«АЛЛАҺ ДӘҮЛӘТЕ»НӘ СӘЯХӘТ…

«АЛЛАҺ ДӘҮЛӘТЕ»НӘ СӘЯХӘТ…

Алар үзләре яшәгән җирне «Аллаһы Тәгалә дәүләте» дип атый, кесәләрендә кулдан язылган шәһадәтнәмә – паспорт йөртәләр, көннәрен дини белем алып һәм гыйбадәт кылып уздыралар. Урыс җиренә чыгып эшләү дә, Шәригать кануннарыннан башка законны тану да аларга тыела. Матбугат Казанның Торфлы урамындагы 10-15 сутый җирдә «үз дәүләтләрен» төзеп яшәүче бу кешеләрне «фәйзрахманчылар», «сектантлар» дип атый, кайсылары экстремистлыкта гаепли, кайберләре хәерһаһлык күрсәтә…

Аларның популярлашуына былтырга август аендагы вакыйгалар сәбәпче булды. Ул чакта бөтен дөнья матбугаты Татарстанга җыелып килде һәм һәр почмактан «ваһһабчы» вә «террорчы» эзләргә тотынды. Менә шунда беркемгә комачауламый гына гыйбәдәт кылып ятучы бу кешеләрне казып чыгардылар. Юк, чыгарып кына калмадылар – пычракка батырдылар, җинаять җаваплылыкларына тартып, юк гаепләрен бар итеп, балаларын алып бетерделәр, үзләрен куып таратырга теләделәр… Ләкин тарата да, үзләренең хаклы булуларына чын күңелдән ышанган бәндәләрне җиңә дә алмадылар. Чынлап та бу 10-15 сутыйлы гына «дәүләт»не Аллаһы Тәгаллә үзе саклый бугай…

Таратуын тарата алмадылар, әмма шактый гына талкыдылар. Әле былтыр гына 70тән артык кешесе булган җәмәгать, быел нибары 20ләп кешегә калган. Сәбәбе гади – биредән 21 баланы алып чыгып китеп, балалар йортларына тапшырдылар. Янәсе, ата-аналарны нарасыйларын карамаган, ашатмаган-эчертмәгән, медицина ярдәме күрсәтмәгән, манту-прививкалар ясатмаган, кояш та төшми торган тәрәзәсез, караңгы, шартларда яшәткән һ.б., һ.б.

Бусы чеп-чи ялган, дәүләт машинасының яла ягуы гына иде. Биредәге балаларның һәрчак тамаклары тук, өсләре бөтен, яшәр урыннары җылыдан һәм чистадан булды. Мин бу «дәүләт»нең эченә кереп йөргән бердәнбер журналист буларак тәгаен беләм. Әгәр хәтерегездә булса, мин анда узган юлы кергәндә 21 кафельләнгән ванна бүлмәсе санаган идем, барысын видеога төшереп алып, капка төбендә көтеп торган Мәскәүдән килгән федераль телеканаллар вәкилләренә тапшырдым. Чөнки Гомәр хәлиф аларга «виза» бирмәде. Иң кызыгы шунда ки, чиста, якты бүлмәләрне күргәч, телеканаллар да мин төшергәнне күрсәтүне кирәксенмәделәр. Аларга бит җир астында күсе-тычканнар, тараканнар белән яшәп, ахырзаман көтеп ятучы, ачлыктан шешенеп беткән мескен вә юләр сектантлар кирәк иде. Әмма Торфлы урамындагы «дәүләт»тә андыйларны таба алмадылар һәм шуның белән кызыксынулары да кимеде.

Журналистлар кызыксынмаса да, дәүләт оешмалары кызыксынуын дәвам иттеләр, әледән-әле зыян сала тордылар. Хакимиятнең максаты, бу җәмгыятьне куып тарату иде. Бөтенләй үк максатына ирешә алмаса да, кайбер «уңышлары» булды. Әйтик, балалары алынган ата-аналарга «сектадан» китү шарты куелды, югыйсә, нарасыйларын бирмәячәкләр. Дүртәр-бишәр баласыннан аерылган ата-аналар авыллардан йортлар алып, фатирлары булганнары кире шунда таралышып, судлашып сабыйларын кире кайтара башладылар. Әле тагын 12 бала алынмый калган.

– Алары буенча да бүгенге көндә судлар бара, Аллаһы боерса кайтарырлар. Әлегә без намаз саен балаларыбызны тартып алучыларга ләгънәт укып, кул аркасы белән дога кылабыз, – ди « дәүләте»нең хәлифе Гомәр.

– Сез эшкә йөрмисез, гел гыйбадәттә, ә яшәү өчен акчаны каян аласыз? – дим.

– Аллаһы Тәгалә бирә. Безгә үз территориябездән чыгып эшләргә ярамый, – ди ул.

Иң кызыгы шунда, бу «дәүләт»тән беркем Русиягә чыгып гастарбайтерлык кылмаса да, гел муллык хөкем сөрә.

– Аллага шөкер, ач-ялангач яшәгәнебез юк, – диләр биредәгеләр.

– Быел август аенда рәсүлнең пенсиясен бирми башладылар бит әле. Янәсе, бирсәләр экстремизмны финанслау була икән. Әмма без моңа борчылмыйбыз – Аллаһы Тәгалә ризыксыз калдырмас, – ди Гомәр хәлиф.

Мөгаен, бу урында «рәсүл» сүзен аңлатып китү кирәктер. «Аллаһ дәүләте»ндә яшәүчеләр үзләренең рухи җитәкчеләре вә остазлары Фәйзрахман Саттаровны шулай атый. Шуңа да аларны «сектант» диләр, кайберәүләр «бидгатьче» генә дип бәяли, ә кемнәрдер бөтенләй дә Исламнан чыгып китүчеләр ди… Кемнең хаклы яки хаксыз булуына бәя бирергә теләмим, Анысы Аллаһы Тәгалә вәкәләтендә, әмма шунысын искәртәм – бу кешеләр үзләренең динендә шулкадәр ихлас һәм самими, алар белән аралашуы да рәхәт. Кылану, кемгәдер ярарга тырышу яки дошманлашырга омтылу юк. Алар беркемгә ачуланмый – яхшылыгын да, яманлыгын да Аллаһыдан сорап дога кылалар…

– Бу дөньяда барысы да Аллаһы Раббыбыз кулында, без барыбер бернәрсә дә үзгәртә алмыйбыз, – ди Гомәр хәлиф, аннан өстәп куя:

– Әле узган атнада бер хәбәр килеп иреште – безне бу йортыбыздан чыгармакчы булалар икән. Инде суд карары да бар ди. Чыкмыйбыз, күтәреп алып чыксыннар. Әгәр төрмәгә утыртабыз дисәләр, утырабыз, әмма ризыктан баш тартып ачка үләбез.

– Ник соң үзегез дә судларга йөрмисез? – дим.

– Аларның суды безгә кирәк түгел, безнең Шәригатебез бар. Анда бит алар безне түгел, Аллаһыбызны хөкем итеп яталар. Кайчакта килеп сорау алалар бездән: «Үзләре биргән сорауга үзләре үк җавап язып кайтып китәләр. «Әй, сез инде барыбер җавап бирмисез», – дип пүнәтәйләргә кул куйдыралар, – ди әңгәмәдәшем.

Шулай ук, төрле рәсми даирәләрдән килгән хатларны укып та мәшәкатьләнмиләр икән биредә. Гомәр хәлиф аларны миңа бирү өчен эзли башлаган иде, Фәйзрахман хәзрәтнең барысын утка атканы мәгълүм булды.

– Ә балаларыгызның хәлен белеп торасызмы соң?

– Йөреп торабыз, хәзер алар барысы да бер җирдә – Яшел Үзән районының Нурлат авылындагы балалар йортына җыелдылар. Өлкәнрәкләре, барысы да намазларын укыйбыз диләр, ата-аналарына кире кайтучылар да намазны ташламаганнар иде. Тик монда бер тапкыр да авырмаган балаларыбыз, анда баргач, чирли башладылар. Берсе, хәтта, өч ай хастаханәдә ятып чыкты. Без бит аларга төрле укол-прививкалар ясатмый идек, ә тегендә ясыйлар. Бәлки шул агулар ярамагандыр… Бездән сау-сәламәт балалар алдылар да, чирләтеп бетерделәр, – дип уфтана ул.

Биредә балалар булмагач, артык тыныч вә тын. Бары тик мәчеләргә генә хөррият. Алар монда 20дән артык яшәп яталар.

– Балалар барында качалар иде, хәзер алар белән уйнаучы булмагач, рәхәткә чыктылар, – ди хәлиф.

– Сезне террорчылыкта, экстремизмда гаеплиләр, шуны сылтау итеп пенсияләрегезне дә кискәннәр… Ә үзегез террорга ничек карыйсыз – аклыйсызмы Волгоградта автобус шартлатучыларны?

– Юк, гаепсез кешеләрне тиктомалдан үтерүне аклап булмый. Бәлки анда иман китергән бәндәләр бардыр, бәлки кайсы да булса соңрак иман китерер. Анда гөнаһсыз сабыйлар да бар бит… Юк, аклап булмый!

Кызык кына килеп чыга: дәүләт бу җәмгыятьне экстремистлыкта гаепли, ә алар террорны инкарь итә; дәүләт аларны балаларына тиешле медицина ярдәме күрсәтмәүдә гаепли, ә сау-сәламәт (табиблар сүзе) балаларны алып китеп чирлегә сабыштыра; дәүләт бу кешеләрне үзләрнең шәхси милке булган өйләреннән куып чыгарырга тели, ә алар судка барып, үзләрен яклап сүз дә әйтмиләр… Белмим, пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.с) заманындагыча киенеп йөрүче, беркемне начарлыкка өндәмәүче, намазлы-догалы бу бәндәләр белән ник көрәшергә? Әле җитмәсә шушы кечкенә генә җәмгыять каршында зур, көчле дәүләти «репрессияләр машинасы» үзенең мескенлеген күрсәтте. Җиңә алмый ул аларны, никадәр генә яла якса, никадәр генә хокукларын бозса да! Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә әйткән бит: «Әгәр бөтен дөнья халыклары берләшеп сиңа ярдәм итәргә теләсәләр дә, бары тик Аллаһ тәкъдиреңә язган кадәр генә булыша алачаклар. Әгәр алар сиңа зыян салырга дип берләшсәләр, бары тик Аллаһы Тәгалә рөхсәт иткән кадәр генә зыян китерә алачаклар».

«Аллаһ дәүләте»нә Искәндәр СИРАҖИ сәяхәт кылды.

  «АЛЛАҺ ДӘҮЛӘТЕ»НӘ СӘЯХӘТ..., 3.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии