«Муллабызның кибетендә аракы сатыла»

Редакциябезгә Яшел Үзән районының Норлат авылында яшәүче Айрат Сафин мөрәҗәгать итте. «Безнең авыл мулласы кибетендә аракы сата. Дин кешесенә бу рөхсәт ителәме, безнең шуны беләсе килә», – диде ул.

«БЕРНИНДИ ЧАРА КҮРЕЛМИ»

Норлат – шактый зур авыл. Шулай да авыл халкы моңа кадәр тату яшәгән, республика күләменә чыккан низаглар бөтенләй булмаган. Әмма һәр нәрсәнең бер чиге булган кебек, кызганыч, мондагы тыныч тормышка да нокта куелган. Әле низагның да ниндие килеп чыккан бит – ике мәчет арасында бара торганы…

Норлат авылында ике мәхәллә, ике мәчет бар. Мәчетләрнең берсен – «Мөслимә» исемлесен әнисе хөрмәтенә багышлап, шушы авыл кешесе – Илгизәр Хәйруллин салдырган. Икенчесе – «Хәмзә» исемлесе электән булган, анда исә хәзерге вакытта Илшат Гайнетдинов мулла. Безгә шалтыраткан Айрат – «Мөслимә» мәчетенә йөри. Аның зары исә «Хәмзә» мәчете хәзрәтеннән.

– Илшат Гайнетдинов мулла гына түгел, эшмәкәр дә. Аның ике авылда ике кибете бар. Бу кибетләрдә аракы, тәмәке һәм дуңгыз итләре сатыла. Бу мәсьәләне район мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт тә белә. Тик шушы хәзрәткә бернинди йогынты ясый алмыйлар. Чөнки Илшат хәзрәт гел акланып килә: «Кибетне мин тотмыйм, аның белән хатыным шөгыльләнә», – ди. Ләкин мин заманында районның газ оешмасында эшләдем, без кибетләр буйлап кереп, газ өчен квитанцияләр таратып йөри идек. Кулыма квитанцияләрен тотканым бар: мулланың исем-фамилиясе тора иде ул квитанцияләрдә. Бәлки хәзер хатыны исеменә күчереп куйгандыр да, тик бу аның бизнесы. «Хатын тота кибетне, мин тотмыйм», – ди ул. Без аңа аңлатабыз – «Кибетләрнең табышы барыбер гаиләңә керә бит, өеңә хәрәм булып керә», – дибез. Ә ул: «Мин бу сорау буенча хәзрәтләрдән сораштым, нишлим, хатын белән аерылышыйммы, әллә яшәвемне дәвам итимме?» – ди. Янәсе, хәзрәтләр аңа аерылышу гөнаһ була, аерылышма дип әйткәннәр. Миңа калса мондый җавап гади кешегә генә бара. Ә имамга андый җавап бармый, ул бит авылга үрнәк бирүче кеше. Микрофонга бер әйбер сөйли, кеше яхшы булырга тиеш, дип өнди, ә үзе аракы сата. Авылдагы иң беренче төп проблема – аракы эчү. Аракы – шайтан суы, бөтен гөнаһларның анасы дип, юкка гына әйтмиләр бит инде. Аның кибете шуның белән яши, шуңа курка да ул аракы сатмаудан. Төп сату аракыдан килә бит теләсә кайсы кибеттә. Бу хәл белән авылдагы икенче мәхәллә – «Мөслимә» мәчетенә йөрүчеләр генә көрәшә. Ә ул мулла булып торган мәчеткә күбрәк өлкәннәр йөри, өлкәннәр аның бу эшмәкәрлегенә каршы түгел. Безнең аңа берничә тапкыр: «Туктат бу эшчәнлегеңне», – дип әйткән булды. Беренче елда кредиты бар иде, шуңа кызгандык аны. Икенче елда икенче кредиты бар иде, тагын кызгандык. Хәзер инде җиденче елы китте. Түзәр әмәл калмады. Шуңа күрә бу мәсьәләне хәл итәргә сезнең дә ярдәмегезне сорыйбыз, – диде Айрат.

Шалтыратучыбыз йөри торган мәчетне салдырган кеше – Илгизәр абый Хәйруллин белән сөйләштек. Аның да бу уңайдан үз әйтер сүзләре бар.

– Илшат Гайнетдинов 7 ел тирәсе элек килде «Хәмзә» мәчетенә. Беренче вакытта «Әле генә дингә керде бит, динне чынлап аңлый башлагач, элеккеге шөгыльләрен ташлар», – дип уйладык. Без аны аракы сатуын ташлар дип көткән вакытта исә, ул тагын бер кибет салып чыкты, анда да шул ук хәрәмне сата башлады. Ул яшь кеше һәм менеджмент белән оста шөгыльләнә. Без «ярамый», дип торуга да карамастан, күптән түгел Казаннан Рамил Юныс кебек мәшһүр хәзрәтләрне җыеп алып килеп, «Хәмзә» мәчетенең юбилеен үткәрде. Кайда бар ул мәчетнең юбилеен уздыру? Минем мәсәлән башыма сыймый – ничек инде дин һәм исламны яхшы белгән килеш, шулай эшләргә мөмкин соң? Динне аңлаучылар мулла кешегә хәмер тирәсендә кайнашырга ярамавы турында әйбәт белә. Әмма бездә халык диннән бик ерак. Авылда халыкның 5-10 проценты гына мәчеткә йөри. Без калганнарга нинди үрнәк күрсәтәбез соң? Әгәр бернинди үзгәреш тә булмаячак икән, халык «Ислам динендә муллага аракы сатарга ярый», – дип кабул итәчәк. Алкогольле эчемлекләргә лицензия кирәк бит. Элегрәк кибетенең күренеп тора торган җирендә Илшат Гайнетдинов исеменә бирелгән шундый лицензия тора иде. «Миңа ник бәйләнәсез, хатынныкы бит ул, мин сатмыйм аракыны», – ди ул. Ләкин бит бергә яшиләр, бергә балаларын үстерәләр. Бер гаилә булганда, аерым ашамыйлардыр инде, ризыклары да уртактыр.

Ике мәчет арасында хәзер ызгыш бара. «Мөслимә» мәчетендәгеләргә ризасызлык белдерәләр, – дип аңлата Илгизәр Хәйруллин.

10нчы декабрь көнне Норлат авылында дин мәсьәләләренә кагылышлы җыелыш булган. Анда районнан мөхтәсиб тә килгән. Бу җыелышта башка мәсьәләләр белән беррәттән, шушы аракы сатылу мәсьәләсе дә күтәрелгән. «Мөхтәсиб Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин тарафыннан бу юлы да бернинди чара күрелмәде», – ди әлеге уңайдан әңгәмәдәшләрем.

Изображение удалено.«КИБЕТ – АНЫҢ КЕРЕМ ЧЫГАНАГЫ»

Норлатта яшәүче башка кешеләр белән дә аралаштык. Римма ханым Хәйруллина бу тавыш зурга китте, дип саный.

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. үләргә ятканда аның янына Җәбраил фәрештә саубуллашырга төшкән. Пәйгамбәребез аннан: «Син тагын төшәчәксеңме җиргә?» – дип сораган. «Син булмагач, төшүдән мәгънә юк, ләкин кешеләрнең ун хәзинәсен алу өчен төшәргә туры киләчәк», – дигән Җәбраил фәрештә. «Иң беренче – вакыт бәрәкәтен алырмын», – дигән, Менә бит, хәзер көннәрнең узганын сизмибез дә, вакытның бәрәкәте юк. Барлык хәзинәләрне дә санап торсам – озынга китә, шуны гына искәртәм, Җәбраил фәрештә: «Мөселманнар арасындагы дуслыкны алачакмын», – дигән булган. Безнең авылдагы хәлләр шушы мөселманнар арасындагы дуслык бетүенә бер ишарәдер, күрәсең. Ике мәчет бер-берсе белән сугышмый талашмый гына яшәсен дип телибез. Ике мәчетнең муллалары да кадерле безгә. Аракы сата, дип гаепләнгән Илшат хәзрәт «Хәмзә» мәчете өчен күп көч куйды. Ул килгәндә бу мәчет хәрабә хәлендә иде, фундаментлары какшаган иде. Тәһарәтханә ясатты, идәннәрен җылытты, тәрәзәләрен куйдырды, мәчет өчен күп эшләр эшләде. Шуңа күрә безнең халык ул муллабызны ошата. Теге мәчеттәге әһелләрне исә шуңа яратабыз – бөтен зиратны чистарталар. Тик алар кеше үлгәч, кешене юуны, күмүне түләүле ясамакчылар иде. Халык баш күтәргәч кенә, ясый алмадылар. Илшат хәзрәткә тимәгез. Аракы сата дисез, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте чиксез, арыныр әле. Һәр әйбергә бәйләнә башласак, беркемнең дә мәчетне атлап керергә хакы юклыгы ачыкланачак. Сезгә зарланганнарның да, шул исәптән, – диде ул.

Роза ханым Яһудина да Илшат Гайнетдинов мәчетне торгызу өчен зур көч куйды, дип сөйли. Һәм бу халык үзе сорап китерткән мулла, ди ул.

– Илшат хәзрәткә мулла булганы өчен беркем хезмәт хакы түләми. Шул бушлай эшли торган эшкә куелган башы белән, үзенең бердән-бер кибетен ябарга тиешме? Ул мулла булып килгәнче үк, кибете эшли иде, анда гомер буе аракы сатылган. Мәчеттә аңа иртәгә үк әйтергә мөмкиннәр: «Бетте Илшат, син кирәкмисең, башка кеше куябыз монда», – дип. Аннан соң ул кибетен яңа баштан ачарга тиеш буламы? Бу кибетләре белән алар күпме кешене эш урыны белән тәэмин итәләр. Мәктәп дисеңме, балалар бакчасынамы – акча бирәләр. Бер генә бәйрәмгә дә иганәчелек күрсәтми калдырмыйлар. Әле Илшат шуңа өстәп, «Хәмзә» мәчетенең зурлап юбилеен уздырды. Аның шуны уздырырга киткән акчасын белсәгез! Шулай булгач, каныкмасыннар Илшатка! Мин аңламыйм, аның урынына әйтик кем бар икән соң куярга? Хатынының кибетендә аракы сатыла, дип, аны алып аткан очракта да, урынына куярга башка кеше юк бит әле ул. Җиде елдан бирле шушы кибет дип тукыйлар инде. Нишләтсен соң ул, шул кибеттән кергән акчага яшиләр, аның ризыгы шул. Әгәр Илшат хәзрәтне алалар икән, бөтен авыл халкы күтәреләчәк, белеп торыгыз! – диде ул.

«КИРӘК ИКӘН – БҮГЕН ҮК КИТӘМ»

Мәсьәлә хакында тулырак белешү өчен Илшат хәзрәт Гайнетдиновның үзенә дә шалтыраттык. «Әйе, дөрес, аракы сатыла, тик минем кибет түгел бит ул, хатынныкы», – диде ул.

Ләкин керемегез уртактыр бит?

– Ничек уртак була инде ул керем? Хатынныкы – аерым, минеке – аерым. Торуын бергә торабыз. Хатын дингә килмәгәнгә мин гаепле түгел бит инде, аера алмыйм бит мин аны хәзер. Ирегез дингә килмәсә сез ирегездән китеп барыр идегезме соң? Аллаһы Тәгалә бу кыенлыкны сынау өчен биргән, иншАллаһ насыйп итәр, аңа да намазга басарга. Монда дөресен әйткәндә ике мәчет арасында низаг бара. Низаг нәрсә буенча чыктымы? «Мөслимә» мәчетен салдыручы кеше – Илгизәр Хәйруллин бер көнне миңа әйтә: «Илшат, кайтып сөйләш әле мәхәлләңдәге халык белән, зиратны Фәрит дигән кешегә бирик», – ди. «Мөслимә» мәчете кешесе ул Фәрит. Болар шул рәвешле зиратны үзләренә алып, күмүне, дога укуны, юуны түләүле итмәкче булдылар. Ничек зиратны кешегә биреп була? Мин кайтып үз мәхәлләмдәге бабайларга әйттем дә, тавыш чыкты, халык каршы килеп, күтәрелде. Илгизәр Хәйруллин шуннан соң миңа ачуланды: «Синең аркада гына булды», – ди. Мин бирдертмәгән булып калдым зиратны. Минем өстән болай зарланып йөрүләренең сәбәбе – алар мине чыгарып атып, Норлаттагы ике мәчеткә дә үзләре хуҗа булып калырга тели. Алай иткән очракта, зиратны да үз кулларына ала алачаклар бит. Соңыннан аны түләүле итеп тә була. Казыган-күмгән өчен акча алырга телиләр. Динне бизнеска кертмәкче булалар. Аларга акча кирәк, шул гына. Әгәр мөфтияттән килеп, мине муллалыктан җибәрәләр икән – җибәрсеннәр, мин риза. Ләкин халык арасында сугыш чыгачагын да белеп торыгыз, – диде ул.

Яшел Үзән районы мөхтәсибе Габделхәмит хәзрәт Зиннәтуллин әлеге хәлне «ике башлы таяк», дип атады. Ул үзе дә килеп чыккан вәзгыятьне беркемгә дә зыян китерми генә ничек хәл итеп буласын белми икән.

– Күптән түгел Норлатта җыелыш булган иде. Анда илледән артык кеше катнашты. Кемдер сүз чыгарган – Илшат хәзрәтне урыныннан бушаталар икән, дип. Халык дәррәү күтәрелеп: «Без Илшат хәзрәтне эшеннән җибәрттермибез, без аннан канәгать», – диде. Шуңа күрә, моны кабартабыз икән, халык күтәреләчәк. Бу бик хәтәр мәсьәлә. Икенчедән, аракы сату хакында да сүз булды. Әйттеләр: «Монда хәзрәт гаепле түгел, хатыны сүз тыңламый икән, хатынын шелтәләргә кирәк, Илшат хәзрәткә тиясе түгел», – диләр. Илшат хәзрәт үзе дә әйтте – «Инде аңа ничә еллар әйтәм, ул минем сүземә колак салмый», – ди. Нишләтәсең – шундый хатындыр инде. Үзе дә әйтә Илшат: «Мин нишлим? Йә аерылышырга тиеш булам, йә имамлыкны бөтенләй ташлап китәм. Кайсысын эшлим?» – ди. Менә хәзер ни дип әйтим мин аңа? Уйнарга ярамый бу мәсьәләдә. Монда таяк ике башлы. Бер яктан хәрәмгә керешкән эш катгый тыелырга да тиеш… Нәрсә эшләргә дә аптыраган. Бераз сабыр итсәктер бәлки? Бәлки Аллаһы Тәгалә хатынына тәүфыйк бирер?.. Бу кискенлек барлыкка килгән икән, без моны хәл итәргә тырышырбыз, – диде ул.

Бу очракта журналист буларак шәхси фикеремне яза алмыйм. Норлаттагы хәлләр болай да кояш астында ятып корыган салам кибәне кебек. Аз гына очкын төшсә дә, кабынып, янып китәргә мөмкин. Бу мәсьәләне компетенцияле вәкилләр карарга һәм хәл итәргә тиеш. Шуңа күрә, язманы Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның фикерләре белән тәмамлыйсым килә. Әлеге уңайдан без аның белән дә сөйләштек.

Камил хәзрәт, дин кешесенең хәләл җефете хәмер сатса, бу дөрес әйбер буламы? Гөнаһы уртакмы? Дуңгыз ите эшләнмәләре, тәмәке-аракы – аларны сатудан кергән акча хәрәмме?

– Хәмер кебек хәрәм товарлар сату – ап-ачык гөнаһлы гамәл. Бу хакта безгә Аллаһы Тәгалә Үзе үк Коръәндә хәбәр итә. «Әл-Маидә» (Табын) сүрәсенең 90-91нче аятьләрендә болай әйтелә: «И, иман китерүчеләр! Хәмер, отышлы уен, (табыну өчен) тораташлар һәм фал уклары – шайтан гамәлләреннән булган шакшылык. Болардан ерак торыгыз, бәлки, сез (Аллаһның газабыннан котылып) уңышка ирешерсез. Шайтан хәмер (һәм исерткеч эчемлекләр) һәм отышлы уен белән арагызга дошманлык һәм нәфрәт салырга, сезне Аллаһны искә алудан һәм намаздан тайпылдырырга тели. Сез (болардан) ваз кичмисезме әллә?». Рәсүлебезнең сөннәтендә дә хәмер сату катгый тыела. «Сәхих әл Бохари» җыентыгының 2236нчы хәдисендә шундый сүзләр китерелә: «Хакыйкатьтә, Аллаһы һәм Аның Рәсүле хәмер, үләксә һәм дуңгыз итен сатуны тыйдылар». Ягъни әгәр дә мөселман кешесенең саткан товарларында хәрәм әсәре бар икән, мондый сәүдәдән кергән акча да хәрәм санала. Хәрәмне хәтта мөселман булмаган кешеләргә дә сату тыела! Шул ук вакытта әгәр дә хәзрәт кешенең хатыны хәмер сата икән, ул моңа каршы чыгарга һәм бу сәүдәне туктатырга бурычлы. Бу гамәл аларның уртак гөнаһы санала.

Бу очракта мәсьәләне ничек хәл итәргә мөмкин?

– Читтән торып, вазгыятьне белмичә һәм өйрәнмичә, бу мәсьәлә буенча ашыгып карарлар чыгару һәм кешене гаепләү дөрес булмас. Шуңа күрә Яшел Үзәндәге Норлат авылы имамы эшчәнлегенә гадел бәя бирү өчен, аның гыйлеме, әдәбе, гамәлләре һәм әхлагы имам булып хезмәт итүгә лаеклымы икәнлеген тикшерү һәм дини хезмәтен алга таба дәвам итү яки туктату мөмкинлеген карау өчен, мин бу мәсьәлә буенча хөкем чыгаруны Диния Нәзарәтенең квалификация комиссиясенә тапшырам һәм бу хәлгә намус һәм гаделлек белән карарлар, дип ышанам.

Шәхсән үземнең фикеремә килгәндә, хәзрәт кеше намусын шик астына куярга сәбәп булырлык элемтәләргә ия булмаска һәм гаеп итәрлек гамәлләр кылмаска тиеш. Имам булып хезмәт итүче кешенең хатыны кибетләрендә хәмер сатса, бу бернинди калыпка сыймый, дип саныйм. Бер кулы белән көпә-көндез ачыктан-ачык гөнаһ кылып, икенче кулы белән халыкка мәчет ишекләрен ачкан хәзрәтләр динебезгә файдадан бигрәк зыян китерә. Ни кызганыч, мондый имамнар үзләренең тискәре гамәлләре белән Аллаһы Тәгалә һәм динебез юлында тырышып, көне-төне тир түгеп эшләгән, халыкны ихластан иманга чакырган намуслы хәзрәтләрнең эшчәнлегенә кара тап төшерә. Шөкер, Татарстан имамнары арасында авыл кибетләрендә хәмер сатмауны таләп итүчеләр һәм моңа ирешүчеләр дә байтак.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии