«Писүкнең – баллысы, сөтнең – майлысы, товарның – арзанлысы...»

«Писүкнең – баллысы, сөтнең – майлысы, товарның – арзанлысы...»

Исеменнән үк язманың авыл хуҗалыгы ярминкәләре турында икәнлеге аңлашыладыр. Дөрестән дә, шулай. Ә исемгә килгәндә, ул гади сүз уйнату түгел, ярминкәләрдәге сатып алучыларның фикерләре.

Инде матур гадәткә әйләнгән көзге ярминкәләр быел унынчы сентябрь шимбәсеннән башланып китте. Авыл хезмәтчәннәре үзләре җитештергән сый-нигъмәтләрне Казан шәһәрендә генә дә 14 мәйданчыкта тәкъдим иттеләр. Андый чаралар тагын республиканың башка шәһәрләрендә, район үзәкләрендә дә оештырыла. Ярминкәләр агымдагы елның 24нче декабренә чаклы һәр шимбә саен узачак, дип ышандыра Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы.

Әлеге муллык бәйрәмендә авыл хуҗалыгы продукцияләрен чагыштырмача арзангарак сатып алу мөмкинлеге турында еш сөйләнә. Ярминкәләрне үткәрүнең төп максаты да шуннан гыйбарәт бит: шәһәр халкын сыйфатлы азык-төлек белән юньрәк хактан тәэмин итү. Быелгы көзге ярминкәләр сезоны башында халыкны нинди бәяләр көтте соң? Казанның «Агросәнәгать» паркында һәм Усаклык бистәсендә оештырылган чараларда шул сорауга ачыклык кертергә тырыштык. Нәтиҗәләр, дөрестән дә, ярминкәләрнең исеме җисеменә туры килүен күрсәтте. Мисал өчен, бәрәңгенең килограммын 18 сумнан алырга мөмкин иде. Ә бит эре сәүдә нокталарында икенче икмәк узган кыш башыннан кинәт кыйммәтләнеп, бүгенгәчә әллә ни арзанаймады. Хәзер дә күпчелек кибет киштәләрендә килограммын 30-35әр сумнан саталар. Инде ярминкәдә нибары 18 сумнан тәкъдим ителгәч, кибетләрдә дә хаклары кимер дигән өмет туа.

Безнең халыкта аеруча популяр булган, борщ җыелмасына керүче башка яшелчәләр белән дә шундый ук хәл. Әйтик, ярминкәдә кишернең килограммы 23, суган – 25, кызыл чөгендер – 15, кәбестә – 13 сумнан сатылды. Кибет киштәләрендә әлегә андый түбән хаклар юк. «Майский» җәмгыяте үз теплицаларында үстергән кыярны исә, нибары 40 сум 70 тиеннән, помидорны – 60 сум 50 тиеннән тәкъдим итте. Шунлыктан алар сатыла торган нокталарда чиратлар да хәйран озын тезелгән иде. Ә иң озын чиратлар ашлык, сөт һәм... писүк сатыла торган урыннарда күзәтелде.

Ашлыкка ярминкәләрдә сорау зур булуы аңлашыла кебек. Чөнки аны кош-корт асраучылар капчыклап ала. Тагын кайда андый мөмкинлек бар? Ике-өч капчык өчен ерактагы авылга барып йөргәнче, Казанга чаклы китереп биргәнен алу уңайлы бит. Җитмәсә бәясе дә кыйммәт түгел. Бодайның килограммы 12, арпа – 11, солы белән арыш – 10 сумнан сатылды.

– Ашлыкка, бәрәңгегә иртәнге алтынчы яртыдан ук чират тезелде, – ди ярминкәгә 3 дистә машинага товар төяп килгән Апас районының аграр тармагы җитәкчесе Радик Гыйсмәтов. Әлеге район Усаклык бистәсендәге мәйданда сәүдә итте. Көзге ярминкәләрнең беренчесе генә булуга карамастан, Апас районы вәкиле бәяләгәнчә, халык быел аеруча күп килгән.

Ә озын чиратлар тагын сөткә һәм писүккә булды дидек. Ярминкәләрдә сөт литры 40 сумнан сатылды. Кибеттә бер литрга да тулмаган савыттагы сөт 65 сум һәм аннан кыйммәтрәк торуны искә алганда, чират җыелу гаҗәп түгел. Ләкин шундый чиратларның берсендә торучы ханым сүзләренә караганда, аларны сөтнең арзанлы хакы гына түгел, сыйфаты җәлеп итә икән.

– Кибет сөте су кебек сыек, тәме дә әллә ни түгел. Ә бу яңа гына савылып, авылдан килгән сөтнең каймагын аертырга мөмкин. Майлылыгы югары икәне күренеп тора. Мин менә 6 литр алмакчы булам. Бер 3 литрлы банкадагысын кайтуга аертам. Икенче банкадагысын озаграк саклансын өчен кайнатып куям, – ди үзен Галия Хәбирова дип таныштырган ханым. Шулай булгач, дөрестән дә, ярминкәдәге сөт арзанлырак кына түгел, майлырак та булып чыга бит.

Иң күп халыкны үзенә җыйган рекордсмен товар исә, бу ярминкәдә дә писүк булды. Хәтерләсәгез, агымдагы елның язгы ярминкәләрендә шикәр комына хәтсез озын чиратлар тезелүе һәм тәртипне полиция хезмәткәрләре ярдәмендә саклаулары турында газетабызның 23нче март санында язган идек инде («Гөрләде ярминкәләр: продукция мул, хәтта... писүк та бар иде», №11, 2022). Ул вакытта писүк кибет киштәләрендә дә юкка чыгып, дефицитка әйләнеп алган чак иде шул. Ә хәзер тагын нигә шул хәтле халык җыелган, шикәр комы кибеттә дә тулып ята бит, дигән уй белән чиратта басып торучылардан кызыксындык.

– Кибеттә андый писүк юк, алар читтән кайтарылганнар. Ә монда Буа шикәр заводыныкы сатыла, – дип аңлатты Фәридә Ибраева. Янәшәдә басып торган икенче ханым (Лилия Галимова исемле икән – Р.Г.) сүзгә кушылып:

– Мин гел Буа писүген эзлим, башкаларының балы юк. Ә бу баллырак. Өстәвенә ярминкәдә арзангарак та сатыла әле, килограммы 60 сумнан гына. Кибеттә 70тән дә арзанга таба алмыйсың, – дип өстәде.

Кыскасы быел да республика аграрчылары олау-олау җитештергән муллыкларын төяп килгәннәр иде: «татлырак» баллар, «сөяксезрәк» итләр, «туклыклырак» йомыркалар, «файдалырак» ярмалар да – барысы шәһәр халкы өчен... Бәйрәм рухын тагын да күтәреп, авыл хезмәтчәннәре җыр-моңнары, кайнап торган самавырлары һәм коймак-өчпочмаклары белән дә сыйладылар ярминкә кунакларын.

Сөт сатучы Чулпан Сәүбәнов хатыны Минсәгыйдә ханым белән

* * *

Бер яктан караганда, арзанрак хактан бирәләр икән, андый сөт майлырак, писүге – баллырак булып тоеладыр да инде ул. Ә сыйфаты ягыннан ярминкәләрдә сатыла торган товарларга, дөрестән дә, тел-теш тидерерлек түгел бит. Ләкин шул «сыйфатлырак» продукцияләрне җитештерү өчен аграрчының ничаклы маңгай тире тамганын уйласаң, бәяләре дә югарырак булырга тиеш кебек шул. Газетаның узган санында гына игенчеләрнең хезмәтләре тиешенчә бәяләнмәве турында язган идек («Игенченең еллык хезмәт хакы хоккейчының ике көнлегеннән ким...», №35, 7 сентябрь, 2022). Ә хәзер «майлырак» сөт җитештереп шул ярминкәләрдә сатучы крестьян-фермер хәленә күз салыйк.

Иң майлы сөт җитештерүче фермер Фәнзәт Хәбибуллин

Мәгълүм булганча, балалар ризыгы җитештерү өчен иң сыйфатлы сөт файдаланыла. Республикада әлеге юнәлештә шөгыльләнүче бер эре компания андый сөт белән тәэмин итә торган хуҗалыкларны, фермерларны атаган иде. Исемлекнең башында Лениногорск районы фермеры Фәнзәт Хәбибуллин хуҗалыгы. Без, «майлырак» сөт җитештерүчеләрнең хәлен белешү максатыннан, әлеге фермер хуҗалыгына юнәлдек тә.

Фәнзәт әфәнде гомере буе авыл хуҗалыгында эшли икән. Заманында колхоз җитәкчесе дә булган. Ә соңгы ике дистә ел дәвамында фермер. Бүген аның хуҗалыгында 350 баш мөгезле эре терлек асрала, 175е – савым сыерлары.

– Мин терлек башын арттыру ягында түгел, чөнки хәзер эшләргә кеше табып булмый. Нефть төбәге һәм Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләре якын булганлыктан, кадрлар мәсьәләсе безнең якта аеруча кискен тора, – дип сөйли фермер. Хуҗалыкта кул көчен киметеп, заманча механикалаштыруга омтылышын да, беренче чиратта, шул кеше факторына бәйләп аңлата. Республиканың көньяк-көнчыгыш районнарында иң беренчеләрдән булып, сыерларны саву өчен җиһазландырылган махсус зал төзеп куйган. Менә инде 12 ел дәвамында ул сәгать кебек эшли, ди. Әлеге залда 175 сыерны нибары ике кеше сава. Гадәти шартларда исә, 5 савымчы кирәк булыр иде. Аерым савым залы эшләгәнгә, сөтнең сыйфаты да яхшыра, ул чистарак була. Ә майлылыгы, аксымы һәм башка файдалы матдәләре сыерларны ашату рационына бәйле. Искәрткәнебезчә, Фәнзәт Хәбибуллин хуҗалыгы иң сыйфатлы сөт җитештерүче буларак танылгач, анда малларны ни дәрәҗәдә яхшы ашатуларын чамалавы кыен түгел инде.

– Дөрес, узган елда корылык сәбәпле, терлек азыгын җитәрлек дәрәҗәдә әзерли алмадык. Яңа елдан соң читтән сатып алырга туры килде, – ди ул. Сенажның тоннасын 6-7 мең, ә ашлыкны – 14-15 мең сумнан алганнар. Алардан тыш, бик кыйммәтле булган аксымлы-витаминлы катнашмалар кирәк әле. Шуларның барысын да сатып ал, ташып ашат һәм ул сыердан сауган сөт бәясе нинди булырга тиеш инде? Фәнзәт Хәбибуллин аңлатуынча, сыйфаты яхшы булгач, аның сөтен чагыштырмача ярыйсы хактан алалар, литры 32-34 сум чыга. Ләкин үзкыйммәте дә 30 сумнардан калышмый икән.

– Запас частьләрнең кайберләренә бәя җидешәр тапкырга артты бит. Ашламалар, химик препаратлар, ягулык хаклары да бер урында тормый. Хәтта электр энергиясе өчен дә аграрчыга ташлама юк, киловатын 8 сум 60 тиеннән түлибез, ә шәһәрдәге сәнәгатьче 4 сум ничә тиеннән генә, – дип көрсенә ул һәм хәзер дә сөт бәясеннән канәгать булмавын белдерә.

Ярый әле быел шунысы яхшы булган, терлек азыгын үзләре артыгы белән әзерләп куя алганнар. Әмма энергоресурслар кыйммәтләнү сәбәпле, аларның үзкыйммәтләре барыбер узган елда сатып алганныкы тирәсе икән. Димәк сөтне сату хакын арттырмасаң, табышлылык тагын юк дәрәҗәсендә. Ә хуҗалыкны туктаусыз камилләштерергә, яңартырга, заманчалаштырырга кирәк бит. Аңа зур акчалар кирәк. Мисал өчен, быел фермер 60 буаз тана сатып алган. Ниндиләрне әле, республиканың нәсел эше белән шөгыльләнүче хуҗалыкларында иң яхшылары дип табылганнарны. Аларның 40 башын июль аенда «Агроволга» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында үткән конкурста катнаштырган булганнар. Барысының да нәсел-нәсәбәсе, генетикасы билгеле, паспортлары бар. Барысы да мул сөт бирүчән.

Әлеге 60 баш тананы сатып алу 9 миллион сумга төшкән. Аның 60 проценты – 5,4 миллион сумы грант формасында ярдәм, шуңа Фәнзәт Хәбибуллин дәүләткә бик рәхмәтле. Ә калган 40 процентын фермер үз хисабыннан түләгән.

– Җыеп куелган 3,6 миллион сум акчам булмады, шуңа кредит алырга туры килде. Аны Россельхозбанк аша рәсмиләштереп алганчы, баштагы чәчем агарып бетте. Әле ярый хисапчым бик булган, 2 томлы китап чаклы документ җыйганбыздыр, көч-хәл белән алдык ул кредитны. Анда да, 5 процентлы дигәннәр иде, өстәп 180 мең сумга үземне мәҗбүри иминиятләштерделәр, тагын поручитель булган өчен икътисад министрлыгына түләргә туры килде, – ди фермер, бүтән андый кредитларга якын бармаска җыенуын ассызыклап.

Барыбер дә, Фәнзәт Хәбибуллин яхшы токымлы, мул сөт бирүчән 60 баш таналы булуга куана. Чөнки, алга таба бөтен өмете аларда. Һәрберсеннән көнгә 25-30ар литр сөт саварга ниятли. Шул очракта гына табышлылык турында фикер йөртү, бераз җиңел сулау мөмкинлеге туачак, ди.

Ничаклы чыгымнар һәм хезмәт бәрабәренә җитештерелгән сөтнең литрын бүген ярминкәдә 40 сумга сату фермер өчен әллә ни файдалы булмавы аңлашыла бу очракта. Әле базарга алып барып сатучыга да түләргә кирәк бит.

Сатучыга түләргә дигәннән, сату эше дә җиңелләрдән түгел. Фәнзәт Хәбибуллин хуҗалыгында савылган сөтнең бер өлешен, менә ике дистә елга якын инде, Чулпан Сәүбәнов Әлмәт шәһәренә алып барып сата икән. Ул инде 75 яшен тутырганга карамастан, көн-аралаш үзе, машинасының руле артына утырып, иртәнге сәгать 4ләрдә Әлмәттән фермер хуҗалыгына килә. Махсус савытларга 300-350 литр сөтне тутырып алып китә һәм Әлмәт шәһәрендә 30лап ноктада клиентларына таратып чыга.

– Фәнзәт миңа сөтнең литрын 34 сумнан бирә. Ә нинди бәядән сатам, анысы минем эш. Зур табыш калмаса да, пенсия янына кушкач, яшәрлек, – ди Чулпан Сәүбәнов. Әһә, ул ярминкәдәге кебек 40 сумнан гына сатмыйдыр, диярләр кайберәүләр. Андыйларга Чулпан аганың җавабы гади:

– Тизрәк сатасың килсә, артык югары бәя куеп булмый. Ә күпсенеп, авыз чайкаучыларның үзләрен шушы эшкә чакырыр идем. Эш юк, дип өйдә ятучы яшьләргә тәкъдим иткәнем дә бар. Теләмиләр бит, авыр хезмәт икәнен чамалыйлар. Машинага түгелә, аннары исе килә, диләр. Акчаның исе килә, димиләр үзләре...

Менә шундый юллар аша шәһәр халкына китереп җиткерә аграрчы иң майлы сөтне, иң татлы писүкне, иң арзан продукцияне. Аның маңгай тире белән бергә күңел җылысы тамганга, җитештергән товары да иң-иңе буладыр инде.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии