Кайсы табышлырак: Арча хуҗалыклары эш үрнәкләре

Кайсы табышлырак: Арча хуҗалыклары эш үрнәкләре

«Безнең гәҗит»нең узган санында (№47, 30 ноябрь, 2022 ел, «Кайсы табышлырак эшли: ваклармы, эреләрме?..») кайсы формадагы агросәнәгать оешмаларының ни чаклы икътисадый табышлы эшли алулары турында сүз башлаган идек. Авыл кешесенең хезмәт хакы турыдан-туры аларның рентабельлелек дәрәҗәсенә бәйле бит.

Советлар дәүләте юкка чыгып, колхоз-совхозлар да таркатылгач, аграр тармакта барлыкка килгән яңа заман җир биләүчеләренең империяләре – эре агрохолдинглар да әллә ни озын гомерле була алмауларын искәрттек. Соңгы өч дистә ел эчендә республикада ниндиләре генә оешып, җимерелмәде инде? Һәм андый хәл хәзер дә дәвам итә. Бюджетның саллы ярдәме хисабына да, берничәшәр район җирләрен тулысы белән «йоткан» гигант холдинглар барлыкка килә бит. Шул ук вакытта кайсыларыдыр бөлгенлеккә чыга. Тик авыл халкы һаман да иң аз күләмдә хезмәт хакы алучылар рәтендә кала бирә. Менә шул турыда борчылудан, нинди формадагы аграр оешмалар табышлырак соң, дип фикерләп карау иде. Эре холдинглар нәтиҗәлерәк эшлиме, әллә элеккеге колхоз-совхоз сыман җыйнаграк булганнарымы? Бу очракта, әлбәттә, беренче чиратта биләгән җир мәйданнары күләме күздә тотыла. Һәм, газетабызның узган санындагы язмада бәян иткәнебезчә, әлегә китерелгән дәлилләр эре холдинглар файдасына түгел.

Ул уңайдан Арча районы мисалына киңрәк тукталырга вәгъдә биргән идек. Бүген шул хакта сүзебезне дәвам итәбез.

«УЛ ЧАКЛАР, ЯМЬСЕЗ ТӨШ КЕБЕК, АРТТА КАЛДЫ...»

Районның исеме алфавитның беренче хәрефенә башланганга гына Арча мисалына тукталмадык, билгеле. Бу районның аграр тармагында соңгы 30 елда булган вакыйгалар сәбәпче аңа. Совет чорыннан гөрләп эшләп килгән колхоз-совхозларның бер өлешен ирексездән «Вамин» түбәсе астында берләштереп, заманында эре оешма төзеделәр. Шул ук вакытта, элеккеге «колхоз» эчтәлеген, мәгънәсен саклап калып, милек формасы ягыннан гына җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятькә әйләнеп яшәүләрен дәвам итүчеләр дә булды. Тагын... тагын аграр оешмаларның өченче төрлесе дә оешты Арчада. Анысы колхоздан зуррак, ләкин гигант холдингка ук җитмәгәне. Шуны да искәртик, без фәкать юридик зат формасындагы аграр оешмаларны күз уңында тотабыз, ә шәхси эшмәкәрләрнең, физик затларның хуҗалыклары бу «үлчәм» кысаларына керми.

Хәзер инде Арчадагы һәр өч «үлчәм»дәге хуҗалыкларның икътисадый тормышларыннан чыгып, нәтиҗәләп карыйк. Беренчесе – эре компанияләр рәтендә булган «Вамин», заманында, дөрестән дә, гигантка әйләнде бит. Республика районнарының яртысында җир биләмәләре, җитештерү объектлары бар иде. Арча районында гына да 51 мең гектар сөрүлек җир белән дистәдән артык элеккеге колхоз аның карамагына куып кертелгән.

Вакыт узгач, эре компания таркалды, районнардагы хуҗалыкларында бөлгенлек процессы башланды. Республикадагы башка гигантлар да төрле вакытта шундый язмышка дучар булулары турында узган санда яздык инде. Ә «Вамин»ның Арчадагы биләмәләрендә 5-6 ел элек кенә 10 мөстәкыйль хуҗалык оешты, дип искәрттек. Һәм элеккеге колхозлар сыман чагыштырмача җыйнак булган әлеге хуҗалыкларның һәммәсе хәзер табышлы эшләү дәрәҗәсенә ирешкән. «Заря» җәмгыятенең хезмәт үрнәге белән таныштырып та киттек. Алты ел эчендә сөт җитештерүне 4 тапкырга арттыру уен эш түгел бит! Узган корылык елында да хуҗалыкта табышлылык дәрәҗәсе 14 процент булган. Ә быел исә, һәр гектардан 39,4әр центнер иген уңышы җыеп алып, икътисадый ныклык запасын тагын да арттыра алганнар.

– Быел 1600 тонна ашлык саттык инде. Аларның 1200 тоннасы – югары сыйфатлы бодай. Тагын әзерләп куйган 2000 тонна бөртегебез бар әле. Акчалата исәпләгәндә, быел инде узган елгы суммадан күбрәк саттык икмәкне, – ди «Заря» җәмгыяте директоры Рәдиф Закирҗанов. Ел саен хуҗалыкны яңартуга гына да 80шәр миллион сумга чаклы акча сарыф итәләр бит. Хезмәт хакын тоткарлау, дигән төшенчәләр дә хәзер инде биредә эшләүчеләр өчен бөтенләй ят гамәл.

– Ул чаклар, ямьсез төш кебек, артта калды, – ди хуҗалыкның ындыр табагы хезмәткәре Радион Ямнеев. Мари егете күршедәге мари авылында туып үскән. Гомере буе шушы җирлектә хезмәт куя икән. – Кем генә килеп, нинди генә хуҗалык оештырмады заманында. Галәмәт зур «Вамин» да таралды. Аның вакытында да халык рәхәт тормыш, яхшы хезмәт хакы күрмәде. Ә «Заря» оешкач, бу хуҗабыз белән эшләр уңайга китте әле, – дип үз бәясен бирде Радион.

«ШУЛАЙ ЭШЛИ АЛГАЧ, ДИМӘК, ЮНӘЛЕШЕБЕЗ ДӨРЕС!»

Арча районындагы «Вамин» хәрәбәләрендә яңа оешкан хуҗалыкларның тагын берсендә – «Казанка» агрофирмасында булдык. Анысының җир мәйданнары соңгы елда гына 900 гектарга артып, барлыгы 3500 гектарга җиткән. Бер караганда, хәзер дә азрак кебек әле.

«Казанка» агрофирмасының яңа төзелгән сөтчелек комплексы

– Булганы җитә, иң мөһиме – һәр гектарны нәтиҗәле эшләтү, – ди агрофирма директоры Айдар Сабиров. Ә рентабельлелек турында сорагач, аның җавабы үзенчәлекле булды:

– Дөресен әйтим, хуҗалыкның күрсәткечен аерым исәпләмим. Мин болай уйлыйм: хуҗалык кредитларсыз, бурычларсыз, хезмәт хакларын һәм салымнарны вакытында түләп бара ала икән, димәк анда эш оештырылышы яхшы. Болардан тыш, мисал өчен, 2020нче елда машина-трактор паркын 35 миллион сумга төзекләндереп чыктык. Аңарчы инде ферма торакларын яңарткан идек. Ә узган елда 80 миллион сумга яңа техникалар алдык. Быел исә, янә 80 миллион сумга заманча сөтчелек комплексы төзеп куйдык. Шулай эшли алгач, безгә тагын нәрсә үзгәртергә, димәк, юнәлешебез дөрес!

Сүз дә юк, мондый күрсәткечләргә ирешкән хуҗалыкны хәзерге заманда күпләргә үрнәк итеп куярлык. Шунысы да үзенчәлекле, агрофирмада органик кырчылык ысулы кулланыла, ягъни икмәкне агу-химикатларсыз гына үстерәләр. Хәтта минераль ашламаларны да файдаланмый башларга җыенабыз, ди җитәкчесе. Ә уңыш күләме ел саен районда иң югарылардан була. Быел да һәр гектардан 42шәр центнер ашлык суктырып алганнар.

Айдар Сабиров хуҗалык белән таныштырып, безне яңа куанычы – әле генә төзелеп беткән сөтчелек комплексына алып килде. Берьюлы 24 сыерны кертеп савуга исәпләнгән махсус залы белән 300 баш мал сыйдырышлы заманча торак эчендә төзелеш материалларын җыештыру эше бара иде. Ә бит аның тәүге казыгын әле быел 28нче майда гына каккан булганнар. Инде комплекс тулысынча әзер. Чит ил җиһазларын да кайтарып урнаштырганнар.

– Проект буенча комплекс 140 миллион сумлык, дип бәяләнде. Ә без, үзебезнең төзү бригадасы белән, аны 80 миллион сумга эшләп чыктык. Үзебезгә булгач, сыйфатлырак итеп ясарга да тырыштык әле, – ди Айдар Сабиров. Менә хуҗалыкның рентабельлеге каян җыела ул! Өстәвенә быел гына үзләреннән артып калган терлек азыгын сатып 15 миллион сум акча керткәннәр, тагын 10 миллион сумлык таналар үстереп сатканнар. Ә органик кырчылык буенча агусыз үстерелгән солыны, мәсәлән, икеләтә югары хакка чит өлкәләрдән килеп алалар икән. Һәр адымны җиде кат үлчәп, экономия һәм нәтиҗәлек дигән төшенчәләрне алгы планга куеп эшләгәнгә, банкрот «Вамин» хәрәбәләрендә оешкан «Казанка» агрофирмасында үз көчләре белән табышлы яши беләләр дә.

СОВЕТ ЧОРЫНЫҢ УҢАЙ ТРАДИЦИЯЛӘРЕ ДӘВАМ ИТӘ

СССР таркалгач, кыргый базар икътисадына кергәндә элеккеге колхоз-совхозларны саклап калган булсалар, хәзер нинди аграр оешмаларны күрә алыр идек икән? Бу сорау бик күпләрне борчый, кызыксындыра. Сер түгел, аграр тармакның байтак белгечләре колхозларны таркатуны үкенү хисе белән искә ала. Әгәр шул чорда инвесторларның эре агрохолдингларына күрсәтелгән дәүләт ярдәме сыман бюджеттан өлеш тә чыккан булсамы? Ул очракта колхозларның күбесе бүген дә гөрләп яшәгән булыр иде. Арча районындагы «Корса – МТС» җәмгыяте кебек. Әлеге хуҗалык безнең икенче «үлчәм»гә керүче, ягъни элеккеге колхоз формасын саклап калучылардан. Хәтта «текә» инвесторлар канаты астына керергә ихтыяри-мәҗбүри тәкъдим булганда да, хуҗалык мөстәкыйльлеген югалтмады. Аның җитәкчесе дә колхоз чорыннан бирле һаман шул – Рәүф ага Гыйләҗетдинов. Бүген дә тәҗрибәле капитан җитәкчелегендә «Корса – МТС» җәмгыяте хезмәт диңгезендә мактаулы юлын дәвам итә. Арча районында иң нәтиҗәле эшләүче хуҗалыклардан санала ул. Үзе әллә ни зур да түгел, 4,5 мең гектар сөрүлек җирне били, 500 баш савым сыеры бар. Йөзгә якын кеше шунда ел әйләнәсендә эшле һәм ашлы булып яши. Уртача хезмәт хакы 40 мең сумга якын икән.

«Корса – МТС» җәмгыяте баш агрономы Рәсим Хәбибуллин (уңда) Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ленар Абдуллин белән

– Безнең хуҗалык орлыкчылык белән шөгыльләнә. Шуңа кырчылыкка нык игътибар бирелә. Ел саен без районда иң мул уңышлылар. Быел да сату өчен 2,5 мең тонна югары сыйфатлы орлыклар әзерләп куйдык инде. Гадәти ашлыкның килограммы 8 сум тирәсе торса, безнеке кебек яхшы орлык бәясе 25 сумга хәтле, – ди хуҗалыкның баш агрономы Рәсим Хәбибуллин, берникадәр табыш серен аңлатып.

«Корса – МТС» җәмгыятендә дә дистәләгән еллар дәвамында кредитларсыз, бурычларсыз эшлиләр, барлык төзү-яңарту эшләрен фәкать үз хисапларына башкаралар. Ә ни дәрәҗәдә уңышлы икәнлеге турында хуҗалыкның төзек ферма тораклары, яңартылган ындыр табаклары кычкырып тора.

Алардан тыш, әлеге җәмгыятьнең бер бик үзенчәлекле ягы да бар. Биредә эшчеләргә хезмәт шартларын яхшырту, лаеклы күләмдә акча түләргә тырышу гына түгел, аларга йортлар төзеп бирү гадәте дә яши. Совет чорында ук булган ул гадәтне хәзергәчә бетермәгәннәр. Хуҗалык исәбеннән барлыгы ике дистәгә якын йорт төзелгән икән инде. Аларда механизаторлар, терлекчеләр һәм төрле тармак белгечләре яши. Шул рәвешле җәмгыятьтә кадрлар проблемасын хәл итүгә омтылалар. Нәтиҗәсе дә юк түгел.

– Безнең механизаторларның 50 проценты 30 яшькә чаклылар. Белгечләр арасында да яшьләр шактый, һәр тармак комплектлашкан. Дөрес, тагын яшьрәк ветеринария табибы булса, комачауламас иде, – ди Рәсим Хәбибуллин. Аның үзенә дә әле 26 яшь кенә, өйләнмәгән дә икән. Киләсе елда гаилә корырга җыена. Шул вакытта аңа да йорт бирәчәкләр.

Хуҗалыкта яшь кадрларны җәлеп итүнең совет чорыннан калган тагын бер уңай тәҗрибәсе уңышлы дәвам итә. Ул да булса – аларга хуҗалык хисабыннан стипендия түләп укыту. Ел саен 5-6 студент стипендиат була икән.

ЙОМГАК

Без алдан билгеләгән өченче «үлчәм» кысаларына керүче хуҗалык дип Арча районында «Игенче» белән «Кырлай» агрофирмаларын атар идек. Алар да «Вамин» империясе кебек, теге заманнарда яңа инвестор карамагына күчкәннәр. Ләкин андый ук гигант түгелләр, һәрберсе унар мең гектар тирәсе җирне били. Бәлки шуңадыр да, бүген дә уңышлы эшләп киләләр. «Кырлай» агрофирмасы мәсәлән, республикада иң күп мәйданда – 1200 гектарда бәрәңге үстерүче буларак та билгеле. Ә киләсе елдан сөтчелек буенча да шаккатырмакчы икән. Инде быел җәй башында 1800 баш савым сыерына исәпләнгән комплексның беренче этабын – 600 сыер сыйдырышлы торакны һәм савым залын төзеп, эшләтеп җибәргәннәр. Киләсе җәйдә төзелеш дәвам итәчәк. Нәтиҗәдә, агрофирмада көнлек сөт җитештерүне 40-45 тоннага җиткерү максаты куялар.

Район күләмендә караганда исә, хәзерге вакытта 5 хуҗалыкта заманча терлекчелек комплексы төзелә. Алар бер-бер артлы эшли башлагач, инде киләсе елдан районда көнгә 200 тоннадан артык сөт җитештереләчәгенә өметләнә аграр тармак җитәкчесе Ленар Абдуллин. Ә 2025тә «Северный» җәмгыятендәге комплекс төзелеп беткәч, анда гына көнгә 200 тонна сөт булыр, дигән фаразлары белән дә уртаклашты ул. Шулай булгач, хуҗалыкларның икътисадлары тагын да ныгыр, халыкның хезмәт хаклары да артыр, дигән өмет туа күңелдә.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Арча - Казан

Комментарии