Төшләремә керсәң иде, хезмәт хакы!

Төшләремә керсәң иде, хезмәт хакы!

Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәт хаклары соңгы биш ел эчендә ике тапкырга диярлек – 194 %ка арткан икән! «Уртачасы 2019нчы елда 24,1 мең сум булса, 2023тә – 46,8 меңгә җитте», – дип белдерде Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров коллегия утырышында. 
Яхшы бит инде! Ниһаять авыл җирендә дә ярыйсы түли башлаганнар, дип бу мәгълүматка ышанырга тырышып, куанырга өлгермәдек, Теләче районындагы Айдар авылы фермасы эшчеләрен кызганудан шалтырату бу матур күзаллауны челпәрәмә китерде. Айдар фермасындагы терлекчеләр декабрь аена сигезәр мең сум гына хезмәт хакы алган, дип хәбәр итте редакциягә мөрәҗәгать итүче (исемен күрсәтмәүне үтенде). Ышанмасагыз, үзегез барып карагыз, дип өстәде. Без шулай иттек тә.
ЛИМУЗИНЛЫ ФЕРМА
Айдар авылы фермасына кергәндә үк, каршыга җирле җитәкче – «Шытсу» җәмгыятенең Айдар бүлеге идарәчесе Раиф Мифтахов очрады. Аның сүзләренә караганда, фермада хәзер 800 баш мөгезле эре терлек икән. Барысы да ит өчен асрала торган лимузин токымлылар. Шуларның 160 башы сыер. Калганнары яшь бозаулар, таналар һәм үгезләр. 
– Бу кышта 90 баш тана керде, алар да бозаулый башлар дип көтәбез. Үсеп җиткән 60 баш үгезне иткә җибәрдек, тагын берничәсе калды әле. Ферма буенча тәүлеклек артым 866 грамм тирәсе тәшкил итә, – дип хезмәт күрсәткечләре белән таныштырды идарәче. Дөресен әйтергә кирәк, ит токымлы терлекләр өчен югары артым түгел инде бу. Терлекләрне асрау шартлары да яхшылардан булмавы күзгә ташланды. Сыерлар кардасында печән, саламның эзен дә күрмәдек. Яшь бозаулар бүлегендә дә кызганыч хәл. Малкайларның аслары пычрак, салам түшәлмәгән. Бозаулар үзләре дә тирескә катып беткән, бик ябыклар (фотоларда). Һич ит токымлылар димәссең! Ә менә таналары шактый көр күренде. Алларындагы сенаж да исе, төсе буенча ярыйсыга охшаган. Гадәттә шулай эшлиләр дә инде, бозаулыйсы таналарга сыйфатлырак азык биреп, яхшырак хәстәр күрсәтергә тырышалар. Биредә дә шул сизелде. 
Раиф Мифтахов сүзләренә караганда, фермада ветеринария табибы, зоотехник кебек белгечләр юк икән. Барысын да үзем башкарам, ди. Айдар җирлеге дүрт ел элек бүлекчә буларак Саба районындагы «Шытсу» җәмгыятенә кушылган. Шул вакыттан бирле яңа хуҗалар бер утарны түбә белән каплаганнар, өч торакка ремонт кергән. Ә кышлык азыкны саклау өчен яхшы фермалардагы сыман махсус ясалган урыннары юк. Сенажны да җир өстенә генә курган итеп өеп салалар. 
Кыскасы, биредәге шартларда, терлекчеләр бик тырышып эшләсәләр дә, югары җитештерүчәнлеккә ирешергә ерак әле.
«ДЕКАБРЬ ӨЧЕН 8 МЕҢ СУМ ХЕЗМӘТ ХАКЫ...»
Айдар фермасы белән танышып йөргән вакытта, бер торак эчендә тирес чыгару белән мәш киләләр иде. Сәнәк таккан Белорус тракторы үгезләр ятагында тапталган, калын гына катлам тиресне каертып ала да, капка төбендәге Камаз машинасы арбасына чыгарып сала. Кулына сәнәк тоткан бер адәм тракторга шул процесста булыша. Фидаил Мөхәммәтҗанов, дип таныштырды ул үзе белән. Хуҗалыкта төрле эшкә йөрүче санала икән. «Хәзерге вакытта бу торакта мал караучы апай больничныйда булганга, аның урынына эшләп торам», – дип сөйләде. Ә хезмәт хакы күпмерәк чыга, дигән сорауга:
– 12-18 мең тирәсе, эшкә карап, күбесенчә 13 мең инде. Узган ел көзге кыр эшләре вакытында чәчүдә катнашканга 28 мең сум алган идем. Ул минем өчен иң зур хезмәт хакы булды, – дип җавап кайтарды. Ул арада трактор да туктады һәм механизаторы безнең янга килде. Анысы Рашат Баһманов исемле, эшкә 7-8 чакырымдагы Кече Нырсы авылыннан килеп йөри икән. 
– Бер туктамыйча, айга 30-31 көн эшләсәң, хезмәт хакы бар инде. Без шулай эшлибез дә, тик торган юк. Кышын фермада. Күрәсез, трактор артына көрәк, алдына сәнәк тагылган. Карын көрисең, терлек азыгы төйисең. Тиресен чыгарырга, саламын кертергә кирәк. Әбәткә дә кайткан юк, үзем белән алып йөрим, чәе термоста. Һәр көнем иртәдән-кичкә хәтле шушы фермада үтә, – дип сөйләде механизатор.
– Һәм шул чаклы хезмәт өчен күпме акча түлиләр?
– 20-25 мең алам инде. Җәен кызу эш чорында бераз тагын артырга мөмкин...
Терлекче хатын-кызлардан Гөлсирин Фәезханова белән очрашырга туры килде.
– Бу фермада 32 ел эшлим инде. Элек тә шулай иде, күп акча алмадык, хәзер дә уңай үзгәреш күренми, – дип сүз башлады ул. – Хезмәт хакы безнең уртача 14-15 мең сум чыга, салымын чигергәч, кулга тия торганы тагын да кими шул. Мәсәлән декабрьгә 8 мең сум алдым. Бер көн эш калдырмыйча бит! Гыйнварда 13 мең 730 сум кулга керде. Хезмәттәшләрем Рәфидә Саттарова белән Гөлүсә Корбановага түләнгән акчалар да шул хәтле генә... 
Бу җаваптан соң, ирексездән аграр министрның «уртача хезмәт хакы 46,8 мең сумга җитте» дигән сүзләре искә төшә. Айдар фермасы терлекчеләре ул турыда беләме икән? Хәтта сорарга да кыенсындык...
 

Айдар бүлеге эшчеләре: (сулдан уңга) Раиф Мифтахов – идарәче, Фидаил Мөхәммәтҗанов – терлекче, Рашат Баһманов – механизатор, Фәннур Вәлиев – шофер.

«ХЕЗМӘТ ХАКЫ ТЕРЛЕКЧЕЛӘР ӨЧЕН КҮП ТӘ ӘЛЕ...»
Айдар халкына күп хуҗалар кулы астында эшләргә туры килгән инде. Инвесторлары алдан «Вамин», аннан «Теләче-Агро», «Сөт иле» булган. Һәм, искәрткәнебезчә, 2019нчы елда Саба районындагы «Шытсу» җәмгыятенә кушканнар. Шулай хуҗалар алмашына торган, хезмәт өчен түләү генә әллә ни үзгәрмәгән. Җаваплардан аңлашылганча, бигрәк аз акча алалар бит. 
– Тырышлармы соң үзләре, эш калдырып, шәләй-вәләй йөрмиләрме? – дип тә сорашып карадык идарәчедән. 
– Юк, андый хәлнең булганы юк. Барысы да тәртипле, эш калдырып йөрүчеләр түгел, – дип ассызыклады Раиф Мифтахов.
– Үзегезнең хезмәт хакы күпме, сер булмаса әйтегез әле?
– Минем оклад, айга 20 мең сум алам. Җитештерү күрсәткечләре югары булса, берничә мең өстәлергә мөмкин. 
Монда нагрузка да аз бит. 800 баш терлекле фермада 6 кеше эшли. Шуңа өстәп тагын тирес чыгаручы механизатор, азык кертүче механизатор бар. Бүлектә барлыгы 20 эшче исәпләнә, – дип бәян итте идарәче, хезмәт хакының аз булуын акларга теләгәндәй. Без, төгәлрәк җавап ишетү максатыннан, «Шытсу» җәмгыяте директоры Адел Билаловка шалтыраттык:
– Алар тулы көн, ягъни 8 сәгать эшләми. Табельдә 4 сәгать языла, ә чынлыкта алар көнгә 1,5-2 сәгать кенә эшли. Алай да булмыйдыр. Шуннан чыгып чутласак, хезмәт хакы нәкъ менә терлекчеләр өчен күп тә әле. Ә механизаторлар, шоферлар акчаны әйбәт ала, – дип аңлатты ул. 
Механизаторның да, шоферның да күпме акча алулары турында ишеттек инде, 20-25 мең, диделәр. Шуны «әйбәт» дип әйтәдер җитәкче әфәнде.
– Хезмәт килешүе буенча аларга сдельная оплата труда (башкарылган эш күләменнән чыгып түләү – Р.Г.) билгеләнгән. Яхшы артым алганда, өстәмә премия түләү дә каралган, – дип сүзен дәвам итте директор. – Барысы да тәртиптә, закон бозу юк монда. Айдар халкы элек-электән зарланырга яратучы халык булган инде. Прокуратураларга да язганнар.
– Тулаем «Шытсу» җәмгыяте буенча уртача хезмәт хакы күпме?
– Узган елда 36 мең 938 сум булды. Ә 2022дә – 32 мең 458 сум иде.
– Айдар бүлегендә күпме чыкты инде?
– Мин сезгә андый мәгълүмат бирә алмыйм. Җәмгыять буенча уртачасын әйттем бит. Айдар аерым хуҗалык түгел, ул «Шытсу»ның бер бүлеге генә. Ә җәмгыять өч бүлектән тора. Аларның барысында да хезмәт хакын исәпләү тәртибе бер төрле, бөтен кеше тигез, һәммәсенә бер үк закон!
«БЕР ЯЛСЫЗ, АЙГА 30-31 КӨН ФЕРМАДА...»
Аңлашылганча, законны санлап эш итәләр икән «Шытсу» җәмгыятендә. Килешү нигезендә «сдельная оплата труда» билгеләнгәч, хезмәт хакын МРОТтан да азрак түлиләр дип гаепләп булмый шул. Ә менә нагрузка аз диюләрен, табельгә 4 сәгать кенә язуларын һич акларлык түгел.
– Һәр көнне иртәнге сәгать биштә машина янына чыгам. Вак-төяген карап, кабызганчы берәр сәгатькә чаклы вакыт үтә. Машина җылы гаражда түгел, урамда тора бит. Хезмәт көне шулай башлана. Әбәткә туктамый ялсыз эшләсәк, сәгать ике-өчләргә чаклы туктамыйбыз инде. Ә хезмәт хакы кышкы чорда минеке дә 20 мең тирәсе генә чыга. Бик аз ул. Авыл җирендә нормаль яшим дисәң, хәзер көненә бер мең сум кирәк, – дип сөйләде бит Камаз машинасын йөртүче Фәннур Вәлиев. Көнгә 8 сәгать эшли килеп чыга.
Терлекче Гөлсирин Фәезхановадан да көн тәртибе турында тәфсилләп сораштык. Аның эшләү вакыты да көнгә 4 сәгать кенә булмый.
– Эшебез җитәрлек. Һәр көнне азык тараткычка чиләкләп он салабыз, трактор агызып калдырган азыкны соңрак кымшаткалап, сыер үрелерлек итеп этеп йөрибез. Чөнки аны терлекләр ашаганда чәчеп бетерә. Шулай ук, малларның асларына салам таратабыз. Көнгә 20шәр төргәк тараткан вакытлар да була. Терлек астын чистартканда трактор алып бетерә алмаган почмак-кырыйлардан тирес каерабыз. Барысы да кул хезмәте. Без өч хатын, өч торактагы малларны карыйбыз. Болардан тыш, сыерларны бозаулатабыз. Кышын кардадан сөйрәп алып керәбез ул яңа туган бозауларны. Ә җәйге чорда сыерлар көтүлектә йөри бит. Бозауларны аннан алып кайтабыз. Бозавына тия дип, сыер сөзә дә әле ул вакытта. Бик сак булырга кирәк.
Һәр көнне иртәнге җидедә фермага киләбез. Көндезге уникеләргә, берләргә чаклы эшлибез. Әбәттән соң тагын фермага. Күләменә карап, янә эш ике-өч сәгатькә сузылырга мөмкин. Барысын исәпләгәндә, көнгә кимендә алты сәгать кенә эшлибез инде. Бер ялсыз бит әле, айга 30-31 көн фермада, – дип тәфсилләде Гөлсирин Фәезханова.
«КАЯ БАРЫЙК СОҢ ИНДЕ БЕЗ?!» 
Хуҗалыкта эшнең шул дәрәҗәдә генә оештырылуына, имеш нагрузка аз булуга ул кешеләр гаепле түгел бит. Идарәче үзе дә аныклаганча, алар һәр көнне эштә!
– Үзләре шуңа риза булып йөриләр инде, – дип әйтеп куйды кинәт Раиф Мифтахов. Аның әлеге сүзләрен ишеткән янәшәдәге эшчеләрнең йөзләре үк үзгәрде.
– Кая барыйк соң инде без?! – диде алар бер авыздан.
– Бу фермада иң яшь эшче мин, 42 тулды. Читкә китеп булмый шул, – дип дәвам итте Фидаил Мөхәммәтҗанов. – Шушы авылда төпләнгән бит инде. Гаиләдә өч малай үсеп килә, аларны укытасы бар. Хатын да шушы фермада эшли. Тик соңгы елларда аның саулыгы какшап китте. Икебезгә айга 30 мең тирәсе хезмәт хакы алабыз. Тормыш итәр өчен гаиләгә җитми ул. Әле ярый шәхси хуҗалыкта 6 баш мөгезле эре терлек асрыйбыз. Икесе савым сыерлары. Аларга азыкны пай җирендә дә үстерәм, фермерлардан да сатып алам. Шул үзебез җитештереп саткан ит-сөт хисабына очны-очка ялгап барырга тырышабыз инде.
Без сорашкан башка эшчеләр дә шәхси хуҗалыкларында терлек асрау бәрабәренә генә яши алуларын аңлаттылар. Механизатор Рашат Баһмановлар мәсәлән, ике сыер, бер тана, өч үгез һәм дистәгә якын сарык асрый икән. Ул да пай җирен бүлеп алган, анда терлек азыгы әзерли. Үзенең шәхси тракторы да бар. Идарәче Раиф Мифтаховлар, шулай ук, ике сыер асрыйлар.
– Авыл җирендә тормыш шундый инде: акча җитмәгән вакытта үзең үстергән сыйфатлы итне сатып җибәрәсең, ә үзеңә ашарга кибеттән күгәргән тавык боты аласың, андый чаклар күп булды, – ди терлекче Гөлсирин Фәезханова. – Ирем инвалид, 7800 сум пенсия ала. Шуңа минем хезмәт хакын да кушкач, гаилә кереме 17-20 мең сум тирәсе була. Кая җитсен инде ул яшәргә. Коммуналь түләүләр гел артып тора. Үзебез мал тоту гына хәлне күпмедер җиңеләйтә инде. Бер сыер, ике бозау бар. Ит-сөт сатудан бераз акча керә. Аларның да хаклары түбән. Ә азыкны саллы бәядән сатып алырга туры килә. Бу сезонда менә печәннең төргәген мең ярым сумнан, саламны – 450 сумнан алдык. Бодайның килограммын 13 сум 50 тиеннән, арпаны – 10 сум ничәдер тиеннән бирделәр. Ә сөтнең литры әле яңарак кына 25 сум булды. Ул бәя дә аз әле... 
Шундый шартларда җан асрарга тырышып яши «Шытсу» җәмгыятенең Айдар бүлеге эшчеләре. Аңлашылганча, олыгаеп барганда йорт-җирне ташлап читкә дә китә алмыйлар. 
Җәмгыять җитәкчелегенең закон нигезендә корган мөнәсәбәте үзе үк тырышып эшләмәскә өнди сыман. Бәлки дөрестән дә, көнгә 4 кенә сәгать эшли башларгадыр хезмәткәрләргә. Барыбер артыгын түләмиләр бит. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры әйткән 46,8 мең сум күләмендәге хезмәт хакын алар төшләрендә генә күрсәләр инде...

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,
Казан – Теләче – Казан

Комментарии