Мин төш күрдем

Мин төш күрдем

Узган ел ахырында газетабыз үзгә конкурс игълан иткән иде. Без барыбыз да төш күрәбез, аны яхшыга юрарга тырышабыз. Төш ул үзе бер могҗиза. Без белми, сизми торган параллель дөнья безгә шулай нидер искәртергә, нәрсәнедер алдан кисәтергә тели күрәсең. Һәр авылда, таныш-белеш арасында төш юрауга оста бар. Аларның юравы еш кына туры да килә. Мин үзем дә кисәтү төшләрен еш күрәм. Психологлар арасында, артык уйланасың, өнеңдә уйлаганыңны төшеңдә дәвам итәсең, дип гади генә аңлатырга тырышучылар бар бу хикмәтне. Ләкин мин үзем моның белән килешмим. Бөтенләй уйламаган, кем әйткәндәй: «ике ятып бер төшеңә кермәгән» кешеләрне, урыннарны, вакыйгаларны йоклаганда башыңнан үткәрәсең… Мин, мәсәлән, әнием үләсен дә белдем, башка вакыйгаларны да искәрткән төшләр күрәм. Нидер буласын сизсәм дә, ни икәнен чамалый, төшләремне юрый гына белмим. Шул вакыйга булганнан соң гына аңлыймын: мин моны сиздем бит, тик аңламаганмын гына үз-вакытында…

Кыскасы, бу сәхифәгә хатлар туплана башлады. Укучыларыбыз үз төшләрен яза. Сездән хатлар көтәбез. Мин дә исемдә калган төшләрне, һәм аннан соң ни булганын өстәрмен… 2021нче ел ахырында нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне билгеләрбез. Укучыларыбызның төшләрен юраучылар да бардыр арабызда. Активрак булыйк. Язышыйк. Могҗизалы дөньяның кырыен гына булса да «кимерергә» омтылыйк.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Төшем хәерлегә булсын

Мин төш бик сирәк күрәм. Елга бер-ике тапкыр. Минем күргән төшләрем чынга аша. Кайбер вакытта булачак куркыныч вакыйгалар турында да алдан күрәм. Балачакта күргән төшләремне әниемә сөйли идем. Әнием күргән төшләремне кешегә сөйләргә кушмады. Иртән уянуга: «Йа Раббым, бу төшем хәерлегә булсын», – дип, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә куша иде.

8нче сыйныфта укыганда немец теленнән имтиханга әзерләнәм. Бик күп текстлар ятлыйсы бар. «Имтиханны бирә алырмынмы икән?» – дип бик борчылам. Шул вакыт төш күрәм. Төшемдә көн шундый матур, аяз. Күктән өстенә чапанга охшаган кием кигән, кулына таяк тоткан берәү атлап, минем яныма төште дә: «Борчылма, сиңа шул билет (нинди билет икәнен хәтерләмим) чыгачак», – диде. Күргән төшем чынга ашты: имтиханны әйбәт билгегә бирдем.

Мин авылда туып үстем. Урамның бер ягыннан зират күренеп тора. Төшемдә зират ягыннан бик матур киенгән, кулына таяк тоткан бер кешене күрдем. Ул миннән: «Нәфисә апалар кайда тора?» – диеп сорады. Зур әнинең (әтинең әнисе) исеме Нәфисә атлы иде. Төшемне әнигә сөйләгәч, ул: «Йа Раббым, кызымның күргән төше хәерлегә булсын, төшеңне әтиеңә дә, Алма апаңа да (әтинең апасы) сөйләмә», – диде. Ике-өч көннән соң зур әни үлде. Минем үземә шул вакытта төрле уйлар да килгән иде. Бәлки, безнең бабай исән булгандыр, кайда да булса яшәп яткандыр. Әти сөйләве буенча, безнең бабайны олы малае белән революциядән соң ачлык вакытында Украинага икмәк алырга җибәрәләр. Юлда бабайлар утырган вагонны туктаталар. Вагонның ишек-тәрәзәләрен бикләп, вагон эчендәге халыкны туңдырып үтерәләр. Әти: «Бу хакта безгә Кәҗә Фәимәсе кайтып сөйләде», – диде. Кем ул Кәҗә Фәимәсе? Мин аның турында әтидән вакытында сорамаганмын. Кәҗә Фәимәсе кайтып әйткәч, бу хәл Татарстан тирәсендә булырга мөмкин. Ә бер елны Арча районында бер авылның чиркәве астында кеше башлары тапканнар иде бит. Анда кемнәрне күмгән булганнар? Мин бу хакта тарихчылардан да сораган идем. Тик уңай җавап ала алмадым. Минем бабайлар бик тырыш, эшчән, дини яктан да белемле булганнар. Авыл, Казан, Оренбург мәдрәсәләрендә белем алганнар. Революциядән соң бабайның энесен дә өеннән куып чыгаралар. Ул мунчада яшәгән.

Безнең нәселгә сынау артыннан сынау, төрле бәхетсезлекләр килгән. Элек авылдан яшьләрне җыеп ФЗӨгә алып киткәннәр. Безнең Гаяз абый да шунда эләккән. Гаяз абый белән бергә киткәннәр анда озак тормый, авылга кире әйләнеп кайталар. Ләкин Гаяз абыйны анда ябып куеп кыйныйлар. Шуннан соң әти аны табып алып кайта. Шул хәлләрдән соң аның сәламәтлеге какшый. «Башым шаулый, гел самолет тавышлары ишетелә», – дип әйтә торган иде. Шулай Гаяз абый инвалид булып калды. Без һәрвакыт аңа булышып тордык. Бервакытны төш күрәм. Төшемдә Гаяз абый миңа таба: «Наҗия, Наҗия», – дип йөгерә. Тик ул минем яныма килеп җитә алмады, уянып киттем. Ике-өч көннән соң авылдагы энем шалтырата: «Гаяз абый сезгә барырга дип чыгып киткән иде, килеп җиттеме?» Ләкин Гаяз абый безгә килеп җитә алмады, югалды. Шулай итеп бабайларның һәм Гаяз абыйның да үлеме безгә сер булып калды.

Мин мәктәпне тәмамлагач, университетка имтиханнар тапшырган идем, ләкин конкурстан үтә алмадым. Шуннан соң газ аппаратлары заводына барып эшкә урнаштым. Газ плитәләре җыя торган цехка эшкә алдылар. Бик тырышып эшләдем. Гомумән, кайда гына эшләсәм дә, эшемә туры килә торган белемем булмаса да, һәр эшемне яратып башкардым. Газ плитәләре конвейер өстендә килә. Без конвейер артында төрле операцияләрне башкардык. Цехның ике башында да зур ишекләр ачык. Ике ел эшләгәч, миңа салкын тиде, тамакларым, тезләрем шешеп чыкты, йөри алмас дәрәҗәгә җиттем. Мине 15нче больницага салдылар. Ике айлап яткач, төш күрәм. Төшемдә аякларым белән көчкә пычрак ерып барам, бер канауга төшеп киттем, канаудан атлап менә алмыйм, аякларым тая. Бу төшне ике көн рәттән күрдем. Икесендә дә куркып уяндым. Аны табибка да сөйләдем. Ул да борчылды, миңа бирә торган даруларны яңадан карармын, бәлки берәрсе ярамыйдыр, диде. Безнең палатада бер әби ята иде. Ул табиб алдында миңа: «Кызым, бу авыруың сине гомер буе озатачак», – диде. Шул вакытта әнинең сүзләре искә төште. «Төшләреңне кешегә сөйләмә», – дигән иде бит. Ул вакытта бу больницада профессор Шербатенко (исемен оныттым) эшли иде. Беркөнне мине табиблар утыра торган бүлмәгә чакырдылар. Анда тагын берәү утыра иде, кардиолог Медведев, диделәр. Мине чыгаралар икән диеп шатланып куйдым. Ләкин миңа инвалидлык бирү турында киңәшләшәләр икән. «Мин инвалид түгел, мин инвалид коляскасында утырып йөрмәячәкмен, зинһар өчен, мине больницадан чыгарыгыз гына», – дидем. Инвалидларны коляскаларда утырып йөрүчеләр генә дип күз алдына китерә идем, өлкән абыем инвалид булса да. Аллага шөкер, ул табиблар миңа күп киңәшләрен бирделәр Хәзер инде андый белемле табиблар да юктыр. Мин гомер буе Аллаһы Тәгаләгә ышанып яшәдем, гел Аңардан ярдәм, сәламәтлек сорадым. Аллаһы Тәгалә мине ярдәменнән ташламады. Больницадан чыккач, үземне җиңел эшкә күчерделәр. Бер елдан соң Казан дәүләт педагогия институтына укырга кердем.

Әнием үлеп, бераз вакыт узгач, тагын төш күрәм. Әти яшь чагында бакча артына агачлар утырткан булган. Без үскәндә ул агачлар гөрләп үсеп утыра иделәр. Төшемдә әни шул агачларның берсе янында бик матур креслода утыра. Агачның өске ягы зур «Г» хәрефенә охшап, әнигә күләгә ясап аз гына бөгелгән. Әнинең утырган җиреннән ерак түгел матур күл бар. Авылда безнең урамның очында түгәрәк күл бар иде. Төшемдә күл дә безнең бакчага якынлашкан икән дип уйладым. Әнигә: «Нишләп анда утырасың? Әйдә өйгә кайтабыз», – дим, ул: «Монда шундый рәхәт», – диде. Үлгән якын туганнарыңны күрсәң, сәдака бирергә кирәк дигәнне ишеткән идем. Ш. Мәрҗәни исемендәге мәчеткә барып сәдака бирдем. Андагы хәзрәт: «Әниеңнең каберенә җәннәт бакчалары күренеп тора. Аның яткан кабере иркен, аңа анда рәхәт. Әниең җәннәткә керәчәк. Әниең, әтиең өчен һәрвакыт дога кыл», – диде.

Тагын бер төшем турында язмакчы булам. Бервакыт бер хәзрәт шалтырата: «Республика ифтарына чакыру билеты бирәм, бара аласызмы?» – ди. Уразада вакытта ерак җирләргә чыгып йөри алмыйм, хәлем китә. Хәзрәт белән сөйләшкәннән соң төш күрәм. Зур зал. Өстәл артында бик күп кеше утырган. Күктән өстенә чапан кигән, кулына таяк тоткан берәү атлап килә: «Син әйт, ифтар мәҗлесенә ураза тотучылар гына килсен», – ди. Ураза вакытында ифтар ашларында булырга туры килә, ә өстәл артында ураза тотмаучылар бик күп бит. Имеш алар шулай дингә тартылалар. Төштә күргәнчә, бу дөрес юл түгел. Алар шулай бушка ашап йөрүчеләр. Хәтта бер ханым миннән: «Бүген кайда авыз ачтыралар икән, белмисеңме?» – дип сораганы булды. Әгәр уразада булса, үземә чакырырмын дип уйлаган идем. Ә ул: «Юк ла, бер дә пешерәсем килми», – дип җавап бирде.

Соңгы төшләрем турында да язмыйча булдыра алмыйм. Мине яңа ачылган мәчеткә эшкә чакырып алдылар. Шулай укытып йөргәндә, узган ел февраль аенда бер атнага Мәскәүгә барырга туры килде. Балалар, оныклар белән мәш килдек, телевизор карарга вакыт та булмады. Мәскәүдә төш күрәм. Кәгъбәтуллаһ кырыенда аксыл биек койма. Койманың тышкы ягында шулкадәр кеше күп. Таныш кешеләр дә бар. Мин төшемдә: «Нигә боларны хаҗ кылырга кертмиләр икән?» – дип уйлап куйдым. Күк йөзе шундый матур, аяз. Күктән өстенә чапан кигән, кулына таяк тоткан берәү атлап аска таба төшә. «Сабыр булыгыз, гадел булыгыз, бер-берегезгә мәрхәмәтле булыгыз (тагын ниндидер сүзләр әйтте, аңлап җиткермәдем)», – ди. Төшемне кайткач мәчеттә сөйләгән идем, Сәгуд Гарәбстанының карантин игълан иткәнен әйттеләр.

Бер ай элек тагын бер төш күрдем. Урамда бик күп кеше. Алпан-тилпән йөриләр. Кайсысы егылган, кайсысы таяк белән көчкә атлап йөри, кайсысының күзе күрми, кайсысының кулында шешә, кайсысының кулында телефон, кайсысы елый. Өстән тагын шул ук кеше атлап төшә. «Бу хәл тагын… (әллә 50ел? ) шулай дәвам итәчәк», – диде. Күп сүзләрен аңлап җиткермәдем. Куркып уяндым. Хәзер уйлап куям, бу төшләрем бәлки коронавирус белән бәйледер. Аллаһы Тәгалә безне сакласын инде.

Исемем редакция өчен генә

Күктән кисәттеләр

Бик озак уйладым да, хат язарга булдым. Газетаны бик яратып укыйм. Ләкин укырга битләре бик аз. Шушы программа күпме урын ала.

«Мин төш күрдем» дигәнне укыгач, бер күргән төшемне язып китәсем килә. Төшләрне күрәбез, ләкин аларның онытылмый торганнары була. Хәзер миңа 74 яшь, ә ул чакта пенсиядә түгел идем әле.

Күктә җиргә карап өч ир заты талгын гына әйләнеп йөри. Безгә билдән генә күренәләр. Берсе җиргә карап: «И бәндәләр, Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз!» – дип, җиргә нәрсәдер бәрә. Аннан шушы ук сүзне алмашлап икенчесе, өченчесе әйтә. Шундый көчле тавыш, җир йөзе яңгырап тора. Җиргә бәргәч, җир өстендә яшен кебек ут кисәге сызылып, җир буйлап китә. Ә мин куркудан яшеренәм. Тирә-ягымда бер кеше дә юк, мин үзем генә.

Шуның белән уяндым. Сәер төш күргәч, язып куям. Бу 1998нче елның 23нче гыйнвары, Рамазан ае иде. Ул чакта мин әле намаз укымый идем. Шуннан әкренләп укый башладым.

Мөнзия УШИЯРОВА,

Бөгелмә районы, Петровка авылы

Комментарии