КҮРДЕМ МИН УЛ ПУТИННЫ…

КҮРДЕМ МИН УЛ ПУТИННЫ…

Моннан 240 ел элек – 1773нче елда империясендәге иң зур чуалышларның берсе – Пугачев восстаниесе башланып китә. Җаек казаклары башлап җибәргән бу чуалышларга дини вә милли изүгә дучар булган татар һәм башкортлар да кушылып китә, урыс крестьяннары да читтә калмый. Нәтиҗәдә, ул бөтен халык чуалышына әверелә. Татар-башкортның биредә катнашуы күбрәк дини сәбәпләр аркасында булуын истә тотып, аларны Пугачев гаскәреннән аерып алу һәм киләчәктә мондый гамәлләрдән читтәрәк тоту өчен Әби-патша Екатерина II Исламны дәүләтнең икенче рәсми дине дәрәҗәсенә күтәрүче канун чыгара. Ул «Закон о терпимости вероисповеданий» дип атала һәм моннан соң мөселманнарны көчләп чукындыру, дине өчен эзәрлекләү тыела. Яңа канун нәтиҗәсен бирә – байтак татар-башкортлар Пугачевны ташлап китәләр. Ә соңрак, күпләр Русияне үз дәүләте итеп таный башлый. Гәрчә империянең үги балалары сыйфатында яшәсәләр дә, дин иреге бирелүне, мәчет-мәдрәсәләр салырга рөхсәт ителүне соңгы ике гасырда изелеп яшәгән мөселманнар патшаның зур фазыйләте буларак кабул итә.

Ә 1788нче елның 22нче сентябрендә Диния нәзарәте төзелә. Ул чакта аны «Духовное собрание Могометанского закона» дип атыйлар. Әби-патша указы белән аның беренче мөфтие итеп Мөхәммәтҗан Хөсәен билгеләнә, мөфтигә Казан татарларыннан булган ике-өч мулла ярдәм итәргә тиеш була. Аларның Казан татары булу шарты законда ук әйтелә һәм елына 120шәр сум хезмәт хакы билгеләнә. Заманы өчен бу бик зур акча. Чөнки тарих ул чорда сыерның бәясе бер сум чамасы булган дигән мәгълүмат бирә. Әгәр бүген сыер уртача 40 мең сум торса (200 кг итне 200 сумнан исәплим) аена 40 мең хезмәт хакы чыга. Ә мөфти хәзрәтнең үзенә 1500 сумлык еллык акча билгеләнә. Бу инде безнеңчәгә күчергәндә 60 миллион сум чамасы, ягъни 2 миллион доллар килеп чыга! Күрәсез, империя үзенә тугры хезмәт итүчеләрне югары бәяли…

***

Хәер, Мәскәү бүген дә үзенә тугрылыкны бәяли белә, каршы чыгучыларны гына өнәп бетерми. Әле яңа гына, 22нче октябрьдә Русия Диния нәзарәтенең 225 еллыгын, мөфти шәйхел-ислам Тәлгать Сафа Таҗетдинның 65 яшьлеген үткәрделәр. Бу тантанага РФ Президенты Владимир да киләсе мәгълүм булды. Мин фәкыйрегезгә исә бәйрәм тантаналарын матбугатта яктырту мөмкинлеге бирелде. 21нче һәм 22нче октябрь көннәрендә, Уфада төрле фәнни конференцияләрдә, тантаналарда кайнашып йөрүемне сөйләп тормыйм. Алар, күбесенчә Исламның Русия дәүләтенә ясаган уңай йогынтысы хакында булдылар һәм күптин-күп, чуктин-чук рәхмәтләр вә котлаулар белән үрелеп бардылар. Вакыйганың төп кунагы В. исә, мөфтиләр Тәлгать Таҗетдин, Равил хәзрәт Гайнетдин, Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм тагын берничә дин әһеле белән генә очрашып сөйләшергә, соңыннан башка делегатлар каршында да чыгыш ясарга тиеш иде. (Равил хәзрәт баштарак биредәге чараларда катнашмаячагын әйтсә дә, килгән.) Бу чыгышны без Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия театры бинасында ике сәгатьләп көттек.

Ул гомер нәрсә сөйләшкәннәрдер, белмим, әмма мөселманнарны борчыган күп темаларга кагыла алмаганнардыр дип уйлыйм. Чөнки узган көнне генә Волгоградта автобус шартлатылды. Мондый вәзгыятьтә мөселман лидерлары президентка хокукларыбызны кысу хакында нинди сүз әйтә алсын да, нинди үпкә белдерсен? Әйтерсең, бу терактны ниндидер провокаторлар шушы очрашу алдыннан махсус эшләгәннәр…

Путин үзе дә шактый кәефсез күренде. Алай гына да түгел, залда утыручыларга карата бераз өнәмәү дә чагылды кебек – үз-үзен тотышы шактый салкын тоелды. Гадәттә, Владимир Владимирович халык белә очрашканда бөтен булган кадәр мөлаемлеген эшкә җигәргә тырыша, бу юлы мин моны тоймадым. Хәер, Русия башлыкларыннан үзебезгә карата зур мәхәббәт өмет тә итмим инде мин… Ә шулай да килгән бит! Димәк, Кремль әле мөселманнар белән санлаша һәм монысы яхшы фал. Башка яхшы фалларны никадәр генә эзләсәм дә, таба алмыйм, вәзгыять үтә катлаулы, бары тик чираттагы репрессияләр генә башланмасын дип куркам. Ә болай, күрдем мин ул Путинны, күрдем. Тик бу очрашу миндә, никтер, өмет уятмады…

Искәндәр СИРАҖИ.

 

Комментарии