«Сөлгеле капка»

«Сөлгеле капка»

«Хатирә», «Балкыш», «Умырзая», «Мирас», «Дуслык», «Тау ягы», «Кояш»... нинди генә исемнәр юк. Болар авыл мәдәният йортларында эшләп ятучы ансамбльләр исемнәре... Алар дүртенче ел инде «Сөлгеле капка» мәйданына җыела. Ә артистларны Татарстанның Арча районы Ташкичү авылындагы Сабантуй мәйданы кабул итеп ала. «Сөлгеле капка» фольклор фестиваленнән мин, татарда үзешчән сәнгать гөрли икән әле, дип кайттым. 

– Быел 97 коллектив чыгыш ясарга теләк белдерде. Бүген 80нән артык коллектив мәйдан тота, – дип шәрехләде Арча районы мәдәният бүлеге мөдире Илфар Әюпов.– Афишаны интернетка куябыз. Башта заявкалар җыела, аннан көне тәгаенләнә. 

Фестивальне район мәдәният бүлеге, район үзәк һәм Ташкичү мәдәният йортлары, авыл җирлеге оештыра. Мәйданны Ташкичү авыл җирлеге бизи. Ә килгән кунакларны ашату, бүләкләү район өстендә. 

– Мондый фестивальләр районда тагын үтәме?

– Мондый ук зур масштабта юк. Ләкин тагын бер үзенчәлекле бәйрәм оештырыла. «Арча читекләре» дигән бәйрәм ул. Былтыр без аны беренче тапкыр Кылачы авылында үткәрдек. Арча читекләре иң элек шунда үсеп киткән бит. Быел аны тагын үткәрергә җыенабыз. Анда фольклор коллективлары гына түгел, эстрада артистлары да катнаша. Бу инде бер очрашу, җыр-моң бәйрәме буларак бара. 

Ташкичүдә «Өммегөлсем» дигән бик матур фольклор коллективы эшләп килә. Аларның инициавтивасы булды инде бу бәйрәм. Алар үзләре дә бик актив сәфәрдә, шунда танышып, аралашу мәйданын киңәйтәләр. Быел Киров өлкәсеннән Нократ аланыннан беренче тапкыр килделәр. Оренбург өлкәсеннән, Нурлат, Балтач, Кукмара, Балык Бистәсе, Әтнә якларыннан җыелдылар. Районыбызда мәдәниятка зур игътибар бирелә. Авылларны тулы канлы тормыш белән яшәтү өчен бу бик мөһим бит. Мондый бәйрәмнәрне оештырырга якташларыбыз да булыша. Сабантуйлар гына түгел, Авыл көннәре, Якташларны барлау бәйрәмнәре оештырыла. Район җитәкчелеге дә мондый инициативаларны бишкуллап күтәреп ала. Районыбызның элеккеге җитәкчелеге дә бу мәсьәләгә бик игътибарлы иде. Яңа килгән Алмаз Гапдерәупович Хисаметдинов та халыкның мәдәният-ял мәсьәләләренә җитди карашта, – ди мәдәният бүлеге җитәкчесе. 

Ташкичү мәйданы хуҗаларын туктатып сөйләштереп тору җиңелләрдән булмады. Әйтергә генә ансат бит, мәйдан тулы артист. Барысын да каршылыйсы, программа төзисе, сыйлыйсы да бар. Бер читтә пылау пешеп ята әнә. Самавырларда чәй кайный. Шулай кунаклар белән мәш килгән кызларны туктатып тиз генә сөйләшеп алдык. Алар Ташкичү мәдәният йорты директоры Гөлфия Мәгъсүмова һәм сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева.

– Без үзебезнең «Өммегөлсем» ансамбле белән Яшел Үзән районына «Кушкапка» фестиваленә бардык та, үзебез дә үткәрик, дигән фикергә килдек. Бик матур урында яшибез. Мәрҗаниләр, Тукайлар ягы бит без. Инициатива районда хупланды. Дүрт төрле исемнән менә шушы «Сөлгеле капка»ны сайлап алдык. Беренче елны үзебез генә оештырдык. Бар оешмаларны йөреп, ни кирәк сораштык, алып кайттык. Пылауларын үзебез әзерләдек. Аллага шөкер, хәзер оештырышырга район булыша. 

Башка еллардан аермалы буларак, быел намаз укуны да оештырдык. Ирләребез мәчеткә менде. Атаклы галим, якташыбыз Шиһабетдин Мәрҗани белем алган мәчет суның теге ягында гына. Ә хатын-кызлар биредә укыды. Тәһарәтханәләрне дә, махсус урыннарны да әзерләп куйган идек. «Апас» ширкәтеннән Сабантуйда беренче урынны алган ат килде. Мәйданның күрке булды ул.

Максатыбыз – алга таба да дәвам итү, районыбыз гына түгел, республикабыз данын күтәрерлек Бөтенрусия дәрәҗәсенә чыгу. Әле берничә көн генә элек Бөтенрусия югарылыгында үткәрү өчен комиссия каршында яклап кайттык. Ташкичүне бу яктан да танытырга иде исәп. Биредә урыслар да, чуашлар да, марилар да, удмуртлар да катнаша. Барысы да үз фольклорын күрсәтәләр. Тәҗрибә уртаклашалар, аралашалар, дуслашалар. Аллага шөкер, бик матур үтә. Беренче елны да 45 коллектив булды. Шуннан 80нән кимегәне юк. Быел инде 88 булды, – диеште кызлар. .

Дөрестән дә, мәйданга карап, бу интернационал бәйрәм, дияргә мөмкин. Татар милли киемнәре генә түгел, башка халыклар вәкилләре дә күренә. 

Мәйданда концерт, ә кырыйда төркем-төркем җыелышып аралашу. Мин дә алар белән сөйләшеп алырга җай таптым. Хәер, бу кызлар, егетләр шул кадәр актив, мин аларны эзләп йөрмәдем дә, мине танып, рәсемгә төшик дип, үзләре яныма җыелышырга тотындылар. 

– Апас районы Иске Йомралы авылыннан килдек. «Сөлгеле капка»да икенче ел катнашабыз, – дип сөйләп китте «Асыльяр» кызлар вокаль ансамбле җитәкчесе Резеда Гайнетдинова. Ә ансамбльгә 23 яшь икән инде. 

– «Умырзая» ансамбленә 3 кенә ел әле. Монда беренче тапкыр әле. Болай башка фестивальләрдә еш катнашабыз. Рәхмәт хатларыбыз шактый инде. Караштырып торабыз да, үзебез җыенабыз да китәбез. Район машина бирде. Бүген 11 кеше килдек, дип сөйләп китте Нурлаттан килгән ансамбль җитәкчесе Фәүзия Кәлимуллина. – Концертларда очраша идек тә, бергә күмәк җырлар җырлыйбыз. Гармунчыбыз бар. Рәмис Вәлиуллин уйнаганда җырламый, биеми түзеп торып буламыни?! Менә шулай җырлаша торгач, ансамбль булып оештык. Бик матур коллектив без. Егетләребез дә бик актив. 

– Капкадан чыккач барыбыз да егет бит инде, – дип төрттерә ансамбльдәге абзыйлар моны ишетеп...

– Авыл бәйрәмнәрендә генә түгел, районда да без бик актив. Иртәгә менә Әлмәткә җыенабыз. «Мәдәниятлы мохит» программасына кердек.


– Өйдәгеләр, ни ди соң сезнең сәфәрләрегезгә? 

– Өйдә озаграк торсак, көләләр. Поезддан төшеп калдыгызмыни, чакырмыйлармыни, диләр. Алар күнекте инде. Чөнки районда бер генә бәйрәм дә бездән башка үтми. Егетләребез руль артында, безне утыртып кына йөртәләр. Күбебез «пенсионировать» итәбез, арабызда нефтьчеләр, кибетче, хәтта фермер да бар. 

Фермер сүзен ишеткәч, аның белән танышмый кала алмадым. Ул Илшат Зәйнуллин икән. 

– 50 га җирем, 15ләп ат, 70 сыерым бар. Нурлат районы Би Күле авылына шәһәрдән кайтып бик матур йорт салып куйдым. Сабантуйлар оештырабыз. 17 яшемнән спектакльләрдә катнашып яшәдем. Шуңа ансамбльгә бик теләп йөрим.

Җитәкче җырлап-биеп йөргәндә фермерлык эше барамы соң?

– Миндә 4 кеше эшли. Бар да тәртиптә. Без эшлибез дә, җырлыйбыз да. Бик күңелле яшибез.

– Ансамблебезгә 12 ел. Барыбыз да җырга-моңга гашыйк кызлар. Баянчыбыз Равил абый Авыл җирлеге башлыгы. Без шуның белән бәхетле. 10 кеше йөри ансамбльгә, – Мамадыштан Түбән Сон авылы «Ядкәр» ансамбле җитәкчесе Фирүзә Хәмәдиева да үзләре турында әйтеп өлгерде фотога төшкән арада.

– Узган атнада гына үзебездә «Самавыр» бәйрәме үткәреп килдек. Ике елга бер үтә ул, –ди Кышлау авылы «Чишмә» халык фольклор ансамбле җитәкчесе, Кышлау мәдәният йорты директоры Зөлфия Шакирова. – «Таң» күмәк хуҗалыгы төп спонсор. Шулай ук шушы чишмәне ачкан Маһитап әбинең оныгы булыша. Ташкичүгә дә беренче елыннан ук киләбез. Ташкичүләр үзләре дә безгә килгән иделәр. 

Мин авылыма юл өзеклеге булмаганда әле телгә алынган Әтнә районы Кышлау, чишмә аша йөрергә тырышам. Авылыма да, Казанга да шул чишмәдән су алам. Суы шифалы дип әйтәләр, тәмле дә, моңа үзем дә инандым. Ул ташларны эретә, организмны чистарта, баета диләр. Һәр су алган саен, шушы чишмәне булдырган, карап торган кешеләргә Аллаһның рәхмәте яусын, дип телим. Әлбәттә, чишмә турында сорашмый кала алмадым. Моны аңлагандай Кышлаудан килгән кунак, чишмәләре турында ялкынланып сөйләп китте. 

– Чишмәне авылдашыбыз Маһитап әби карап ачты. Аннан аның улы Әхтәм зурайтып, буралап куйды. Һәм аның оныгы Рүзәл фестивальнең спонсоры да.

Әле соңгы фестиваль алдыннан гына бер кеше сөйләде: ул махсус алып китеп тикшерткән. Суда организм өчен кирәкле булган бар матдәләр дә бар икән, диде. 

Фестиваль генә түгел, без балаларны җыеп, аларга гореф гадәтләрне җиткерү эшләре белән дә шөгыльләнәбез. Шуңа бәйле төрле чаралар оештырабыз. Мәсәлән, Самавыр бәйрәме дә юктан гына барлыкка килмәде. Чөнки безнең авылда нәкъ чишмә буенда самавыр юу йоласы булган. Без аны өлкәннәрдән сорашып, өйрәнеп мәктәпләрне, балаларны чакырып үткәреп карадык. Авыл халкы бик ошатты. Икенче елны инде башка авыллардан да килделәр, район күләмендә үткәрелә башлады. Даны шулай тарала бара. 3нче елында инде республиканың этник фестивальләре рәтенә керттеләр. Быел 16 районнан, хәтта Мари республикасыннан кунаклар килде. Бик матур, бик зур бәйрәм үткәрдек. Ансамблебезгә 15 ел. Лауреатлар булып, республика күләмендә беренче урыннарны алып, халык исеменә лаек булдык. 

Арча районы Урта Пошалымнан Әлмира Фатыхова, Лилия Галимҗанова, Үрнәк бистәсеннән Лесхоз мәдәният йортыннан Ралина Әхмәтова, Лилия һәм Фаил Шәвәлиевлар да мәйданга чыгарга әзерләнеп торалар иде: 

– Бик күңелле бәйрәм, калдырганыбыз юк. Дөнья күреп, ял итеп, «бет коеп» кайтабыз мондый бәйрәмнәрдән. Үзебезгә авылларыбызда эшне оештырырга яңалыклар үзләштерәбез, тәҗрибә уртаклашабыз. Монда танышкан дуслар белән алга таба да аралашып яшибез, кайткач та, элемтәләр өзелми. Кем нәрсә эшли, ни оештыра, барын да акыллашабыз, – ди Лилия Шәвәлиева. 

...Шундый бәйрәмгә тап булдым бит әле. Ташкичүдәге туган нигезенә ялга кайткан дустым Мансур Фәхриев бәйрәм турында сөйләгәч, кызыксынып килгән идем. Минем дә туган авылымда чагым. Ара да ерак түгел. Халкыбызның тамырларын барлавына сөендем. Миллилегебезне җуярга ирек бирмәүче, шушы эштә җан-фәрман тырышучы кызлар-егетләргә рәхмәт. «Сөлгеле капка» озын гомерле һәм данлыклы бәйрәм булуын дәвам итсен!

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Татарстан, Арча районы, Ташкичү авылы

Комментарии