- 19.03.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Хәлең ничек, авыл?
Арча районы, Яңа Кенәр авылында яшәүче Сәгыйдәбану апа Хәбибуллинага Яңа елның икенче көнендә 100 яшь тулды. Йөзьяшәр әбине юбилее белән котларга район башлыгы Илшат Нуриев, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Динә Ибраһимова, авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллиннар килде. Сәгыйдәбану әби кунакларны бик көткән иде. Аңа бүләкләр белән бергә Русия Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын да тапшырдылар. Сәгыйдәбану әби бик дулкынланып: «Путин да белә икән мине», – диде.
Сәгыйдәбану Зариф кызы 1924нче елның 2нче гыйнварында Кызыл Юл районы (хәзер Әтнә) Кышлау авылында туган. Бишенче сыйныфны тәмамлаганда әнисе авырый башлый. Шуңа күрә укуын дәвам итә алмый. Бөек Ватан сугышы башланганда аңа 17 яшь була. Кызны Свердловск якларына торф чыгарырга, аннан кайткач, окоп казырга җибәрәләр. Аннан, хат ташучы, клуб мөдире булып эшли. 1942нче елда Яңа Кенәр авылында тракторчылар әзерләү курсларында укый. Сугыш беткәнче өч ел тракторда эшли.
Сугыштан исән-сау әйләнеп кайткан авылдашы Габделхай Хәбибуллин белән тормыш коралар. 1955нче елны Яңа Кенәр авылына күченеп киләләр. Ул елларда бу авыл Кызыл Юл районы үзәге була. Кирпеч заводында, промкомбинатта эшлиләр. 1963нче елда икесе дә балалар бакчасында эшли башлый. Сәгыйдәбану апа аш пешерә, мичләргә яга, Габделхай абый атлы эштә эшли.
Авылдашлар бу гаилә турында бик җылы сүзләр генә сөйли. Бик матур гомер итә алар. Иренең әти-әнисен, авыру сеңлесен үзләре тәрбияли. Сәгыйдәбану апаның сукырайган әнисе дә аларда яши. Соңрак Габделхай абый авырый башлагач, Сәгыйдәбану апа аны да 17 ел карый. Гомере буе кешеләр турында кайгыртып яши ул. Үзе һәрчак догада. Озак еллар авылның абыстае була. Күз тигәннәрне өшкереп дәвалый. Ярдәм сорап килгәннәрне бервакытта да кире бормый. Кешеләрне генә түгел, йорт хайваннарын да дәвалый иде әле.
Хәтере бик әйбәт Сәгыйдәбану апаның. Авылдашлар белән сөйләшеп утырырга ярата. Социаль хезмәткәр Рәмзия Габдрахмановага, күршеләре Исламия Хафизоваларга бик рәхмәтле. «Үз әниләре кебек карыйлар», – ди.
Сәгыйдәбану апага киләчәк көннәренең дә өметле булуын, күңел тынычлыгы телибез.
Ветераннар советы рәисе Габделбәр САБИРОВ,
Арча районы, Яңа Кенәр авылы
Комментарии