Теләчедә «Август», тик әлегә җылысын тоймыйлар…

Теләчедә «Август», тик әлегә җылысын тоймыйлар…

«Август» җәмгыяте инвестор булып килгәч, хуҗалыктагы техникаларны җыеп алып киттеләр. Инде хәзер фермадагы малларны да ташый башладылар. Без бөтенләй эшсез калабыз. Ферма бетсә, авыл да бетәчәк. Зинһар, ярдәм итегез!..»

Шалтыратучылар Теләче районының Савыш авылыннан иде. Әлбәттә, мондый мөрәҗәгатькә битараф калу мөмкин түгел. Савыш авылындагы хәлләр белән якыннан танышырга дип, икенче көнне үк шунда юнәлдем.

ХУҖА АЛЫШЫНГАН САЕН, ХУҖАЛЫК ТАЛАНА

Савыш авылы шактыйдан мөстәкыйль хуҗалык түгел инде. Ул алдан Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгының бер бүлеге булган. Сүз уңаеннан, ул вакытларны иң гөрләгән чаклар дип, хәзер дә сагынып искә алалар савышлылар. Соңыннан, 2005нче елда, республика күләмендә үрнәк булырлык итеп эшләп торган җиреннән, Ленин исемендәге тәҗрибә-җитештерү хуҗалыгын мәҗбүриләп «Вамин» җәмгыятенә кертәләр. Әлбәттә, Савыш бүлеге дә «Вамин» тарафыннан бергә йотыла. Әлеге империягә ирексезләп кертелгән тагын дистәгә якын авыл өчен шул вакыттан катлаулы чор башлана.

– Үзәк, Савыш, Иске Җөри, Баландыш, Олы Мишә, Кибәхуҗа, Айдәр авыллары шунда кереп батты, – ди, шалтыратып хәбәр бирүчеләрнең берсе. Билгеле сәбәпләр аркасында, ул исем-фамилиясен язмауны үтенде. – Шул гомердән бирле хуҗалыкларны гел талау гына бара. «Вамин» таралгач, «Теләче-Агро» җәмгыяте дә булдык. Берничә бүлекне, аерым хуҗалыклар итеп, яңа хуҗалар алды. Ә бездә рәтле тәртип булмады инде. Инвестор алышынган һәр очракта хуҗалыклар таланды гына. Менә хәзер тагын яңа хуҗа: инвестор булып «Август» ширкәте килде. Күчеш чорыннан файдаланып, янәдән кемнәрдер тарафыннан урлау-талау башланды.

Әңгәмәдәшем сөйләвенчә, моңарчы хуҗалыкта эшләгән тракторларны, машиналарны алып китеп бетергәннәр. Үзәк авылындагы заправканың зур цистерналары, янгын сүндерүгә көйләнгән иске бензовозына хәтле юкка чыккан.

– Бер атна элек кенә ферма янында кран тора иде, – дип, сүзен дәвам итә авыл язмышына битараф булмаган җан. – Ни эшли икән ул анда дип, аптырадым. Баксаң, ферманың түбәсен сүтеп, сөт суыткыч җайланманы кран белән күтәртеп алганнар да, каядыр алып киткәннәр. Безнең районда металл кабул итә торган өч база эшли. Бу күчеш чорында шул базаларның һәммәсе металл белән шыплап тулып торды.

Савыш авылында да охшаш фикерләр ишеттем мин. Совет заманыннан бирле эшләп килгән техникаларны, агрегатларны, кайсын шунда ук кисеп төяп, металлга озаттылар, дип сөйләделәр. Хуҗалык исеме соңгы унбиш ел эчендә алдан «Вамин-Теләче», аннан «Теләче-Агро» һәм хәзер «Август-Теләче» дип үзгәртелгән, һәр үзгәреш вакытында хуҗалыкның талануын күреп торган халыкның инде чираттагы инвесторга да шикләнеп каравы, аңлашыла, әлбәттә.

ЭШСЕЗ КАЛГАН ХАЛЫК БИРЖАГА БАСАРГА МӘҖБҮР

– Безгә бер юньле хуҗа гына кирәк иде, «Август» кирәкми безгә, – ди, 42 ел тракторда эшләгән механизатор Рамил Борһанов. – Савыш авылында халык электән тырыш булды. Кыр эшләрен гел беренчеләрдән тәмамлый идек.

– Ә бәлки «Август» юньле инвестордыр? – дим, сораулы караш ташлап.

– Ну, сыерларны алып китә башладылар бит инде. Ферма бетсә, авыл да яшәми, дача авылы гына булып калырга мөмкин…

Пенсиягә чыгарга санаулы гына вакыты калган әлеге агайның борчуы йөзендә чагыла. Хәзер эшсез калса, кая барсын ди ул? Авылдагы байтак техникаларны җыеп алып киткәннәр инде. Тракторчылар, алдынгы комбайнчылар эшсез калган. Бер Савыш авылыннан гына 15 кеше эшсезлектән биржага басарга мәҗбүр булган.

Үзен Салават абый дип таныштырган механизатор да хәзер трактор рулен сәнәккә алмаштырган:

– Машина йөрттем, аннан 10 ел тракторда эшләдем. Тәртип бозып йөрмәдем, гел тырыштым. Хәзер, менә, сәнәк тотып, тирес чыгарырга калдым, – ди Салават абый. – Бездән сорап тормыйлар бит. Тракторны Теләчегә менгереп куярга куштылар, вәссаләм шуның белән.

– Минем тракторны алмадылар әле, – дип сүзгә кушыла янәшәдәге механизатор Тәлгать Исмәгыйлов. – Чөнки эшләргә кирәк, мин көн саен миксер белән терлекләргә азык таратам. Айга 10-12 мең сум түлиләр инде…

Чагыштырмача, ул әлегә бәхетле кеше, дияргә мөмкин. Чөнки, хезмәт хакы бик аз булса да, ул механизаторның эше бар. Тик, озаккамы соң? Дөрестән дә, Савыш авылы фермасындагы терлекләрне ташый башлаганнар бит. Бер торактагы сыерларны тулысы белән 14 чакырым ераклыкта урнашкан Иске Җөри авылы фермасына алып киткәннәр. Якын көннәрдә икенче торакны да бушатасылар икән. Соңыннан таналарга һәм бозауларга чират җитә. Нәтиҗәдә, әле бүген фермада эшләп йөргән механизаторлар, терлекчеләр дә якын киләчәктә ни белән шөгыльләнәчәкләрен тәгаен генә әйтә алмыйлар.

Ул гына да түгел, ике-өч көннән соң янәдән телефон элемтәсе аша шалтыратып, инде Үзәк авылындагы фермадан да терлекләрне алып китә башлаулары турында хәбәр иттеләр. Димәк, биржада торучы эшсезләр саны тагын артырга мөмкин, дигән сүз.

«АВГУСТ» – АКЧАНЫ САНЫЙ БЕЛӘ ТОРГАН КОМПАНИЯ!»

Теләче районындагы Үзәк, Савыш, Иске Җөри авыллары кергән хуҗалыкка инвестор булып килүче «Август-Агро» идарә компаниясе республикада беренче ел гына эшләми инде. «Август» – акчаны саный белә торган компания ул!» – ди, Теләче районында яңа оешкан «Август-Теләче» җәмгыяте директоры Алмаз Хәйруллин. Анысы шулайдыр, шик юк. Аңлашылганча, инвестор үз бизнесын ясап, өстәмә табыш алу өчен тырыша. Тик, фермаларның бушавы, халыкның эшсез калуы нык борчу тудыра бит. Шулай дәвам итсә, бу авылларның киләчәк язмышлары да шик астына куела дигән сүз.

– Үз теләгебез белән түгел, безне инвестор буларак чакырдылар, – дип, сүзен дәвам итә «Август-Теләче» җәмгыяте директоры. – Җирләре ошады, эшләргә халык бар. Шунлыктан районга килергә булдык.

Үзәк, Савыш фермаларыннан терлекләрне Иске Җөри авылына ташуга килгәндә, савым сыерларны бер урынга туплау максатыннан икән. Алмаз Хәйруллин аңлатуынча, Иске Җөри авылындагы ферма зуррак һәм андагы торакларга ремонт ясаганнар. 2500 баш мөгезле эре терлек шунда тупланачак. Аларның 900 башы – савым сыерлар буласы, ди. Нәтиҗәдә, Савыш авылындагы фермалар бөтенләй бушаячак. Ә менә Үзәк авылында терлек калачак әле. Чөнки, барлык малны бер комплекста гына тупларга Иске Җөридә урын җитәрлек түгел икән. Шуңа күрә, аз сөтле сыерларны, таналарны һәм бозауларны вакытлыча Үзәк фермасында асрарга ниятлиләр. Киләчәктә исә, «Август-Агро» идарә компаниясе планы буенча, 1200 баш савым сыерга исәпләнгән заманча комплекс төзеләчәк. Аннан тыш, Үзәк авылы янәшәсендә чәчүлек орлык әзерләү заводын да сафка бастырасылар. Бу планнарның тормышка ашырылу вакытын төгәл итеп «Август-Теләче» җәмгыяте директоры да, «Август-Агро» идарә компаниясе генераль директоры урынбасары да әйтә алмады. Нәтиҗәдә, күпме кешегә эш урыннары булдырылачагы турында да алардан анык мәгълүмат ишетеп булмады. Әлегә сердер, күрәсең!

Ә бүгенге хәлгә килгәндә, фермалары бушап калгач, Савыш терлекчеләренең берничәсе вахта белән Иске Җөри авылына йөреп эшли хәзер. Яңа комплекс төзелгәч тә, шулай йөрү булачак.

– Анысы бик куркытмый безне, – ди, беренчеләрдән вахта методын үз җилкәсендә сыный башлаган савымчы Найлә Җамалова. – акчасын гына түләсеннәр. Тик әлегә, Иске Җөри комплексындагы шартлар начар. Анда барысы да ага: тораклар эчендә дымлылык югары, халатларыбыз да кипми, шул юеш кием белән эшлибез. Саву аппаратларын юу урыны бик җайсыз.

«Август-Теләче» җәмгыяте директоры Алмаз Хәйруллин бу кимчелекләрне: «вакытлыча», – дип ышандырды.

– Эшсез калабыз дип тә кайгырмасыннар, – ди ул. – Планлаштырылган терлек комплексы белән орлык заводы төзелгәч, яңа техникалар кайткач, эшкә кеше эзләргә кирәк була әле. Чәчү вакыты җитүгә, биржага баскан механизаторларны кире чакырачакбыз.

«Алда бик өметле киләчәк көтә икән сезне!» – дип, Үзәк, Савыш авыллары халкын тынычландырырга гына кала инде бу очракта. Тик, ул киләчәк планнар тормышка ашканчы ничек яшәргә, анысын тәгаен аңлатучы булмады. Шул биржага бассалар гына инде…

ИЯСЕЗ МИЛЕККӘ КЕМ ХУҖА?

Яңа оешкан «Август-Теләче» җәмгыятенә элеккеге «Теләче-Агро»ның 10 мең гектар мәйдандагы җирләре һәм терлекләре кергән. Ферма торакларының, техникаларның күбесен яңа инвестор алмаган. Чөнки, техникалар иске, ә торакларның бернинди документлары юк. Шуңа да, «Теләче-Агро» җитәкчелеге техникаларның үтә дә таушалганнарын металлоломга тапшырган, эшкә яраклыларын саткан. Лизингка алынып, бурычы түләнеп бетмәгәннәре исә, «Татагролизинг» җәмгыяте тарафыннан җыеп, сатуга куела.

Ә менә биналар белән хәл шактыйга катлаулырак. Ник дигәндә, алар иясез милек: бар да, юк та кебек. Алар кемнекедер, шул ук вакытта беркемнеке дә түгел. Совет чорында ук төзелгән торакларның бернинди рәсми документлары юк. Шул сәбәпле, аларны кемгәдер сатып та булмый.

«Август-Теләче» җәмгыяте терлекләрне Иске Җөри фермасына күчергәч, ферма биналарының шактые бушап калачак. Ә буш торак, ташландык торак инде ул. Каяндыр яңгыр үтә, буран кар кертә, җил түбәсен каера, кемнәрдер аны сүтәргә керешә… Нәтиҗәдә, бина җимерелә башлый, әйләнә-тирәсен чытырманлык баса.

Үзәк, Савыш авылларындагы бушаган торакларны шундый хәлгә төшермәс өчен, район хакимияте аларны теләкләре булганнарга җаваплы саклауга биреп торырга карар кылган. Ягъни, теләге булган кеше бушаган ферма бинасын, саклап тору шарты белән, арендага ала. Шунда үз эшен башлый: терлек асрарга, ниндидер җитештерү оештырырга мөмкин.

– Без, прокурор белән сөйләшеп, шул эшне җайга салырга тырышабыз, – ди Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов. – Шул ук вакытта, ул биналарны рәсмиләштереп, теркәү юлларын эзлибез. Озак һәм чыгымлы процесс инде. Бинага документларны ясап, терки алган очракта да, федераль закон нигезендә, аны без аукцион аша гына сатарга хокуклы. Ә аукционда теләсә-кем катнаша ала, алыпсатарлар бик күп. Хәзер арендага алып, бинаның төзеклеген саклаган кеше аукционда ота да алмаска мөмкин бит. Менә шундый каршылыклар катлауландыра хәлне.

Шулай да, бушаган биналарны арендага алырга теләк белдерүчеләр бар икән. Һәм, район җитәкчелегенең аларны җаваплы саклауга бирүләре дә бик вакытлы. Юкса, кайбер артык җитезләр биналарны сүтәргә маташкан очраклар да булган.

– Бер көнне очраклы рәвештә генә күрдем: элеккеге печән саклау бинасы янында трактор тора. Барсам, шаккаттым! Трактор белән өстерәтеп, бинаны сүтәргә ниятлиләр. Куып җибәрдем үзләрен. – дип сөйли Үзәк авылы фермеры Ильяс Ибраһимов. – Шул көнне үк район җитәкчесе Нәҗип Нәкыйповичка кереп, ул бинаны үземә бирүләрен сорадым. Сүттермичә, саклап тотар идем, дим. Атлар асрау теләге бар минем анда.

Район җитәкчелеге фермерның үтенечен ишетеп, рөхсәт биргән. Ильяс хәзер бинаны ат асрау өчен яраклы итеп хәстәрләргә ниятли. Ә икенче фермер Альберт Алексеев, шулай ук, Үзәк авылында бушаган торакны саклауга алып, 29 баш атын шунда күчереп тә куйган инде.

– Бинаны рәсмиләштереп, сатып алу артыннан йөри башладык, – ди Альберт.

Хәзер Савыш авылындагы бушап калган ферма торакларын да саклауга бирергә эшлекле кешеләрне эзлиләр Теләче районында. Аңлашылганча, җаваплы саклау шарты белән бинаны арендага бирү – аптыраганнан башкарыла торган гамәл. Һичьюгы, аларны таркатмаска инде! Ни кызганыч, федераль законнар шулай куша: иясез, буш бинаны алырга теләүче булганда да, ул затны хуҗа итү – бик четерекле эш шул.

НӘТИҖӘ

Теләче районына «Август-Агро» идарә компаниясе инвестор булып килүе нәтиҗәсендә туган вәзгыяткә йомгак ясасак, әлегә ул чаклы куркырлык нәрсә юк кебек. Инвестор планлаштырган заманча терлек комплексын, орлык заводын төзесә, яңа техникаларны кайтарса, эш урыннары булачак.

Бушап калган биналарны да район җитәкчелеге таркаттырмаска тырыша. Монысы бик куандыра!

Тагын да күңелгә ышаныч өсти торган сәбәп бар икән. Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов аңлатуынча, инвестор районга керер алдыннан, өч яклы килешү төзелгән:

– Теләче районында «Август-Агро» алган хуҗалыклардагы терлекләрнең баш санын киметмәскә, җитештерүне төшермәскә, дип күрсәтелгән анда. Бу протокол Татарстан премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, «Август-Агро» идарә компаниясе генераль директоры һәм минем тарафтан имзаланган. Инвестордан әлеге йөкләмәне үтәүне таләп итәчәкбез. – ди Нәҗип Хаҗипов.

Сүз дә юк, мондый килешү төзелгән икән, киләчәккә өмет арта инде. Ә ул өметләрнең ни дәрәҗәдә аклануы турында соңрак язарбыз әле.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ,

Казан – Теләче – Казан

Комментарии