Хакимият көрәше, яки Башкортлашу сәясәте кабатланырмы?

Хакимият көрәше, яки Башкортлашу сәясәте кабатланырмы?

Татарстан белән Башкортстан күгендә болытлар кабара. Һәр көн саен тугандаш республикаларының татарны «бүлү» процессы белән күзгә-күз очрашабыз. Җанисәп алдыннан гадәти хәл, ияләшеп тә киләбез кебек. Тик үткән-барганнар арасында «Башкортстан белән Татарстан татарлары көрәшә» дигән фикер генә күңелне тырмый. Юк, җәмәгать, халык беркайчан көрәшми дә, бүлешми дә ул, хакимият көрәшә…

ГАЕП КЕМДӘ?

Узган атнада җырчы Фирдүс Тямаевның Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында концерт куя алмавы турында язган идек инде («Өстәгеләр» әмере: нигә татар артистлары Башкортстанда концерт куя алмый?», 2021, 24 март). Бер атна эчендә бу вакыйгага Башкортстанның мәдәният министрлыгы да ачыклык керткәндәй итте, тик мөһим сорауларга җавап әле дә ачык кала бирә. Кыскасы, Башкортстан министрлыгы бөтен гаепне Миякә районы хакимиятенә аударып калдырды. Соңыннан исә, мәдәният министры Әминә ханым Шәфикова гаепне җырчының үзеннән күрде: «Фирдүс Тямаев мәдәният йортында торба өзелү белән бәйле көнкүреш проблемасын бик зур дәрәҗәдәге сәяси проблемага әйләндерде. Кызганыч, тавыш чыгарды, Башкортстанда татар мәдәниятен саклау буенча башкарылган эшләрне дә шик астына куйды. Бу елның февраль аенда артист Уфа һәм Стәрлетамакта үз концертларын бернинди проблемасыз үткәрде – заллар тулы иде. Чын артист – тамашачыга тәэсир итә белүче. Ул моны истә тотарга тиеш иде, чөнки тамашачы аның һәр сүзен дөрес дип кабул итә. Мин аның белән шәхсән очрашырга әзер, социаль челтәрләрдә генә түгел, күзгә-күз сөйләшә белүче ир-атларыбыз калган булса, әлбәттә», – дип төрттереп язды ул үзенең инстаграм сәхифәсендә.

Ике арада купкан буран бер-береңә яшерен хатлар юллап кына тынмады, күрәсең – Фирдүс Тямаев юристларны эшкә җикте һәм үз хокукларын канун нигезендә яклаячак. Монысына түзәргә була, ләкин Башкорстанның мәдәният киңәшчесе Элвин Грей да әле сүнеп бетмәгән учакка утын өстәп тора. Ул Тямаевны милләтара низаг тудырмаска чакырды. «Әлеге вакыйга аңа билгеле максатлар өчен кирәк булган. Фирдүскә мәсьәләне хәл итү түгел, пиар кирәк. Мин шундый нәтиҗәгә килдем: билгеле бер төркем тарафыннан котыртылган әлеге шәхес Татарстанда милләтләрне бер-берсенә каршы котыртып, безнең халыкны да бутар өчен Башкортстанга килде», – дип белдерде ул. Аның тел төбендә «кичә генә «чын мишәр» булган Фирдүснең тиз арада татарларны яклап чыгыш ясавы аптырата», дигән фикер җәелеп ята. Министр киңәшчесенең дә бер татарны «мишәр» һәм «чын татар» төркемнәренә бүлүе түрәләрнең позициясен аңлата. Аннары, гади генә торба тишелү нәтиҗәсе шулай тиз арада низагка әйләнеп, Башкортстан хакимияте аннан «милләт» проблемасы ясады. Вәкәләтле органнар шулай хисап тотканда, Башкортстанда яшәүче татар халкы арасында Казан татарларына карата ачу уяна түгелме? Хәер, төп көрәшнең асылы шушыдыр да.

Башкортлашу сәясәте артта калды, бу ямьсез хәлләр дә онытылды, заманалар да үзгәрде… кебек иде. Асылда исә түрәләр һаман элеккечә эшләүләрен дәвам итә. Башкортстанда халык санын алу вакытында татарларны «башкорт» дип язылырга мәҗбүр итү сәясәте дә үз көчендә кала, күрәсең. Юкса аларның үз республикаларына татар артистларын кертмәвенә башка аңлатма юк. Көн саен торба да тишелми, мәдәният йортын су да басмыйдыр. Беткә үч итеп, тун якмасалар да, Татарстан да төшеп калганнардан түгел, ул да үз сүзен әйтә белүчеләрдән. Шуңа да үзара дәгъвалар татар һәм башкорт тарихчыларының «сугышы» белән үрелеп бара, һәр як үз чыганакларына таянып, хаклыгын нигезләргә омтыла. Әмма бу сәясәттән зыян күрүчеләрнең күпчелеген гади халык тәшкил итә.

ШТРАФКА ТАРТКАННАР

Фирдүс Тямаев – бу ызгышның башы гына. 21нче март көнне «Салават Юлаев» белән «Ак Барс» хоккей җанатарлары арасында да бәрелеш булды. Бәрелеш дип әйтсәң хәтерең калыр, тик чебеннән фил ясау һәр милләтнең канына сеңгәндер инде. Өченче матч башланыр алдыннан «Уфа-Арена»да башкортстан гимны яңгырады. Даими чемпионаттан аермалы буларак, бу юлы җанатарларга гимнны тере тавышка, үзләренә җырларга тәкъдим иттеләр. Уфа тамашачылары өчен дә көтелмәгән хәл булды, күрәсең, алар озак кына аңышмый һәм җырламый тордылар. Бу тынлыкны уен башлану дип кабул иткән «Ак Барс» җанатарлары дилбегәне үз кулларына алып, тиз арада яраткан клублары өчен җан ата һәм алкышлый башлады. Бу вакыйганы күршеләрнең традицияләрен хөрмәт итмәүгә бәйләп аңлаттылар. «Ак Барс» клубы гафу үтенергә һәм бу хәлнең планлаштырылмаганлыгын ассызыкларга мәҗбүр булды. Тик КХЛ карары буенча Казан клубы 100 мең сум штрафка тартылды. Ә киләсе матчка Татарстаннан килгән кунакларны Русия һәм Башкортстан гимннары яңгыраганнан соң гына керттеләр.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның якын көрәштәшләреннән берсе, «Башинформ» АҖ Директорлар советы рәисе Ростислав Мурзагулов әлеге вакыйганы экстремизм дип атады. «Казан җанатарларының үз-үзләрен тотышы 14нче мартта узган «Уфа» һәм «Рубин» арасындагы футбол матчы вакытында да күңелсез тәэсир калдырды. Аларның уен вакытында кычкырулары… Дөресен генә әйткәндә, бу кешеләрне Татарстаннан килгән кунаклар дип атарга тел дә әйләнми, чөнки Татарстанда яшәүчеләр тәртипнең нәрсә икәнен белә иде», – дип аңлата ул «Бизнес Онлайн»га биргән шәрехләмәсендә.

БЕЗНЕКЕЛӘР НИ УЙЛЫЙ?

Алдыбызда җанисәп үткәрү бурычы тора. Ул күптән инде техник чара гына булып калмыйча, сәяси төсмер алырга өлгерде. 2002нче елгы җанисәп вакытында Башкортстанда 300 мең татарны башкорт дип язганнар иде. Тарихи чыганакларга таянсак, 2010нчы елда президент Мортаза Рәхимов урынына Рөстәм Хәмитов килгәч, бик аз сандагы татарлар гына башкортка «әйләнде». Бүген исә татарларны башкортлаштыру сәясәте тарафдарлары бу санны үзгәртү өчен көрәшә. Ә татар зыялылары бу турыда ни уйлый? Аларның фикерләрен сезгә тәкъдим итәбез.

Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил ТӨХВӘТУЛЛИН: «Иң беренче чиратта, шуны онытмаска кирәк – без Русия Федерациясендә яшибез. Безнең Конституция, кануннар бар. Ул – һәркем өчен дә бер. Бу вакыйга кемнеңдер әмерен үтәгәнгә охшаган. Күп вакыт әмер «өстән» төшә. Ә өстән төшкәч, ул инде сәясәткә кагыла. Менә мондый максатчан сәясәт булмасын иде, чөнки зур гауга купты. Андый гаугалардан соң фетнәгә дә ерак калмый. Бу куркыныч, киеренке вәзгыять. Безнең Башкортстанда туган җырчыларыбыз рәхәтләнеп Татарстанда иҗат итә. Артистларның җан тынычлыгы югала икән, бу бер дә яхшылыкка алып бара торган юнәлеш түгел. Мин монда җанисәп алдыннан эшләнгән кампания күрәм, чөнки җырчыларның саны күп. Алар безнең милли мәдәниятне алга сөрә. Татарстан мәдәнияте колач җәя дип бераз шүрлиләр булса кирәк. Беркөнне мәдәният министрының бу уңайдан әйтелгән шәрехләмәсен карадым. «Сәясәтләштермәгез», – диләр. Ләкин безнең як – Татарстан ягы моны сәясәтләштерми. Без ташка аш атабыз. Кайвакыт безнең зыялыкны, юмартлыкны көчсезлек дип кабул итәләр. Бу мәсьәләгә, җитди карарга кирәк. Моның артында борчылу ята. Яңа IT-технологияләр заманында бернәрсәне дә яшереп булмый. Безнең артистлар яклауга мохтаҗ. Ике республика арасында шартнамәләр бар. Безнең араларны бозучылар күп булса, бер дистәдер, чөнки халык белән халык беркайчан да көрәшми. Безнең Башкортстан җирендә яшәгән милләтәшләребезнең мәнфәгатьләрен якларга бурычыбыз да, хокукыбыз да бар. Мондый очраклар ешая бара икән, дәүләт үз сүзен әйтергә тиеш дип саныйм. Безнең инде андый очраклар булды. Мәсәлән, Таҗи Гыйззәтнең «Кыю кызлар» спектакленнән соң гафу үтенергә туры килде. Әлбәттә, болай дәвам итсә, без үз позициябезне белдерергә, аны җиткерергә телибез. Бу шелтә белдерү, боеру, таләпләр кую түгел. Милләтара мәсьәләләрнең һәрвакыт ниндидер шартлары була», – диде Рамил Төхвәтуллин «Интертат»ка биргән интервьюсында.

Тарихчы Илнар ГАРИФУЛЛИН: «Татарлар – иң аерылган халык. Берәүнең дә диалектлары, субэтнослары юк, бары тик татарда гына. Шуңа күрә иң зур куркыныч та безнең милләтебезгә яный. Икенчедән, без Русиядә халык саны буенча икенче урында торабыз. Бу – сәяси фактор. Татарстанда, Башкортстанда татарлар саны кимү – сәяси проблема. Әгәр татар азая икән, сәяси статус түбәнрәк булачак. Ә статусың түбәнрәк булган саен, сине икътисадтан да, мәдәнияттан да, төбәктән дә кысрыклап чыгарырга мөмкиннәр. Совет чорында мондый бүленеш булмады».

«Мәскәү татарлары штабы» рәисе Рөстәм Ямалеев: «Һәр гаиләдә әти бар. Республикада ул – президент. Менә Башкортстанның да үз президенты бар. Мәдәният министрлыгы аңа барысын да җиткерә. Аның әтисе алдында иң яхшы бала булып күренәсе килә. Мондый вәкилләр күп түгел, алар бер кулдагы бармак саны белән генә чикләнә, фамилияләрен әйтмим, тик алар мәкерле. Башкортлар – менә дигән халык, аларның барысын бер калыпка салырга кирәкмәс. Башкортстанда барган әлеге сәясәт җанисәпкә бәйле. Шул рәвешле тарихны үзгәртмәкчеләр. Башкорт халкының вәзгыяте катлаулы. Алар Мәскәү татарларыннан да азрак. Башкортлар үз санын арттырырга тели, шуңа бәйле рәвештә галимнәр һәм түрәләр арасында бәхәс бара. Һәрберсе үзенекен яклый да, үзенекен генә дөрес итеп күрсәтә. Чебеннән фил ясап, сәяси тавыш куптарырга кирәкмәс иде. Татар һәр җирдә дә татар булып калсын, аларга аяк чалмасыннар да, көчләп башкортлаштырмасыннар иде.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии