«Авыл фермеры болынлыкка хуҗа булды»

«Авыл фермеры болынлыкка хуҗа булды»

Һәр авылда халыкның яратып йөри торган урыны була. Аңа төрле исемнәр дә бирәләр, гадәттә шул урынга барып, төрле бәйрәмнәрдә шашлык кыздыралар… Янында гына җиләк җимеш агачлары, куаклары үсә, шул урынга җиләккә йөриләр. Актаныш районының Такталачык авылында, мәсәлән, мондый урыннарын Ташкичү дип атаганнар. Шәп җир! Су буе, урманы да бар… Якында гына елгасы агып ята, болынлык, әле гөлҗимеш-балан, имән себеркесе җыярга да кешеләр бик яратып йөргән моңа кадәр. Тик бүтән бара алмаска да мөмкинбез, дип шөбһәләнәләр, чөнки болын хәзер шәхси кулларга күчкән…

«ӘРӘМӘЛЕККӘ ТӨШӘ АЛМЫЙБЫЗ»

«Безнең гәҗит»кә зарлы хат килеп төште. Аны Такталачык авылы халкы исеменнән язганнар.

«Авылыбызда Ильяс Шәемов исемле кешенең шәхси фермер хуҗалыгы бар. Шәемовлар – авылдагы иң престиж гаилә булып саналалар. Ильяс күп еллар амбар җитәкчесе булып эшләде. Каршысындагы йортны сатып алып, анда ферма төзеде. Хәзер тагын да киңәясе килеп, күрәсең, авылның Медицина һәм Яшьлек урамнарының көтү туплау урынында үзенә җәйләү төзеп куйды. Ул җир халык телендә Имәнлек, Ташкичү дип йөртелә. Ул туплау урыны күп кешенең ял итә торган җире булып тора иде. Халыкның баланга, әрәмәгә йөри торган урыны да шунда. Медицина һәм Яшьлек урамнарында халык малны күп асрый. Көтүгә унышар мал чыгаручылар да байтак. Безнең маллар өчен Ташкичүнең күпмедер өлешен генә булса да калдырмаган шушы фермер. Авылдашлары турында уйлап та бирмәгән. Намус юк.

Бик матур болынлыкны үзләштермәкче була Ильяс Шәемов. Законлы алганмы аны, юкмы, белмибез, тик киртә белән тотып алды инде. Хәзер сыерлары да иртәдән кичкә кадәр шул урында ята.

Такталачык – Актаныш районындагы өч зур авылның берсе. Авылда кеше күп, яшьләр дә бар. Терлек асрау буенча районда беренче өчлектә торабыз диярлек. Мал асрап көн күрәбез. Бу яхшы урынны үзенә генә алып дөрес эшләдеме икән? Ничә йөз гектар җир бар, ә ул нәкъ менә күлне, әрәмәлекне, баланнар үсә торган җирне яулап алды. Моны халык белән дә киңәшләшеп эшләмәде.

Без ул җирләрнең шушы хәлдә икәнен язлыкка чыккач кына белдек. Авыл көтүе язгы чорларда гел шушы Ташкичүдә йөри торган иде. Мал эчерергә шунда бара идек, башка якын тирәдә андый сулы урын юк безнең. Әрәмәгә дә халык шунда йөри торган иде. Баланына, үлән җыярга гел шунда бардылар. Хәзер ачуыбыз бер килмәгәе, малларны эчерергә дә су юк инде безнең, әрәмәгә йөрергә дә җай юк. Хәзер ул урыннар койма белән тотып, әйләндереп алынган. Башка җирдән алса, бер сүзебез дә булмас иде, ул болынлыкта урын җитәрлек, ләкин безгә нәкъ шул җирләр кирәк иде. Болай Ильяс ул халык белән дошманлашып яшәми, дустанә дияргә дә була. Тик бу эшен алдан безнең белән – Такталачык авыл халкы белән килештермәде. Су буйлары һәм әрәмәләр барыбер бер кешегә генә кулланылышка бирелергә тиеш түгелдер бит инде ул! Ул гомер буе гомуми кулланылышта булган урын, хәзер без – авыл халкы нишлик?» – дип язылган анда.

«АНДА ӨЧ АГАЧ БАЛАН БАР ИНДЕ…»

Беренче чиратта Такталачык авылы җирлек башлыгы Марс әфәнде Мансуровка шалтыраттык. Ул әле үзе дә бу вазыйфага күптән түгел генә билгеләнеп куелган кеше икән. Шуңа күрә, сүзен кыска тотты.

– Закон нигезендә җирләр Ильяс Шәемовныкы дигән документ юк әле. Бу мәсьәлә район күләмендә, комиссия нигезендә каралачак. Ул безнең муниципалитет җирләре түгел. Авыл җирлегенә карамый, аны җирле хуҗалык – «Таң» ҖЧҖсе үзенә рәсмиләштергән булган. Шуңа күрә, фермерга бу җирләр ничек күчкән, ни рәвешле биргәннәр, анысын «Таң» җитәкчесе белән сөйләшеп белешегез, – диде ул.

«Таң» җитәкчесе Рафис Миңнехановның исә безнең белән сөйләшәсе килмәде, телефонын бөтенләй алмый башлады. Шуңа күрә рәсми җавап юк, кишәрлекнең ни рәвешле бирелүен фермер аңлатуларыннан чыгып кына фаразларга мөмкин. Халык арасында бәхәс тудырган бу болынлыклар ни рәвешле үзенең кулларына килеп керүен Ильяс Шәемов болай аңлатты:

– Болар барысы да документ буенча эшләнде. Әле кыш көне үк районыбыз башлыгы Энгель Фәттаховтан соралып, эшләнгән әйбер бу. Көтүлек иде бу җир электән үк. Монда баланнар, гөлҗимешләр үсә, дип әйтәләр инде, фактта анда бернинди баланлык та юк, ташландык хәлдәге урман ул, сазлыкка әйләнеп бара, аның файдалы җире 20 гектарлап кына. Калган урынын тал баскан. Җирләр законсыз алынмады. Бөтен гаризалар язылган. Главаның, хуҗалык җитәкчесенең рөхсәте бар, карталарын эшләттек. Безгә бит районнан рөхсәт булмый икән, рөхсәтсез бер җиргә дә «захват» ясап булмый, тәккә генә беркем дә ул урынга барып казык кагып куймый. Бу җирләрне мин алганга күрә генә шулай тавыш чыгаралар. Көнләшү дигән әйбер бар бит авыл җирендә. Яланлыклар бөтен кешегә җитә, кайберәүләргә генә җитмәде. Тагын бер кеше бар монда, маллар күп асрый торган. Бер алтмышлап сыер асраучы. Халыкны шул котырта. Мин 2010нчы елдан башлап терлек асрыйм. Башта 7 сыерым бар иде, акрынлап арттырып, һәр тиенен санап 24 баш савым сыерына җиткердем. Әле тагын таналарым да бар. Миңа 46 яшь, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап кайткан 22 яшьлек улым бар. Бу эшне алга таба да алып барачакбыз. Көтүлек җирләрен әйләндереп алуым юкка түгел – «Таң» хуҗалыгы белән 49 елга аренда килешүе төзелде, куллар куелды, рәсмиләштереп бетерәсе генә калды. Бу җирләр миңа кирәк иде. Чөнки терлекләремне теләсә ничек чыгарып җибәрергә ярамый. Көтү белән йөртеп, басуга да кертеп булмый. Көтүгә чыга башласаң, җәй буе көтәсем булачак. Киртә белән тотып алсам да, капкасын ачып кереп, рәхәтләнеп авыл халкы күл буена балыкка төшә. Миннән калган ике арада рәхәтләнеп көтү көттеләр. Проблема булмады. Баланга яки гөлҗимешкә баралар икән – пажалысты, койманы ачып керсеннәр дә, барсыннар. Тик территорияне генә чүпләмәсеннәр. Анда гөлҗимеш бөтенләй юк әле, балан дигәне дә метр сиксән сантиметр биеклеге өч агач кына…

Шулай да, бу казыкларны кагып, болынны әйләндереп алыр алдыннан, авыл халкы белән киңәшләшәсем калган икән, дип уйламыйсызмы?

– Мин бит рөхсәт сорап өйдән өйгә кереп йөри алмыйм инде. Икенчедән, авылыбызга район җитәкчелеге килде, минем хуҗалыкта семинар ясадылар. Гәҗитләргә яздылар моны. Главадан җирләр сораганны ишеттеләр, күрделәр, яздылар һәм миңа бу көтүлекне бирәбез, диделәр. Бөтен халык белә моны. Әйткәнемчә, әлеге тавышны бер-ике кеше генә чыгарып йөри. Халык исеменнән сөйләшәләр генә, – дип аңлатты Ильяс Шәемов.

ТӨГӘЛ ҖАВАП БУЛМАДЫ

Бу мәсьәлә белән район дәрәҗәсендә шөгыльләнәләр икән, тулырак аңлатманы җирле түрәләрдән алырга булдык. Актаныш район башлыгы урынбасары Рәйхан Филус кызы Галимҗановага шалтыраттым.

– Бу җирләр «Таң» хуҗалыгында арендада һәм аның җитәкчесе әлеге кишәрлекне фермер Ильяс Шәемовка бирергә каршы түгел. Ләкин моңа халык каршы. Шуңа күрә мондый каршылылыклы мәсьәләләр районыбыз башлыгы Энгель Фәттаховта карала. Ул аны хәл итүне башкарма комитет җитәкчесе Гәбдехәев Илшат Илфат улына тапшырды. Комиссия белән барып карарга кушты. Әйе, сораган кешегә без җир бирергә тиеш, әмма шул ук вакытта бәхәсләр тудырган икән, халык фикерен дә искә алырга тиеш булып торабыз. Шуңа күрә бу мәсьәлә әле ачык тора. Халык гомер-гомергә биредә әрәмәлеккә, баланга йөргән, шушы территорияләр бүген фермер кулына бирелгәнгә күрә туган сораулар бу. Шәхси кулларда булгач, әрәмәлеккә керттермәс, дип борчыла халык. Бу эш буенча сөйләшү бара. Без моны уңай хәл итәргә тырышабыз. Тавышка җибәрмичә генә. Мондый бәхәсле мәсьәләләрне хәл иткән вакытта, нинди генә мөрәҗәгать килүгә дә карамастан, беренче чиратта халык фикерен һәм плюсләрен-минусларын исәпкә алып хәл итәбез. Уртак уңай нәтиҗәгә килергә тырышабыз. Шуңа бу факторларны истә тотачакбыз. Илшат Илфатовичка йөкләнде, тулырак аннан сораша аласыз, – диде урынбасар.

Тик Илшат Илфат улына шалтыраткач, җавап алу йомгагының очы югалды. «Бу мәсьәләне куертырга кирәкме икән? Ярар, тулырак белешкәч, шалтыратырмын», – дигән иде, алдашты. Атна буе һәр көн шалтыратсак та җавап булмады. Җитәкче әле «иртәгә»гә калдырды, әле телефонын алмады. Аңлавымча, мәсьәлә әле дә хәл ителмәгән, җавап юк, шуңа күрә «качты» җитәкче бездән.

Авыл халкы өчен гомер-гомергә ачык торган ял итү урынының койма белән уратылып алынуы сәер, билгеле. Гомуми кулланылышта булган җирләрнең шәхси кулга күчүе, капкалары ачык торса да, керергә яраса да, күңелне тырмый торган әйбер булуы аңлашыла. Бу мәсьәләне Актаныш җитәкчелеге зирәк акыл белән, фермер һәм авыл халкын дошманлаштырмый гына хәл итәр, дип ышанабыз.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии