- 19.03.2022
- Автор: Раиф ГЫЙМАДИЕВ
- Выпуск: 2022, №10 (16 март)
- Рубрика: Хәлең ничек, авыл?
«Сулый торган түгел, дуңгыз фермасының сасы исе буа. Кыр-болыннар, елгаларыбыз дуңгыз тиресенә батып бара!» Саба районының Олы һәм Кече Кибәче, Төбәк авылларында яшәүчеләрдән редакциягә шундый эчтәлектәге мөрәҗәгатьләр килү дәвам итә.
Хәтта мәшһүр язучыбыз, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия ханым Бәйрәмова якташлары проблемасы турында Татарстан Президентына, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисенә ачык хат белән дә мөрәҗәгать иткән иде («Безнең гәҗит»нең 26 гыйнвар, 2022 ел, №3 саны). Тик хатка җавап бирелмәгән, халыкны борчыган проблема һаман ачык кала. Ә Фәүзия Бәйрәмова: «Миңа яный башладылар», – ди.
ЗАРЛЫ ФЕРМА
Югарыда телгә алынган өч авыл да бер җирлеккә керә. Үзәге – Олы кибәче, бик төзек, ике мәчетле саф татар авылы. Хәер, Кече Кибәче белән Төбәктә дә милләттәшләребез яши. Уртада урнашкан Олы Кибәче авылы янәшәсендә үк эре генә дуңгыз фермасы бар. Аны заманча комплекс дип әйтү дөресрәк булыр, 16-17 мең баш дуңгыз асрала икән. Менә шул объект сәбәпче дә инде әлеге авыллар халкының моң-зарына.
– Дуңгыз фермасы безнең авылда совет чорларында ук, 69-70нче елларда төзелгән булган, – ди Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Айрат Сафин. – Заманында анда 200ләп кеше эшли иде. Ул вакытларда ничектер искә игътибар бирелмәгәндер инде. Технологиясе дә үзгәрәк булгандыр, саламлы, коры тирес чыга иде. Аның исе ул чаклы көчле түгел бит.
СССР таркалгач, гасыр азагында фермада эшләр тәмам тукталып калу алдына килеп җитә, биналар ярымҗимерек хәлгә төшә. Соңыннан анда инвестор килеп, яңа тораклар төзи һәм дуңгыз комплексын янәдән эшләтеп җибәрә. Тик вакыт уза торгач, аның да икътисади хәле мөшкеләя, 2011нче елда комплекс «Татмит Агро» җәмгыяте карамагына күчә.
– Ул оешмага без килгәндә, тирес җыю корылмалары җимерек иде инде. Бөтен пычрак янәшәдәге елгага аккан. Ә халык тарафыннан зарланулар йөз тапкырга күбрәк иде! Без иң элек шул кимчелекләрне бетерү юнәлешендә эшли башладык. Өч ел дигәндә җимерек лагуналарны (сыек тиресне җыю чокырлары – Р.Г.) өлешчә чистартып, тиреснең комплекстан читкә агып чыгуын тулысынча туктаттык. Дуңгыз комплексын яңарту, җиһазландыру буенча шактый эш башкарылды, – дип сөйләде «Татмит Агро» җәмгыяте җитәкчесе Виктор Сидорук. Хәзер исә комплекста 30га якын кеше эшли икән.
Бер яктан караганда, оешманың «аякта» калуы, кешеләргә эш урыны булу бик яхшы күренеш. Әмма күп милләттәшләребезнең күңелендә ислам диненә карата мөнәсәбәт үзгәреп, иманга кайтуы көчәйгән вакытта чеп-чи татар авылында дуңгыз комплексы булу, шулай ук, каршылыклы фикерләр тудыра инде. Ә барыннан да бигрәк, начар ис һәм әйләнә-тирәнең дуңгыз тиресенә батуы борчый, дип зарлана халык.
ТИРЕСНЕҢ ТИРЕС ИКӘНЕН ИСБАТЛАРГА...
Ферма булгач, тирес барлыкка килү һәм аның исе таралу табигый хәл инде. Ләкин һәр нәрсәнең чамасы бар. Ис таралуның да, тиресне саклау, урнаштыруның да. Әлеге өлкәдә тиешле таләпләр үтәлешен контрольдә тоту, аларның бозылу-бозылмавын ачыклау Русия кулланучылар күзәтчелеге (Роспотребнадзор), табигать күзәтчелеге (Росприроднадзор) һәм авыл-хуҗалыгы күзәтчелеге (Россельхознадзор) оешмаларына йөкләнгән. Танылган язучы, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова Олы Кибәче авылындагы дуңгыз комплексыннан халык зарларын аңлатып Татарстан Президентына, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисенә мөрәҗәгать иткәннән соң, Роспотребнадзорның Саба районы бүлегеннән хат ала. «Президентка ачык хатта күтәрелгән мәсьәләләрне урынга барып тикшерсеннәр өчен, алдан Роспотребнадзор оешмасына мин кем булуымны документ нигезендә исбатларга тиеш икән», – ди Фәүзия ханым редакциягә юллаган хәбәрендә. – «Барып тикшергән очракта да, язганнарым расланмаса, роспотребнадзор судка мөрәҗәгать итеп, тикшерү өчен тотылган чыгымнарны миннән түләтергә мөмкин, дип кисәтә...»
Менә сиңа мә! Бу нинди хәл инде? Мөрәҗәгать булган икән, дәүләт органнары барып тикшерергә тиештер бит. Андагы хәлнең кабул ителгән нормалар, таләпләр кысасына туры килү-килмәве икенче мәсьәлә. Шуны ачыклау өчен мөрәҗәгать итеп чакыралар да бит инде тикшерү органнарын. Ә авылларга начар ис таралу, кырларга дуңгыз тиресе түгү фактларын җирлек башлыгыннан алып, ул авылларда яшәүче һәркем раслый ала.
– Исе ничек килмәсен инде?! Узган җәйдә авылга терәлеп торган менә бу кырга төшеп түгә башладылар бит. Муенга салган сыман. Сасы исенә чыдый торган түгел иде, – ди Кече Кибәчедә яшәүче фермер Радик Гәрәев. – Түзә алмагач, Саба районы прокуратурасына мөрәҗәгать иттем. Алар катнашкач кына, авыл кырыендагы басуны агулауны туктаттылар, 4-5 чакырым ераклыктагы башка кырга ташый башладылар. Җил шул яктан искәндә, аннан да шактый нык килә «хуш исләре». Алар бит ул тиресне ел әйләнәсендә көн саен ташый. Шул чаклы шакшыга ничек гел авыллардан читтә булган кырларны гына җиткерсеннәр ди. Барыбер якындагы басуларга да түгәләр. Ул вакытларда начар ис бөтен халыкны буа инде.
Ничек инде тиресне көн саен кырларга ташыйлар? Дуңгыз тиресе шактый агулы санала, шуның өчен алдан махсус урында җыелып, биотермик процесс узарга тиеш түгелме соң? Юкса ул туфракны да яндыра бит.
– Нәкъ шулай, – дип җөпләде әлеге фикерне Россельхознадзорнаң Татарстан идарәсендә ветеринария күзәтчелеге бүлеге җитәкчесе Идрис Гатин. – Ниндидер чир табылу аркасында карантин игълан ителгән булса, андый терлекләрнең тиресләре махсус билгеләнгән урынга җыелып, кимендә ике ел биотермик процесс узарга тиеш. Әгәр сәламәт терлекләр булса, сыер тиресен өч айдан соң кырга түгәргә ярый. Ә дуңгыз һәм тавык тиресен – алты айдан соң гына. Эре комплексларда тирес лагуналарга су басымы астында агызыла һәм ул сыек була. Аның исе дә көчле инде. Кошныкы, дуңгызныкы аеруча. Андый тирес алдан лагунада әчү процессы үтәргә тиеш. Кырга түгелгәч тә, артыннан ук туфракны эшкәртү зарур. Шуңа да, лагуналардан тиресләрне гадәттә язын һәм көзен – нәкъ менә кырларны эшкәртер алдыннан суыртып алып басуларга чыгаралар.
Ләкин аңлашылганча, «Татмит Агро»ның дуңгыз комплексында ул таләпләр үтәлми.
– Безнең айлар буе җыелып килгән тиресне сыйдырырлык чокырлар – лагуналар юк. Җиргә күмеп куелган зур тимер бочкаларга көнлек тирес кенә җыела һәм аннан суыртып алып, тракторлар белән кырларга чыгарабыз, – дип аңлата Виктор Сидорук. Димәк, басу-кырларны агулау факты күз алдында.
«ДУҢГЫЗ ТИРЕСЕ КЕРГӘН БАСУ ПЕЧӘНЕН МАЛ ДА АШАМЫЙ...»
Олы Кибәче авыл җирлегендә без булган көнне дә, «Т-150» маркалы зур егәрлекле ике трактор олы бочкалар белән дуңгыз комплексыннан сыек тиресне берничә чакырым читтәге кырга туктаусыз ташып йөрделәр. Аны «Саба» җәмгыяте, фермерлар бик теләп үз җирләренә кертүне сорыйлар, ди бит «Татмит Агро» җәмгыяте җитәкчесе. Янәсе, ашлама урынына файдалы...
– Мин ул тиресне җиремә бөтенләй керттермим. Файдасын күрмим, – ди Кече Кибәче фермеры Радик Гәрәев. – Үлән җиренә түксәң, печәнен мал ашамый. Шулай ук, ашлыгын, саламын да өнәп бетермиләр. Исе киләме соң, яратып ашамыйлар инде. Аны шуннан беләм: Олы Кибәче авылындагы фермер Фәнил Галиәхмәтовтан ашлык, печән алгаладым. Ә ул басуларына шул дуңгыз тиресен түгә. Фәнилдән алган бөртекне, печәнне бик начар ашыйлар, дөресрәге – ашамыйлар. Белмим, икенче төрле ул.
– Ә фермер Фәнил Галиәхмәтовның үз маллары ашыймы икән соң?
– Ул терлек асрамый, кырчылык белән генә шөгыльләнә. Игенне, печәнне фәкать сату өчен үстерә.
– Тиресне бер гектарга 25 трактор агызсаң, андый җирдә үскән иген-печәнне, дөрестән дә, мал ашамаска мөмкиндер инде. Ашламаны да чамадан тыш күп куллансаң, әчелек арта, нитрат күбәя бит, – ди Фәнил Галиәхмәтов әлеге хәлгә исе китмичә. Аның фикеренчә, туфракка дуңгыз тиресе кертүнең файдасы күбрәк икән:
– Хәзер бәяләре бер туктамый артып торган ашлама белән эшләүгә караганда, бу ысул икътисади яктан файдалырак. Без «Татмит Агро» җәмгыяте белән үзара килешү төзибез. Аның нигезендә басуга тиресне түгү белән үк, артыннан туфракны эшкәртеп тә бирәләр. Шуңа нәкъ сука алдыннан түгәргә тырышабыз тиресне.
– Кыш буе да туктап тормаганнар бит, комплекстан тирес көн саен кырларга чыгарыла. Ә кышын ул мәйданнарны сукалап булмый бит әле?
– Кышын алар тирес кертәсе мәйданнарда алдан карны трактор белән ерып, юл ярып чыгалар. Бу бер үк вакытта кар тоту да була. Шул ярган юллар буенча кертәләр тиресне.
– Без дә басуларга дуңгыз тиресен түктерәбез. Файдасы бар инде аның, – дип сүзгә кушылды Райондагы иң эре аграр оешма – «Саба» җәмгыятенең «Сатыш» бүлеге җитәкчесе Фәргать Сәүбәнов.
– Ләкин андый тиресне алдан кимендә ярты ел дәвамында лагуналарда тотып әчетергә, биотермик процесс үтүен көтәргә кирәк бит. Ә «Татмит Агро» җәмгыяте көн саен яңа җыелганын түгә. Басуларда туфракны бозмыймы?
– Ну, микрофлораны бозарга мөмкин инде, күбрәк сибелгән урында туфракны яндыруы да бар. Кайбер очракларда тракторчылар кырның бөтен мәйданы буенча йөреп, тиресне тигез итеп сипмиләр, ә бер урынга туктыйлар да, шунда гына агызалар. Андый проблема бар, шуның аркасында ызгышлар да чыккалый.
Без күзәтеп, фото-видеога төшереп торган вакытта да, дуңгыз комплексыннан тирес ташучы тракторлар кыр эченә кереп, бераз сиптереп баргач, тукталып тордылар. Шул рәвешле алар бу юлы да сыек тиресне бер урынга гына агызды. Җайлы бит, соляр бетереп, чакрымнар урыйсы юк. Ә ул урында әле биотермик процесс узарга өлгермәгән агулы дуңгыз тиресе күле хасил була. Андагы югары аммиаклы сыекчадан ничек инде туфрак янмасын да, ничек микрофлора саклансын?!
– Басуларыгызның туфрак составын лабораториядә тикшерткәнегез бармы соң? Химик төзелеше нинди икән, бозылмаганмы? – дип төпченәбез «Саба» җәмгыятенең «Сатыш» бүлеге җитәкчесе Фәргать Сәүбәновтан.
– Юк, анысын тикшерткәнебез булмады, – ди ул.
Шулай булгач, көнлек җыелган дуңгыз тиресен шул рәвешле басуга кертүдән файда күбрәкме, зыянмы? Бу – зур сорау булып кала әле. Аннан тыш, ул кырларга сибелгән агулы тиресләрнең күпмедер өлеше язгы кар сулары белән әйләнә-тирәгә таралырга, сулыкларга агып төшәргә мөмкин бит. Ә дуңгыз комплексының аскы ягында, янәшәдә генә «Су саклау зонасы» икән, ул турыда махсус игъланы да эленгән. Анда Ныса елгасы ага дип әйттеләр. Димәк, тиешле дәүләт органнары тарафыннан ныклы тикшерү үткәрү мөһимлеге тагын да арта дигән сүз.
PS: Аңлашылганча, көн саен сыек дуңгыз тиресен ташыган вакытта начар ис таралуы көчәя. Аны түккән кырлар ягыннан җил искәндә дә, ирексездән дуңгыз комплексын телгә алырга туры килә халыкка. Кышын тирес тиз кату сәбәпле, ис таралу алай озакка бармый, диләр. Ә менә язга таба тирес җеби башлагач һәм җәен сасыга чыдавы кыенлаша.
Хәлне үзгәртү мөһимлеге белән килешеп, «Татмит Агро» җәмгыяте җитәкчесе Виктор Сидорук комплекста тиресне җыю, саклау һәм кырларга чыгару системасын өр-яңадан төзергә җыенуларын әйтте. Барлык санитария-эпидемиология таләпләренә туры китереп, төзелеш эшләре 2023-24нче елларга планлаштырылган. Ә аңарчы ул җирлектәге халык противогазлар киеп яшәсә генә инде.
Раиф ГЫЙМАДИЕВ,
Казан – Саба - Казан
Комментарии