Азнакайда пычаклы очраклар

Азнакайда пычаклы очраклар

РЕСТОРАНДАГЫ ҺӨҖҮМ

Узган елның 28нче июнь иртәсе шәһәр үзәгендәге «Мартуни» ресторанында гадәттәгечә бара. Берничә хезмәткәр төш вакытында килә башлаучы кунакларны каршы алырга хәзерләнә. Сәгать унынчыда директор Гөлназ һәм савыт-саба юучы Ләйлә тәнәфес ясап алырга булалар, кухняда кофе эчәргә утыралар. 

Ошбу ният барып чыкмый, шул мәлдә бинада ир-ат кычкырган тавыш ишетелә, ул кухняда пәйда булып, аларга чыгып китәргә кушып куркытырга, янарга керешә. Әлбәттә, чая хатыннар аңа буйсынырга җыенмый. Хәер, чыгып ычкынырга өлгерә дә алмаслар иде, чөнки теге явыз тиз арада пычак тотып һөҗүмгә күчә. Иң әүвәл якындарак торган Ләйләгә ташлана. Көтелмәгән бу хәлдән коты алынган ханым каршылык күрсәтеп чәбәләнә, идән юу пумаласын тотып болганып та карый. Директор ханым да карап тормый, шундагы бер ләгәнне алып тегеңә таба томыра, кулына табуретка тотып өстенә бара. 

Шул рәвешле, кухня бүлмәсендә чын мәгънәсендә сугыш бара. Тиз арада дөбер-шатыр, шау-шуны ишетеп анда дәһшәтле кыяфәтле тагын бер хатын-кыз атылып керә. Шуннан соң туктый явыз, яңа пәйда булган Рузалия әйтүенчә, Ләйләнең эченә кадалган пычагын тартып алып ишеккә таба юнәлә. Күрәсең, артыгын кыланып ташлавын төшенә. 

35 яшьлек Ләйләнең саулыгына бик зур зыян китерергә өлгерә ул. Яраларның күпчелеге кулларда була, чөнки ханым пычакны кире кагып болгана бит. Соңрак, болары җиңелчә дәрәҗәдә дип белдерелә. Ләкин һөҗүм итүче хатын-кызның корсак һәм күкрәгенә дә чәнчеп өлгерә. Нәтиҗәдә, бавыр, эчәклекләр һәм башка әгъзалар киселә, эчкә кан сава. Болары инде сәламәтлеккә авыр зыян китерү, дип белдерелә. Чынлыкта, кичекмәстән ярдәм күрсәтелү һәм, һичшиксез, һөҗүмгә каршы тору нәтиҗәсендә исән кала ул.

Хатын-кызлар чыгып шылган ир-атны күргәннәре булуын, аның автобус тукталышында тәмәке төпчекләре җыеп йөргәндә күзгә чалынуын әйтәләр, әмма кем икәнен тәгаен белмиләр. Азнакай зур кала түгел, аның 1983нче елгы Р.Хәйбуллин икәнен оперативниклар тиз ачыклый һәм бер ишегалдында утырганда эләктереп тә алалар. Полициядә кесәсеннән канга буялган пәке алына, курткасында да кызыл таплар күренеп тора. Әмма Р.Хәйбуллин, кан таплары үзенеке, дип белдерә, ресторанга кердем, фатирымда ремонт ясарга тиешле кызлар кайда, дип сорадым да чыгып киттем, беркемгә дә һөҗүм итмәдем, дип сөйләнә, димәк, гаебен кире кага. 

Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегеннән Аида Вәлиева кеше үтерергә омтылыш ясау очрагы буенча җинаять эше кузгата. Берничә көннән аңа авыр җинаять кылуда гаепләү белдерә. Р.Хәйбуллин шәһәр суды карары буенча сак астына ябыла. Чынлыкта, гаепсез хатын-кызга карата аек баштан бер сәбәп һәм максатсыз шундый явызлык кылган ир-атның акылга тулы булмавы алдан ук сизелә. Гаебен кире кагып биргән күрсәтмәләренең дә рәте-чираты юк бит. 

Акыл кимчелекләре кечкенәдән булган анда, шуңа күрә махсус мәктәптә укыган, алга таба тәртипсезлекләр, җинаятьләр кылу очраклары булмаган, психиатрда махсус исәптә тормаган, «ограниченно годен» дигән билгеләмә белән хәрби хезмәткә дә яраклы дип саналган әле.

Узган ел ноябрь аенда үткәрелгән психиатрия экспертизасы Р.Хәйбуллинны акыл ягыннан җиңел дәрәҗәдә кимчелекле дип таба, өстәвенә, саташу чиренә ия булуын күрсәтә. Кыскасы, явызлык кылганда үз гамәлләрен аңларлык хәлдә булмаган, махсус психиатрия сырхауханадә дәвалануга мохтаҗ, дип белдерелә. Шулай ук аның әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч зат булуы, ягъни шундый гамәлләрне кабатлау ихтималы барлыгы әйтелә. Азнакай шәһәр суды инде ярты елга якын тикшерү изоляторында утырган Р.Хәйбулинны Казандагы республика психиатрия диспансерына озатырга карар бирә. 

ГАИЛӘ ЫЗГЫШЫНЫҢ АЗАГЫ

45 яшендәге Илшат Гарипов өлкән яшьтәге әти-әнисе белән яши. Чөнки хатыны, баласы белән аерылыша, күрәсең эчү дигән зәхмәт сәбәпче була. Моңа урлаган өчен ике мәртәбә җавапка тартылып шартлы хөкемнәр белән котылуын да өстик.

Быелгы елның беренче көнендә көндез чыгып китә дә кичкә таба нык кына салып кайта ул. Бу хәл ошамый, әлбәттә, өлкәннәргә. Алдан әни кеше сәрхуш малаен пыр-туздырып әрләргә керешә. Арып-талып кайту сәбәпле ял итәргә ятарга уйлаган ир-атның ачуын чыгара әлеге тәрбия чарасы, димәк ки, ул да җавапсыз калмау аркасында фатирда шаукым күтәрелә. Ислам агай вәзгыятьне тынычландыру ниятеннән хәләл җефетен бүтән бүлмәгә озата һәм кулларын болгап кычкыручы ярсу мужикны туктатырга тырышып карый. Әмма теге котырынуын дәвам иттерә һәм ... диван белән шкаф арасындагы идәнгә мәтәлә. 72 яшьлек Ислам абзый аягында чак басып торган исерекне төртеп ега чөнки.

Бу исә хәлләрне тагын да кискенләштерә. Идәндә утырган Илшат кулында пычак пәйда була һәм үзенә таба иелгән әтисенең эченә таба селтәнә ул. Әмма абзый очлы үткен әйберне сул кулы белән эләктереп ала да, чынлыкта, һөҗүмне кире кага. Шул арада яман сүзләр акыручы, шул исәптән, үтерү белән янаучы кешенең икенче кулында тагын бер пычак күренә. Бусы белән әтисенең йөз-бит, авыз тирәсенә, муенына эләктерә ул. Курка калган абзый бу тирәдән шыла, явыз бәндә идәндә утырып кала.

Канга баткан ирен күреп коты алынган хуҗабикә шунда ук кече улына хәбәр итә. Илнур санаулы минутлар эчендә килеп җитә. «Әтинең сул кулының учындагы яра сөяккә хәтле төшкән, яңактан авызга кадәр киселгән тирән җәрәхәттән тешләре күренеп тора иде», – дип сөйли ул соңрак. Ул чакта кан агучы яраларны бар булган әйберләре белән бәйләп ашыгыч ярдәмне көтәргә урамга чыга алар. Сырхауханадә яраларны эшкәртеп, тегеп бәйләгәч абзыйны өенә кайтарып җибәрәләр.

Пычак муенына да тигән була агайның. Бәхеткә каршы, сыдырылган эз генә калдыра һәм саулыкка зыян китермәгән дип табыла. Ә уч төбе, яңак һәм иреннәр киселү сәламәтлеккә җиңел дәрәҗәдә зарар салган дип белдерелә. Тикшерү органнарында, алдан, И.Гарипов гамәлләре аңлы рәвештә кеше үтерергә омтылу дип бәяләнә. Бу исә бик тә кырыс җәза каралган авыр җинаять санала. Тикшерә торгач, үтерү нияте-максаты булмаган дип табыла, тикшерүче Аида Вәлиева И. Гарипова кеше саулыгына җиңел зыян китерү һәм үтерү белән янау дигән бик күпкә йомшаграк җәза бирү каралган ике җинаятьтә рәсми гаепләү белдерә. Бу исә шартлы хөкемгә өметләнергә мөмкинлек калдыра.

ТӨРМӘДӘ ҮТКӘН ГОМЕР

1966нчы елгы Рафил Вәлишин Азнакайда туып үскән, Армиядә хезмәт иткәндә талаган өчен хәрби трибунал тарафыннан өч елга утыртылган да, җинаятьчелек сазлыгына баткан. Урлау, талау, разбой, кыйнау, кеше саулыгына авыр зыян китерү кебек җинаятьләр кылып барлыгы 14 мәртәбә хөкем ителгән, тоташтан биш, җиде ел колониядә утырган чаклары да булган. Узган ел май аенда азат ителеп Азнакайга кайткан 59 яшьлек абзый 35 елдан артык гомерен төрмә сәндерәсендә уздырган була инде. 

Туган шәһәрендә тулай торакта тора, рәсми булмаган эштә эшли, шактый яшьрәк ханым белән якыннан аралаша ул, гомер көзендә тормышын рәтләү мөмкинлеге дә булган кебек аның. Ләкин, иң беренче чиратта, эчүе аркасында быел гыйнвар аенда тагын төрмә сукмагыннан китә, авыр җинаять кылганнан соң Бөгелмәдәге тикшерү изоляторына ябыла.

Быел 18нче гыйнварда тулай торактагы күрше бүлмәдә 38-42 яшьләрендәге өч ир-ат сыйланып утыра. Әлеге сәрхүшләрне дә уңай бәяләрлек түгел. 1983нче елда туган Айнур Газиев, мәсәлән, берничә тапкыр хөкем ителгән гаиләсез кеше. Кич белән әлеге мәҗлескә Р.Вәлишин да кушыла. Шактый гына утырганнан соң ике рецидивист арасында низаг чыга. Аның сәбәбе билгеле түгел, Вәлишин телефоны юкка чыгу белән аңлатып маташа, ләкин төгәл хәтерләми.

Кыскача гына әйткәндә, лаеш шулпасын күп чөмергән ике ир, алдан, бер-берсенә кимсетүле сүзләр кычкыра, аннары, сугышырга тотына. Яшьрәк А.Газиев өлкән шешәдәшенең маңгаена, аркасына, күкрәгенә суга, идәнгә егылып та әүмәкләшәләр. Бүлмәдәге ике ир тырыша торгач аера сугыш чукмарларын. Ләкин тынычлык урнашты дигәнне белдерми бу.

Дистә еллар төрмәдә утырган Р.Вәлишин мондый мөнәсәбәтне кичерә алмый. Бераздан бу бүлмәдән чыгып китә, күп тә үтми ишек шакый, аңа ишекне ачкан А.Газиевны «общага» коридорына чакырып чыгара. Андагы «разборка» бик тиз төгәлләнә, канлы муенын тоткан Айнур кире кереп идәнгә ава һәм ашыгыч ярдәм чакырырга куша. Р.Вәлишин аңа атап берничә кимсетүле сүз кычкыра да табан ялтырата. Ул гына түгел, шүрли калган бүлмә хуҗасы да чыгып китә. Ашыгыч ярдәмне Азат атлы егет чакыра. Табиблар муенының сул ягында пычак белән ясалган ике яра булган А.Газиевны сырхауханагә алып китәләр. Ул чакта яралы кеше аңында була әле.

Соңрак үткәрелгән экспертиза ике тапкыр пычак кадалса да төп кан тамырлары киселмәвен күрсәтә, әмма тамак, бугаз һәм шул тирәдәге бизләргә зыян килгән. Шул сәбәпле 19нчы гыйнвар кичендә 41 яшьлек ир җан бирә. Икенче көнне оперативниклар Р.Вәлишинны эзләп табалар. Ул бүлмәсеннән пәке алып чыгып Газиевның муенына ике тапкыр чәнчүен сөйләп тә, күрсәтеп тә бирә, анда кадагач үләчәген белдем дип, моны үтерү максатыннан эшләвен дә әйтеп тора.

Аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Раил Газетдинов аңлы рәвештә кеше үтерүдә рәсми гаепләү белдерә. Март аенда җинаять эше Азнакай шәһәр судына бирелде. Мондый явызлык өчен законда 8 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Димәк, Р.Вәлишинның 35 еллык төрмә стажы тагын бик күпкә артачак. 

P.S. Кайбер исемнәр үзгәртелде.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии