Безгә «Өмет»ебез кирәк

Безгә «Өмет»ебез кирәк

Татарстанда яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, инвалид-пенсионерлар МӨРӘҖӘГАТЕ

Арча районында «Өмет» өлкәннәрне тернәкләндерү бүлеге бик озак еллар эшләп килде. Башта ул Чүриледә, аннан Тукай Кырлайга күчте, 2008нче елда Яңа Кенәр хастаханәсе көндезге бүлеккә генә калдырылгач, «Өмет» Яңа Кенәргә күчерелде.

Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы 2021нче елның 1нче гыйнварыннан бик ашыгыч рәвештә, ялган сәбәпләр уйлап чыгарып, «Өметне» япты. Анда дәваланучы өлкәннәр арасында бу бик зур ризасызлык тудырды. Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, Әфган-Чечня сугышы ветераннары, бердәнбер Социалистик Хезмәт Герое, укытучы Стелла Зәки кызы Габдрахманова Татарстан Республикасы Президенты Миңнеханов Рөстәм Нургали улына өлкәннәргә бик кирәкле бу оешманы кабат ачуын сорап мөрәҗәгать иттеләр. Ул хатлар барысы да яңа законга нигезләнеп җибәрелде: «Русия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе» 2006нчы елның 2нче маенда 59нчы номер астында чыга. Федераль Законның 8нче матдәсе нигезендә мөрәҗәгатьләр социаль яклау министрлыгына юлланды. Президентыбыз «Өмет» ябылу турында хәбәрдар түгел. Закон нигезендә, кемнән зарланасың – хат шул кешегә җибәрелә икән. СССР заманасында хатлар райком, обком шикелле оешмаларда җентекләп тикшерелә иде, хәтта аноним хатлардагы кимчелекләр карала иде. Авылыбыз халкын борчыган бу мөһим мәсьәлә түбәндәге җитәкчеләребезгә юлланды:

  • Беренче президентыбыз Шәймиев Минтимер Шәриповичка;

  • Президент аппараты җитәкчесе Сәфәров Әсгать Әхмәтовичка;

  • Татарстан Дәүләт Советы рәисе Мөхәммәтшин Фәрит Хәйрулловичка;

  • Үзебез сайлаган РФ Дәүләт Думасы депутаты Гыйльметдинов Илдар Ирек улына.

2021нче елның 31нче мартында Яңа Кенәрдә Дәүләт Думасы депутаты гражданнарны кабул итте. «Өмет»не кабат ачуны сорап, аның янына актив керде. Коллектив белән күп имзалар куеп хат җибәрдек, ләкин сайлаучылар җавапсыз калды.

  • Президентыбыз Рөстәм Нургали улына да ике тапкыр күп имзалар куеп мөрәҗәгать иттек. Алар барысы шул Социаль яклау министрлыгына җибәрелә, җавап юк. Социаль яклау министрлыгы имзалар тикшерү белән генә чикләнә, эшләүче пенсионерларга басым ясый. 2021нче елның декабрь аенда «Безнең Гәҗит» журналисты Раиф Гыймадиев «Өмет» ябылуга журналист тикшерүе үткәреп, мәкалә («Өмет»сез калган Кенәр... 2021, №49 (15 декабрь), «Өмет»не ябу – уйланылган эшме?.. 2021, №50 (22 декабрь) язып чыгарды. Дәваланучы өлкәннәр бу гәҗитне укыгач, ябылу сәбәпләренең ялган булуын белеп, бик нәфрәтләнделәр, үзләрен мыскыл итү, хурлау дип санадылар. Бүгенге 80-90 яшьлек өлкәннәргә, «Өмет»не ябып, Арчадагы балалар бакчасына уйнарга йөрергә, Мәдәният йортына барырга кушалар. Култык таягы белән йөргән, бер таякка таянган кешеләр ничек юлга чыгып барырга тиештер? Аны күз алдына китерә алдылармы икән «Өмет»не ябучылар? «Өмет» тернәкләндерү оешмасы нәкъ менә шундый олылар өчен иде бит нигездә.

Оешманың ябылу сәбәпләрен язып китәбез, һәм аларның берсе дә дөреслеккә туры килми:

1. Зур капиталь ремонт таләп ителә, диләр. Хастаханә бинасы 1999нчы елда төзелә, 2008нче елда күп өлешенә капиталь ремонт ясала. 2016ны елда яңа җиһазлар алына («Арча хәбәрләре» газетасының 2016нчы елның 22нче сентябрь санында), 2018нче елда электр чыбыклары алыштырыла. 2021нче елның сентябрь аенда тышкы 7 тимер ишек яңага алышына һәм башкалар. Урынлы бер сорау туа: бинаның авария хәлендә булуы, капиталь ремонт кирәклеге, дәваланучыларны кертергә ярамаганлыгы турында кемнәр тарафыннан акт төзелгән соң? Хастаханә өлеше күпкә начаррак бит.

2. Канализацияне ремонтлау таләп ителә, имеш. Канализация 2014нче елда ремонтлана һәм бернинди авырлыклар китерми, ЖКХ оешмасы гел чистартып тора: исе-хушы юк, чиста су ага, акчалар күчерелә, бернинди авырлыклар күренми.

3. Янгын куркынычлыгы таләпләренә туры килми, диелгән. Янгын сигнализациясе бар, эшли, төзек, янгын сүндерү җиңсәләре бар, огнетушительләр бар, эвакуация планы бар, чыгу юллары ачык, җаваплы кешеләр куелган. Янгын сүндерү бүлеге шул ук территориядә урнашкан, аның начальнигы Хәниф Әхмәтов һәр сезонда чыгышлар ясый. Боларны күргәч, сорау туа: тәгаен нинди кимчелекләр бар? Булган очракта, кем аларны бетерергә тиеш: пенсионерлар үзләреме, әллә мәгариф министрымы?

4. Террорчылыкка каршы тору таләпләренә туры килми, имеш. Тышкы җиде тимер ишек калын, нык, таза. Төп керү ишегендә карау өчен күз, видеокамера, журналда килгән кешене исәпкә алу бара, төнге якта таныклыгы булган ир кеше тора. Лекция укырга, мәдәни чаралар үткәрергә килүчеләр, дәваланучы белән очрашырга килгән туганнарын журналга язып, кул куйдырып, директор рөхсәте белән кертәләр, паспортны вахтер алып калып тора. Арча полиция идарәсеннән килеп тикшереп торалар. Сорау: нинди таләпләр үтелмәгән? Автомат белән сакчы торырга тиешме?

5. Имеш, бина санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә һәм нормаларга туры килми. «Өмет»тәге чисталыкны, матурлыкны санап бетерерлек түгел. Душ бүлмәсе эшли, суыткыч, юынгычлар һәр бүлмә саен. Бәдрәфтә чисталык, андагы инвентарьга язылып куелган. Күп еллар эшләп килгән аш-су әзерләүче Венера Латыпова барлык таләпләрне бик яхшы белә. Барлык савыт-саба, ивентарьларга нәрсә өчен кулланылуы турында язу бар. Урын-җир атна саен алмаштырыла. Кварцлау, форточка аша җилләтелү, юеш чүпрәк белән сөртү, генераль җыештыру һәр көн саен. Сорау: нинди таләпләр үтәлми?

6. Массаж, физиотерапиягә ихтыяҗ булуын да ачыклаганнар бит. «Өметтә» 22 кеше штатта тора, алар эшләмичә акча алганнармыни? Алар хезмәтенә берәр зарлану булганмы соң? Бу оешмада мәрхәмәтле, оста куллы, олы йөрәкле, олы җанлы кешеләр намус белән үз вазифаларын башкарды. Алар өлкәннәр тарафыннан гел рәхмәт сүзе генә ишеттеләр.

Массаж ясаучы Ильина Светлана Вячеславовна парафин, электрофарез, магнитотерапия, УВЧ, ингаляция белән дәвалады. Фазылҗанова Гөлйөзем Тәлгать кызы, өлкән шәфкать туташы Садыйкова Гүзәл Феликс кызы дәвалау эшен контрольдә тоттылар. Физиотерапияне Кашапова Римма Илсур кызы иртәнге җидедә һәр көн үткәрде. Мәдәни күңел ачуларны штатта торган махсус белемле (аккордеонда уйный, җырлый, бии һәм нәфис сүз сөйләүче) Сәмигуллина Алсу Вәис кызы башкарды. Тоз бүлмәсе дөрестән дә юк. «Өмет» директоры Фәрдия Гарифуллинага министр: «2021нче елның 1нче гыйнварына кадәр тоз бүлмәсе ясап куймасагыз, ябабыз», – дип хат җибәргән булса, без ясаган булыр идек», – ди. Шуларны да нахак сүзләр белән рәнҗетергә кирәк идеме?

7. Ябылуның тагын бер сәбәбе – «аерым гражданнарның бер елда икешәр тапкыр дәвалану очраклары булган», имеш. Путевканы кем бирә соң? Арча РОНОсы түгелдер бит, үзләре – «Арча социаль хезмәт күрсәтү комплексы».

«Өмет» җитәкчесе Фәрдия Гарифуллина: «Эшсез калачагыбыз турында даталар куелмаган белешмәләргә кул куйдырдылар», – ди. Бу министрның тиз генә ябып куярга уйлап, закон бозуы түгелме? Дата куелмаган белешмә шуны раслый.

Без – 80-90 яшьлекләр инде, 40 километр ара үтеп уйнарга бару чорларыбыз үткән. Безгә йорт-җирләребездән ерак булмаган дәвалану урыны кирәк. Арча үзәк хастаханәсенә бар дип, ашыгыч ярдәм машинасына утыртып җибәрәләр дә, урын юк дип, кире алып кайталар бездә...

Без – Бөек Ватан сугышы, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары чабата киеп, бата-бата черек бәрәңге җыеп, хәерчелектә, ялангачлыкта үстек. Колхозда бөтен эшне кул хезмәте белән башкарып, колхоз нужасын үз җилкәбездә тарттык, таякка – бушка эшләдек. Безнең өчен санаторий булган тернәкләндерү бүлеген ябу безнең җаныбызны рәнҗетте. Безнең элеккеге ат кебек җигелеп эшләгәнебезне искә алып, сугыш чоры балаларына бернинди ташламалар да, ярдәм дә юк. Без үзебезне нык кимсетелгән ветераннар, пенсионерлар исәбенә кертәбез. Дәвалану бүлекләре Чепья һәм Шәмәрдән, район үзәкләрендә бүгенге көндә дә эшләп килә. Арча өлкәннәре дә Татарстанныкыдыр бит? Министрлык тарафыннан Арча районының «Өмет» бүлекчәсе кинәт яраксыз дип табылып ябылуы бик сәер һәм дәүләт органнарында компетентлы җитәкчеләр утыруына шик тудыра. «Өмет»нең эзе дә калмасын дипме, әллә үз эшләрен яшерер өчен, барлык инвентарьлары тиз арада куптарылып таратылды, ә бинасы әлегә хәтле җылытылып, буш тора.

Арча районы пенсионерлары

Комментарии