АКЫЛСЫЗГА КАГЫЛСАҢ...

АКЫЛСЫЗГА КАГЫЛСАҢ...

Интернетта танышуларны гадәти хәл дияргә мөмкин хәзер. Уңышлы кавышулар да булгалый. Шулай ук күңелсез нәтиҗәләр дә күп.

2022нче елның сентябрь аенда Буада яшәүче 1996нчы елгы Ания Харламованың (исеме үзгәртелә) йөргән егетен мобилизация буенча СВОга алалар. Кызның әйтүенчә, китәр алдыннан сөйгәне аңа, аерылышабыз ди, үзен көтмәскә, яңа ир-ат табарга куша. Шуңа күрә берәр атна үткәч тә «Табор.ру» танышулар сайтында теркәлә, фоторәсемен урнаштыра, кайбер шәхси мәгълүматларын куя. Күп тә үтми «Артур» дигән аккаунттан язмалар килә башлый, ир-ат үзенең Мәскәүдә яшәүче депутат икәнен хәбәр иткәч, Буа кызы ышанычын яулап алган затка моң-зарларын да ирештерә, ягъни егетен Украинадагы сугышка алуларын, аны кайтарасы килүен әйтә.

Мәскәүдә яшәүче абруйлы кеше исә әлеге мәсьәләне хәл итү мөмкинлеге булуын белдерә. Тиздән Ания белән үзен Богдан дип атаган икенче ир-ат хәбәрләшергә тотына. Анысы үзен Артурның Петербургта торучы улы дип әйтә, депутат әтисенең һәм үзенең ярдәм итәчәкләренә ышандыра. Языша-хәбәрләшә торгач хикмәтле хәлләр башлана да инде.

Иң элек, Богдан әлеге ярдәмнең бушлай булмавын әйтә һәм ничек итеп түләргә туры киләчәген өйрәтә. Беренчедән, Ания аңа шәрә килеш төшкән фотосурәтен җибәрергә тиеш була. Ул чакта 26 яшендәге кыз әлеге таләпне үти, ике ялангач сурәтен Богданга озата. Анысы шунда ук икенче йөкләмә бирә. А. Харламова анысын да җиренә җиткереп башкара. Шомартыбрак әйткәндә, ялангач килеш теге кушканча җенси бозыклыклар кыла, әлеге галәмәтне телефонына төшерә дә, язманы Богданга, төгәлрәге, үзен шулай дип атаучыга җибәрә. Анысы бурычларны катлауландыра бара, ягъни «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Вадим Вилков» дигән сәхифәне табарга, Буада яшәүче шул егеткә җенси хезмәт күрсәтергә куша. Ни хикмәт, кыз бусына да риза була.

Хәер, әллә ни гаҗәпләнергә дә кирәкми моңа. Чөнки Ания башлангыч сыйныфтан ук белемнәрне үзләштерә алмаган, акыл ягыннан кимчелекле булганга махсус программа буенча белем алган, мәктәптән соң өч ел пешекче кондитер белгечлеге буенча укыган, күрәсең, әлеге һөнәрне дә үзләштерә алмаган, соңгы вакытта ашханәдә кухня эшчесе булып эшли. Психик авыру буларак 2нче төркем гомерлек инвалидлык бирелсә дә күркәм генә кыяфәтле Ания башкалардан аерылмый, үземне сау-сәламәт кеше дип саныйм, ди. Шулай да күз күрмәгән кеше йогынтысына бирелергә әлеге кимчелек этәргеч биргәндер кебек.

Инде тагын бер мәсьәләгә ачыклык кертик. Эш шунда, «Артур», «Богдан» аккаунтларыннан хәбәрләшкән кеше 1988нче елгы Буа кешесе Вадим Вилков була. Ягъни мәсәлән, кызга үзе белән җенси якынлык кылырга куша ул. Һәм ниятенә ирешә. 2022нче ел көзендә алдан сөйләшү буенча Буа урамында очрашалар, Вадим ялгызы яши торган «съемный» фатирга кайталар. Калганы аңлашыла булыр...

В. Вилков әлеге торакта элегрәк хатыны, малае белән яшәгән, аерылышкач үзе генә калган. Җиңел җинаять кылып бер тапкыр хөкемгә тартылганы булса да, яшәү урынында һәм эшли торган авыл хуҗалыгы җәмгыятендә уңай бәяләнә үзе.

Буйдак ирнең ятьмәгә эләккән гүзәл затны тиз генә ычкындырасы килми. Берәр атнадан шул ук Богдан исеменнән Аниягә язып тагын В. Вилковка җенси хезмәт күрсәтергә кирәклеген җиткерә, анысында кыз кискен рәвештә баш тарта, күрәсең, алдануын аңлый башлый. Шуңа күрә ир-атка шантаж дигән алымны кулланырга, ягъни элегрәк җибәрелгән интим эчтәлекле видеоязма һәм фотоларны таныш-белешләргә тарату белән куркытырга туры килә. Нәтиҗәдә, Ания үзе килеп бернинди мәҗбүр итүсез ирекле рәвештә яратышып китә. Берничә көннән В. Вилков шундый ук ысул белән өркетеп тагын тәкатьсезлеген канәгатьләндерә. Бу юлы «Жигулиена» утыртып аны шәһәр читендәге урманлыкка алып бара, шунда Җинаять кодексында җенси рәвештәге башка төрле гамәлләр дип аталучы бозыклык кыла алар.

Шул чорларда, ягъни 2022нче ел көзендә Ания бу хакта сөйләп биреп әнисен борчуга сала, аңа җенси кыланмышларны егетен СВОдан кайтару өчен кылуын да әйтә. Кимчелекле кызының, иң әүвәл, балага узуыннан курыккан ханым, әйтүенчә, аны бик ныклап орыша, «Артур», «Богдан», «Вадим Вилков» аккаунтларын кара исемлеккә куярга, хәбәрләшмәскә куша. Һәм булдыра алган кадәр контрольдә тотарга тырыша.

Ул чакта әни кеше полициягә мөрәҗәгать итеп тавыш куптармый, чөнки кызының яманатын чыгарасы килми. Замана хатыны ирекле рәвештә булган җенси якынлыклар өчен җәза бирелмәвен дә аңламый түгел.

Шуннан соң В. Вилков белән 2 ел ярым аралашмый кыз. Димәк, 2022нче ел вакыйгаларының күләгәдә калу мөмкинлеге зур була. Әмма узган елның апрель аенда В. Вилков казып чыгара аларны, әйтүенчә, Ания Харламова белән яңадан җенси якынлык кылу теләге туа. Чынлыкта, үз башына бәла эзләргә керешә ул.

В. Вилков сыналган ысул белән эш итә. Бу юлы «ВКонтакте» челтәрендә Аниягә «Виктор Астахов» дигән сәхифәдән яза һәм шул ук теләкне белдерә, ягъни В. Вилков белән җенси мөнәсәбәткә керергә куша, кыз тәкъдимне кире каккач, 2022нче елдагы оятсыз күренешләрне тарату белән яный. Шул ук вакытта Богдан исеменнән дә шундый ук язмалар җибәрә, хурлыклы язма, фотоларны «халява Буинск» дигән төркемгә җибәреп хур итү белән куркыта. Ләкин хатын-кыз баш тартуын дәвам иттерә, интим язмаларны юк иткән өчен 5000 тәңкә акча да вәгъдә итеп карый, ахыр чиктә, элемтәгә керми башлый. Тиздән сәбәбе аңлашыла: В. Вилков фатирына полиция килеп керә...

Оперативниклар иң беренче чиратта аның телефонын ала. Чынлыкта, 2022нче елдагы язмаларны, шул исәптән, интим күренешләрне дә шул елда ук юкка чыгарган була ул. Әмма аның һәм Ания смартфоннарында узган елгы хәбәрләрнең күбесе сакланган булып чыга. Һәм алар төп дәлилләр итеп теркәлә.

В. Вилков һәм А. Харламова вакыйгаларны нәкъ бер төрле итеп сурәтлиләр, икесе дә 2022нче елда табигый ысул белән булган ике якынлык һәм агачлыктагы бозыклыкның ирекле рәвештә булуын раслыйлар. Шуңа күрә, алдан, узган ел кызны җенси якынлыкка үгетләп, күндереп маташкан өчен бер генә җинаять эше кузгатыла.

Бу В. Вилков җиңелчә җәза белән котылачак дигәнне белдерми әле. Узган ел көзендә психиатрлар үткәргән экспертиза А. Харламованың психик кимчелекләре җиңел дәрәҗәдә дип тапса да, ул үзенә карата кылынган гамәлләрне аңларлык, димәк, каршылык күрсәтерлек хәлдә булмаган, дигән нәтиҗә ясый. Бу инде гаепләү ягын, В. Вилков шул кимчелекләрдән файдаланган, ягъни көчләгән дигән фикергә этәрә. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Илдар Шәйхетдинов В. Вилковка ике тапкыр көчләү, бер мәртәбә җенси бозыклык кылу очраклары буенча да рәсми гаепләү белдерә.

В. Вилков гаебен өлешчә генә тануын белдерә, гүзәл затның психик яктан чирле икәнен белмәдем, дип каршылык күрсәтә алмавыннан файдаланып көчләү дигән нәтиҗәне кире кага. Әлеге бәхәсле мәсьәләгә бәя Буа шәһәр судында биреләчәк. Һәм бу хөкем карарына бик нык йогынты ясаячак. Җинаять эше судка ноябрь аенда тапшырылды.

ГАРАЖДАГЫ КӨЧЛӘҮ

Көчләү очракларының күпчелеге хатын-кызлар саксызлыгы аркасында да килеп чыга. Минзәләдә 19 яшендәге кыз 42 яшьлек исерек ир-ат белән аулак гаражда кала, анысы исә мөмкинлектән файдаланмыйча булдыра алмый һәм ун елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган җинаять кылып куя.

Узган елның 21нче сентябрь кичендә Адилә Кадыйрова (кайбер исемнәр үзгәртелә) дусты Надежда белән, әйтүләренчә, бергәләп вакыт уздыралар, ягъни Нефтьчеләр паркында, шәһәр урамнарында йөриләр. Соңрак аларга дуслары Дамир Петрухин кушыла, ул 1983нче елгы абзые, төгәлрәге, әнисенең абыйсы Сергей Петрухин белән килә. Очрашу хәмерсез генә узмый. Төннең икенче яртысында Надежда өенә кайтып китә, Адилә ике ир-атка ияреп Петрухиннарның гаражына юнәлә, әйтүенчә, көн дә суына, яңгыр да сибәләргә җыена.

Әлеге корылма машина кую өчен түгел, келәт буларак файдаланыла. Шулай ук, йоклар өчен ятаклар, утырып сыйланырга урындыклар һәм өстәл дә була анда. Шул рәвешле, өчәүләп гәпләшеп утыра алар, яшьләр хуҗалар кайнаткан шәраб, өлкәнрәк ир көмешкә эчә, Дамир әйткән хак булса, бер үзе 700 граммлы шешәне бушата. Адилә монда калу сәбәбен өенә кайтып туганнарын уятасы килмәү белән аңлата. Моны исерек килеш күренергә теләмәү дип белик. Әйтүенчә, дус кызы фатирына да бармакчы була ул, әмма анысы телефонны алмый. Аннан соң, исерек абзыйдан куркырдай сәбәп күрмәдем, ди.

Дамир исә башка төрлерәк сөйли. Сергей СВОда күргәннәре белән уртаклашты, Адилә бу хакта ишеткәннәрен сөйләде, ди. Ләкин исерек ирнең Адиләгә сөйгән кызым булачаксың дип әйтүен, иреннәреннән үбеп алуын һәм башка шундый шикләнердәй гамәлләр кылуын, ә туташның боларга игътибар итмәвен белдерә.

С. Петрухин бер дә ышанырдай кеше түгел үзе. Моңа кадәр берничә тапкыр хөкем ителгән, хәтта төркем белән кеше үтергән өчен Татарстан Югары суды 9 ел ярымга утырткан, әлеге җәзаны үтәп кайткач та административ күзәтчелек кагыйдәләрен үтәмәгән өчен шартлы срок алган зат. Боларга эчкече буларак табиб-нарколог күзәтүендә, туберкулез диспансерында исәптә торуын, баласы, хатыны белән яшәмәвен дә өстәргә кирәк.

Әгәр бу хакта ишеткән-белгән булса, А. Кадыйрова ул тирәдән китү ягын карар иде бәлки, Ләкин иртәнге сәг. 5ләр тирәсендә Дамир янәшәдәге өенә кереп киткәч тә кала ул гаражда, мендәр-юрганы булган караватка ята. Теге бәндә көчләгәннән соң да ике-өч сәгать чыгармыйча тота аны. Бары тик сәг. 9нчыда гына бикләнгән ишекне ача, күрәсең, кызның полициягә барачагын чамалый, мине соңгы мәртәбә күрәсең, асылынып үләчәкмен, дип сөйләнеп кала.

Бите күгәргән, елап шешенгән кыяфәтле кыз төнлә белән телефонын алмаган дусты Диләрә фатирына барып кереп барысын да сөйләп бирә. Анысы полициягә хәбәр итә. Оперативниклар тиз арада гаражда йоклап яткан С. Петрухинны уятып алып чыгалар. Тикшерү эшләре башлана. Ир кеше ул көнне бик кыска һәм ялган икәне аермачык булган күрсәтмә бирә. Узган кичтә әнисе, сеңлесе, племянник Дамир белән шул гараж янында сосиска кыздырып ял иттек, алты банка сыра эчү аркасында исердем дә, гаражга кереп йокладым, икенче көнне полиция хезмәткәрләре уятты, Адилә Кадыйрова дигән кызны белмим, көчләмәдем, ди.

Тикшерү комитетының Минзәлә районара бүлегеннән Д. Тәхәвиев шул көнне икесен бергә утыртып «очная ставка» үткәрә, әмма Сергей күрсәтмәсен үзгәртми, кыз сөйләгәннәрне кире кага. Әмма моның бернинди әһәмияте булмый. Чөнки тикшерү эшләре бик тиз, иң әүвәл, урын-җир, эчке киемнәр һәм икесенең дә тәннәрендәге таплар, биологик матдәләр юкка чыкканчы башлану нәтиҗәсендә кире кагып булмаслык дәлилләр күп табыла. Әйтик, генетик экспертиза кыздан алынган биологик үрнәкнең С. Петрухинныкы икәнен күрсәтә. Кыскасы, җенси якынлык булуын раслаучы дәлилләр җитәрлек җыела. Кызның битендәге, аяк-кулларындагы җәрәхәтләр каршылык күрсәтү нәтиҗәсе дип табыла, димәк, көчләү мәсьәләсе дә икеләндерми.

Бер ай чамасы изоляторда утыргач С. Петрухин да башкачарак сөйли башлый. Ләкин күрсәтмәләренең рәте-чираты юк. Дүртәүләп кала урамнарында йөрүләрен, өчәү гаражда сыйлануларын бөтенләй төшереп калдыра. Гаиләсе белән ял иткәннән соң гаражда йоклаганда, каяндыр пәйда булган Адилә өстенә ятып уяткан да, җенси якынлыкка охшаш вакыйга булган, имеш. Шулай итеп экспертларга эләккән биологик матдәләрнең килеп чыгышын аңлатып һәм бу хатын-кыз теләге буенча булды дип көчләвен кире кагып маташа ул.

Ләкин С. Петрухинга көч кулланып һәм куркытып-янап җенси якынлык кылу дигән авыр җинаятьтә рәсми гаепләү белдерелеп, узган ел ноябрь аенда җинаять эше Минзәлә район суды каравына бирелде.

Наил ВАХИТОВ,

Буа – Минзәлә

Комментарии