Кеше, тәкәбберлегеңне баса төш

Кеше, тәкәбберлегеңне баса төш

Әйтим әле. Күңелемдәген ник әйтмәскә. Рөстәм Сүлтинең бер шигырендәгечә, бер тамчы су тәмуг утын сүндерә алмас, «ләкин аңлашылыр, кем мин, кемгә каршы».

Кешелек тарихы үтерүдән башланган, һәм бүгенгәчә бу шулай дәвам итә. Кеше ул – юлында очраган һәр нәрсәне җимерүче, юк итүче, шуңардан тәм табучы зат. Тарих китаплары кешелекнең акылсызлыгын, кансызлыгын, рәхимсезлеген раслаучы дәлилләр белән шыплап тулган. Сугыш, сугыш, сугыш… Табигатьне ерткычларча талау, пычрату…

Ышансаң да, ышанмасаң да, уйлап куярсың: яңа вирус ул –табигатьнең саклану чарасыдыр. Менә күрдек инде: безнең бернинди сугыш коралы аңа каршы тора алмый икән бит. Ә без үзебезне инде Аллаһның кашка тәкәләренә тиңләп, кешедән дә куәтлерәк көч җир шарында юк дип йөри идек.

Физика законы буенча, һәрбер көчкә шундый ук зурлыктагы башка көч каршы тора. Тик шулай гына нинди дә булса системаның тотрыклылыгы сакланып калырга мөмкин. Югыйсә, системаны таркалу, җимерелү көтә.

Кеше уйлый: табигать миңа каршы тора алмый инде, мин аны җиңдем. Кеше хәтта үзен галәм патшасы дип игълан итәргә әзер. Тукта әле, ашыкма! Бу вирусны җибәреп, табигать безгә нәрсә әйтергә теләде? «Мин үземне саклый алырмын!» – диде түгелме? Табигать соңгы чиккәчә көрәшәчәк, бу инде ачык. Әгәр без акылга килеп, аның белән сөйләшүләр башламыйбыз икән, ул безне юк итәчәк. Үз үлеме хисабына булса да.

«Кеше! – диде таҗлы вирус. – Тәкәбберлегеңне баса төш, монда мин хуҗа әле! Өеңдә утыр һәм тарихыңны өйрән. Бәлки, нәрсәдер аңларсың, ниндидер нәтиҗәләргә килерсең».

Моны тану кыен, билгеле, ләкин танырга туры килә: без, кешеләр, безне тудырган көчтән дә югары була алмыйбыз. Берничек тә! Өйдә утырган дәвердә шуны булса да аңларбызмы?

Марс ЯҺУДИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии