Хуш, укытучым!

Хуш, укытучым!

26нчы март көнне иртүк йөрәк өзгеч хәбәр килде: безнең гаиләнең алты баласының дүртесенә урыс теле һәм әдәбияты укыткан укытучыбыз Нәкыя Фатыховна Сәфәрова дөнья куйган.

Ул минем бу якты дөньяда йөргән укытучыларымның соңгысы. Яше олы булса да, авырганын белсәк тә, авыр, бик авыр булды безгә бу хәбәрне ишетү.

Нәкыя апаның нинди укытучы булганын, ерак татар авылының татар мәктәбендә укыган гади авыл балалары күңеленә ничек кереп калуын балалар үзләре чыгарып, буыннан-буынга күчеп килгән такмак күрсәтеп тора:

Нәкыя Фатыховна

«Двойку» поставила.

Потому что я сегодня

Урок не готовила…

Соңгы елда таралган зәхмәт авыруы безне өйләребезгә бикләп куйды. Күрешә алмадык. Үзе бик көтеп торган зур Ќиңү парадларын да күрә алмады Бөек Ватан сугышы ветераны. Әмма шунысы бәхәссез: бик сирәк кешеләргә генә насыйп булган картлык кичерде укытучыбыз. Акыллы, батыр, көчле ихтыярлы, зур дәрәҗәләргә ирешердәй ул, уңган кыз үстергән ана буларак, ул моңа лаек иде. Улы Әсгать, кызы Әнисә, килене Луиза, оныклары һәрвакыт аның янында булдылар.

Шунысы үзенчәлекле: Нәкыя апаның тормыштагы ихтыяҗлары зәвыклы кием, тәмле ризыклар, яхшы табиблар белән генә чикләнмәде. Балалары аның рухи ихтыяҗларын да һәрвакыт канәгатьләндереп тордылар. Бик яшәтәсе килде әниләрен. Әмма… Бары да Аллаһы Тәгалә кулында.

Без аларның тирән кайгыларын уртаклашабыз. Ќитди авыруларым аркасында соңгы юлга озата алмадым сине, укытучым. Кичер мине! Син риясыз, самими бер кеше идең. Урының оҗмахта булыр, дип өметләнәм. Хуш, укытучым!

Әтнә районы, Түбән Көек авылыннан

Яхиннар гаиләсе исеменнән

Зөбәйдә ЯХИНА

Рәсемдә: Күлле Киме мәктәбе укытучылары Нәкыя Сәфәрова (с) белән математика укытучысы Галим Шакирҗанов һәм аларның укучысы Зөбәйдә Яхина

Комментарии