Акылыбыз тау төшкәч

Акылыбыз тау төшкәч

Әтием Инсафетдин колхозга керергә башта каршы була, ике ел колхозга керми. Колхозга каршы булганы өчен, аны таш сарайга ябып куялар. Бер телем ипи белән бер стакан судан башка ризык бирмиләр. Өйдә яшь хатынга ике бала. Ярдәмчеләре юк. Ике ятим – Инсафетдин белән Мөсәябә икесе дә тырышлар, сыер һәм башмак тана, абзар-кура, келәт, йорт-җир дә яшь гаиләгә ярарлык. «Колхозга кермәсәң, Себергә сөрәчәкләр, диделәр. Хәерлегә булсын, гариза яздым. Келәтне, сыерны, сарыкларны, юл йөрергә чикмәнне колхозга алалар», – дип киңәшә әтекәем әни белән. 
Колхозларда да югары һәм түбән катлам булды. Коллар хәлендә көнне төнгә ялгап эшләүчеләр үз тормышларын яхшырта алмады. 
Шулай да Бөек Ватан сугышында җиңүнең төп сәбәпләренең берсе – колхозда җитештерелгән продукция булды бит. Бөтенесе дә фронт өчен эшләнде. Бик авыр иде авылда. Хәтерлим әле, норма тутырган көлтә бәйләүчеләргә кашыклап арыш оны бүләләр иде. Яңа арыш! 
Кашык белән бүлгән арыш онын,
Җыйнап атналыгын өч кадак,
Салып, инәкәем, шишарасын
Балама, дип, төннәрендә
Пешереп куйгансың син,
Төреп, кадерләп. 
Сугыш тәмамлангач та илне аякка бастыру, төзекләндерү өчен колхозлар төп нигез булып торды. Елатып, булмаган акчага заемга яздыру, сугыштан әтиләре исән кайткан балаларга тугызынчы-унынчы классларда укыган өчен 150 сум акча түләтү – әтиләре булганнарны укудан мәхрүм итү иде бит бу. Авыл халкы үзе үстергән ризыгын үзе ашамыйча, дәүләткә күпме салым түләде. Итен, сөтен, маен, бәрәңгесен, йонын, йомыркасын. Күршебез Миңсылуның көтүдән кайткач сарыгын алып чыгып киттеләр. Икенче көнне шул ук коммунист күршебезнең дүрт бәбкәсе белән казын алып китте. Бу эшләр колхоз өчен эшләнмәде. Ә шушы казның, шушы сарыкның хуҗалары колхоз эшендә көне-төне изелде. Хезмәт хакына бер таяк яздылар. 
Таяк дигәннән. Хезмәт көннәре зур стендларга язылып, идарә коридорына, бригада йортларына эленә иде. Хрущев килгәч кенә стенага эленгән ул таяклар акчага әйләнде. Ирем белән икебез эшләп, 1961нче елда 4 центнер да 40 кг икмәк алдык. Кайнатам шатлыгыннан кая басканын белми, безгә рәхмәтләр укый. Ә бит Мөрәсов Фәхретдин сугышка өч малаен озатып, кечкенәләре белән басу түрендә эшләгән. Лобогрейкада ашлык урганда колынының аягы киселә. Шуның өчен келәтен сүтеп алып чыгып, каравыл өе салалар. Һәм шушы картка улы белән килене колхозда эшли башлагач 3 сум (!) пенсия бирделәр. Менә ул бездә кеше кадере! Менә ул мин хөрмәт итмәгән коммунистлар. Колхозлар төзелү бер хәл, аларга иркенләп яшәргә дә ирек бирмәделәр. Аларны йә куштылар, йә аердылар, йә бөтенләй туздырып бетерделәр. «Гигант» колхозы районда иң алдынгылардан, җиләк-җимеш, яшелчә, икмәк үстерде. «Урал» колхозы кырларында шаулап иген үсә. Умарталыгы, май заводы бар. Аны Киров исемендәге безнең колхозга кушуның ник кирәге булды икән? Бригадирлар итеп үзәктән куйган башкисәрләр ни теләсә шуны кыланды. Гөрләп торган колхозлар безгә кушылгач, авыллардагы гаярь ирләр читкә китеп барды. Авылларның иң уңган егетләре иде бит алар. Аннан соң терлек симертә, кош-корт үрчетә торган кечкенә авылларга утны өзделәр. Җәүмәт, Ленинбүләк, Зәйпе, Кызылтаң авыллары ни эшләде? Бетте алар. Һәрберсендә башлангыч мәктәп бар иде. 
Колхозларны гына түгел, районнарны араф-тараф китерделәр. Баулыны – Бөгелмәгә, Ютазыны Азнакайга, Бөгелмәгә... Ниләр генә эшләтеп бетермәделәр. Утыз ел элек Ютазы районын мөстәкыйль иттеләр. Шәп булды: бөтен предприятиеләр юкка чыкты. Иң аянычы: Уруссу ГРЭСы юк ителде. 
Хөрмәтле дип әйтәм, урыны җәннәттә булсын, Вахитов Фәхрислам колхоз өчен бик зур эшләр башкарды – өч авылда яхшы сыер фермалары, азык цехлары, үлән тегермәне, сарык һәм дуңгыз фермалары төзетте. Кадрлар әзерләүгә аерым игътибар бирде ул: колхозда ике ел эшләгән чыгарылыш сыйныф укучыларын колхоз стипендиясенә укытты. Колхоз гөрләп торды. Инде ул салдырган клуб белән административ бина гына калды. Вахитовтан соң килгән председательләр барысын да бетерде. Иң элек үзләренә җайсыз кешеләрдән котылдылар. Колхозның барлык корылмаларын сатып, дус-иш, агай-эне баеды. Бик яхшы тавык фермабыз бар иде. Ике көндә шундагы тавыкларны юк иттеләр, аннары фермасы да юкка чыкты. Ә бит йомырканы реализацияләү кыен түгел иде. Куян фермасы да кешеләргә эш урыны иде. Ул да юкка чыкты. 
Колхозларны зур кыенлык белән төзегән еллар артта калды. Ә менә гөрләп торган авылларны, аның мәктәбен шушы колхозларны таратучылар бетерде. «Ә безгә тигәне кайда?» дип сорар идем мин югары дәүләт җитәкчеләреннән. Сез кайларда үстегез, кем балалары сез, таратырга рөхсәт бирүчеләр? Хәзер инде авылларны яшәтү өчен сезнең, хөкүмәтнең акыллы эше, ярдәме кирәк. 
Рәсимә ФӘРРАХОВА-МӨРӘСОВА,
Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии