- 03.09.2013
- Автор: Искәндәр СИРАҖИ
- Выпуск: 2013, №35 (4 сентябрь)
- Рубрика: Архив
Дөньяны күпме күбрәк өйрәнәм, шулкадәр фанилыктагы гаделлеккә ышанычым кими. Мөгаен, чын гаделлек бары бакый дөньяда гынадыр ул… Һәм менә шунда бу дөньяда кылган һәр гамәлебез өчен җавап тотарбыз. Башкача булмый һәм була да алмый! Әгәр Аллаһы Тәгалә бәндәләренә акыл, яхшыны яманнан аеру сәләте биргән икән, тикмәгә генә түгелдер…
Ә бәндәләр исә нәрсә кыланганнарын чамалый алмыйлар. Бер-берсенең дәүләтләрен тартып алалар, калаларын җимерәләр, хатыннарын, карт-корыларын, балаларын үтерәләр. Шул кадәр җинаятьләр кылганнан соң моны «демократиянең җиңүе», «тираннан халыкны азат итү» дип атыйлар. Ә ул канга батырылган халыклар кемнән дә булса демократия сорадылармы, тираннан коткаруны үтенделәрме соң? Ник Америка Кушма Штатлары яки кайсы да булса башка ил кемнеңдер яшәү рәвешен хәл итәргә тиеш? Югыйсә, дөнья сәясәтчеләре кеше хокуклары хакында лаф ора, демократия, халыкларның үзбилгеләнеше турында сөйли. Гамәлдә исә барысы да сөйләгәннәренең нәкъ киресен эшлиләр, ягъни, икейөзле сәясәт алып баралар.
Әйтик, үзебезнең Путин гына да демократия хакында никадәр күбрәк сөйләсә, илдә демократияне кысучы законнар шулкадәр күбрәк кабул ителә. АКШ Гыйракны канга батырды, әле дә дәвам итә, Әфганстаннан гаскәрен чыгарырга уйлап та карамый, Ливияне җир белән тигезләде, инде Сирияне дәүләт буларак юк итәргә, үзенә буйсындырырга маташа. Бу гамәлләр барысы да «дөньякүләм тираниягә каршы көрәш» шигаре астында алып барыла. Янәсе, АКШ миллионнарның канын коеп, йорт-җирен бомбага тотып, ятимнәр арттырып булса да, барысын изге максатларда эшли. Әкиятләрдә сөйләнгән, мең елдан артык тарихы булган Багдадны җимергән, Сәддәм Хөсәенне суд ясаган булып кыланып аскан, Ливия җөмһүрияте лидеры Мөгаммәр Каддафиның оныклары, балаларына кадәр үтереп, мәетен мәсхәрәләүне бөтен дөньяга күрсәттергән Обама хәзер Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты! Моннан да зур икейөзлелек була аламы? Хәзер инде шушы «лауреат» әфәнде Сүриядә тынычлык урнаштырырга тели. Моның өчен шундый тырыша ки, Бәшәр Әсәднең нәсел-нәсәбен корыту, үзен үтерү өчен бөтен дөнья җәмәгатьчелеген болгата. Әлегә Русия белән Кытай БМОның куркынычсызлык шурасында каршы чыгып бу илгә гаскәр керттермәделәр, әмма инде АКШ рөхсәтсез генә илне ике-өч көн бомбага тотарга риза. Ягъни аңа әлегә җимерелгән Багдад, Триполи калалары гына җитми, тагын Шам-Шәрифне дә җимерү кирәк. Әле җимерттермәүчеләрне дошман күрә. Янәсе, «демократия урнаштырырга» ирек бирмиләр.
Әгәр Шам-Шәрифне бомбага тотсаң, бер гөнаһсыз халык кырылачагын, әмма илдәге гражданнар сугышы туктамаячагын бөтен дөнья тәкрарлап торса да, Обама ишетми – демократия тек демократия! Белмим, Русия белән Кытай ахыргача үз фикерләрендә кала алырлармы… Әгәр Мәскәү Кремле каршы була торып та Вашингтонның Ак Йорты Сүрияне бомбага тота икән, бу турыдан-туры Путинның чыраена төкерү булачак. Обама моңа җөрьәт итәрме, әллә «җитди сәбәп табып» уеннан кире кайтыр, буш куык кына икәнен күрсәтерме? Әлегә бу АКШ һәм РФ президентлары арасындагы «кем кәттәрәк» уены кебек кабул ителә. Ләкин ике илбашының бу уены өченче бөтендөнья сугышына алып бармас дип ышанып буламы соң? Гәрчә, мин иман китерә алмас идем – уеннан уймак чыгуы да бар…
Әлегә исә АКШ Сүрия тирәсендә киеренкелекне арттыра бара. Бүгенге көндә Урта диңгездә бу илнең «Сан-Антонио» дигән десант корабы һәм биш эсминецтан торган эскадрасы бар, «Нимиц» дигән авианосецы дүрт эсминец һәм бер крейсер белән берлектә Кызыл диңгезгә юл тота. Бу гамәл АКШның көч күрсәтүе генә булып калырмы, әллә кораблардагы ракеталар Шам-Шәриф тарафына очармы, алдагы көннәр күрсәтер. Әнә бит, Ак йорт бүген инде Бәшәр Әсәдне Гитлер һәм Сәддәм Хөсәен белән тиңли. Янәсе, ул үз халкына карата «Зарин» газы кулланган, мең ярымлап кешене агулаган. Бәшәр Әсәд хакимияте исә бу газны хөкүмәт гаскәрләре түгел, ә оппозиция кулланды дип бара… Соңгылары хакимиятне гаепли, АКШ аларга ышанган булып кылана. Чөнки аңа бүген нинди дә булса сәбәп табып Сүрияне үз кул астына алырга кирәк. Бу гамәле белән ул Русияне гарәп дөньясыннан тулаем бәреп чыгара диярлек, бер Иранда гына йогынтыбыз кала. Әмма Сүрия җиңелсә, киләсе һөҗүмнең Иранга булачагына беркем шикләнми. Ә бу ил белән Русиянең атом-төш энергиясе буенча килешүләре бар. Болай да Ливияне якламыйча андагы нефть өлкәсендәге мәнфәгатьләребезне югалттык инде. Ул чакта Русия, никтер, АКШ белән киеренке мөгамәләгә керергә курыкты. Ә хәзер инде куркыр урыны юк булса кирәк – чигенер җай калмады.
Шулай ук, Сүриянең АКШ контроленә күчүе Кытай өчен дә хәтәр. Әлегә Кытай аннан һәм Ираннан нефть сатып ала, алар бетсә бер Русиядән генә алу мөмкинлеге калачак. Бу исә иң көчле икътисадлы илнең тулысынча Мәскәүгә буйсынуына китерергә мөмкин. Бу Кытайга кирәкме?
Сүрия һәм Ираннан соң чират Төньяк Кореягә җитәрме? Ким Чен Ын иптәш үтә тынгысыз, әле атом-төш коралы да бар… Кыскасы, аны беркем якламаячак, Русия генә якласа инде – без аңа искергән коралларыбызны сатабыз. Әгәр АКШ басып алса, ул иске тимер-томырларны кая куясың…
Менә шундый вәзгыять бүген дөнья сәясәтендә. АКШ игелеклелек битлеге артына качып бөтен дөньяны үзенә буйсындырмакчы. Франция, Англия, Италия әнчекләр кебек ул өстергән якка өреп торалар. Русия белән Кытай исә үзләренең дә әйтер сүзе барлыгын раслап маташа. Шул ук вакытта беркем беркемне ишетми. Ахыры гына хәерле бетсен инде…
Искәндәр СИРАҖИ.
Комментарии