыгып, 5 мең терлекне юк иттеләр, дип тә өстәргә мөмкин. Сүз дә юк, һәркайда проблемалар чыгып тора, аларны даими рәвештә чишеп бармасаң көрчеккә килеп керүең бик тиз. Килеп киткән арада гына җитештерү тармагын тулысынча күзаллап булмый. Проблемаларны белү өчен аның эчендә кайнарга кирәк. Зөфәр Зиннәт улына килгәндә, әгәр икътисади яктан рентабельлек югары, ел дәвамында бер сыерга унике тонна сөт савыла икән, эшчеләре югары хезмәт хакы ала, табигатьне пычратуга юл куелмый икән (тиресне зур, калын пленка белән ябылган чокырда туплап, яз көннәрендә җиргә махсус техника белән кертәләр) нинди дәгъва белдерергә буладыр, белмим.
Әлбәттә, белгеч буларак, бу хуҗалыкка гына кагылмый торган кайбер фикерләрем бар. Гомуми кимчелек дисәң дә була. Мәсәлән, сыерларның көтү әйләнеше 3 елга якын икән. Димәк, таналарны ике ел үстерәсең дә, сыер булгач өч ел сөтен савып бракка чыкса, иткә җибәрәсең. Бик сакланып кына, монда бераз резерв бар икән диясе килә. Әгәр азыкларны тагын да ныграк туклыклы матдәләр һәм витаминнар һәм микроэлементлар белән баланслап ашатсаң, сыерларның кысыр калуларына, җилен һәм тояк авыруларына каршы тагын да ныклап көрәшсәң, аларның эш гомерен озайтырга мөмкин минемчә. Икенче юлы: терлекчелек комплексыннан читтә икенче бер хуҗалыкта әйтелгән сәбәпләр аркасында яраксызга чыгарылган сыерларны үз кулына алып файдалануны оештырса начар булмас иде. Мәсәлән, андый эш белән Әлмәт районында бер фермер хатын-кыз шөгыльләнә дип укыганым булды. Димәк, буш хыял түгел әйткәннәрем. Кызык, чит ил фермерлары ничек эшли икән бу юнәлештә? Яңа туган үгез бозауларны Мамадыш районына җибәрүләрен белгәч тә, районда ит җитештерүне тагын да арттыру мөмкинлеге бар икән әле дигән фикер туды.
Шунысы кызык тоелды Зөфәр әфәнде 16 мең генә пенсия ала икән. Үзе пенсия фондына ай саен 45 мең сум күчереп бара. Эшләүче пенсионерларны менә ничек кыерсыта икән хөкүмәтебез, дип уйлап куйдым. Гадел эш түгел, минемчә.
Мәкаләмне йомгаклап әйтәсе килә. Сөйләгән казанышлар СССР таралгач «тимер чаршау» ачылып, алдынгы илләрдәге технологияләр ургылып керү һәм нәселле терлекләр кайтарылу нәтиҗәсендә мөмкин булды. Әлбәттә, төрле юллар белән финанс запасы булдырган мөлкәтче – хуҗалар һәм дәүләтнең аларга кредитлар һәм субсидияләр бирү мөмкинлеге барлыкка килгәч. Карап йөргәндә, Совет заманы булса бүген моңа ирешеп булыр идеме икән дип ике эшмәкәрдән сорадым. Берсе юк диде, икенчесе булыр иде, әнә Кытай ничек ыргылып үсеп китте, дип җавап бирде.
Совет чорында Киров исемендәге һәм Искра колхозларында, Саба совхозында Венгриядән кайтарылган нәселле сыерлар ашату һәм асрау технологиясе дөрес булмау сәбәпле юкка чыктылар. Алардан туган бозаулар да үзебездәге шикелле гап гадигә әверелде. ГДРдан Ильич исемендәге колхозга кайтарылган «мерино флейш» токымлы сарыклар да шул язмышка дучар булдылар. Система алышынгач бар да үзгәрде. Әнә эшмәкәр Дамир Фәйзрахманов иң беренче чиратта заманча технология буенча тораклар төзегәч кенә Польшадан нәселле дуңгызлар кайтарып эшен башлады. Ул комплекслар әле дә, югары нәтиҗәләргә ирешеп эшләп торалар.
Совет чорында интенсивлаштыру кирәклеге турында лаф орулар күп булса да, җитештерү тармаклары экстенсив юнәлештә алып барылды. Терлекчелек аеруча күп җәфа чикте. Азык җитештерү өчен бүленгән мәйданнар чәчү әйләнешендә 20 – 25 проценттан артмады. Ашламалар тиешенчә бүленеп бирелмәгәч, уңыш түбән булды. Хәзерге кебек көчле азык хәзерләү техникалары да булмады. Районның уртача баручы Киров исемендәге колхоздан мисал китерә алам, 1979нчы елда бер гектардан бөртеклеләрдән 13,1 ц, бәрәңгедән – 76, кукуруздан – 170, чөгендердән 110 ц уңыш үстерелгән. Ә 1980нче елда шул ук тәртиптә 14,2, 132, 69, 171 ц. Иренмәсәгез, хәзерге саннар белән чагыштырып карагыз, аерма кайсы чор файдасына икән? Бөтен көчне бөртекле ашлыкка юнәлдергән кебек булсак та, анда да ашлама аз кулланылып, техника җитмәү сәбәпле уңыш аз алынды. Ә хәзер хәл бөтенләй башкача. Шул ук Мөхәммәтшин хуҗалыгында быел гектарыннан 57 центнер бөртекле ашлык үстергәннәр. Йомгаклап әйтәм; терлекләребезнең баш саннары күп, әмма азык җитмәгәч, асрау-технология дөрес булмагач нәтиҗәсе начар булды. Шуңа карамастан, Совет чорын мактап искә алучылар шактый. Ә мин, шул заманда изелеп эшләгән кеше буларак, аны бөртек тә сагынмыйм.
Бүгенгә кайтып, шуны әйтми кала алмыйм, терлекчелек тармагында эшчеләр җитмәү сәбәпле читтән килеп эшләүчеләр күбәйде. Мәсәлән, әлеге хуҗалыкта барлыгы 75 кеше эшли икән, шуларның 17се үзбәк милләтеннән. Димәк, хезмәт хакы читкә китә. Авыл җирендәге татарларны башка милләт алыштыра. Балалар аз туа. Яшьләр шәһәргә тартыла. Бусы инде башка тема. Илнең иң зур проблемасы...
Габит ФӘРХЕТДИНОВ,
Байлар Сабасы

Комментарии