Сирәк хәл: Апаста авыллар саны арткан!

Сирәк хәл: Апаста авыллар саны арткан!

«Безнең гәҗит» авыл проблемасы белән яши, аның киләчәге өчен борчыла, авылга җан өрүчеләр барлыгына сөенә. Бүгенге язмабыз да шул сериядән. Бу юлы Апас районы мисалына тукталырга булдык. Әлеге район – чиста авыл хуҗалыгы төбәге, анда аграр сәнәгатьтән кала, җитештерүнең башка юнәлешләрендәге бернинди завод-фабрикалар юк. Димәк, халкы да җирдә эшләп көн күрә, дигән сүз. Апас районы быел 90 еллык юбилеен да билгеләп үтте. Шул вакыт эчендә авыллары нинди үзгәрешләргә дучар булган соң? Район халкы эшле-ашлымы? Һәм, әлбәттә инде, киләчәккә нинди планнар белән яшиләр? Шул сорауларга ачыклык кертеп карыйк.

АПАС ХАЛКЫНЫҢ 60 ПРОЦЕНТЫ – ПЕНСИЯ ЯШЕНДӘ!

Апас районы оешкан вакытта – 1930нчы елда, аңа 70 авыл кергән булган икән. Ә хәзер авыллар саны 73. Бөтен ил күләмендә авыллар кими барганда, ничек биредә арткан, дип гаҗәпләнергә мөмкин. Тик, бу саннар райондагы авыллар сакланышы динамикасын турыдан-туры чагылдыра торган күрсәткеч түгел. Чөнки, бер гасыр чамасы вакыт эчендә районның чикләре берничә тапкыр үзгәргән. Кайбыч районы белән берләшкән вакыты да булды бит. Чикләр үзгәреп тору сәбәпле, авылларның да кайсы Апаска кергән, кайсылары киресенчә, башка районга күчкән.

– Кызыл Сукачы (Красный Пахарь), Васильевка, Урыс Ындырчасы авыллары бөтенләй юкка чыккан, – ди Апас районы музее директоры Рәмис Ногманов. – Шул ук вакытта, Свияжеский, Каратун, Лесничество дигән яңа авыллар барлыкка килгән. Нәтиҗәдә, авыллар саны бер тирәдә торса да, халык исәбе нык кимегән шул. 1930нчы елда районда 49 мең 414 кеше яшәгән булган. Ә быелгы күрсәткечләргә килсәк: 19 мең 512 кеше генә…

– Кызганычка каршы, демография күрсәткечләре бездә әлегә начар шул, – дип, Апас муниципаль районы башлыгы Равил Хисаметдинов та килешүен белдерә. – Аның буенча еш кына тәнкыйтькә эләгәбез. Бүгенге көндә райондагы барлык халыкның 60 проценты – пенсия яшендәгеләр бит!

Әлбәттә, район халкының картая баруы – бик җитди мәсьәлә. Аны өстән кушып кына хәл итеп тә булмый бит әле… Хәер, проблеманы тулысынча хәл итеп булмаса да, дәүләт җитәкчелеге, хакимият ярдәме белән уңайрак шартлар тудырып, яшьләрне район җирлегендә яшәргә җәлеп итәргә мөмкин. Шунда балалары да туар иде.

Апас районы җитәкчелеге хәзер бу мәсьәлә буенча ныклап эшләргә керешкән дә. Кеше авыл җирендә калсын өчен акчалы эш урыны, яшәргә торак һәм социаль шартлар кирәк. Апаста социаль шартлар ягыннан тел-теш тидерә торган түгел анысы. Быел гына өч авылда клублар капиталь төзекләндерелгән, ике авылда яңалары ачылган. Ә быел яңартылган район үзәгендәге мәдәният йорты Казан шәһәренең кинотеатрларыннан бер дә ким түгел. Хәтта, махсус күзлек киеп, 3Д форматтагы фильмнарны да карап була.

– Халыкны торак белән тәэмин итүгә зур игътибар бирәбез, – ди район башлыгы Равил Хисаметдинов. – «Арендалы торак» программасы буенча быел авылларда белгечләр өчен 7 йорт төзедек. Тагын район үзәгендә шул программа белән 24 фатирлы күпкатлы йорт төзелде. Киләсе елларда максат – күбрәк тә төзү. Ул фатирлар буш тормаячак. Чөнки, быел гына да 26 егет-кызны максатчан юлламалар белән КФУның төрле факультетларына укырга керттек. Нәкъ безнең районга кирәкле белгечлекләр буенча. Диплом алгач, районга кайтып эшләргә тиеш алар. Аграр университет белән дә тыгыз бәйләнештә эшлибез.

Ә эш урыннары мәсьәләсенә килгәндә, шулай ук, Апаста зур үзгәрешләр бара икән. Бер инвестор килү нәтиҗәсендә генә дә, тиздән 250 кешегә яңа эш урыннары булдырылачак. Чөнки, дистә елдан артык эшләмичә торган Апас сөт комбинатын Удмурт республикасының «УВА-Молоко» компаниясе сатып алып, яңартып кора. Инде 1,5 миллиард сумлык инвестиция ясаган. Февраль аенда комбинат эшли башлар дип көтелә. Соңрак әлеге инвестор заманча терлекчелек комплексы да төзергә җыена икән. Тагын яңа эш урыннары, дигән сүз. Әлегә, сыер асрарга теләүчеләргә процентсыз ссудалар бирергә ниятлиләр. Димәк, якын киләчәктә Апас районында яңа эш урыннары гына түгел, мул сөт тә булачак. Ул очракта яшьләр да авылларда күбрәк кала башларга мөмкин.

ӘҖЕМ АВЫЛЫН ТОРГЫЗУЧЫЛАР…

Әҗем авылында хәзер 60 йорт исәпләнә. Аларның да 45ендә генә даими яшиләр икән. Яшьләр авылда бөтенләй калмый диярлек. Соңгы дистә ел эчендә авыл фермасында терлек тә калмаган. Ферма тораклары бушау белән бергә, халыкка эш тә бетә, дигән сүз. Аңлашылганча, болар барысы да авылда яшәүчеләрнең саны кимүгә китерә.

– Заманасы шундый бит инде хәзер, авыллар бетүгә бара, – диләр көрсенеп, абыйлы-энеле фермерлар Фаил белән Фазыл Вилдановлар. Замананың шундый тәртибе белән килешергә теләмичә, фермер егетләр үз авылларын саклап калырга омтылалар. Элеккеге сыман, Ленин исемендәге колхоз булып яшәгәндәге кебек, гөрләтергә тели алар авылны.

– Без икебез дә терлекчеләр – зоотехниклар, гомер буе шушы фермада эшләдек, – дип сөйли өлкән фермер Фаил Вилданов. – Торакларның һәммәсе терлекләр белән тулып тора иде. Бу фермада заманында 43 кеше эшләде. Хәзер бер кеше, бер терлек калмады.

Бушап калган тораклар җимерелеп бетмәсен өчен, абыйлы-энеле фермерлар Фаил белән Фазыл аларны, район җитәкчелеге рөхсәте белән, үзләренә алып, ремонтларга, яңартырга керешкәннәр. Ике торакка капиталь ремонт ясалган инде. Хәзер аларга 100 баш буаз таналар алып кайтырга җыеналар.

– Район башлыгы банктан кредитлар алырга булышты, икебезгә 10 миллион сум алып, Киров өлкәсеннән нәселле таналар алып кайтабыз, – ди, Фазыл Вилданов. – Ходай насыйп итсә, берничә айдан алар бозаулап, йөз баш сыерыбыз булачак. Савымчыларны, терлекчеләрне эшкә белешеп куйдык инде. Безнең фермер хуҗалыкларында әлегә 8 кеше эшли. Ә сыерлар да булгач, эшчеләр саны егермедән артыр дип уйлыйбыз. Фермабыз да буш тормас, халыкка да эш булыр!

Шулай итеп, булдыклы бертуган фермерлар үз колхозларын төзергә ниятли, максатлары – туган авылларын җанландырып җибәрү. Ә эшнең рәтен белә алар. Үз гаилә фермаларын инде 2011нче елда ук ачкан булганнар. Һәрберсе грант отып, үгезләр симертү белән шөгыльләнгән. Иллешәр баш мөгезле эре терлек сыйдырышлы ике торак төзегәннәр, тракторын һәм башка кирәкле техникаларын алганнар. Ягъни, гаилә фермасы буларак, эшләре яхшы барган. Тик, авыл фермасы бушап калгач, күңелләрендә борчу туа. Аны таркатмас өчен, берләшеп, киңәергә булалар. Өстәвенә, икесенең дә үсеп буйга җиткән уллары – булышчылары һәм эш дәвамчылары бар. Алар да Казанда югары белем алып, бераз шәһәр тормышын татып карагач, авылга кайтырга карар кылалар.

– Без Инзил белән бертуганнар кебек, бакчадан бергә үстек. Гел әтиләр янында, аларның эшләрен күреп, үзебез дә шунда аяк астында буталып йөрдек. Күрәмсең, хәзер авылыбызга кайтып төпләнү теләге дә шул тәрбиядән киләдер, – ди өлкән фермер Фаилнең улы Данил.

Әтиләре кебек, Данил белән Инзил да һәрберсенә крестьян-фермер хуҗалыгы ачканнар. Быел агростартап программасында катнашып, бишәр миллион сум күләмендә грантлар да отканнар. Ул акчаларга ике МТЗ-1221 маркалы трактор алып җибәргәннәр. 80шәр баш үгез симертү өчен яңа тораклар төзиләр.

Абыйлы-энеле, әтиле-уллы әлеге дүрт фермер хуҗалыгында хәзер, җыйнап әйткәндә, 220 баш мөгезле эре терлек асрала. Тагын 100 баш тана кайтачак. Алардан тыш, 20 баш атлары, 50 оя умарталары бар. Шул рәвешле дәвам итсәләр, бик тиздән элеккеге бер колхоз кадәрле булачак хуҗалыклары.

– Туганнар, дуслар белән уртак бизнес башларга ярамый, диләр. Янәсе, үзара талашып бетәргә мөмкин? – дип сорыйм Вилдановлардан.

– Бер-береңә юл куя белсәң, талашмыйсың, – ди Фазыл, абыйсына таба ишарәләп. – Ул зуррак, мин энекәше. Миңа юл куярга кала инде. Ә малайлар бездән күреп өйрәнәләр, шулай ук дәвам итәрләр.

Дөрестән дә, әлеге нык нәселнең үзара аңлашып, берләшеп эшли белүе игътибарга лаек. Ә туган авыллары Әҗемгә яңа сулыш өреп, хуҗалыкны торгызырга алынуларына, уңышлар теләргә генә кала.

МӨМКИН БУЛГАНЧА ЯРДӘМ КҮРСӘТЕЛӘ, ТИК…

Вилдановлар нәселе сыман эшлекле кешеләр күбрәк булган саен, авылларның киләчәге дә өметлерәк булыр иде, әлбәттә. Гомумән, бүген авыл җирлегендә үз шөгылен, кәсебен табып яшәүче һәр кеше авылының сакланышына лаеклы өлешен кертә дияргә мөмкин. Андый булдыклыларга Апаста да кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр икән. Мисал өчен, фермер мөгезле эре терлек сатып алган очракта, һәр баш мал өчен район бюджетыннан унар мең сум акча өстәп түлиләр. Әгәр малны шәхси хуҗалыкка алсалар, һәр баш нәселле терлек өчен өстәмә түләү егермешәр, гади терлек өчен унар мең сум тәшкил итә. Инде шәхси хуҗалыкта савым сыер саны 7 башка җитсә, бушлай саву аппараты бирелә.

– Бюджетның мөмкинлегенә карап, төрлечә ярдәм итәргә тырышабыз, – ди район башлыгы Равил Хисаметдинов. – Шулай да, яшьләрне авылда калдыру өчен, иң элек, торак мәсьәләсен хәл итү мөһим. Бу нисбәттән, «Авыл ипотекасы» дигән яхшы программа булдырылды дип, куанган идек. Тик аның шартлары авыл кешесе өчен бик үк кулай булып чыкмады. Нигә дигәндә, ул аз процентлы ипотеканы алу шарты буенча, йортны махсус лицензияле оешмалар гына төзергә хокуклы. Бу исә, төзелешнең кыйммәтләнүенә китерә. Димәк, авыл ипотекасының проценты азрак булса да, файдасы калмый. Авыл кешесе йортны үз җае белән төзергә күнеккән бит ул.

Авыл халкын тораклы итүдә быелдан тагын бер проблема туган. Равил Хисаметдинов аңлатуынча, «Авыл җирендә йортлар төзелеше» программасыннан шәһәр тибындагы бистәләрне төшереп калдырганнар. Районның үзәге булган Апас бистәсе нәкъ шундыйга керә. Әлеге программа нигезендә йортлы булырга өметләнүчеләр – бер Апастан гына да йөзләп гаилә чиратта торган. Хәзер аларның өметләре челпәрәмә килгән.

– Саный китсәк, республика буенча да, һәр районда шул программадан төшеп калдырылган йөзәрләгән гаилә җыела, – ди әңгәмәдәшем. – Ничектер аларга да ярдәм итәсе иде бит!

Аңлашылганча, бу мәсьәләләр федераль дәрәҗәдә чишелешне сорый торганнар. Авылларда яшәүчеләр турында кайгыртып, җирлекләрнең үсешен тәэмин итәргә тырышучы хакимиятләр, берләшеп, федераль үзәккә мөрәҗәгать итсәләр, бәлки, ул проблемалар да уңай хәл ителер. Апаста аңа бик өметләнәләр.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Апас – Казан

Комментарии