«Өмет»сез калган Кенәр...

«Өмет»сез калган Кенәр...

Арча районының Яңа Кенәр авылында эшләп килгән «Өмет» социаль тернәкләндерү бүлеген ябып куйганнар. Әлеге хәлгә инде декабрь азагында нәкъ бер ел узса да, бүлекнең эшчәнлеген туктату белән килешмичә, ризасызлыкларын белдереп һәм мөмкин булганча ярдәм итүне үтенеп укучыларыбыз тарафыннан редакциягә юлланган мөрәҗәгатьләр һич кимеми, киресенчә, арта гына бара. Чөнки анда Арчалылардан тыш, Саба, Балтач, Әтнә, Питрәч районнарыннан, хәтта Чаллы, Әлмәт, Азнакай якларыннан да өлкәннәр бик теләп дәвалана һәм ял итә торган булганнар бит...

Чынбарлыкны гадел яктыртырга омтылган, халыкчан басма буларак, әлбәттә, «Безнең гәҗит» әлеге мәсьәләне һич игътибарсыз калдыра алмый.

ХАЛЫК МӨРӘҖӘГАТЕ БОҖРАДАН АРЫ ЧЫКМЫЙ

Иң элек шуны ассызыклап китү дөрес булыр: Яңа Кенәр авылындагы «Өмет» тернәкләндерү үзәген япмауны үтенеп халыктан мөрәҗәгатьләр бер безнең редакциягә генә түгел, төрле инстанциядәге дәүләт органнарына, хәтта Татарстан Президентына да юлланган булган. Ләкин, ни сәбәпледер, аларның шактые җавапсыз калдырылган. Җавап бирелгән очракта да, формаль сәбәпләр белән чикләнелгән.

– «Өмет» тернәкләндерү үзәге турыдан-туры буйсынучы Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрына биш-алты хатны мин генә язганмындыр, – ди актив гражданлык позициясендә торучы, Яңа Кенәр ветераннар Советы рәисе Габделбәр Сабиров. – Үзәкне ябу сәбәпләрен аңлатып, социаль тернәкләндерү бинасы зур капиталь ремонт үткәрүне сорый, санитар-эпидемиологик кагыйдәләргә һәм нормаларга, террорчылыкка каршы тору һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килми, дигән җавапларны алдык. Әле 1999нчы елда гына төзелгән бинаны саналган таләпләргә туры китереп корыр өчен зур акчалар һәм күп вакыт кирәкми иде бит. Министрлыктан ул турыда өстәмә төгәл җавап ала алмагач, мин хатлар белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга һәм башка чиновникларыбызга мөрәҗәгать иттем. Төрле инстанцияләргә барлыгы 16 хат яздым. Тик һәммәсе дә кире шул ук хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына җибәрелде. Ә аларның «формаль» җавапларын беләбез инде. Ә ахырга таба министр Зарипова бөтенләй җавап бирми башлады.

«ӨМЕТ» – ТӘНГӘ ДӘ, ҖАНГА ДА ДӘВА БИРГӘН

Арча районының Яңа Кенәр авылындагы «Өмет» социаль тернәкләндерү бүлеге язмышына борчылучылар бер Габделбәр Сабиров кына түгел. Чөнки әлеге бүлек Арчалылардан тыш, күрше-тирәдәге Саба, Балтач, Әтнә, Питрәч районнары өлкәннәре өчен дә яратып, теләп бара торган тернәкләнү үзәгенә әйләнгән булган. Соңгы елларда хәтта Чаллы шәһәреннән, Әлмәт, Азнакай якларыннан да килүчеләр күбәйгән иде, дип аңлаталар мөрәҗәгать итүчеләр.

Бүлек Яңа Кенәр авылында 2008нче елдан эшли башлаган. Анда социаль ярдәмгә мохтаҗ өлкән яшьтәгеләр – сугыш һәм хезмәт ветераннары, сугыш чоры балалары, гомер буе авыр хезмәттә булган халык хуҗалыгы хезмәтчәннәре дәваланып, тернәкләнү курслары узган.

– Курслар берьюлы 27 кеше өчен, ике атналык була иде, – дип искә ала «Өмет» социаль тернәкләндерү бүлегендә башта массаж ясаучы, соңыннан өлкән шәфкать туташы булып эшләгән Гүзәл Садыйкова. – Кунакларыбызның сәламәтлекләрен саклау һәм дәвалау өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган иде. Парафин белән аппликация ясау, электрофорез, магнитотерапия, УВЧ, инголяция, ароматерапия, массаж ясап дәвалау мөмкинлекләре, психолог ярдәме, дәвалау физкультурасы, хезмәт терапиясе – барысы да эшләп торды, халык яратып, ул дәваларның сихәтен алды.

Тернәкләндерү бүлеге бер вакытта да буш тормаган, хәтта кыш айларында анда ял итәргә һәм дәваланырга теләүчеләрдән чират та барлыкка килгәләгән. Ә ел дәвамында 700гә якын кеше сәламәтлекләрен ныгытып, рухи күңел күтәренкелеге дә алып кайта торган булган. Чөнки «Өмет»тә медицина-дәвалау курсларыннан тыш, мәдәни-күңел ачу чараларын оештыруга да зур игътибар бирелгән. Якындагы күл буена, табигатьнең матур почмакларына кечкенә сәяхәтләр, янәшәдә генә урнашкан Тукай-Кырлай музеена экскурсияләр, артистлар, язучы-шагыйрьләр белән очрашулар оештырганнар. Бүлектә тернәкләнү курсы узучы өлкәннәр үзләре дә төрле бәйрәмнәрдә концерт-тамашалар әзерләп, җырлап-биеп, чын мәгънәсендә күңел ачып яшәгәннәр. Әлбәттә, дуслык, татулык, бердәмлек хөкем сөргән андый мохит тәнгә дә, җанга да дәва ул. Социаль яклауга мохтаҗ булган өлкәннәр өчен бигрәк тә. Нәкъ менә шуңа күрә дә, «Өмет» социаль тернәкләндерү бүлегендә күңелләренә җылылык, тәннәренә сихәт алган өлкәннәребезнең берсе дә аның ябылуын теләми.

«ӨМЕТ»СЕЗ КАЛГАННАРНЫҢ ҖАН АВАЗЫ

Яңа Кенәр авылындагы «Өмет» социаль тернәкләндерү бүлеге ябылу турындагы хәбәр шактый өлкәннәребезне борчуга салды. Төрле югарылыктагы дәүләт органнарына, шул исәптән безнең редакциягә дә туктаусыз юлланган күпсанлы мөрәҗәгатьләр шуның ачык мисалы. Әле күптән түгел генә, «Безнең гәҗит»нең 45нче санында (17нче ноябрь, 2021нче ел) Татарстан Республикасының хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры исеменә юлланган ачык хат басылып чыкты. Анда өлкәннәр, сугыш һәм хезмәт, тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, инвалидлар – барлыгы 365 кеше имза салган. Бу мөрәҗәгать аларның җан авазы һәм аны ишетми мөмкин түгел. Аны ишетмәү яки ишетергә теләмәү – үзе җинаятькә тиң бит!..

Әйткәнебезчә, андый мөрәҗәгатьләр редакциягә агыла тора. Һәм алар төрле районнардан.

Мәсәлән, Саба районының Мәртен авылыннан Гайсә Сөләйманов болай дип яза: «Үзебездә өлкәннәрне тернәкләндерү үзәге булса да, 2013нче елдан Яңа Кенәрдәге «Өмет»кә дәваланырга килә башладым. Анда бик ошады. Яхшы мохит, хезмәткәрләрен мактап бетергесез, хезмәтләрен күңел биреп башкаралар... Анда дәваланырга башка төбәкләрдән килгән өлкәннәр белән аралашу үзе ни тора! Дуслашып, туганлашып бетәбез. Кайтып китәр көн җиткәнне сизми дә калабыз... Өлкәннәргә хөрмәт, ихтирам бетте, яратмыйлар безне».

Икенче хат – Яңа Кенәр авылында яшәүче Алсу Терентьева мөрәҗәгатеннән берничә җөмләгә тукталыйк: «Өмет» тернәкләнү бүлеге өлкәннәргә яшәү өмете бирде. Алар үзәккә килеп дәваландылар, аралаштылар, дуслаштылар, туйганчы күңел ачып, җырлашып, яшьлекләренә кайтып, яңадан туган шикелле булдылар. Кайсы яклардан гына килмәделәр монда... Һәм менә көннәрдән – бер көнне, аяз көнне яшен суккандай, өмет чыганагын ябып та куйдылар. Дәүләтебез ничек, нигә шулай эшләде икән, дип баш ватабыз...Өлкәннәрне, пенсионер-инвалидларны санга сукмау, аларның ялваруларына колак салмау күңелләрдә бер зур яра булып кала».

Әтнә районыннан (авылын һәм исем-фамилиясен күрсәтмәүне үтенгән – Р.Г.) килгән хаттан өзек: «Авыл җирендә, колхоз эшендә чиләнеп үстек, гел кул хезмәте белән гомер буе авыр эш башкардык. Хәзер аларның кайтавазы сәламәтлектә сизелә. Болай да сугыш чоры балаларына бернинди ташламалар юк. Әле ярый Арча районының Яңа Кенәрендә «Өмет» тернәкләнү бүлеге эшләде. Анда барып, дәваланып, ял итеп кайта идем. Хәзер аны да ябып куйганнар. Күңелем бик рәнҗеде «Өмет»не ябуларына».

Шундый эчтәлектәге юлларны редакциягә килгән тагын бик күп хатлардан мисал итеп китерергә мөмкин булыр иде. Ләкин гәҗит битләрендә урын чикле. Алардагы фикерләрне тагын да кыскартып язганда, авыл-район җирлегендә яшәүче өлкәннәр өчен «Өмет» тернәкләндерү бүлеге ул Сочи, Төркия курортлары сыман, диелгән. Бинасы төзек, матур һәм җылы булуы ассызыкланган. Нигә аңа капиталь төзекләндерү кирәк икән, 1999нчы елда төзелгән бинага инде ике тапкыр ремонт ясалды бит, дигән гаҗәпләнүле сорау да бар. Ә 18 кеше имзалаган бер хатта күрсәтелгәнчә, агымдагы елның 20нче августында ДәүДума депутаты Илдар Гыйльметдинов Яңа Кенәр җирлегендә гражданнарны кабул итү чарасы вакытында, аңа «Өмет» тернәкләндерү үзәген кабат ачарга булышуны сорап мөрәҗәгать иткәннәр, имзалар җыеп, күмәк хат та тапшырганнар. «Дүрт ай вакыт үтте, депутатыбыздан бернинди җавап ишетмәдек», – дип гаҗәпләнә хат авторлары. Әлеге сорау буенча без депутат И.Гыйльметдиновка редакция исеменнән рәсми мөрәҗәгатебезне юлладык. Тиз арада җавапны алырбыз һәм гәҗит битләрендә бастырырбыз дип ышанып калабыз.

МИНИСТРНЫҢ ВӘКАЛӘТЕ ҖИТӘДЕР...

«Өмет» социаль тернәкләндерү бүлеге язмышына кагылышлы вазгыять турында төгәлрәк белү максатыннан, бер ел элек аның җитәкчесе булган Миләүшә Шакировага да шалтыратып карадык.

– Ул аңлата алмыйм, минем аңа вәкаләтем юк, – дип кырт кисте. Ләкин, төпченә торгач, шуны белдек, ул хәзер Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Арча районы бүлеге җитәкчесе икән. Димәк, кем-кем, нәкъ менә ул әлеге вазгыятьнең бөтен нечкәлекләрен белергә тиешле вазифаи зат бит районда. Төгәл җаваплар ишетә алмасак та, аңа сораулар бирүне дәвам иттек:

–Сез үзегез ябылу яклы идегезме?

– Ул минем карар түгел. Үземнең җитәкчелек карарын тикшерә алмыйм.

– Ә сезнең гражданлык позициясе нинди иде?

– Мин дәүләт хезмәткәре, шуңа үземнең гражданлык позициясен дә әйтә алмыйм.

– Сез бит ниндидер хәрби сер саклаучы ябык оешма түгел. Нәкъ менә халыкка социаль ярдәм күрсәтергә тиешле бюджет оешмасы. Демократик илдә безнең ул турыда белергә хакыбыз бар.

– Рәсми хат белән мөрәҗәгать итегез, җавап бирербез...

Менә шул дәрәҗәдә «эчтәлекле» әңгәмә булды «Өмет»нең соңгы җитәкчесе белән. Аның берни турында әйтергә, хәтта үз фикерен белдерергә дә хокукы, вәкаләте юк, имеш. Чөнки ул – дәүләт хезмәткәре! Ә кем мәнфәгатен яклый икән соң бюджет хисабына хезмәт хакы алып, канәфи биләп утыручы андый хезмәткәр? Үз районындагы халыкны социаль яклау бүлегенең ябылуына юл куйгач, һәрхәлдә, халык өчен тырышуы шикле инде.

Дөрес, соңыннан Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев аңлатуынча, грант хисабына район үзәгендә социаль тернәкләндерүнең көндезге бүлеген оештырганнар икән.

– Тик ул Яңа Кенәрдәге тәүлек буе эшләп килгән «Өмет»не берничек тә алмаштыра алмый, – ди Илшат Нуриев. – Өлкәннәргә 40-50 чакырым ераклыктагы авыллардан көн саен иртән анда чаклы барырга, кичен кайтырга кирәк. Бу мөмкин эш түгел. Инде болай да игътибардан читтә калучы авыл халкы өчен кулай формат булмады. «Өмет»не япмыйк дип, үзем берничә тапкыр министр Эльмира Зариповага кердем, Татарстан Президентына хат яздым. Ләкин, юк шул... Аны саклап калырга кирәк иде, әлбәттә. Күпме халыкка хезмәт күрсәтә иде, ул чаклы кешегә ел саен Бәкергә дә юллама биреп булмый бит.

Район башлыгының халык мәнфәгатен кайгыртып әйткән сүзләре аңлашыла. Ә менә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы позициясе, югарыда искәртелгән хаттагы җавабыннан чыгып фикерләгәндә, башкарырга тиешле вазифаларына бөтенләй каршы килә.

«Министрлыкның максаты – тормыш дәрәҗәсенең югары стандартларын һәм социаль иминлеген тәэмин итү, аеруча яклауга мохтаҗ халыкка арзан һәм сыйфатлы социаль хезмәт күрсәтү аша социаль яклауны көчәйтү», диелгән рәсми сайтында. Ә чынлыкта нәрсә күрәбез? «Өмет» тернәкләндерү бүлеген ябу нәтиҗәсендә, анда хезмәт куйган 22 кеше эшсез калган. Алар арасында 7 ана – күп балалы, бер ана – инвалид икән. Шулмы инде министрлыкның социаль иминлекне тәэмин итүе? Ә ел дәвамында социаль яклауга мохтаҗ булган 700гә якын өлкән кеше тернәкләнү курсы уза торган бүлекне ябып куюны – «сыйфатлы социаль хезмәт күрсәтү аша социаль яклауны көчәйтү», дип аңларгамы? Арча районы социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миләүшә Шакированың әлеге сорауларга җавап бирергә дә «вәкаләте» юктыр, дип уйлыйбыз. Шуңа күрә, хөрмәтле министр Эльмира Әмировна, аларны Сезнең игътибарга юллыйбыз. Бу мәкаләне редакция исеменнән Сезгә рәсми мөрәҗәгать дип кабул итеп, анда күтәрелгән мәсьәләләр буенча төпле җавап бирүегезне көтеп калабыз.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии