Дуңгыз түгел, дуңгызлык куркыныч!

Дуңгыз түгел, дуңгызлык куркыныч!

Соңгы вакытта республикадагы шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда һәм башка вак формадагы аграр оешмаларда дуңгыз асрау киңәш ителми. Ит җитештерүдә саллы гына өлеш алып торса да, дуңгызчылыкка карата шундый вазгыять урнашу очраклы түгел. Сәбәбе – Африка чумасы дигән чир янауда.

Ә аерым очракларда дуңгызчылык белән шөгыльләнүче кайбер җаваплы затларның җавапсызлыгы аркасында башкарылган гамәлләр – кылынган дуңгызлыклар (гафу үтенәбез, әмма ул гамәлләрне башкача атап та булмый) тагын да зуррак куркыныч тудырырга мөмкин...

«КАМА БЕКОНЫ» ҖӘЗАСЫН АЛДЫ

Җаваплы затларның җавапсызлык очрагының чираттагысы агымдагы елның август аенда Минзәлә районында мәгълүм булды. Ул турыда «Безнең гәҗит»нең 24нче август санында (№33, 2022 ел) «Моңарчы күрелмәгән хәл: 34 районда карантин!» дигән мәкаләдә бәян иткән идек. Искә төшерәбез: әлеге районның Усай, Хуҗәмәт, Салкын Чишмә авылларында яшәүчеләр янәшәдә агучы Ургыды һәм Буклы елгалары пычрануыннан зарлана. Су каралып кына калмый, сасы ис тә килә башлый, күпләп балыклар үлүе күзәтелә. Ә телгә алынган инешләр Минзәлә елгасына коя. Соңрак Роспотребнадзор белгечләре Минзәлә суының да дуңгыз эчәгесендә үрчи торган паразит белән зарарланган булуын ачыклый. Куркыныч паразит Минзәлә районындагы төп пляж ярында да табыла. Елгаларны агулаучы – Тукай районындагы «Кама беконы» дуңгызчылык комплексы булып чыга. Ул оешманың шакшы суы елгага агып яткан. Шул сәбәпле табигатькә салынган зыянның күләмен күз алдына китерүе дә кыен. Кеше сәламәтлеге өчен куркыныч паразитлар, төрле химик матдәләр нормадан күп тапкырга артык булганга, ул елгаларда коенырга да ярамый, дигән нәтиҗә чыгарылды.

Әлбәттә, ул экология фаҗигасен тудыруга дуңгыз хайваны үзе гаепле түгел. Барысына да кеше сәбәпче! Иң элек «Кама беконы» оешмасының җитәкчелеге. Шундый зур дуңгызчылык комплексының хәзерге заманда җиде кат йозак астында булуы мәҗбүри. Ягъни, аның территориясенә чебен дә очып керә һәм чыга алмаска тиеш. Хәзерге заманда, дип искәртәбез. Чөнки соңгы вакытларда дуңгызларга үлем куркынычы белән яный торган Африка чумасы дигән чир котырына бит. Ул темага соңрак тагын тукталырбыз. Әлегә шуны гына ассызыклыйбыз, чума һәм башка куркыныч чирләр таралуга юл куймас өчен дуңгызчылык фермалары, эре комплекслар тулысынча ябык режимда эшләргә тиеш. Ә «Кама беконы» комплексының ябыклык дәрәҗәсе шул чаклы нык булган күрәмсең, тиресне дә шыпырт кына янәшәдәге елгага агызып ятканнар. Алар үзләре ябык оешманың эчке ягында бит, кем әйтмешли, койма артында булгач, күренмиләр. Табигатькә, тереклеккә карата кылган менә шул вәхшиләрчә гамәлләрен дә беркем күрмәс, дип уйлаганнардыр инде...

Булмады, җинаятьне яшертен генә кылу барып чыкмады. Әйткәнебезчә, янәшәдәге авылларда яшәүче халык та күтәрелде. Без дә, ул турыда белеп алгач, чаң сугарга тырыштык, тиешле тикшерү органнарына сораулар юлладык. Һәм, менә, нәтиҗәсе дә булды кебек. «Кама беконы» дуңгызчылык комплексының җаваплы затларына карата җинаять эше кузгатылды. Моннан тыш, Росприроднадзор белгечләре оешманың табигатькә 3,5 миллион сумнан артыграк күләмдә зыян салуын санап чыгарды. «Кама беконы» җитәкчелеге ул нәтиҗә белән килешеп, зыян суммасын каплады. Ул гына да түгел, әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянның алга таба тискәре йогынтысы калмасын өчен, Росприроднадзор махсус чаралар үткәрү кирәклеге турында күрсәтмә булдырды. Аны үтәү максатыннан «Кама беконы» җәмгыяте табигатьне чистарту чаралары планын төзеде.

Олы Кибәче авылында дуңгызлык кылучы оешма

Менә шундый нәтиҗә, җәмәгать! Ачылган җинаять эше нигезендә кемгә нинди җәза бирелүе турында әйтергә иртәрәк, чөнки әлегә нокта куелмаган. Ә санап үткән башка җәзаларга килгәндә, барыбер дә, алар ул хәтле үк саллы булмаган, дигән фикер туа. Сулыкларны, табигатьне агулап, ничаклы балыкларны үтергән очракта да, 3,5 миллион сумлык кына зыян салынган икән! Әле ярый кылынган җинаять, агымсу кебек, бөтенләй «эзсез» агып китмәде.

«КОМОС-ГРУПП» ДУҢГЫЗЛЫК КЫЛУНЫ ДӘВАМ ИТӘ

Әйләнә-тирә мохиткә, кешеләргә, тереклеккә җинаятьчел мөнәсәбәте белән республикада тагын бер дуңгызчылык комплексы танылу алды. Анысы Саба районының Олы Кибәче авылы янәшәсендә урнашкан. Уртача 16-17 мең баш дуңгыз асрауга исәпләнгән әлеге комплекс Удмуртия республикасындагы «КОМОС-ГРУПП» идарә компаниясе канаты астында саналган «Татмит Агро» җәмгыятенә карый иде. Соңрак инвесторлар ул оешманы «Восточный» җәмгыятенә кушкан. Кыскасы, оешманың исеме үзгәрсә дә, хуҗалары шулар ук калган. Һәм, проблемалары да...

Кырларны агулау дәвам итә

Ә алар, дуңгыз нәҗесе сыман, ташып түгелеп тора анда. «Сулый торган түгел, дуңгыз фермасының сасы исе буа. Кыр-болыннар, елгаларыбыз дуңгыз тиресенә батып бара!» Саба районының Олы һәм Кече Кибәче, Төбәк авылларында яшәүчеләрдән редакциягә шундый эчтәлектәге мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә», – дип язган идек «Безнең гәҗит»нең 16нчы март санында (№10, 2022 ел) «Саба районы һавасын кем боза?» дигән мәкаләдә. Без анда әлеге дуңгыз комплексыннан көн саен сыек тиресне авыллар янәшәсендәге кырларга чыгарып түгүләре турында бәян иттек. Ә шул тиреснең сасы исе тирә-юньгә тарала. Хәер, исе бер хәл, гәрчә анысы да кеше сәламәтлеге өчен, аеруча астмадан интегүчеләргә зыянлы булырга мөмкин. Аннан тыш, ул кырларга түккән тирес язын-көзен кар һәм яңгыр сулары белән әллә кайларга чаклы агып китә бит. Янәшәдәге чишмәләргә, елгаларга кушылу куркынычы бар. Ә дуңгыз комплексыннан астарак, 150-200 метр чамасы гына читтә «Су саклау зонасы» икән, ул турыда махсус игъланы да эленгән. Анда Ныса елгасы ага. Шулай булгач, биредә дә Минзәлә районындагы кебек экологик фаҗига чыгарга мөмкин, дигән сүз.

Дөресен әйткәндә, агулау процессы бара да инде. Дуңгыз тиресе шактый зыянлы санала, анда аммиак микъдары бик югары, төрле куркыныч паразитлар да еш очрый бит. Россельхознадзорнаң Татарстан буенча идарәсендә ветеринария күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Идрис Гатин да шул турыда ассызыклады:

– Берәр чир табылу аркасында карантин игълан ителгән булса, андый терлекләрнең тиресләре махсус билгеләнгән урынга җыелып, кимендә ике ел биотермик процесс узарга тиеш. Әгәр сәламәт терлекләр булса, дуңгыз тиресен алты айдан соң гына кырга түгәргә ярый. Гадәттә эре комплексларда тирес лагуналарга су басымы астында агызыла һәм ул сыек була. Аның исе дә көчле инде. Дуңгызныкы аеруча. Андый тирес алдан лагунада әчү процессы үтәргә тиеш. Кырга түгелгәч тә, артыннан ук туфракны эшкәртү зарур. Шуңа да, лагуналардан тиресләрне гадәттә язын һәм көзен – нәкъ менә кырларны эшкәртер алдыннан суыртып алып басуларга чыгаралар, – ди ул.

Ләкин Олы Кибәче дуңгыз комплексында ул таләпләр үтәлми.

– Безнең айлар буе җыелып килгән тиресне сыйдырырлык лагуналар юк. Җиргә күмеп куелган зур тимер мичкәләргә көнлек тирес кенә җыела һәм аннан суыртып алып, тракторлар белән кырларга чыгарабыз, – дип аңлаткан иде «Татмит Агро» җәмгыяте директоры Виктор Сидорук. Шулай булгач, басу-кырларны агулау факты күз алдында.

– Үлән җиренә түксәң, печәнен мал ашамый. Шулай ук, ашлыгын, саламын да өнәп бетермиләр. Исе киләме соң, яратып ашамыйлар инде, – дип, Кече Кибәче авылы фермеры Радик Гәрәев күзәтү нәтиҗәсе белән уртаклашты. «Саба» җәмгыятенең «Сатыш» бүлеге җитәкчесе Фәргать Сәүбәнов та: «Ну, микрофлораны бозарга мөмкин инде, күбрәк сибелгән урында туфракны яндыруы да бар. Кайбер очракларда тракторчылар кырның бөтен мәйданы буенча йөреп, тиресне тигез итеп сипми, ә бер урынга туктыйлар да, шунда гына агызалар», - дип, агулау очрагы булу мөмкинлеге турында искәртте.

Март аенда без күзәтеп, фото-видеога төшереп торган вакытта, нәкъ шундый очракка тап булдык та. Дуңгыз комплексыннан тирес ташучы тракторлар кыр эченә кереп, бераз сиптереп баргач, тукталып тордылар. Шул рәвешле алар бу юлы да сыек тиресне бер урынга гына агызды. Җайлы бит, соляр бетереп, чакрымнар урыйсы юк. Ә ул урында әле биотермик процесс узарга өлгермәгән агулы дуңгыз тиресе күле хасил булды. Андагы югары аммиаклы сыекчадан ничек инде туфрак янмасын да, ничек микрофлора саклансын?!

Ләкин Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчелеге безнең мөрәҗәгатькә җавап йөзеннән, бернинди агулау фактлары теркәлмәве турында хәбәр итте. Кем, ничек тикшергәндер, билгесез. Тикшерү вакытында безне дә чакыруларын сораган идек, тик эндәшүче булмады. Ә «КОМОС-ГРУПП» идарә компаниясенең Олы Кибәчедәге дуңгыз комплексында Ропотребнадзор тикшерүләре нәтиҗәсеннән бик канәгать калганнардыр инде. Шуңа алар көнлек сыек тиресне кырларга түгеп, хәзер дә табигатьне агулауны дәвам итәләр мөгаен.

ДУҢГЫЗЛАРГА ДА КУРКЫНЫЧ ЯНЫЙ

Дуңгызларга үлем белән яный торган Африка чумасы турында шактый язгаладык инде. Кешегә йога торган булмаса да, гаять зыянлы чир ул. Азык-төлек иминлеге һәм икътисад ягыннан зур зыян китерергә сәләтле. Чөнки чума таралмасын өчен, дуңгызларны яндырып юк итәргә генә кала. Куркынычсызлык таләпләре буенча, чир табылган үзәкнең 5 чакрым радиустагы тирәлегендә бер баш дуңгыз да калырга тиеш түгел. Күз алдына китереп карагыз, әгәр бу афәт дистәләгән мең баш чучка асралучы эре комплекска үтеп керсә, ничаклы зыян буласы! Ә Татарстанда андый комплекслар байтак. Республикада чучка ите сыерныкына караганда да күбрәк җитештерелә бит. Шуңа күрә, дуңгызчылык буенча алдынгылардан саналучы төбәк буларак, безнең өчен Африка чумасыннан саклану аеруча мөһим эш.

Әлеге афәт Татарстанда беренче тапкыр 2016нчы елда Норлат районында теркәлгән иде. Ул вакытта 7 авылдагы бөтен дуңгызлар – барлыгы 426 баш чучка укол белән мәңгелеккә йоклатылып, яндырылды. 

Ә узган елда Яңа Чишмә районында кыргый кабаннар зарарлануы теркәлде. Быел исә август аенда Спас, Югары Ослан, Чистай һәм Мамадыш районнарында 8 очрак табылды. Шул сәбәпле, чир теркәлгән үзәкләрдән 100 чакрымга чаклы ераклыкта урнашкан 34 районда карантин игълан ителде. Нәтиҗәдә, куркыныч янаган зоналарга керүче торак пунктларда асралган хайваннар – барлыгы 6152 баш дуңгыз юк ителде. Октябрь ахырында әлеге районнарда карантин бетерелде генә, Африка чумасы янәдән Питрәч белән Әлкидәге аучылык хуҗалыкларында килеп чыкты. Тагын 8 баш дуңгызны яндырдылар.

Җыйнап әйткәндә, чума теләсә кайсы вакытта, теләсә кайсы урында барлыкка килергә мөмкин. Кыргый кабан дуңгызлары да тарата бит аны. Русиянең башка төбәкләрендә дә хәл шәптән түгел. Декабрь башында гына Орлов өлкәсендә «Мироторг» компаниясенең берничә дуңгыз асрау мәйданчыгында табылган ул чир. Эре компаниянең зур комплекслары булгач, анда инде шактый күләмдә дуңгыз юк ителгәндер, дип фаразлый Татарстан министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Илдар Ногманов. Самарада да әлегәчә чумадан арынып бетә алмаганнар. Татарстанда исә, Илдар Ногманов сүзләренчә, шушы бер-ике көндә соңгы ике райондагы очрак буенча да карантин бетерелүе көтелә икән.

– Ул афәт кабат чыкмасын өчен эре комплексларда дуңгызларны фәкать ябык режимда, барлык таләпләрне төгәл үтәп асрау мәҗбүри. Ә андый шартларны тәэмин итә алмаган вак аграр оешмаларда, шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда вакытлыча дуңгызны бөтенләй асрамаска киңәш итәбез, – ди Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары. Хәзергә республикадагы шәхси хуҗалыкларда 3 мең баш тирәсе дуңгыз асрала икән. Ә ел башында 21 мең баш булган.

Шуны да искәртик, юк ителгән дуңгызлар өчен хуҗаларына акчалата компенсация бирү каралган бит. Күләме базар бәясеннән чыгып билгеләнә иде. Ә киләсе елның мартыннан ул турыдагы хөкүмәт карарына яңа үзгәрешләр кертелә. Дуңгыз асрау таләпләре үтәлешендә хуҗа гаебе булуга карап, компенсация күләме кимергә яки бөтенләй бирелмәскә мөмкин.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ әзерләде

Комментарии