Кайсы табышлырак эшли: ваклармы, эреләрме?..

Кайсы табышлырак эшли: ваклармы, эреләрме?..

БИЛ КАЕШЛАРЫН ҺАМАН КЫСАРГА ТУРЫ КИЛӘ

Хәзерге вакытта республикабыз авылларында 900 мең кеше яши, ягъни һәр дүртенче татарстанлы авылда. Аларның 71 меңе агросәнәгать тармагында хезмәт куя. Ләкин ел саен авыл халкы 3 процентка кими, дигән нәтиҗә ясый экспертлар. Әлбәттә инде, шул исәптән хезмәткәрләр саны да... Бер генә мисал: 2006нчы елгы авыл хуҗалыгында исәп алу йомгакларына караганда, аграр тармакта 131,7 мең кеше эшләгән булган. Димәк, уналты ел эчендә аграр тармак хезмәткәрләре саны икеләтә диярлек кимегән бит! Һәм ул соңгы технологияләр, югары җитештерүчәнлекле техникалар файдалануга, шул сәбәпле эшче кулларга ихтыяҗны киметүгә бәйле түгел. Киресенчә, авыл хуҗалыгында эшләргә кеше җитмәү – заманча механикалаштырылган технологияләргә күчү процессына этәрүче төп факторлардан санала.

Ә бүген аграр тармакта эшләүчеләрнең кимүе хезмәт шартларына һәм акча эшләү мөмкинлегенә бәйле. Янә бер мисал: авыл җирендә уртача хезмәт хакы республикадагы гомуми күрсәткечнең 72 процентын гына тәшкил итә икән. Бу – рәсми чыганакларга нигезләнеп ясалган нәтиҗә. Аның буенча аграр тармакта уртача хезмәт хакы 35 мең сум тирәсе, дип карала. Ул сумма белән тармакка яшь белгечләрне җәлеп итү кыен булуы турында ассызыклый экспертлар. Ә чынлыкта исә, аграрчыларның уртача хезмәт хаклары шул хәтле булуы да зур шик тудыра. Районнар яссылыгында караганда, агымдагы елның гыйнвар-май айларында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең уртача эш хакы Спаста 21,6, Әгерҗедә – 22,1, Балык-Бистәсендә – 22,9 мең сум гына булган. Тагын Зәй, Югары-Ослан, Баулы, Апас, Сарман, Чүпрәле, Нурлат районнарында аграрчыларның айлык эшләгәннәре 30 мең сумга да тулмый.

Андый түбән хезмәт хакларының нәтиҗәсе күз алдында: бүген авыл җирендә эшләүчеләр арасында 30 яшькә хәтлеләр нибары 8 процент кына тәшкил итә, ә 55 яшьтән өлкәнрәкләр торган саен арта бара. Димәк, авыл халкының сан ягыннан кимүе генә түгел, картаюы да дәвам итә.

Иң гаҗәбе, әлеге хәл ил, республика җитәкчелеге өчен һич яңалык түгел. Барысы да ул турыда бик яхшы белә. Тик вазгыятьне тамырдан үзгәртергә юнәлдерелгән җитди чаралар гына күрелми. Әйтерсең, авыл халкын – крестьянны сыйныф буларак бетерү сәясәте махсус тормышка ашырыла. Һәм, авыл хуҗалыгына хәзергедәй «үги» караш дәвам итсә, аңа ирешеләчәк тә.

«Үги» караш дигәнебез, аеруча, бәяләр гаделсезлегендә нык чагыла. Ул турыда авыл хуҗалыгы белән бәйле булган, тармакның киләчәге өчен борчылган һәркем кайда да булса фикерен әйтми-сөйләми калмагандыр. «Безнең гәҗит» битләрендә дә даими язмалар чыгып тора. Ләкин хәл аграрчы файдасына үзгәрми шул. Менә быел да, уңыш мул булды, дибез. Әмма аның бәясе түбән, өстәвенә башка еллардагы сыман сатып та булмый әле. Русиягә карата кертелгән санкцияләрнең тискәре йогынтысы сизелә. Ә техника, ашлама, дизель ягулыгы гел кыйммәтләнеп тора. Андый шартларда аграр оешмаларга хезмәт хакларын арттыру түгел, икътисадый бөлгенлек сазлыгына чуммыйча, исән калырга тырышу – беренчел максатка әйләнә шул. Ахыр чиктә хуҗалыклар да, аграр тармак эшчеләре дә бил каешларын ныграк кысып бәйләргә мәҗбүр булалар.

КЫСКА ГОМЕРЛЕ «ИМПЕРИЯ»ЛӘР...

Хуҗалык-оешмаларның икътисадый ныклыгы, аграр тармактагы эшчеләрнең хезмәт хаклары күләме турыдан-туры табышлы эшләү дәрәҗәсенә бәйле икәнлеген һәркем аңлыйдыр. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында агросәнәгать предприятиеләренең соңгы өч елдагы финанс-икътисадый эшчәнлекләренә йомгак мәгълүматлары урнаштырылды. Аннан күренгәнчә, 2021нче елда республика агросәнәгатендә 417 коммерция оешмасы эшләгән. Монда юридик затлар гына күздә тотыла, шәхси эшмәкәрләр исәпләнми. Аларның 89 проценты елны рентабельле төгәлләгән. 2020нче елда исә табышлы оешмалар 95 процент булган. Аңлашылганча, файдага эшләүчеләр кими бара. Агымдагы елның гыйнвар-июнь айларында да, бер гектар сөрүлек җирдән алынган табыш күләме 33 районда республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк булган. Ә бер эшчегә акча кереме буенча 32 районда нәтиҗәләр куанырлык түгел.

Дөрес, бер үк районда төрле оешмалар бар. Мисал өчен, Әлмәттәге «Союз-Агро» җәмгыятендә уртача хезмәт хакы 60,5 мең сум булган. Шул ук вакытта, әлеге районның «Васильевская» җәмгыятендә 20,1 мең сум гына түләгәннәр. Шулай ук, Бөгелмәдәге «Северная Нива Татарстана» җәмгыятендә – 48,7, ә «Рассвет»та – нибары 18,7 мең; Чүпрәленең «Цильна»сында – 44,7, ә «Эталон Агро»да – 20,1 мең; Сабадагы Мөхәммәтшин крестьян-фермер хуҗалыгында – 50,4, «Туган як» җәмгыятендә – 23,4 мең сум күләмендә генә хезмәт хакы бирелгән.

Тагын дәвам итсәк, андый капма-каршы күрсәткечле мисалларны байтак санарга мөмкин булыр иде. Шунысы игътибарга лаек, беренче карашка хуҗалыкларның табышлы эшләүләре аларның зур яки кечкенә булуларына бәйле түгел сыман. Югарыда китерелгән мисалларда да һәр ике төркемдәге хуҗалыклар арасында эрерәкләр дә, ваграклар да бар. Әмма эрерәк дигәч, республикада «Август-Агро», «Ак Барс Холдинг» кебек гаять зур, берничәшәр районны берләштерүче аграр оешмалар да бар бит. Андый гигантлар ни дәрәҗәдә табышлы эшли икән соң? Гадәттә, эре компанияләрдә әлеге сорауга җавапны ачып салырга тырышмыйлар. Моңарчы да безнең берничәсенә юллаган мөрәҗәгатебез игътибарсыз калды. Шулай да, интернетта булган ачык мәгълүматларга таянып, эре оешмаларның табышлылык дәрәҗәсе турында берникадәр нәтиҗә чыгарырга мөмкинлек бар. Аннан, «Бизнес Онлайн», Татарстанстат күрсәткечләренә нигезләнеп, республиканың зыянга эшләүче 100 компаниясе турында үз рейтингын да булдырды. Менә шул чыганакларга караганда, аграр тармактагы гигантларның берсе – «Ак Барс Холдинг»ына керүче Апас районындагы «Ярыш» җәмгыяте узган елда 1,5 миллиард сумлык зыянга эшләгән. Тагын әлеге холдингның Чүпрәле районындагы аграр оешмасы – 600, Буадагы «Дружба» җәмгыяте – 292, «Агрофирма-Әгерҗе» – 173 һәм Арча районындагы «Ак Барс» агрокомплексы – 170 миллион сумлык югалту китергән.

Лениногорск районы аграр магнаты Илшат Тукаевның «империясе»нә кергән Бөгелмәдәге «Племпродукт» кошчылык фабрикасы, «Репродуктор» катнаш азык заводы һәм «Агропродукт» җәмгыяте – өчесе бергә 660 миллион сум күләмендә чыгымлы булган. Аларда хәзер бөлгенлек процессы бара.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «АгроИнвест» идарә компаниясе генераль директоры Рәис Сөләйманов та Нурлат районындагы ике аграр оешмасының табышсызлыгы аркасында 263 миллион сум акча югалткан.

Соңгы елларда республика аграр тармагына киң колач җәеп килеп кергән һәм инде гигантларның берсенә әйләнгән «Август-Агро» компанияләр төркеменең дә Кама Тамагы районындагы оешмасы – 268, Лениногорскийдагысы – 136 һәм Азнакайдагысы – 116 миллион сум күләмендә зыян китергән.

Мисаллардан күренгәнчә, гигантларның хәлләре шәп, дип әйтә торган түгел. Аларның быелгы хезмәт нәтиҗәләре нинди булыр, әлегә билгесез. Ләкин соңгы 2-3 дистә ел дәверендәге тарихи чынбарлык андый артык зурайган «империя»ләрнең озак яшәргә сәләтле түгеллекләрен берничә тапкыр күрсәтте инде.

АРЧАДА: «АЛЛАҺКА ШӨКЕР!» - ДИЛӘР

Берничә ел элек Марат Әхмәтовның, әле Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгән вакытта, аграр оешма эреләнгән саен, аның белән идарә итү кыенлаша, дигән фикерне әйткәне хәтердә. Ә идарә итү югала икән, аның нәтиҗәле эшләве буенча да зур сораулар туа башлаячак.

Нинди зурлыктагы агар хуҗалыкны артык эре түгел, дип санап була соң? Кем әйтмешли, идарә итәргә дә, нәтиҗәле эшләтергә дә кулай булсын. Без сораштырган экспертлар – хуҗалык җитәкчеләренең фикерләре түбәндәгечә: 3-6 мең гектар сөрүлек җир булганда, иң яхшысы. Ягъни, бу – элеккеге бер колхоз инде. Хәзерге заманча технологияләрне, зур егәрлекле техникаларны истә тотканда, җир мәйданнары 10 мең гектар булса да, начар түгел, дип өсти экспертлар. Алар фикеренчә, хәтта 20 мең гектарлы хуҗалыкны да уңышлы эшләтергә мөмкин әле. Тик җирләре генә төрле почмакта таралган булмасын. Ә аннан артып, 30-40 мең гектарларга китсә, анысы инде артык зурга әйләнә. Гадәттә андый эре компанияләр, гигантлар банкларда, бюджет капчыгы авызы төбендә «якын» кешесе булган очракта оеша. Ә соңыннан, ниндидер сәбәпләр белән теге «якын» кеше югалса, компания дә тарала башлый. Кызганыч, ул вакытта инде алар биләп алган авыл җирлекләрендә күпчелек очракта «революция» ясалган була. Анда яшәүче халыкның авыл уклады нигезендә алып барылган тормышы шактыйга үзгәреп кала. Һәрхәлдә авылларны саклауга корылган үзгәреш булмый ул. Андый мисалларны да без яңа тарихыбыз чорында шактый күрергә өлгердек бит.

Әлеге уңайдан Арча районы аграр тармагында соңгы 5-6 елда бара торган вазгыятькә тукталу кызыклы булыр. Белгәнебезчә, заманында ул район авылларының шактые «Вамин» империясенә керде. Аякта нык басып торган хуҗалыклар булуга карамастан, аларны да ихтыяри-мәҗбүри рәвештә шул империя түбәсе астында берләштерделәр. Соңыннан эре җир биләүче компания таркалды. Ә хуҗалыкларда бөлгенлек процессы башланды. Бүген исә, шул «Вамин» империясе көлендә яңа барлыкка килгән, искәртеп әйтәбез, чагыштырмача җыйнак хуҗалыклар уңышлы гына эшләп киләләр. Быел да, шактый гигантлар зыянга эшләгәндә, һәммәсе елны табышлы тәмамлый икән.

– Элек «Вамин» компаниясе районда 51 мең гектар җир били иде. Ул таркалгач, аның урынында 10 мөстәкыйль эшләүче хуҗалык оешты, – ди Арча районының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек бүлеге җитәкчесе Ленар Абдуллин. Аларның берсе – «Заря» җәмгыяте, Мари республикасы чигендә үк урнашкан.

– Бөлгенлеккә төшкән хуҗалыкны алты ел элек, кичектереп түләү шарты белән, 54 миллион сумга сатып алдым. Шуңа күрә безнең зыянга эшләргә хакыбыз да, хокукыбыз да булмады. Бурычларны түлисе бар иде бит, – ди «Заря» җәмгыяте директоры Рәдиф Закирҗанов, уенын-чынын бергә кушып. Әйтергә генә ансат, ә бөлгенлектәге хуҗалыкны ничек уңышлы эшли торган итәргә соң? Анысын инде һәр җитәкче үзенчә уйлап башкарадыр. «Заря»да иң элек ярым-җимерек хәлдәге терлек торакларын төзекләндерүдән, малларны асрау шартларын яхшыртудан башлаганнар. Шул ук вакытта, апрель аенда килгән яңа хуҗа кыр эшләренә әзерлеккә дә игътибарны көчәйткән. Беренче елда ук лизингка җир эшкәртү агрегатлары, терлек азыгы әзерләү комбайннары алынган. Хуҗалык карамагындагы 4140 гектар мәйдандагы җирләрнең шактые көздән эшкәртелми калган, күпьеллык үләннәр дә бик картайган булган. Ләкин, тырыша торгач, кышка барыбер җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы туплап керә алганнар. Алты ел элек көнлек савым нибары 2 тонна чамасы булган фермада бүген инде 7-8 тонна сөт җитештерелә. Узган корылык елында да рентабельлек 14 процент тәшкил иткән.

– Быел уңышлар мул, табыш тагын да югарырак булыр, – дип өметләнә Рәдиф Закирҗанов. Ә аның чагылышы – халык та эшле һәм ашлы булып яши. Әле кайчан гына, «Вамин» вакытында, эшләгәненә тере акча күрмичә, хезмәт хакын шикле сыйфатлы майонез һәм колбасалата алган халык хәзерге үзгәрешләрне «Аллага шөкер!», дип бәяли.

Искәрткәнебезчә, «Заря» җәмгыятендә генә түгел, бөлгенлеккә төшкән «Вамин» биләмәләрендә яңа оешкан барлык ун хуҗалыкта да хәзер шундый «Аллага шөкер!» диярлек хәл икән. Аларның эш үрнәкләре белән чираттагы язмада якыннанрак таныштырырбыз.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Арча – Казан

Комментарии