Моңарчы күрелмәгән хәл: 34 районда карантин!

Моңарчы күрелмәгән хәл: 34 районда карантин!

Мондый галәмәтнең булганы юк иде әле: Татарстанның 4 районында дуңгызлар Африка чумасы белән зарарланган 8 очрак табылды. Шул сәбәпле, чир теркәлгән үзәкләрдән 100 чакрымга чаклы ераклыкта урнашкан 34 районда карантин игълан ителде! Әлегә фәкать 9 район – Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Лениногорск, Бөгелмә һәм Баулы гына чикләүләрсез кала. Әлегә дибез, чөнки Африка чумасының кыргый кабаннар арасында да таралуы мәгълүм. Ә аларны контрольдә тоту бик кыен. Шуңа күрә, афәтнең алга таба тагын теләсә кайсы төбәктә килеп чыгу ихтималын беркем инкарь итә алмый, Аллаһ сакласын!

Африка чумасы кешегә йога торган булмаса да, гаять куркыныч чир. Ул кешелеккә азык-төлек иминлеге һәм икътисад ягыннан зур зыян китерергә сәләтле. Чөнки чума таралмасын өчен, дуңгызларны яндырып юк итәргә генә кала. Чирлеләрен дә, әлегә вирусны йоктырып өлгермәгәннәрен дә. Куркынычсызлык таләпләре буенча, чир табылган үзәкнең 5 чакрым радиустагы тирәлегендә бер баш дуңгыз да калырга тиеш түгел. Барчасын йоклатып, яндыру мәҗбүри. Күз алдына китереп карагыз, әгәр бу афәт дистәләгән мең баш чучка асралучы эре комплекска үтеп керсә, ничаклы зыян буласы! Ә Татарстанда андый комплекслар байтак. Бүгенге көндә аларда барлыгы 471,5 мең баш дуңгыз асрала. Республикада чучка ите сыерныкына караганда да күбрәк җитештерелә бит. Шуңа күрә, дуңгызчылык буенча алдынгылардан саналучы төбәк буларак, безнең өчен Африка чумасы аеруча зур куркыныч тудыра.

Әлеге афәт Татарстанда беренче тапкыр 2016нчы елда теркәлгән иде. Ул вакытта Норлат районының Сосновка авылында яшәүче Максимовларның шәхси хуҗалыгындагы дуңгызлар чирләде. Нәтиҗәдә, әлеге хуҗалыкта асралган 59 баш һәм чир чыккан үзәкнең 5 чакрым радиус тирәлегендәге куркыныч янау зонасына кергән 7 авылдагы бөтен дуңгызлар – барлыгы 426 баш чучка укол белән мәңгелеккә йоклатылып, яндырылды. Тиешле оешмалар тарафыннан ашыгыч чаралар күрү нәтиҗәсендә, ул вакытта чуманың алга таба җәелүенә юл куелмады.

– Кайда булуына карамастан, Африка чумасының һәр һөҗүме бик куркыныч, – дип ассызыклый Татарстан Министрлар кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин. – Шулай да, 2016нчы елда ул бер шәхси хуҗалыкта гына табылды һәм без аны тиз арада бетерә алдык. Ә менә узган елда Яңа Чишмә районында кыргый кабаннар зарарлануы ачыкланган иде. Кыргый мохиттә чир чыккан урынны, сәбәпне билгеләү һәм аның таралуына юл куймыйча, контрольдә тоту кыенрак.

Шуңа карамастан, узган елда да җиңә алдылар ул зәхмәтне. Быел исә, беренче хәвефле хәбәр Спас районының Приволжский бистәсеннән алынды. Евгений Федоров шәхси хуҗалыгында асралучы 4 баш дуңгызның берсе кинәт үлә. Һөнәре буенча үзе дә ветеринария табибы булып эшләгән хуҗа сүзләренә караганда, чучкаларны үрчетергә дип 3 ел элек Буа районыннан алып кайткан булган икән. Ветеринария-санитария таләпләре кушканча, барлык рөхсәт кәгазьләре дә бар иде, ди. Кинәт үлем очрагын Евгений Федоров тиз арада райондагы ветеринария оешмасына хәбәр итә. Белгечләр үрнәкләрне Казандагы лабораториягә – Хайваннарны саклау буенча Бөтенрусия фәнни-тикшеренү институтының Татарстандагы филиалына җибәрәләр. Ә анда дуңгызның үлү сәбәбе – Африка чумасы, дигән нәтиҗә ясала. Норматив буенча, мондый очракларның һәрберсендә анализ нәтиҗәләре икешәр тапкыр тикшерелергә тиеш. Бу юлы да үрнәкләрне Владимир шәһәрендәге лабораториядә кабат өйрәнәләр. Диагноз раслана. Чир табылган Приволжский бистәсеннән кала, тагын куркыныч янау зонасына кергән Болгар һәм Ржавец торак пунктларындагы дуңгызлар мәгълүм ысул белән юк ителә.

Ул арада Югары Ослан, Чистай һәм Мамадыш районнарыннан да шомлы хәбәрләр алына. Әйткәнебезчә, моңарчы күрелмәгән хәл, лаборатория тикшерүләре барлыгы 4 райондагы 8 очракта Африка чумасы диагнозын исбатлый. Аларның бишесе – шәхси секторда, өчесе – кыргый кабаннарда. Нәтиҗәдә, куркыныч янаган зоналарга керүче торак пунктларда асралган хайваннар – барлыгы 6152 баш дуңгыз укол ярдәмендә йоклатып, махсус мәйданда яндырылган.

Закон буенча, халыктан җыеп алып, юк иткән дуңгызлар өчен хуҗаларына акчалата компенсация бирелергә тиеш. Күләме базар бәясеннән чыгып билгеләнә. Шуны күздә тотып, быел да чучкаларны җыйганда һәр баш малның авырлыгын үлчәп, актлаштырып бардылар. Тик менә акчасы кайчан булыр, әлегә төгәл әйтә алучы булмады. Быелгы бюджет инде болай да зур дефицит белән кабул ителгән, дип, иң башларын гына җыердылар без мөрәҗәгать иткән җаваплы чиновниклар. Ә ул малны хәстәрләп үстерүчеләр алдагы көнгә үз планнарын билгеләп, зур өметләр баглаган булганнар бит. Кемнеңдер баласы укырга керә, кемнекедер өйләнә яки кияүгә чыга. Кемдер төзелеш башлый. Барчасына акча кирәк. Авыл җирендә халык шундый чыгымнарны каплау өчен асрый да инде малны. Африка чумасы дигән афәт ничаклы кешенең планнарын челпәрәмә китереп атты. Әле ярый чир чыккан зоналарда эре дуңгыз фермалары туры килмәде. Нигездә шәхси секторларда 4-5әр баш кына асраучылар булган. Дөрес, Югары Ослан районындагы Сергей Пашков крестьян-фермер хуҗалыгыннан кала. Анда 5531 баш дуңгыз юк ителгән. Аңлашылганча, фермер хуҗалыгы өчен бу хәл һәлакәткә тиң.

Тулаем алганда, 4 районның 8 ноктасында табылган чуманың зыяны аерым затларның дуңгызсыз калуында гына түгел. Ә тагын шушы чума аркасында республиканың 34 районында карантин игълан ителүне искә алганда, икътисади зыян күләме мәртәбәләрдә арта. Хәзер Татарстан районнары шартлы рәвештә өч төркемгә бүленгән. Беренчеләре – чир табылган үзәклеләр (Спас, Югары Ослан, Чистай, Мамадыш), икенчеләре – шул үзәкләрдән 100 чакрымга чаклы радиуста урнашканнар – күзәтү астындагылар (30 район керә). Ә өченче төркемдәгеләр, югарыда билгеләп киткәнебезчә, әлегә чикләүләрсез районнар (Әгерҗе, Актаныш, Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Лениногорск, Бөгелмә һәм Баулы).

Карантин таләпләре буенча чир табылган үзәкләргә чит кешеләрнең, ят транспортларның керүе тыела. Башкарган вазифасы буенча рөхсәт ителгән очракта да, дезинфекция аша үтәргә тиешләр. Шулай ук әлеге үзәкләргә һәм куркыныч янаган зоналарга терлекчелек яки үсемчелек продукцияләрен, аларның калдыкларын кертергә яки, киресенчә, чыгарырга ярамый... Гомумән, саный китсәң, чикләүләр бик күп төрле һәм алар карантин чаралары кертелгән хуҗалык, район эшчәнлегендә шактый өстәмә мәшәкатьләр тудыра, әлбәттә.

Белгечләр хәзергәчә республикада Африка чумасы каян килеп чыгуын тәгаен генә әйтә алмый. Чир кыргый кабаннар аркылы таралгандыр, дигән фаразга туктала Габделхак Мотыйгуллин.

– Ә аларга каян йоккан, ул сорау бөтенләй ачык кала, – ди. – Бик күп төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Африка чумасы вирусы туфракта, суда ярты елга чаклы яши ала. Шулай ук, дуңгыз итеннән, маеннан ясалган ашамлыкта да сакланырга мөмкин. Бигрәк тә, әгәр ул продукция пешерелмичә, ыслау, тозлау юлы белән генә әзерләнгән булса. Дуңгыз маен шулай әзерлиләр дә бит. Аучы яки балыкчы табигатьтә ашаганнан соң, калдыкларны әйләнә-тирәгә ташлый икән, чир таралуга шул да җитә.

Белгеч фикеренчә, чуманы республика районнарында кыргый кабаннар тараткандыр, дигән фаразны тагын бер дәлил ныгыта. Чир табылган 4 район да зур елгалар – Нократ, Чулман һәм Идел ярларында урнашкан. Ә кабан дуңгызы унар чакырым араны да җиңел генә йөзеп үтәргә сәләтле икән. Гадәти яшәү шартларында да алар көненә 50-60 чакрым ара узалар, ди Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары.

Әйткәнебезчә, шәхси секторда чир чыккан үзәкләрне тиз арада контрольгә алып булса, кыргый табигатьтә аны эшләү кыенлаша. Кабан дуңгызларының барысын да күзәтү астына алу мөмкин түгел бит. Шуңа күрә, хәзер аларны атып санын киметү бурычы куела. Тик бу кабаннарны һәвәскәр аучыларга да атарга рөхсәт дигән сүз түгел. Киресенчә, чума таралу ихтималы булу сәбәпле, карантин кертелгән 34 районда да кабаннарны аулау катгый тыела. Аларны атып санын көйләү вазифасы Биоресурслар буенча Татарстан дәүләт комитетына йөкләнгән. Чумага каршы көрәштә һәрбер кешедән исә, тиешле саклык чараларын үтәү сорала.

– Бигрәк тә дуңгыз асраучылар игътибарына әйтәсе килә, – ди Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин. – Терлекләрне ирекле йөртүгә чыгармасыннар, профилактика чараларын күрсеннәр. Дуңгызларга бирелә торган азык термик эшкәртү узарга тиеш. Шулай ук дуңгыз асраучыларга урманга бармый торырга киңәш итәбез, чөнки авыруны тудыручы вируслар ияреп кайтырга мөмкин. Инде малыгыз үзен гадәти тотмый икән, чирләгән сыман тоелса, Африка чумасының беренчел билгеләренә игътибар итегез. Чумалы дуңгызның хәле булмый, колак, корсак, койрык тирәләре кызара, тәне зәңгәрләнә, тән температурасы күтәрелә. Ул очракта кичекмәстән райондагы ветеринария идарәсенә хәбәр итәргә кирәк.

Республикада шактый катлаулы хәл булган мәлдә, Африка чумасы табылмаган районнарда да дуңгыз асраучылар терлекләрен хәзердән үк суеп, суыткычларга тутырып куйсалар, хәерлерәк булыр. Бюджетның бик кысан булуы турында да онытмаска кирәктер.

СҮЗ УҢАЕННАН

Татар милләте өчен дуңгыз ят хайван булса да, Африка чумасы дигән афәтнең аларга куркыныч янавы күңелдә кызгану уята. Өстәвенә, дуңгыз асраучы аерым затларга, хуҗалыклар икътисадына зур зыян килә бит.

Икенче яктан, дуңгызчылык тармагының тискәре тәэсире турында да язгалап тордык. Аерып әйткәндә, Саба районының Олы һәм Кече Кибәче, Төбәк авыллары халкы янәшәдә урнашкан «Татмит Агро» җәмгыятенең дуңгыз комплексыннан зарланулары хакында. Фермада җыелган көнлек тиресне авыллар янәшәсендәге басу-кырларга чыгарып түгеп барганлыктан, чыдап булмаслык сасы ис килә, дип зарланды алар. Дөрес, бу очракта халыкның шикаятенә дуңгызлар гаепле түгел инде, ә ул оешма җитәкчелегенең «дуңгызлыгы» сәбәпче. Технология таләпләре кушканча, тиресне җыеп бару өчен махсус урыннар (лагуна) булдырсалар, проблема хәл ителер иде. Начар ис тә килмәс, кырлар, әйләнә-тирә мохит тә агуланудан туктар. Ләкин ширкәт җитәкчелеге хәлне төзәтергә ашыкмый күрәмсең. Проблема турында без берничә тапкыр язуга, тиешле органнарның тикшерү үткәрүләренә ирешүгә карамастан, комплекстан көндәлек дуңгыз тиресен кырларга түгүне дәвам итәләр.

Дөрес, тәнкыйть мәкаләләреннән соң, комплекс җитәкчелеге барыбер дә җаваплырак карый башлады, дип сөйләделәр берничә көн элек шалтыратуыбызда. Хәзер дуңгыз тизәген авылга терәлеп торган, якындагы кырларга түкмиләр икән. Ераккарак алып китәләр, диләр. Шуңа күрә начар ис тә ул хәтле көчле түгел. Кем әйтмешли, әлегә түзәрлек...

Дуңгыз асраучыларның чираттагы «дуңгызлыклары» Минзәлә районында мәгълүм булды. Әлеге районның Усай, Хуҗәмәт, Салкын Чишмә авылларында яшәүчеләр янәшәдә агучы Ургыды һәм Буклы елгалары пычрануыннан зарланалар. Аларның сулары каралып кына калмый, сасы ис тә килә башлый, күпләп балыклар үлүе күзәтелә. Әлеге инешләр Минзәлә елгасына коя. Роспотребнадзор белгечләре Минзәлә суының да дуңгыз эчәгесендә үрчи торган паразит белән зарарланган булуын ачыклый. Куркыныч паразит Минзәлә районындагы төп пляж ярында да табыла. Елгаларны агулаучы – Тукай районындагы «Кама беконы» дуңгызчылык комплексы булып чыга. Әлеге оешманың шакшы суы елгага агып яткан. Нәтиҗәдә, салынган зыянның күләмен күз алдына китерүе дә кыен: балыклар үлгән, кеше сәламәтлеге өчен куркыныч паразитлар һәм төрле химик матдәләрнең нормадан йөзәрләгән тапкыр артык булу сәбәпле, ул елгаларда коенырга да ярамый.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ әзерләде

Комментарии