- 24.03.2024
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2024, №3 (март)
- Рубрика: Хәлең ничек, авыл?
Гәҗитебезнең 49нчы санында («Укучыларга соравым бар», «БГ», 13 декабрь, 2023 ел) Рафаил Бәйрәмов гәҗит укучыларга колхозлашу турында үз фикерләрен язарга тәкъдим итә. Бу сорауга җавапны мин язмыйча, кем язсын инде – колхоз минем яшьтәш бит ул. Рафаил әфәнденең: «Ничәмә еллар тыныч кына таза тормыш алып барган авыл халкы...» дигәнен укыгач, көлеп җибәрдем. Дөнья яралганнан бирле кешенең беркайчан да тыныч кына торганы булмады.
Колхозның ни икәнен кайберәүләр белмидер дә әле. Колхоз ул – күмәк хуҗалык – коллективное хозяйство. Колхозлашу – авыл халкының берләшеп, күмәк хуҗалыкка күчүе. Һәркем үзенең мал-туарын, артык чәчүлек җирен колхозга тапшырырга тиеш иде. Әйбәтме бу, дигәнгә, төрлечә җавап биреп була. Абзарында тавыгы да булмаган кеше өчен ник әйбәт булмасын?! Андыйлар да җитәрлек иде. Ә кемнең гомер буе көч түгеп эшләгән, эшкәрткән җирен, асраган малын бушка гына кешегә чыгарып бирәсе килсен? Безнең бабайның ике аты, ике сыеры булган. Җире дә күп булган. Шуңа күрә, кулак, дип, аның малын да, җирен дә колхозга алалар. Өен сүтеп, колхоз рәисенә бирәләр. Ә бабай амбарга мич чыгарып, шунда яшәгәнен хәтерлим. Ул 1935нче елда үлде.
Кем соң ул кулак, дисәләр, ул – авылның баерак кешесе. Байлык та бит чагыштырмача нәрсә. Җире фәлән гектардан артса, малы фәлән баштан артса, дигән нәрсә булмаган. Районнан күрсәтмә килә: «Фәлән тикле кешене раскулачивать итәргә!» Кемне алырга, кайсын колхозга бирергә, кайсын үзеңә алырга – анысын ярлылар советы хәл итә. Шундый очракны хәтерлим, бабайның өен алган рәис сугышка киткәч, бер хатын боларга килеп: «Җитәр инде, минем самавырдан бик күп чәй эчтегез», – дип, самавырын алып киткән.
Онытмаска кирәк: алпавытлар да, фабрикантлар да таланган. Анысы аерым тема. Колхозга керүнең ихтыяри икәнен белүче бармы икән? Син колхозга кермәдең, дип, төрмәгә утыртмадылар. Утыртыр өчен башка сәбәпләр дә җитәрлек иде. Кайсын салым түләмәгәнгә, кайсын малын бирмичә яшереп калдырганга. Безнең колхозның исеме «Кызыл Октябрь» иде. Ул вакытта кызыл төс бик модада иде бит. Кызыл армия, кызыл флаг, кызыл мәйдан... Ул бит кан коеп алганга шулай булды. Әле җыры да бар иде:
«Кызыл флаг уртасына СССР дип язылган.
СССР шуңа кадерле – кан эченнән алынган».
Үзләренең кирелеге аркасында колхозга кермәүчеләр дә булды. Аларга тагын да авыррак иде. Аларны налог белән будылар. Колхоздан бер нәрсә дә бирмәделәр.
Колхоз оешу белән техника кайта башлады. 1935-36нчы елларда авылга дүрт трактор, ике «полуторка» машинасы, бер комбайн кайтты. Авылда бер сепаратор бар иде. Ул авылдагы бер кешедә торды. Халык шунда барып, чиратлап сөт аерта иде. Трактор-комбайнны алай кулланып булмый бит. Берәүнең чәчү җире биш гектар, берәүнеке – биш сутый. Трактор белән комбайн анда уру түгел, борыла да алмый.
Сугыш вакытында фронтны туйдыру өчен колхозның файдасы бик зур булды. Өй борынча кереп җыйсаң, колхоз үстергән бәрәңгенең яртысын да җыеп булмас иде. «Колхоз халыкны талап, авыл җирлеген кешесез калдырды», дигән сүз белән дә килешә алмыйм. Кайбер авыллар бетте, анысы хак. Сәбәбе анда булса. Ә күпчелек авыллар зурайды. Безнең авылда да берничә яңа урам бар. Авыл зурайды, халык кимеде. Авыл зураюның төп сәбәбе – хәзер килен белән бием бер йортта тора алмый. Бердәнбер малай аерылып чыгу ягын карый. Әби белән бабайның икесенә бер өй, ул белән киленгә тагын бер өй. Бер гаиләгә ике өй. Халыкның кимүе ул авылдан качу аркасында гына түгел, балалар аз туу аркасында. Элек 25-30 квадрат метрда унар кеше яшәде. Ә хәзер 100 квадрат метрда – 3-4 кеше.
Авылдан чыгып китәргә элек паспорт бирмиләр иде. Авылдан чыгып китәсе килгән кешеләрне ирексезләп урман кисәргә, ФЗОга җибәрәләр. Көнчыгышны үзләштерергә дә бик күп кешене вербовкалап җибәрделәр. Менә алар турында да мәгълүматыбыз аз безнең. Ул да тарих бит.
Колхоз кешене көнне төнгә ялгап эшләтте дигәнгә, әллә колхоз булмаганда эшләмәгәнме халык? Элек балалар эшләп үсте. Некрасовның «Мужичок с ноготок» дигән шигырен искә төшерегез. Ул бит тормыштан алынган.
Сугышка кадәр безнең әти колхозның яшелчә бакчасында бригадир булып эшләде. Без аның белән бакчаларны яра идек. Әти яргычны тотып бара, мин ат өстендә. Яланаяк, кигәвен тешли, иреннәр ярылып бетә. Хәзер кечесе дә, олысы да эшләми.
Колхоз бушка, таякка эшләтте, диләр. Кайсысы белеп әйтә, кайсысы кешедән ишеткәнне әйтә. Әйе, ул вакытта эшләгән эшне «бер» саны белән тамгалап бардылар. Шартлы рәвештә, бер көнгә бер таяк дип әйтик. Тик ул эшенә карап иде. Тракторчы, мәсәлән, эшкәрткән җиренә карап, бер көнгә бишәр таяк алгандыр. Фермада эшләүчеләр дә бер генә таяк алмады. Әле аның шунысы да бар иде: эшеңдә прогул ясасаң, казларың басуга керсә, ул таякның берничәсен алып ташлыйлар. Колхоз таякка бушка эшләтте, дигәндә, «сугыш вакытында» дип тә өстәп куярга кирәк. Ул вакытта колхоз булмаса да, алма пеш, авызга сикереп төш, дип ятмаган булыр идек. Шәһәрдә колхозлар булмады. Әллә анда бик рәхәт яшәделәрме? Монда колхоз түгел, сугыш гаепле, дияргә кирәктер. Әйе, ачлык булды, черек бәрәңгесен дә, алабутасын да ашадык. Колхоз кешеләрне үтермәскә тырышты. Әле арышның яшеллеге дә бетмәгән була иде, аны әвендә киптереп, тегермәндә тартып, халыкка он бирә башлыйлар иде.
Сугыштан соң инде колхозлар әкренләп рәтләнә башлады. Акчасын да бирә башладылар. Халыкка печәнен дә бирделәр. Колхозлар беткәч, алары да бетте. Кешедән, ник мал асрамыйсың, дип сорасаң: «Ашатырга әйбер юк бит», – ди. Ашатыр нәрсә булмыймы соң? Күпме болыннар тигәнәк басып бозылып бетте. Колхоз иркәләп бозып бетерде кешене. Бакчаларны бушка эшкәртәләр иде. Хәзер әнә бар да акчага, икешәр мең сум түлисе.
Колхозлашуның дөрес булганын яки булмаганын ачык кына әйтә алмыйм. Бәлки, йомшаграк формада башкарырга кирәк булгандыр. Ә инде әйбәт кенә эшләп килә торган колхозны җимерү бер дә дөрес булмады. Колхоз белән бергә бик күп нәрсәләр җимерелде. Безнең колхозның ике тегермәне бар иде, берсе ак онныкы, икенчесе фуражныкы. Пилорама бар иде. Хәзер берсе дә юк. Колхозда эшләгән кешеләр хәзер өйдә эшсез ята. Колхоз таралгач, котылдык колхоздан, дигән кешене бер дә очратканым булмады. Ә сагынучылар бик күп.
«Халык байлыгы шома кулларга күчте», – дип, Рафаил дөрес әйтә. Агрофирма авыл халкы белән килешү төзеде. Җирегезне эшкәртеп бирәбез, уңышның яртысы сезгә, яртысы безгә, диделәр. Чегән атын ашатмаска өйрәткән. Көннән көн печәнне кимрәк бирә икән. Инде бер дә бирми башлагач, ат үлеп киткән. «Эх, ашамаска өйрәнгәч кенә үлеп китте», – дигән. Монда да шулайрак булды. Агрофирма халыкка бирәсен елдан-ел киметә барып, нульгә калдырды. Үз авылы җиренә хәзер халыкның катнашы юк инде.
Дингә каршы көрәш турында әйтергә онытканмын. Анысы колхозлашудан да яманрак булды.
Мин бу мәкаләне үзебезнең авыл тормышыннан гына, үземнең истә калганнардан гына алып яздым. Бу гамәл бөтен илдә шушы формадарак булды. Мин хаклы булмасам, төзәтеп язучылар булыр әле.
Салих ЗИННӘТОВ,
Зәй районы, Аксар авылы
Комментарии