- 15.02.2026
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2026, №01 (гыйнвар)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Лениногорск каласы янындагы кечкенә авылда яшәүче Рафис агай (кайбер исемнәр үзгәртелә) мунчасын рәткә китерергә ниятли. Бу хакта шул ук урамда торучы А. Булановка әйтә, аны 19нчы апрель шимбә көнне иске алачыкны сүтәргә булышырга чакыра. Әлеге сөйләшү ике көн элек 69 яшьлек хуҗаның өендә өстәл артында уза, димәк ки, хәмерсез генә булмый. Әмма 19нчы апрель иртәсендә килергә тиешле Андрей күренми. Абзый моны махмырдан чирләү нәтиҗәсе дип фаразлый. Аның әйтүенчә, алар мондый чакта да бер-берсенә ярдәм иткәлиләр, ягъни баш төзәтерлек аракы юнәтәләр. Шул рәвешле, хуҗабикә каршы килсә дә, шешәдәше өенә таба тәпили ул.
55 яшендәге А. Буланов бу авылда язылышмаган хатыны белән 16 ел яши. Район үзәгенә барып көнкүреш техникасын төзәтү белән шөгыльләнә. Мәскәүгә йөреп эшләүче ханым ул чакта эшендә була, димәк, абзый үзе генә гомер итә. Ул иртәдә исә Рафис агай аны өе янында бөгәрләнеп яткан килеш күреп аптырап кала. Салкынча язгы көндә җиңелчә киенгән яланаяклы дустының башы канлы икәнен күргәч, егылып ташка бәрелгән дип фикерли. Андрей аңында була, абзый күтәреп торгызмакчы булгач, авыртуга сыкранып кагылмаска куша. Абзый мендәр алып чыгып башы астына сала да, ярдәмгә кеше эзләп китә.
Анна атлы яшьрәк ханым килеп җиткәч үк эшнең җитди икәнен чамалый, ашыгыч ярдәм чакыра. Андрей ни булганын әйтә алмый, бары тик йорты ишегенә таба ымлап нәрсәдер аңлатмакчы була. Бер сәгатьтән артык көткәннән соң килеп җиткән табиблар район сырхауханәсенә алып китәләр аны. Шаһитлар ир-атның баш, муен тирәсендәге кан кыйнау нәтиҗәсе дип уйлый.
Лениногорск сырхауханәсендә яраларның ядрә эләгү, ягъни мылтыктан ату нәтиҗәсендә ясалуы ачыклана. Һәм авыр хәлдәге А. Буланов Әлмәттәге төбәк-ара клиниканың нейрохирургия бүлегенә озатыла. Анда исә ашыгыч операция ясала, муен һәм баштан дүрт кечкенә металл кисәкләре алына. Болар ядрә кыйпылчыклары дип фаразлана, ләкин экспертиза моны тәгаен раслый алмый. Башта, шул исәптән, мидә тимер кисәкләре тагын була. Хирурглар бик тирәнгә үтеп кергәнгә, аларына кагылмый. А. Булановка интенсив терапия билгеләнә, табиблар дәвалану бер ел ярымга кадәр дәвам итәргә мөмкин диләр. Соңрак Бөгелмә сырхауханәсенә күчерәләр аны.
Полиция һәм тикшерү комитеты кем гаепле дигән сорауга җавапны сырхауханәдән хәбәр килгәч үк эзли башлый. Авыр хәлдәге А. Булановтан сорашу мөмкинлеге булмаса да, шикләнердәй кеше тиз ачыклана.
Вакыйга урынына иң алдан килеп җиткән өлкән участок инспекторы И. Хәйретдинов терәтелгән ишектән кергәч үк кан таплары күрә, өйдәге ут янып, телевизор эшләп торуга да игътибар итә. Бераздан А. Буланов өеннән чыгып калку урындагы урам башына юнәлә, чөнки бу тирәдә элемтә булмый, ә җитәкчеләр белән хәбәрләшергә кирәк була. Әйләнеп килгәч тә, шул тирәдә бер бабайны очрата ул. Күрше йортта яшәүче 77 яшьлек Б. Хрунов бик тиз шик уята анда. Чөнки каушаган-борчылган булуы да, гәпләшә башлагач, алдашуы да сизелә.
Әйтик, И. Гайнетдинов өйдән чыгып торган арада андагы ут һәм телевизорның сүндерелүен күрә, ләкин бабай өйгә керүен кире кага, бары тик ныклап әйтә башлагач кына анда булуын таный, кыска ялганыш булмасын өчен утны сүндерергә кердем дип аклана. Ләкин кояшлы көндә урамнан караганда өйдәге ут күренеп тормый бит. Бусы да бабайның ялганлавына ишарәли. Әлеге һөҗүмгә Боря дәдәйнең катнашы бар дигән фикер акрынлап ныгый бара.
Полиция нибары 60-70 кеше яшәгән авыл халкы белән әңгәмә кора, әлбәттә. Ләкин шаһитлар ачыкланмый, күпчелек кемнән шикләнергә мөмкин икәнен дә әйтә алмый. Шулай да Б. Хрунов турында тискәре фикерләр ишетелгәли, аның юаш А. Булановка сүгенеп кычкыруын күрүчеләр, гомумән, күршеләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең киеренке булуын әйтүчеләр табыла. Ул гына да түгел, соңрак, аларның җир кишәрлеге аркасында судлашып йөрүләрен, карарларның Буланов файдасына чыгарылуын, өстәвенә, Б. Хруновның, сарыкларны куып йөри дип, күршеләренең кечкенә этен атып үтерүен искә алучылар була. Шул ук вакытта авылда шикләнердәй башка кеше табылмый.
Шулай итеп, кичкә таба карт бабай тоткарланып эчке эшләр бүлегенә ябыла. Икенче көнне аның өе, каралты-курасында шаһитлар катнашында тентү уздырыла. Өч-дүрт сәгатькә сузылган чара барышында өйдә һәм сарайда шәпләп яшерелгән, мәсәлән, күзлек тартмасына, чаңгы ботинкасы эченә тыгылган гильза, картечь, ядрәләр, пыж, ау мылтыгы патроннары һәм банкага салынган 37 грамм дары табыла. Абзый аларның үзенеке икәнен кире кага. Егерь булып эшләгән кайнатасы күп еллар элек вафат булгач, аның әйберләре белән өйләренә алып кайтылгандыр, дип сөйли. Әле шунысы да бар, тентү вакытында аның өендә алынган телефон, аның футляры эчендәге дүрт банк һәм супермаркетлар дисконт карталары ул чакта реанимациядә яткан А. Булановныкы булып чыга. Хрунов монысын бөтенләй аңлата алмый. ДНК экспертизасы карталарның берсендә һәм телефонда Б. Хруновның биологик калдыклары булуын раслый, димәк ул аларны ут сүндерергә кергәч эләктереп чыккан, майор И. Гайнетдинов белән сөйләшкәндә шуңа күрә тотлыккан дигән фикер туа.
Шулай итеп абзыйга кеше үтерергә омтылыш ясау дигән җинаятьтә беренчел гаепләү белдерелә, шәһәр суды өлкән кешене сак астына алырга карар кыла. Б. Хрунов тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе А. Ларионовага эзлекле күрсәтмәләр бирә, вакыйганы бер төрле сурәтләп башыннан ахырына кадәр фикерен үзгәртми. Аның озын бәяненә кыскача гына тукталсак, ул иртәдә этен, мәчесен, тавыкларын ашаткан, хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгән, колагына наушник киеп телевизор караган, әмма күршеләр ягыннан тавышлар ишетмәгән. Әйтүенчә, бары тик очраклы рәвештә ачык сары төстәге машинаны күреп алгач кына урамга чыккан, ашыгыч ярдәм машинасы шоферы аңа күршесен кыйнауларын әйткән дә кузгалып киткән. Беркайчан да утлы коралым булмады дип, әлеге җинаятьне кире кага ул.
Күршеләр белән мөнәсәбәтләрен дә шомартып күрсәтә, бәхәсле низагларны телгә алмый, дусларча аралашмадык, бергәләп аракы эчмәдек, бары тик исәнләшеп кенә йөрдек ди, аларга зыян китермәвен белдерә. Чынлыкта, Андрейны яманлап сөйләми ул. Аңа бәйләнергә, һөҗүм итәргә сәбәп булмавын белдерергә тырыша дигән фикер туа. Абзыйның шул ук авылда торучы кызы белән кияве исә А. Булановны эштән чыккан эчкече, шешәдәшләре белән сугышып йөрүче сәрхуш итеп бәялиләр. Ни өчендер, хатынының да эчүгә сабышкан чакларын искә алалар. Андрейның эчәргә хирыслыгын кире кагып булмастыр, ләкин ул эшли, авылдашлары тарафыннан исерек чагында да зыянсыз, ярдәмчел һәм юаш дип бәяләнә, рәсми күрсәтмәләрдә аның турында «тихий алкоголик» дигән сүзләр дә бар.
Сырхауханәдәге ирен карарга тиз арада Мәскәүдән кайтып җиткән Арина аны уңай бәяли, күршеләре Б. Хруновның узган ел карчыгы вафат булып үзе генә яши башлагач, бигрәк тә, еш эчә башлавын, моңа кадәр дә начар булган мөнәсәбәтләренең тагын да кискенләшүен әйтә. Мәсәлән, өйләренә кереп дулап йөрүләрен сөйли. Аның әйтүенчә, ике малае булган бабай читтән килгән Андрейны түбән кеше дип санаган, хәтта күршедәге Үргәк-Күмәк авылы кибетенә аракыга барырга да мәҗбүр иткән. 19нчы апрель фаҗигасе дә шул сәбәпле килеп чыкканга охшый.
Полиция оперативниклары Әлмәт, Бөгелмә сырхауханәләрендә еш булалар. Зарар күрүче А. Буланов бары тик июнь уртасында ике айга якын вакыт узгач гына тулы күрсәтмә бирә. Ул да низаг чыкмасын өчен явыз бабай боерыгы буенча Үрнәк-Күмәк кибетенә барып кайтуларын әйтә. 19нчы апрель иртәсендә дә өенә килеп кергән Борис шул ук әмерне җиткерә аңа. Ләкин дусты Рафиска мунча сүтәргә ярдәм итәргә барырга җыенган хуҗа баш тарта. Махмырдан икәне күренеп торган Б. Хрунов дулап чыгып китә, «пожалеешь» дип кычкыра. Күп тә үтми Андрей күршесенең янаулы сүзләр кычкыруын ишетә, кире кереп килүен аңлап ишекне бикләргә ыргыла, ләкин өлгерә алмый, әйтүенчә, аны ябып куюы белән башына нәрсәдер суккандай була, моның ишекне тишеп кергән ядрәләр нәтиҗәсе икәнен аңламый, әмма үз өенә таба җилдерүче Б. Хруновны шәйләп өлгерә.
Ишектәге үтәли тишекне тикшергән экспертлар аның ау мылтыгыннан ату нәтиҗәсендә ясалуын раслыйлар. Әмма никадәр генә эзләсәләр дә җинаять коралы табылмый. Авылдагы утлы коралга ия кешеләр тикшерелә. Хруновның киявендә дә Иж-27 һәм МР-153 мылтыклары була, әмма полиция хезмәткәрләре, законлы рәвештә алынган, тиешле тәртиптә сакланылучы ату кораллары бик күптән файдалануда булмаган, дип белдерәләр. Ирле-хатынлылар әтиләренә, әйтүләренчә, койма ярыгыннан кереп тавык урлый торган саесканнарны ату өчен пневматик винтовка биреп торган булалар. Күрәсең, авыл кешеләре мондый юньсезлеккә сәләтсез саесканнарны тилгән, бөркет ише ерткыч кошлар белән буташтыралар. «Смерш» дигән әлеге винтовка исә утлы корал саналмый.
Зарар күрүче күрсәтмәләр бирә башлагач Б. Хруновка карата Андрейның эксперт 3100 сум дип бәяләгән телефонын урлау очрагы буенча эш ачыла. Аннан соң, өендә законсыз рәвештә боеприпаслар, иң әүвәл, дары саклауда гаепләнә. Ләкин өч җинаятьнең берсен дә танымый ул.
Җинаять эше Лениногорск шәһәр судына 2025нче елның июль аенда тапшырылды, 20нче ноябрьдә 77 яшьлек Б. Хруновны 6 елга колониягә озатырга дигән хөкем чыгарылды.
САКЧЫ КЕШЕ ҮТЕРГӘН
2025нче елның 15нче июль кичендә Чистай сырхауханәсенә хәвефле хәбәр килә. Сәгать заводы буларак мәгълүм «Восток» җәмгыяте контроль-үткәрү пункты инспекторы КПП бинасында канга баткан ир кеше булуын әйтә, аның яраланган килеш килеп керүен, беркая да хәбәр итмәскә кушуын да җиткерә. Ашыгыч ярдәм табибларына каравыл йорты идәнендә яткан кешенең җансыз икәнен рәсмиләштерергә туры килә.
62 яшендәге сакчы П. Воронов полиция һәм оешма хезмәткәрләренә дә, ир-ат канга буялган хәлдә килеп керде, дигән фикерне кабатлый. Аннан хәмер исе килә, әмма исерек булуы әллә-ни күзгә ташланмый. Оператив хезмәткәр Н. Камалов моны сәрхушләр бәрелешү нәтиҗәсе икәнен чамалый. Чынлыкта, П. Воронов авыр хәлдә пәйда булган кешенең үлгәнен көтеп утыруы турында сөйләнә бит. Эзләү-тикшерү төркеме вакыйга урынында кайнашкан арада шик төшкән абзыйны эчке эшләр бүлегенә алып китәләр. Анда барып җиткәч тә П. Воронов, мәрхүмне чәнчүе хакында белдерә, «явка с повинной» беркетмәсе яза. Бу инде абзыйның бик озакка колониягә озатылачагын белдерә.
Эшләп яшәүче абзый тормыш төбендәгеләр рәтеннән түгел үзе. Әмма 1998нче елда кеше саулыгына авыр зыян китергән өчен берничә елга утыртылган. Кешечә гаилә дә кора алмаган, аерылышкан хатыны үстергән кызы, бик өлкән яшьтәге әнисе, энесе белән аралашмый, соңгы вакытта шактый өлкәнрәк карчык белән көн күргән.
Иш ишен таба, 1973нче елгы мәрхүм И. Фәхриев төрмә юлын күп таптаган кеше була. Әнисе белән яшәгән, гаиләсе күптән таркалган, хәзер 15 яшендәге кызы бар. П. Вороновның әйтүенчә, аның эш урынына кичке сәг. 5ләр тирәсендә керә, икәүләп аракы эчәргә тәкъдим итә. Калганы хәзерге заманда еш була торган тәртиптә бара һәм тәмамлана. Эчә торгач, күп тапкырлар утырып чыккан И. Фәхриев үзен текә егет итеп күрсәтергә, шапырынырга тотына, ахыр чиктә, абзыйның ачуын чыгара, нәтиҗәдә шундагы пычакны алып шешәдәшнең муен белән иңбаш арасына бер тапкыр чәнчеп ала ул. Әйтүенчә, «тынычланган» ир-ат идәнгә егылгач урамга чыгып ярты сәгать йөреп керә. Ул чакта 52 яшьлек ирнең сулышы булмый инде. Эксперт муенындагы кан тамыры киселү нәтиҗәсендә үлүен белдерә аның.
Тикшерү комитетының Чистай бүлегеннән Аида Сәлахова октябрь аенда аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләү белдерә аңа. Эшнең матди ягы да бар. Мәрхүмнең 73 яшьлек әнисе рухи зыянны каплау өчен аннан 1,5 млн., яшүсмер кызы бер млн. сум акча таләп итүләрен белдерәләр. Гадәттә, судларда әлеге сумма бик күпкә киметеп билгеләнә. Бу очракта мөлкәте-байлыгы булмаган өлкән кешедән анысын алу мөмкинлеге дә юк дәрәҗәсендә кебек. 8 елдан 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган җинаять буенча хөкем чыгарылмаган әле.
Наил ВАХИТОВ
Лениногорск – Чистай

Комментарии