- 05.12.2020
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2020, №48 (2 декабрь)
- Рубрика: Журналист өйрәнә
Заманында без «Болгар радиосы»ның элеккеге дикторы Миләүшә Насыйбуллинаның акча белән бәйле махинацияләре турында язган идек. Ул кешеләрдән бурычка акчалар җыеп та, шуларны түләмичә йөртте, шуның аркасында төрмәгә керде.
Менә бу язмада да шушы хәлләргә бик охшаш бер ситуация турында язабыз. Бурычка батучыларның хәтта фамилияләре дә охшаш. Саба районыннан Марат Насыйбуллин да берничә фермерны шулай йомшак җәеп, катыга утырткан.
«МИН – БИЗНЕСМЕН, ДИДЕ»
Безгә Әтнә районының Әтнә авылыннан Илсур абый Габдрахманов мөрәҗәгать итте. Ул егерме ел буе хуҗалыгында атлар асрый. Авыр йөк тарта торганнарыннан алып, чабышкыларга кадәр бар.
– Атларны бәләкәйдән үк яраттым. Сабантуйларда да катнаша идем. Бер-ике ат алудан башлап җибәргән идем, хәзерге көндә аларның баш саны иллегә якын, – дип сөйли ул.
Илдус абый чабышкы атларны җылы яклардан колын гына булган чагында ук кайтара. Аларны үстереп, соңыннан илнең төньяк өлкәләренә, Себергә сатып җибәрә.
– Себергә генә түгел минем чабышкылар Казахстанга да, Кыргызстанга да китте. Тик коронавирус чыкканга күрә, быел бер дә сата алмадым. Сабантуйлар да, ярышлар да уздырылмады бит. Аннан соң, күп кешенең финанс ягы да авыррак. Шуңа күрә, йөк атларымны иткә озатып, яки болай сатып җибәреп, көн күрәм, – дип аңлата фермер.
Менә шундый табыш алу авырлашкан вакытта, башына тагын бер тимер тарак: әлеге дә баягы Насыйбуллин белән судлаша Илдус әфәнде. Аңа Марат Насыйбуллин йөз мең сумнан артык акча тиеш икән.
– Марат дигән бу бәндә белән мин дүрт ел элек таныштым. Безнең күрше авылда яшәүче бер ир шушы Насыйбуллин белән бергә институтта укыган булган, ул алып килеп таныштырды. Бик матур, биек джиплар белән килеп төште бу миңа, «Мин бизнесмен булам. Тегендә 200 эшчем бар, монда 100 хезмәткәрем, шуның кадәр техникам. Мин глава кешесе. Мине Президент та белә», – ди. Бик шатланып йөрдем инде зур кеше белән таныштым мин, дип. Миңа килгән саен: «Нинди ярдәм кирәк сиңа? Әйдә теләсәң, җир алырга булышам», – дия иде. Минем бит үземнең бер гектар җирем дә юк, атларны да көтүгә җирлек башлыгы белән килештереп җирлек болыннарына гына чыгарам. «Менә Теләчедә колхозлар сатып алам тиздән. Соңыннан ашлыклар белән проблемаң булмый синең Илсур абый», – дип бик каты ышанычымны яулады. Мин алданырмын, дип уйламадым да. Кем белә инде, зур джипларда килә, матур сөйләшә, тавышы да матур. Бер килүендә «Миңа да ат кирәк, атлар белән шөгыльләнә башларга иде», – диде. Аңа киңәшләремне бирдем. Русиядә кайда нинди атлар бар, шуны беләм, кешеләрнең контактларын беләм. Аларын бирдем. «Атларыңны сатасыңмы?» – дип сорады. «Сатам», – дим. Без аның белән очрашкан саен шушы атлар турында сөйләшә башладык. Шулай бер көнне әйтә бу миңа: «Сиңа солы кирәкмиме, миндә солы күп», – ди. Ә минем басуларым юк, солы кирәк. «Әйдә, мин сиңа ике атымны сатам. Син һәрберсенә 15әр тонна солы бирерсең», – дидем. Машина килде, ике атны төядек. Шуннан соң бу әйтә: «Әйдә, килгән-килгән тагын берне бир инде», – ди. «Ярар, өченчесе ташлама белән булсын, 13 тонна солы гына бирерсең монысына», – дидем. Шулай итеп, 43 тонна солыга сөйләштек без моның белән. Бер килограммын 7 сумга диеп чутлап чыгардык, 300 мең сум акча дигән сүз бу. Узган елның 3нче февралендә атларны алып китте, килешү төзедек. Ел ахырына кадәр солыны биреп бетерәчәк, дип. Ул миңа ике елга җитәргә тиеш иде. Тик сорый башлагач, солыны китерүче булмады. Әле шоферы авырый, әле Камазы юк, әле теге, әле бу – сәбәп таба башлады. Февраль үтте, март үтте, бер бөртек солы да бирмәде, – дип аңлата Илдус абый Габдрахманов.
«ТҮЛӘМӘГӘЧ, СУДКА БИРДЕМ»
Апрель аенда Марат Насыйбуллин аңа солыны Алексеевскидагы бер хуҗалыктан барып алырга кушкан. Янәсе, ул хуҗалыкның Насыйбуллинга 6 миллион сум бурычы бар икән. «Алар миңа күпме кирәк, шул кадәр бирә солыны», – дигән.
– Мин монда бардым да, калдык-постык төяп кайтардылар. Амбарда җыештырып, чүпләрне өеп куялар бит? Әнә шул чүп булып чыкты ул. Анда солы гына түгел, туфрагы да, череге дә, арпасы да, бодае да, борчагы да – барысы да бар иде. Атларым моны ашамады. Ун көн тик торды солы. Маратка шалтыраттым. «Китерәм дә ыргытам, череп кенә бетәчәк солың, атлар ашамый, чүп төяп җибәрделәр», – дим. «Ой-ой, Илсур абый, алайса бу сиңа бүләк булыр, китереп йөрмә инде», – диде. Шуннан соң «Солыны үзең ал», – дип, 110 мең сум акча күчерде. Моның 190 мең сум бурычы калды, – дип сөйли фермер.
Аннан тагын эшләр кабат көн саен акча сорауга кайтып калган. «иртәгә була», «берсекөнгә килә», «бүген картаңа күчерәм», дип, гел алдашып килгән Насыйбуллин. Моны раслый торган смслары әле дә бар. Ахырдан, «Без килешүдә солыны ел ахырына кадәр биреп бетерергә тиешмен дип сөйләштек, мине борчыма», – дип котылган Насыйбуллин.
Санаулы көннәр тиз уза. 2019нчы елның декабре дә җиткән. Ни акча, ни солы – берсе дә бирелмәгән Илдус абыйга.
– Декабрь ахырында 10 мең сум гына күчерде дә, бетте шуның белән. Яңа ел үтеп китте. Шуннан соң журналистлар белән куркыткач, берничә мәртәбә тагын 10-15 мең сум акча күчерде. Соңгы тапкыр быел март аенда түләде. Һәм аның миңа 105 мең сум акча бирәчәге калды. Шушы вакыттан бирле бер тиен биргәне дә юк. Мин бу уңайдан Саба районы башлыгы Рәис Миңнеханов янына кердем. Ул аның телефонын җыйды да: «Марат, синең бит әҗәтең бар икән Әтнә районына», – ди. «Әйе, Рәис Нургалиевич, әз генә вакыт бирегез инде миңа, түләп бетерәм мин», – диде. «Әйдә, 10нчы апрельгә түләп бетер», – диде. «Ярар, ярар», – дигән иде, түләмәде. Мин дә гел главаны борчып йөри алмыйм бит инде, шуңа күрә судка бирергә булдым Насыйбуллинны, – дип сөйли әңгәмәдәшем.
Судка май аенда ук биргән булса да, коронавирус аркасында бу эшләр сузылып, суд әле узган атнада гына төгәлләнгән. Район мәхкәмәсе Насыйбуллин бурычын түләргә тиеш дип, карар чыгарган.
– Судка Маратны яклаучы булып вәкиле – Алмаз Насыйбуллин да килгән иде. Болар икәүләп: «Менә, без сиңа адвокат чыгымнарыңны да капласак, 120 мең сум акча тиеш. Әйдә мировой килешүгә барыйк, 60 меңне түлибез, суд эшен ябабыз», – дигәннәр. Марат банкрот булып игълан ителгән икән. Шуңа күрә, аннан бер тиен акча да ала алмыйсыз, суд карары белән, дигәннәр. Мин әйттем: «Ул ярты бәя нигә кирәк, тиешлесен бирсен», – минәйтәм. Тик бирерме, монысын белмим, – ди Илдус абый.
Марат Насыйбуллин тарафыннан алданган фермерлар тагын бар әле, дип аңлата әңгәмәдәшем. Мисал буларак Теләчедәге Сәгыйть Гыйниятуллинны һәм Балык Бистәсенең Котлы Бөкәшендәге Раиф Хәмидуллиннарны атады.
– Сәгыйтьтән дә 500 мең сумлык атлар алып китеп, бик озак бирмичә йөрде. Көчкә алып бетергән иде ул акчаларын. Ә Раифны ике тапкыр шулай интектерде ул. Берсендә – салам алып, икенчесендә – сарыкларын алып китеп, – дип аңлатты.
«БАШТА ҮЗ ӘҖӘТЛӘРЕН ТҮЛӘСЕН»
Марат Насыйбуллинның үзенә шалтыраттык. Аның башта бер дә сөйләшәсе килмәгән иде, соңыннан гәҗиттә бу хакта язма чыгасын белеп, теле чишелде, тагын.
– Язсагыз, языгыз, рөхсәт итәм. Илдус Габдрахманов миңа башта үз әҗәтләрен түләсен әле. Бер машина солы алды, биясен минем айгыр белән каплатты, агач чүбе (опилка) алып китте миннән – бөтенесе кырык мең сумнан артык түләмәгән акчасы бар.
Үз бурычларын танымый, ә миннән зарланып йөри. Саба район башлыгына да керде инде зарланып, – диде ул.
– Нинди солы акчасы сорыйсыз, теге Алексеевск амбарындагы калдык-постыклардан җыелган ат ашамый торган солыны әйтәсезме?
– Калдык-постык булырга, беренчедән ул бу солыны үзе барып төяп алы кайтты. Чүп кенә булса, төямәс иде. Үзе барып алып кайтты бит, күргән булгандыр.
– Ни өчен бурычыгызны вакытында түләмәдегез?
– Без аның белән бервакытта да «сразы» түләү турында сөйләшмәдек. Бер ел буе бирәчәкмен, дип сөйләштек, ә ул ун көн узуга акчасын сорый башлады. Бөтенләй акча турында сөйләшмәгән идек, солы турында сөйләштек. Судка биргән булды мине. Суд миннән берничек тә моны түләтә алмый, чөнки бүгенге көндә мин банкрот. Ике ел инде банкрот мин. Мин аңа гади генә тәкъдим ясадым – үз әҗәтеңне таны, калган өлешен биреп бетерәм, дидем. Ул риза булмады. Безнең хөрмәтле «Татфондбанк» аркасында банкрот калган кеше мин. Шушы банк та бетте, минем оешмам да таркалды. Мин сезгә хәлләрне ничек бар, шулай аңлатам. Суд миңа түләтергә дип карар чыгарса да, мин аны түли алмыйм, чөнки мин банкрот, – дип, бик югары ноталарда, тавыш күтәреп сөйләште Насыйбуллин.
Әйе, банкроттан бурыч алу авыр әйбер. Тик бөтенләй үк мөмкин булмаган хәл түгел. Илдус абый арбитраж судка «кредиторларның таләпләре реестрына теркәләсе килүе хакында» гариза язып кертәчәк икән, акчаны ала алачак. Дөрес, Насыйбуллинның шәхсән үзеннән түгел, ә банкротлык эше дәвам итү дәверендә оешмадагы әйберләрне сатып кергән акчадан. Насыйбуллин исә, үзен банкрот дип атап, рәхәтләнеп күкрәк киереп сөйләшә ала. Һәм ул моны бик әйбәт белә, дип аңладым.
Балык Бистәсе районы фермеры Раиф абый Хәмидуллин белән дә сөйләштек без. Ул Насыйбуллин капканына ничек килеп эләгүен болай дип аңлатты:
– Без танышкан чакта сарыклар тота идем. Аларны бетерәсе булгач, шушы Марат «Үзем сатып алыйм», – диде. «Йә акча, йә солы бирермен», – диде. 60 мең сумны көчкә-көчкә, кисәкләп-кисәкләп алып бетердем. Талаша торгач, бирде. «Ярар, Раиф абый, тормыш булгач төрле хәлләр була бит инде, ачуланышып калмыйк», – диде. Риза булдым. Бик оста кеше ул Марат. Бер алдыңа, бер артыңа төшә. Берничә елдан соң салам әзерләгән идем. Артык калганын язга чыккач сатам. Шушы сүз Маратка барып җитте. Килде, күрде бу саламны. «Яхшы икән саламың», – ди. 54 мең сумлык салам алып китте. «Минем хәзерге вакытта акча юк, мин сезгә моның акчасын йә ат саткан вакытта бирермен, йә ат бирермен», – диде. Шуннан сорый башладым әкренләп, кайчан була акча, дип. Телефонын да алмый башлады. Аның гадәте шундыйрак. Бервакыт үзендә эшли торган Үмәр дигән үзбәк егете шалтырата: «Абый, ат сатабыз, алмыйсызмы, Марат үзе бу хакта белә», – ди. 120 мең сумлык ат, диде. Атны төядек тә, аның миңа бурычы бар иде дип, шул бурычын чигереп, калган акчаны гына биреп, кайтып киттек. Марат шалтырата: «Син ат урлап кайтып барасың, борыл», – ди. Минәйтәм: «Мин депутат башым белән ат урлап йөрмим, Марат. Үзең шалтыратып чакырдың, үзең төяп җибәрдең». Минәйтәм без хокукый дәүләттә яшибез. «Бөтен нәрсәне суд аша хәл итеп була. Яки кил дә, 120 мең сум бир дә, атны алып кит, миңа ат кирәк түгел», – дим. «Мин аны полициягә барам да, 200 мең сумлык иде дип әйтәм», – ди. «Үзбәк малаеның 120 мең сум дип язган смсы саклана миндә, бар полициягә», – дидем. Балык Бистәсенең дә, Сабаның да полициясе эш ачмады. Полициядә дә Маратның бурычы бөтен җирдә барлыгын беләләр. Хәзер прокуратурага бирде, прокуратура да җинаять тапмады минем тарафтан. Холкы буенча Марат йомшак җәеп катыга утырта торган кеше. Әле мондый алданганнар бик күп. Мин аларны алай-болай була калса дип, белешеп куйган идем. Сабага барсагыз да, Маратның кем икәнен сөйләп күрсәтерләр. Күп алдаша, бурычын түләми. Илдус һаман акчасын алып бетерә алмаган икән әле. Ә Насыйбуллинның: «Илдус миңа үзе акча тиеш ул», – дигән сүзенә ышанмагыз. Ул гел кешене шулай гаепле итеп калдыра. Мине дә: «Биясен каплаткан идем акча бирмәде», – дип әйтте ул. Үзе биргәч алмаган иде. Кешеләрне ышандыра белә ул. Танышкан бер кешесенә: «Саба главасының якын, ышанычлы кешесе мин», – дип сөйли. Саба главасы үз янында теләсә кемне ышанычлы кеше итеп йөртмәс, дип уйлыйсың. Марат Насыйбуллин Рәис Нургали улы Миңнехановка гына түгел, бөтен Саба районына кара тап төшерә болай итеп йөреп, – ди ул.
Бу вакыйганың ахыры яхшы булып бетәр, дип өметләнәм. Тик ул өмет шырпы очындагы күкерттән дә бәләкәйрәк. Бу язма кемгәдер гыйбрәт булыр. Уяу булыгыз, һәр ялтыраган әйбер алтын булмаган кебек, һәр бурыч биргән кешең дә Рәис Нургалиевичның ышанычлы кешесе булып чыкмаска мөмкин. Мәшһүребез Һади Такташ та бит юкка гына:
«Һәр заманның үзенең чире була,
Һәрбер чирнең була докторы.
Һәр дәвернең була үзенә күрә
Сволочы (каһәр суккыры!)», – дигән матур шигырен язып калдырмагандыр…
Айгөл ЗАКИРОВА
«Атымны алды, акчасын түләмәде»,
Комментарии