- 16.01.2026
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2025, №12 (декабрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Хезмәт урынында ашыгу һәм ялгышулар аркасында килеп чыккан аяныч хәлләр күп. Быелгы җәйдә Чирмешән районында 59 яшьлек ир-ат биек корылма түбәсеннән егылып төшеп җан бирде.
Ул вакытта вак оешмалар чыгарган нефтьне җыю, эшкәртү оешмасында ремонт эшләре башкарыла. 9нчы июльдә «Шешмастройсервис» җәмгыятенең бер бригадасы нефть резервуары түбәсендәге изоляцияне төзәтә башларга тиеш була. Иртә белән анда үз машиналарында күрше төбәкләрдә яшәүче дүрт эшче, шул исәптән, Лениногорскидан В. Агатов (кайбер исемнәр үзгәртелә) килә. Ике атналык вахта ысулы белән эшләүче ирләр көнкүреш вагоннарына урнашалар. Мастер Р. Хәмидуллин да килеп җиткәч, хәзерлек эшләре белән шөгыльләнәләр.
Биш кешелек бригада түбәгә күтәрелгәндә, анда башка оешманың эретеп ябыштыручылары эшли, хәвефсезлек каешлары шунда ята, ләкин аларны киеп эләктерүчеләр булмый, чөнки резервуар түбәсе кырыйлары тимер рәшәткә белән әйләндереп алынган. Ләкин түбәдәге җилләтү люклары ачык булса да, бернинди саклану чаралары күрелмәгән, хәтта лента да урап куелмаган була. Аларның ачык икәнен шул тирәгә сөяп куелган капкачлар гына күрсәтә.
Ошбу саксызлыкның аяныч нәтиҗәсе озак көттерми. Соңрак алынган видеокүзәтү җайланмасы язмасында күренгәнчә, В. Агатов түбә кырыендагы калайны куптарып күтәрә дә артка таба нибарысы өч адым атлый һәм теге тишеккә эләгеп 12 метр биеклектән түбәнгә оча. Резервуар идәнендә яткан абзый аңында була, әлбәттә, ләкин аягына баса алмый. Ашыгыч ярдәм табиблары укол кадап, муенына – корсет, аякларына шина куеп, Чирмешән сырхауханәсенә алып китәләр. Ярты сәгатьтән аның үлүе турында хәбәр килә. Мәрхүмнең 13 җирдән кабыргалары, умыртка, күкрәк, кул-аяклар, оча, үкчә сөякләре сынган, әлбәттә, башка һәм эчке әгъзаларга зыян килгән була.
Тикшерү комитетының Лениногорск районара бүлегеннән Л. Сиделева төзелештә хәвефсезлек кагыйдәләрен бозу нәтиҗәсендә саксызлык белән кеше үлеменә китерү очрагы буенча җинаять эше кузгата. Вакыйганы төрле оешмалар тикшерә. Комиссия эшендә мәрхүмнең рәсми вәкиле итеп билгеләнгән кызы да катнаша. Аның әйтүенчә, түбәгә үз белдеге белән рөхсәтсез менгән дип, гаепне һәлак булучыга өяргә омтылучылар да була. Әлбәттә, аның ялгыш адым ясавын кире кагарлык түгел. Өстәвенә, стропальщик булып саналган В. Агатовның югарыда эшләргә рөхсәт итүче таныклыгы да булмаган. Ләкин болар ул эшләгән оешманың җаваплы хезмәткәрләре, иң беренче чиратта, мастер Р. Хәмидуллинның гаебе юк дигәнне белдерми. Рәсми рөхсәте булмаган эшченең түбәгә менүенә һәм эшләвенә юл куюын гына алыйк. Аннан соң, җилләтү люгы ачык тору, эшченең хәвефсезлек каешы булмау да аның игътибарсызлыгы нәтиҗәсе.
Шулай итеп, өлкән тикшерүче Л. Сиделева аңа рәсми гаепләү белдерә. Р. Хәмидуллин гаебен тануын, мәрхүмнең туганнарыннан гафу үтенүен, аларга китерелгән зыянны кайтарырга риза икәнен белдерә. Димәк, җинаять эшенең судта ябылу мөмкинлеге дә бар.
ТИМЕР БАСМА ДА СЫНА
Актүбә бистәсендәге углеводородлар җитештерү оешмасында «Чаллымонтаж» җәмгыяте бригадасы токүткәргеч чыбыклар, электр җайланмалары урнаштыру белән шөгыльләнә. Әлеге эшләр бинаның тышкы ягында 8 метр чамасы югарылыкта башкарыла, димәк, стена буена махсус басмалар (леса) куелырга яисә автокүтәргеч кулланылырга тиеш була. Хезмәтне саклау һәм хәвефсезлек кагыйдәләре шулай куша чөнки. Әмма бу шактый вакыт таләп итә торган мәшәкатьле эш. Шуңа күрә слесарь А. Алексеев белән эретеп ябыштыручы Р. Хәбриев югарыда бина стенасындагы тимер өрлеккә басып эшлиләр. Ярый әле хәвефсезлек каешларын киеп, бауларын тиешле тәртиптә беркеткән булалар. Чөнки аяк астындагы металл балка ычкынып китеп, түбәнгә барып төшкәч, бауларда эленеп кала алар. Әмма бәла-казасыз гына булмый. Бау эләктерелгән урыннан читтәрәк торган А. Алексеев, рәсми кәгазьләрдә әйтелгәнчә, маятник рәвешендә чайкалып китә, ягъни бауга эленгән килеш читкә оча һәм аркасы белән арматурага барып бәрелә. Асылынып торган ирләрне җиргә төшерәләр. А. Алексеев арка-күкрәк авыртуга зарлана. Прораб Б. Анискин аны вагонга алып кереп тикшереп карагач, зур гына күгәргән урыннар күреп, ашыгыч ярдәм чакыра. Азнакай районы сырхауханәсендә 51 яшьлек ир-атның өч кабыргасы сынып, эчке әгъзаларны зарарлавы һәм күкрәк куышлыгына кан, һава тула башлавы әйтелә.
Шулай итеп эш урынында ашыгуның А. Алексеев сәламәтлегенә авыр зыян китерүе ачыклана. Тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Аида Вәлиева саксызлык белән кылынган бу очрак буенча җинаять эше кузгата. Бәхетсезлек очрагын әлеге оешма комиссиясе дә тикшерә. Әлбәттә, кем гаепле дигән сорауга җавап аермачык була монда. Ягъни эшчеләрнең хәтәр өрлеккә басып эшләвенә юл куйган прораб Б. Анискин саксызлык күрсәткән булып чыга. Әлбәттә, гаебен таный ул.
Шөкер, зарар күргән А. Алексеев тиз савыга, тикшерү эшләре төгәлләнгәнче үк шул ук оешмага эшкә чыга. Әлбәттә, хезмәттәше Б. Анискинны «батырырга» теләми ул, китерелгән зыян кайтарылды, дәгъвам юк, дип белдерә. Азнакай шәһәр судында да яклар үзара килешү сәбәпле әлеге җинаять эшен ябарга дигән карар игълан ителде.
ЯВЫЗ ҮГЕЗ ЗЫЯНЫ
Сөзгәк үгезләрдән барысын да көтеп була, әмма алар хәвеф-хәтәрне көтмәгәндә китереп чыгара. Тәтеш районындагы авыл хуҗалыгы җәмгыяте терлекчесе И. Ефимов та шул хайван һөҗүмен сизми кала.
Әлеге хуҗалыкның директор урынбасары Ю. Жигунов машинасында фермалар яныннан үтеп барганда шул тирәдән акрынлап тәпиләүче И. Ефимовны күреп ала. Терлекче вакытыннан алда эшен ташлап чыккан дигән шик тугач, җитәкче кеше шул якка борыла, килеп туктагач исә 60 яшьлек абзыйның йөзе-бите канга баткан, киемнәре пычрак икәнен күрә. И. Ефимов аягында басып торса да, чынлыкта, ярым-өнсез хәлдә була, ни булганын да сөйли алмый, «быки» дигән сүзе генә аңлашыла. Бу инде аны үгез сөзүен белдерә.
Авыл медпунктына алып килгәч, хәле тагын да начарая аның. Ю. Жигунов авыруны һәм ике фельдшерны машинасына утыртып бирегә таба ашыгучы ашыгыч ярдәмгә каршы юнәлә. Ырым авылы тирәсендә И. Ефимовны махсус машинага кертеп салалар. Тәтеш сырхауханәсеннән тиз арада Буага озаталар, соңрак Казандагы 7нче сырхауханәдә дәваланырга туры килә абзыйга. Медицина документлары белән танышкач, аның фермадан үз аягында чыга алуына гаҗәпләнмичә булмый. Аның 18 урыннан кабыргалары, умыртка, күкрәк, борын һәм башка сөякләре сынган, талагы ярылган, бавыры, үпкәсе зарарланган, эчкә кан сауган, һава тула башлаган була. И. Ефимов тикшерү комитетының Буадагы районара бүлегеннән Илдар Шәйхетдиновка өч айдан соң беренче күрсәтмәсен бирә. Әйтүенчә, ул көнне иткә озатылырга әзерләнүче сугым үгезләрен караучы терлекче утарның такта ишеге ватылганлыгын күрә дә, чүкеч-кадаклар алып аны төзәтергә керешә. Әлеге эшне башкару өчен рәсми кәгазьләрдә хәвеф чыганагы саналучы хәтәр хайваннар янына да керергә туры килә. Күрәсең, үз торакларында ят җан иясе пәйда булу ошамый «хуҗаларга». Инде эш төгәлләнде дигәндә арадан берсе И. Ефимовның аркасына дөңгелдәтә. Читкә атылса да егылмаган ир-ат каршысындагы өч пәһлеванны күреп алуы була, һөҗүм кабатлана. Бу юлы абзый тезләнә, шул мизгелдә үк дәһшәтле мөгезләр аны идәнгә мәтәлдерә. Ярый әле үгез киртәгә таба тәгәрәтә һәм аның астыннан шуышып тышка чыгарга өлгерә ул.
Әлбәттә, малларны ашату, эчертү, асларын чистарту белән шөгыльләнүче абзыйның алар янына беренче керүе генә булмый бу. Тиресне башкача җыештырып булмый чөнки. Җитәкчеләр, кардага үзе генә керергә тиеш булмаган, диләр. Үгезләрне ялгызы караучы көндезге терлекче икенче кешене каян алсын, дигән сорау туа. Кыскасы, саксызлык күрсәтүе кире кагылмаса да, зарар күрүчене гаепләп булмый.
Көтүче, терлекче, сыер савучы кебек һөнәр ияләре мондый очракларга юлыкканда, гадәттә, ферма мөдирләре җавапка тартыла. Берникадәр элек күрше Буа районында нәсел үгезе көтүчене имгәткәч тә ферма мөдирен хөкем иттеләр. Җаваплы хезмәткәр 45 яшьлек көтүчене эшкә алгач хәвефсезлек кагыйдәләрен өйрәтергә, укытырга, белемен тикшерергә, тәҗрибәле көтүче белән эшләтеп ике атналык стажировка үткәрергә һәм башка чаралар күрергә тиеш булган икән бит.
Әлеге очракта да терлекчеләрнең төп җитәкчесе ферма мөдире Н. Гринькова гаепле дигән фикер булмый түгел. И. Ефимов та ишекнең ватык булуын күргәч, Н. Гринькова телефонына шалтыратып хәбәр иттем, дип, киртә эченә ул кушу буенча керүен әйтеп тора. Ханым исә моны кире кага, аның телефонында И. Ефимов белән элемтәгә керү турындагы мәгълүмат та табылмый. Ир-атларның егетләрчә эш итүе, ягъни хатын-кызны бәладән йолып алырга тырышуы сизелә. И. Ефимов үзе дә, ялгыштым, буташтырдым дип, үгезләр янына рөхсәтсез кердем дигән фикерне алга сөрергә керешә. Иң мөһиме, директор урынбасары Ю. Жигунов хәвефсезлек өчен мин җаваплы дип, бар гаепне үз өстенә ала.
Бәхетсезлек очрагын Татарстанның хезмәтне саклау дәүләт инспекциясе белгече дә тикшерә һәм Ю. Жигунов гаепле дип белдерә. Чынлыкта, гаепләрдәй башка кеше булмый хуҗалыкта. Ферма мөдире, мәсәлән, рәсми килешү төзеп эшкә алынмадым, бер документка да кул куймадым, куркынычсызлык кагыйдәләрен күргәнем дә булмады дип сөйли. Ә Ю. Жигуновның бу өлкәдә белеме һәм, срогы чыккан булса да, таныклыгы да була әле.
Зарар күргән И. Ефимов та бернинди килешү төземичә ике елга якын терлекләр караган, аена 30 мең сум чамасы хезмәт хакы алган, хак булса, салым түлисе килмәгәнгә «неофициально» эшләгән. Гомумән, әлеге җәмгыятьтә күп санлы норматив документлар таләпләре бөтенләй үтәлмәгән дияргә мөмкин. Ләкин тикшерү барган чорда РФ Хезмәт кодексы нигезендә төзелгән договорлар, инструкцияләр һәм башка документлар пәйда була. Иң хикмәтлесе: алар 2024нче ел башында, ягъни И. Ефимов белән булган хәлгә кадәр күптән расланган һәм савымчы, терлекчеләр һәм башка хезмәткәрләр алар белән таныштырылып, имза салган булалар...
Боларның эш узганнан соң гаепне йомшарту ниятеннән хәзерләнгән кәгазьләр икәне тиз ачыклана. Аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче И. Шәйхетдинов тентү вакытында компьютердан алынган система блокларын карап, фаҗига булганнан соң икенче көнне үк интернеттагы «Яндекс» программасыннан бик күп мәгълүматлар алына башлавын күрә. Мәсәлән, терлекченең эш вазыйфалары, терлекче өчен хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында инструкция кебек документларның кайчан хәзерләнүе аңлашыла. Әлеге мәшәкатьле һәм күләмле эш белән шөгыльләнгән ике хатын-кыз тикшерүчегә ялган күрсәтмә бирергә теләмиләр, бәхетсезлек очрагыннан өч ай үткәч хәзерләүләрен белдерәләр, «задним числом» кул куюларын танучылар да була.
Шул рәвешле, И. Ефимов директор урынбасары Ю. Жигунов аркасында авыр тән җәрәхәтләре алган булып чыга. Ир-ат саксызлык күрсәтү сәбәпле кылынганнар рәтендәге җинаятен тулысынча тануын белдерә. Зарар күрүче И. Ефимов, рухи һәм матди зыянны кайтарды дип, аңа дәгъвасы булмавын белдерә. Тәтеш судында да зарар күрүче фикере исәпкә алыначак, әлбәттә.
Наил ВАХИТОВ,
Чирмешән – Азнакай – Тәтеш

Комментарии