«Өмет»не ябу - уйланылган эшме?..

«Өмет»не ябу - уйланылган эшме?..

Әле узган атнада гына, «Безнең гәҗит»нең 49нчы санында (15нче декабрь, 2021нче ел) «Өмет»сез калган Кенәр...» дигән мәкалә басылып чыккан иде. Анда Арча районының Яңа Кенәр авылында эшләп килгән «Өмет» социаль-тернәкләндерү бүлегенең ябылуы турында сүз бара. Ул бүлектә ел дәвамында арчалылардан тыш, Саба, Балтач, Әтнә, Питрәч районнарыннан, хәтта Чаллы, Әлмәт, Азнакай якларыннан да социаль яклауга мохтаҗ өлкәннәр – 700гә якын кеше дәвалана һәм ял итә торган булган. Хәзер исә «Өмет» урнашкан бинада күңелсез тынлык...

Аны яңадан ачып, эшләтеп җибәрүне сорап халык кая гына хатлар язмаган да, кемгә генә мөрәҗәгать итмәгән! Хәтта Татарстан Президентына да юлланган булган хат. Аларның барысына да Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан бер төрле эчтәлектәге җавап алынган. Хатлар авторларының берсе, актив гражданлык позициясендә торучы, Яңа Кенәр ветераннар Советы рәисе Габделбәр Сабиров ул җаваплардан бер дә канәгать түгел. Җавапларның барысы да формаль сәбәпләргә нигезләнгән, дип бәяли. Инде бәлки журналистлар сүзенә ныграк игътибар бирерләр, мәсьәләгә җитдирәк карап, халык мәнфәгатен кайгырту юнәлешендә уйланырлар дигән өмет белән, без дә редакция исеменнән хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына рәсми мөрәҗәгать белән чыктык. Рәхмәт, озакка сузмадылар, берничә көн дәвамында безгә электрон почта аша җавап хатын җибәрделәр дә. Анда «Өмет» социаль тернәкләндерү бүлегенең ябылу сәбәпләре күрсәтелгән. Тик ни дәрәҗәдә гадел һәм дөрес сәбәпләр соң алар? Алар аркасында гына гөрләп эшләп торган, өлкәннәр тарафыннан яратып кабул ителгән социаль-тернәкләндерү үзәген ябып куярга кирәк идеме икән? Җавап хатында күрсәтелгән сәбәпләргә күз салып, шул сорауга җавап эзләп карыйк.

«Арча районының Яңа Кенәр авылында эшләп килгән социаль-тернәкләндерү бүлеге 27 ятак-урынга исәпләнгән. Бинасы муниципаль милек, 1999нчы елда төзелгән, зур капиталь ремонт таләп итә», – диелгән юллар бар җавап хатында.

– Нигә аңа капиталь төзекләндерү кирәк икән, 1999нчы елда төзелгән бинага инде ике тапкыр ремонт ясалды бит, – дип гаҗәпләнә Яңа Кенәр ветераннар Советы рәисе Габделбәр Сабиров. Редакциягә килгән күп санлы хатларда да авторлар, төрле елларда әлеге тернәкләндерү бүлегендә дәваланган кешеләр, бинаның төзек, чиста һәм җылы булуын ассызыклыйлар. Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев та бинаның яхшы хәлдә булуын раслады:

– Район буенча йөргәндә, анда еш кергәләдем. Төзек, матур бина. Җылы, якты. Дөрес, яңа ремонт ясалса, тагын да яхшырак була инде ул. Ләкин, бина начар хәлдә, дип, тернәкләндерү үзәген ябып куярлык түгел иде.

«Бина санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә һәм нормаларга, террорчылыкка каршы тору һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килми», – дип күрсәтелгән сәбәпләр дә бар министрлык җавабында.

Әлеге сәбәпләр район башлыгына, бүлектә дистә еллар дәвамында эшләгән хезмәткәрләргә бөтенләй яңалык булып тоелган. Әгәр дөрестән дә андый кимчелекләр булса, һәр юнәлеш буенча тикшерү органнары алдан рәсми кисәтү ясыйлар, фәлән вакыт эчендә җитешсезлекләрне бетерү таләбе куялар. Ул үтәлмәгән очракта, штрафлар салу тәртибе бар бит. Эшчәнлекне туктату галәмәте – бу инде соңгы чара.

– 5-6 ел элек ул «Надежда» дип аталган тернәкләндерү үзәге иде, – ди бүлекнең соңгы җитәкчесе Фәрдия Гарифуллина. – Ул вакытта янгын куркынычсызлыгы буенча бер-ике күрсәтмә язылды. Әллә нинди зур кимчелекләр турында түгел иде алар, вак-төяк кенә. Мәсәлән, инвалидларны чакыра торган җайланма эшләмәгән. Без ул вакытта язылган барлык күрсәтмәләрне үтәдек, җитешсезлекләрне бетердек. Ә «Надежда» тернәкләндерү үзәгеннән «Өмет» социаль тернәкләндерү бүлегенә әйләнгәч, ике тикшерү килде. Берсе Казаннан ук иде. Бөтен документларны карадылар, барлык җирне тикшерделәр. Бернинди кимчелек табулары турында хәтерләмим. Әгәр булса, бүлек җитәкчесе буларак миңа аларны бетерү таләбен бирерләр иде. Дөрес, ишекләрне алмаштырырга, диделәр. Һәм алар алмаштырылды да. Ә «Өмет»не ябып ук куярлык бер генә сәбәп, кимчелек булмады.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган җавап хатындагы сәбәпләрнең чираттагысы турында болайрак язылган: «Социаль-тернәкләндерү бүлеге эшчәнлеген анализлаганда массаж, физиотерапия, парафинотерапия, тоз бүлмәсе кебек медицина хезмәтләре күрсәтүгә, шулай ук мәдәни-күңел ачу хезмәтләренә ихтыяҗ булуы ачыкланды. Ә Арча муниципаль районында Үзәк район хастаханәсе эшли. Анда өлкән яшьтәгеләргә югарыда санап кителгән медицина хезмәтләрен алу мөмкинлеге бар. Аларның ялларын оештыру, күңел ачу чараларына килгәндә, район үзәгендә мәдәният йорты, «Өченче яшьтәгеләр университеты», үзәк китапханә системасы һәм башка учреждениеләр эшләп тора».

– Әйе, андый хезмәтләргә ихтыяҗ бар иде һәм аларны «Өмет» социаль-тернәкләндерү бүлегендә дәваланучылар тулы күләмдә алып килделәр бит, – ди Фәрдия Гарифуллина. – Массаж булды, физиотерапия, парафинотерапия дә бар иде. Шул бер тоз бүлмәсе генә юк иде. Ә менә отчетта, ни сәбәпледер, массажны да, парафинотерапияне дә күрсәтмәгәннәр. Без, халык соравы буенча, хәтта түләүле өстәмә хезмәтләр дә күрсәтә башлаган идек.

– Кунакларыбызның сәламәтлекләрен саклау һәм дәвалау өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган иде, – дип, «Өмет»тә өлкән шәфкать туташы булып эшләгән Гүзәл Садыйкова да күптөрле медицина хезмәте күрсәтелүе турында искәртте. – Парафин белән аппликация ясау, электрофорез, магнитотерапия, УВЧ, ингаляция, ароматерапия, массаж ясап дәвалау мөмкинлекләре, психолог ярдәме, дәвалау физкультурасы, хезмәт терапиясе – барысы да эшләп торды.

Инде мәдәни-күңел ачу хезмәтләре, өлкәннәрнең ялларын оештыру мәсьәләсенә тукталганда, «Безнең гәҗит»нең узган санында басылган мәкаләдә искәртелгәнчә, редакциягә килгән хатларга күз салу да җитә. Аларның һәрберсендә «Өмет»тәге бердәм, тату, күңелле тормыш турында бәян ителә. Якындагы күл буена, табигатьнең матур почмакларына кечкенә сәяхәтләр, янәшәдә генә урнашкан Тукай-Кырлай музеена экскурсияләр, артистлар, язучы-шагыйрьләр белән очрашулар оештырылган. Бүлектә тернәкләнү курсы узучы өлкәннәр үзләре дә төрле бәйрәмнәрдә концерт-тамашалар әзерләп, җырлап-биеп, чын мәгънәсендә күңел ачып, җаннарына рухи дәва да алып яшәгәннәр.

Яңа Кенәрдәге социаль-тернәкләндерү бүлеге ябылу сәбәпләренең чираттагысы – Арча шәһәрендә көндезге бүлек эшли башлау икән. «Өлкән яшьтәгеләрнең тормыш шартлары сыйфатын күтәрү һәм системалы ярдәм итү программасы нигезендә Арча шәһәрендә 20 урынга исәпләнгән социаль тернәкләндерүнең көндезге бүлеге эшли. Анда өлкәннәр өчен телевизор һәм кинофильмнар карау, китап уку, өстәл уеннарында уйнау кебек социо-мәдәни чаралар оештырыла», – дип язылган министрлык җавабында.

– Бер көнне махсус кереп чыктым мин ул көндезге бүлеккә, – ди «Өмет»не яңадан ачтыру артыннан йөрүче тынгысыз җан, Яңа Кенәр ветераннар Советы рәисе Габделбәр Сабиров. – Өч кеше бар иде. Бүген инвалидлар көне, алар шөгыльләнә, диделәр. Көндез берничә сәгать дәвамында гына шунда шөгыльләнү өчен инвалидлар, өлкәннәр ерак авыллардан ничек килеп йөри алсын инде. Ә «Өмет»кә күрше-тирә районнардан, Чаллы, Әлмәт якларыннан да киләләр иде бит. Һәрчак тулып тора иде.

Район башлыгы Илшат Нуриев та аксакал фикере белән килешеп:

– Сүз дә юк, «Өмет»не бу көндезге тернәкләндерү бүлеге генә алмаштыра алмый инде, – ди. – Аның монысы да булсын, ләкин Яңа Кенәрдәге бүлекне ябарга кирәкми иде. Аны эшләтү ел буена ун миллион сум тирәсенә төшә инде. Ә ничаклы халык файдасын, шифасын күрә иде.

Министрлык хатында күрсәтелгәнчә, «Өмет» социаль-тернәкләндерү бүлегендә хезмәткәрләргә туры килә торган эш күләме уртачадан азрак икән. Узган елның 11 аенда бер хезмәткәргә тернәкләнү курсы узган 12 кеше генә туры килгән. Аерым гражданнарның бер елда икешәр тапкыр дәвалану очраклары да булган, имеш. Тагын бер сәбәп – тернәкләнү бүлегенә йөргән инвалидларның 49 проценты социаль пакетлардан баш тартып, акчалата ярдәм алучылар икән. Димәк, алар акча да алып, тернәкләнү курсы да узып, икеләтә дәүләт ярдәме күргәннәр, дип борчыла министрлык. Дөресен әйткәндә, болары теләсә кайсы тернәкләндерү үзәгендә очрарга мөмкин булган һәм, беренче чиратта, эшне оештыруга гына бәйле мәсьәләләр инде. Иң мөһиме – Яңа Кенәрдәге «Өмет» социаль-тернәкләндерү бүлегенең халык өчен бик кирәкле булуы көн кебек ачык бит. Әмма хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы өчен, күрәмсең, халык мәнфәгате, халык ихтыяҗы ул чаклы әһәмиятле түгел. Югарыда саналган барлы-юклы сәбәпләрне сәбәп итеп, агымдагы елның беренче гыйнварыннан Арча районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге структурасында оптимальләштерү үткәрелә һәм «Өмет» бүлеге ябыла. Беткә үч итеп тунны яккан сыман булган инде бу. Уйлап табылган сәбәпләр аркасында гөрләп эшләп килгән, ничаклы халыкка хезмәт күрсәткән тернәкләндерү бүлеген ябып кую – башка сыймаслык хәл!

– Ябылачагын алдан без белмәдек тә, – ди бүлекнең соңгы җитәкчесе Фәрдия Гарифуллина. – Социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге директоры Миләүшә Шакирова берни әйтми йөрде. Узган елның ноябрь ахырында гына эшсез калачагыбыз турында белешмәләргә кул куярга кушты. Анда да даталары күрсәтелмәгән иде.

– Мин дә алдан берни белми калдым, – дип гаҗәпләнүен белдерде Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев. – Район җитәкчесе булып, шундый учреждениенең ябылуы турында беркем әйтмәде. Ноябрь ахырында гына белдем. Ләкин ул вакытта инде «Өмет»не ябу турындагы карарны Премьер-министрыбыз имзалаган иде.

Район башлыгының да хәбәрдар булмавы бик сәер әлбәттә. Нигә шул дәрәҗәдә яшертен башкарганнар икән ул эшне? Гомумән, халыкка хезмәт күрсәтә торган, социаль әһәмияткә ия булган андый учреждениеләр – балалар бакчасы, мәктәпләр, кибет-клублар язмышына кагылышлы карарлар алдан шул җирлектә яшәүче халык белән киңәшләшкәч кенә кабул ителсә, дөресрәк буладыр ул. Халык мәнфәгатен кайгыртып эш йөртүче, акыллы җитәкчеләр шулай эшләр иде, дип беләм.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгыннан алынган җавап хатыннан, әлбәттә, канәгатьлек хисе кичереп булмый. Киресенчә, анда күрсәтелгән сәбәпләр белән танышканнан соң, «Өмет» социаль-тернәкләндерү бүлегенең дөрес ябылмавына, аның эшчәнлеген туктату – уйланмыйча башкарылган эш булуына ышаныч арта гына. «Өмет»нең социаль яклауга мохтаҗ өлкәннәр өчен ни дәрәҗәдә кадерле, кирәкле оешма булганлыгын кемнәндер ишетеп кенә түгел, ә үз күзе белән күреп, күңеле белән аңлаган, аны яңадан ачтыру өчен янып йөрүче Яңа Кенәр ветераннар Советы рәисе Габделбәр Сабиров: «Инде соңгы өметебез – Президентта», – ди. «Өмет» өчен көрәшүче активистлар хәзер Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка барырга җыеналар.

«Безнең гәҗит»тә бу теманы ябылганга санамый, вәзгыятьне күзәтеп барачак. Димәк, әле газетабызда бер генә тапкыр әйләнеп кайтмабыз аңа.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Арча – Казан

Комментарии