Ундүрт яшьтә никах укыту – җинаятьме?

Ундүрт яшьтә никах укыту – җинаятьме?

Чирмешән районының Лашман авылында 14 яшьлек кыз авылларының 29 яшьлек имамы белән никах укыткан, дигән яңалык узган атнада бөтен республикага таралды. Тикшерү органнары исә, яңалыкны әле июль аенда ук белгән булган. Мулланы төрмәгә җибәргәннәр, ә кызның әнисенә ана хокукыннан мәхрүм ителү яный.

КҮЗ АЛДЫНДАГЫ ЕГЕТ ИДЕ

Узган ел Чирмешән районының Лашман авылы мәчетенә яңа мулла килгән. Авыл халкы яшь мулланы тиз үз иткән: атнага ике тапкыр укулар оештырганы, Ислам нигезләренә, гарәп теленә өйрәткәне өчен. Мәчет каршында балалар өчен җәйге һәм кышкы лагерьлар эшли башлаган. Бу лагерьга 13 яшьлек Камилә Асылгәрәева да йөргән.

Декабрь аенда, лагерь кысаларында шугалакка тимераякта шуарга баргач, кыз аягын сындырган. Балаларны район үзәгенә үзе алып килгәнгә күрә, яшь мулла бөтен җаваплылыкны үз өстенә алып, кыз белән больницага да барган, өенә кадәр үк кайтарып та куйган. Менә шушы вакытта Камилә үзенең яшь муллага гашыйк булуын аңлаган. Берникадәр вакыттан соң, Рәсүл Салихов үзе дә кызга хисләрен аңлаткан. Очрашып йөрергә, телефоннан язышырга рөхсәт бирүләрен үтенеп, кызның әти-әнисе янына килгән.

Бу хакта тулырак, кызның әнисе Раилә ханым Асылгәрәева сөйләде.

– Камилә дини гаиләдә тәрбияләнеп үсте. Үзем алты яшемнән намаз укыйм, ирем дә намазда, кызымны да балалар бакчасына киткәндә үк башына яулык бөркәндереп җибәрә идем. Муллабыз Рәсүл Салихов та, шушы авыл егете, безнең күз каршында үсте – ул да кечкенәдән дин юлында. Миңа аның холкы бик ошый, хәзерге заманда андый егетләрне табып булмый. Дин ягыннан да бик гыйлемле кеше. Аны бөтен авыл халкы яратты. Кызым ул оештырган лагерьда аягын сындырганнан соң, мәчеткә дәресләренә махсус йөри башлаган идем. «Ниндирәк кеше икән бу, белемлеме», – дип, сынау өчен. Бер ел эчендә аның эчен-тышын аңладым. Бик дингә бирелгән, Аллага бик каты ышанган малай. Хатын-кызга аерым хөрмәт белән карый. Егетне яхшы белгәнгә күрә, кызыма аның белән аралашырга рөхсәт бирдем. Яшьләр бер-берсен ошаткан икән, ник каршы килергә? Әмма диндә никахсыз ир-ат белән хатын-кызга ялгыз калып сөйләшергә, кулга-кул тотынышырга, хәтта янәшә йөрергә дә ярамый. Шуңа күрә муллабыз: «Раилә апа, болай гына булмас, никах та укытыйк, мин мәчеттә имам да булып йөргәч, кызлар белән очрашу бик килешеп бетмәс», – диде. Камилә дә киләчәктә ышанычлы кулларда булыр, дип ризалык бирдек. Бу вакытта Камиләгә – 13, Рәсүлгә 28 яшь иде, – дип сөйли ана.

Яшь аермасы өчен борчылмаганнар. Раилә ханым үзе дә иреннән ун яшькә кечерәк. 4 бала үстерәләр, бәхетле тормыш итәләр. Кызына да шундый ышанычлы ир белән гомер итүен теләгәнгә күрә никахлашырга рөхсәт биргән.

Мәҗлесне тыйнак итеп, кыз йортында уздырганнар: мәчеттән берничә карт кына килгән. Ә никахны мулла үзе укыган. Кызның әтисе алдан ук шарт куйган: «Никах укытсагыз да, Камилә 16 яшенә кадәр җиткәнче безнең белән яшәячәк. Бергә яшәү, өйләнешү турында уйламагыз», – дип кисәткән. Мулла да, кыз үзе дә бер сүзсез кабул иткән.

ҖИРЛЕК БАШЛЫГЫ «ТИШКӘН»

Никах булгач та, бу вакыйга турында артык шауламаганнар: Камилә элеккегечә мәктәпкә укырга йөрүен, әниләре белән яшәвен дәвам иткән, мулла мәчеттә дин сабаклары укыткан. Тик авыл кешесеннән нәрсәдер яшереп калып буламыни инде. Апрель аенда булган никах турындагы сүзләр июльдә җирлек башлыгы Рәфкать Фәттаховка да килеп ирешкән. Моны ишеткәч, беренче чиратта, мулланың үзе яки әти-әнисе белән килеп сөйләшергә тиеш булгандыр ул, әлбәттә. Тик эш күрсәтәсе килгәндер инде – җирлек башлыгы туп-туры полициягә чапкан. Сигезенче июльдә Лашман авылына Чирмешән районының балигъ булмаганнар эшләре буенча вәкилләр, полиция хезмәткәрләре килеп төшкән.

– Безне алдан кисәтмичә дә, кайсыбызны каян җыйнап: Камиләне өйдән, мулланы мәчеттән, мине исә эш урынымнан чакырып чыгарып, районга алып киттеләр. Иртәнге тугыздан алып, кичке унга кадәр күрсәтмәләр бирдерттеләр. Башта бару белән ике сәгать ПДН җитәкчесенең бүлмәсендә утырдык, төшке аштан соң, Казаннан да полиция килеп төште. Берсе үзен экстремизм буенча дип таныштырды, икенчесе балигъ булмаган баланы көчләү статьясы буенча тикшерүче диде. Экстремизм буенча дигәне: «Терроризм нәрсә ул? Башлыклары кем? Нинди китаплар укыйсың? Кемнәр белән аралашасың?» – дигән сораулар бирде. Каян белим мин террорчыларның башлыгы кем булуын, бу террор турындагы сорауларына бөтенләй җавап бирә алмадым. Ә тикшерүче акыра-акыра өстемә килде: «Синең башыңа җитешмиме әллә?! Син нормаль түгелме әллә? Коръәндә язылганмыни шулай яшь бала белән никах укытырга кирәк дип? Син кайда яшәгәнеңне беләсеңме соң?» – дип, туктаусыз акыра да акыра. «Кычкырмагыз әле миңа!» – дип торам, туктамый. Соңыннан икәүләшеп: «Дөресен сөйләгез! Барыбер йоклап йөргәннәрен әйттерәбез!» – дип акыра башладылар. Шушы тонда алар безнең белән өч сәгать сөйләште. Бу вакытта Рәсүл башка бүлмәдә иде, аннан да сорау алдылар, – дип аңлата Раилә ханым Асылгәрәева.

Мөгаен, мулла белән сөйләшү тоннары да шушындыйрак булгандыр хокук сакчыларының. Чөнки ул үзенең гаебен таный, кыз белән йокладым, дип, күрсәтмәләр бирә. Егетнең ни өчен үзенә үзе яла ягуын Раилә ханым болай аңлата:

– Ун яшьлек вакытында, балалар белән уйнап йөргәндә, Камилә баскычтан «теге җире» белән тимергә егылган иде. Кан да аккан иде. Шуңа, гинеколог-мазар тикшергәндә, бу травмасы беленер дә, гаепне муллабызга сылтарлар, дип куркып, әлеге вакыйга хакында табибларга сөйләп бирдем. Табиблар кызымны карады һәм белешмәдә: «Кызның ун яшендә травмасы булган, ләкин җенси тормыш белән яшәве күренми», – дип яздылар. Ягъни, кызымның мулла белән йокламавы ачыкланды. Ләкин травмасы бар. Бу мәгълүматны белеп, Рәсүлгә болай дип кереп әйткәннәр: «Экспертиза үткәрәбез дә, син гаепле булачаксың. Җинаятеңне танымасаң, терроризм буенча утыртабыз», – дигәннәр. Шулай итеп, Рәсүл гаепсез килеш «Әйе, йокладык», – дип, күрсәтмә биргән. Шул күрсәтмәсеннән соң, баламны интектерә башладылар: «Ничә тапкыр йокладың, кайда булды, кайчан булды?» – дип. «Белмим», – дип кенә торды Камилә. Әнә шуннан соң без адвокат ялларга булдык та инде, – ди Раилә Асылгәрәева.

«ИҢ КУРКЫНЫЧ» ҖИНАЯТЬЧЕЛӘР

Камиләнең хокукларын хәзер адвокат Руслан Нагиев яклый. Без аның үзе белән дә әңгәмә кордык:

– Камиләгә беренче көнне сорау алганда басым ясаганнар, бу мәсьәлә буенча алар Татарстан прокуратурасына зарланган. Хәзер теләсә нинди сорау алулар вакытында мин дә катнашам, кызның хокукларын бозмасыннар дип күзәтәм.

Мулла Рәсүл Салиховны изоляторда тотулары хакында ни уйлыйсыз?

– Аны Җинаять Кодексының 134нче маддәсе буенча гаеплиләр. «16 яше тулмаган зат белән җенси якынлык һәм сексуаль характердагы башка гамәлләр кылу». Башта егетне өй арестында тоттылар, тик соңыннан изоляторга яптылар. Минемчә, аннан «читкә чыкмау турындагы» кәгазьгә кул куйдыру да җитәр иде. Чөнки ул җәмгыять өчен куркыныч тудырмый. Ә изоляторга кеше җәмгыять өчен куркыныч тудырганда гына утыртыла. Монда кемнедер көчләү яки мәҗбүр итү булмаган, гаепләү үзе дә «көчләгән өчен» дип башланмый. Ниндидер мөнәсәбәтләр булса да, ике якның үзара килешүе белән эшләнгән. Көчләү булмаган икән, кешене төрмәгә утырту – артык кырыс чаралар күрү. Кызның әнисе – Раилә Асылгәрәеваны да тоткарларга теләгәннәр иде. Тикшерүче аны да изоляторга ябуларын сорап, мәхкәмәгә мөрәҗәгать итте. Ләкин мәхкәмә гуманлык күрсәтеп, баш тартты. Шулай да ана кеше дә бу эштә шикләнелүче булып тора. Кызның әнисенә штраф та салдылар. Хәзер ата-аналар хокукыннан мәхрүм итәргә мөмкиннәр, – дип сөйли Руслан Нагиев.

Әйе, Раилә ханым Асылгәрәеваны, чынлап та, 48 сәгать буе изоляторда тотканнар. Бу хакта ул менә ничек искә ала:

– Кулларымны икешәр богау белән богаулап, конвойлар, этләр белән судка алып бардылар. Көнгә ике тапкыр кулларны өскә күтәрттереп тикшерделәр. Әйтерсең мин иң куркыныч җинаятьче, – ди ул.

Аның бу сүзләренә адвокат Руслан Нагиев та теләктәшлек белдерә:

– Мин бу гаиләне беләм. Эчмиләр, эшлиләр, күп балалы гаилә, ничек аларга карата шундый мөнәсәбәт булырга мөмкин? Аларга ярдәм итәрлек итеп эшләргә кирәк, әнисен изоляторга ябарлык итеп түгел. Чагыштыру өчен – бездә миллионнар һәм миллиардлар урлауда гаепләнүче түрәләр бар. Алар читкә чыкмау турында имза гына куя да, яши. Иң каты җәза – өй аресты бирәләр. Бетте. Ә бу кешеләргә нигә изолятор? Алар бернәрсә дә урламаган, беркемне көчләмәгән, ни өчен бу кешеләргә җәзаның иң кырысын кулланалар? Чиновниклардан, димәк, куркалар, ә гади халыктан курыкмыйлар – шулай дип аңларгамы моны? Мин шундый нәтиҗәгә киләм. Ә менә миңа гади халык кадерлерәк. Безнең халыкны талаган элеккеге чиновниклар белән чагыштырганда, алар намуслы да, тәртипле дә! – ди адвокат.

Бу мәсьәлә буенча июль аенда башланган тикшерү эшләре инде бишенче аен дәвам итә. Күптән түгел суд булып, мулланың изоляторга ябылу срогын тагын ике айга озынайтканнар. Ә утырышы исә – гыйнварның унысына билгеләнгән.

Җирлек башлыгы тишеп чыгарган яңалык турында язабыз икән, башлыкның үзе белән дә сөйләшик, дигән идек, «Мин комментарий бирмим!» – диде Рәфкать әфәнде Фәттахов һәм тизрәк телефонын ташлады.

«МӨФТИЯТ ЯКЛАМАДЫ»

Гаепләү башлангач, яклау эзләп, Раилә ханым мөфтияткә барган булган.

– Башта бер атна мине беркем кабул итмәде. Көч хәл белән генә мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинга эләктем. Ул сөйләгәннәремне тыңлап утырды да: «Бар чыгып кит моннан! Ирең кайда, нигә ирең белән килмәдең?!» – дип, куып чыгарды. Икенче көнне иремне алып килдем. «Сез тилеме әллә? Нигә киләсегезне әйтмәдегез, минем сездән башка да эшем күп!» – дип, кабул итмәде. Өченче юлы килгәч кенә кабул итеп, адвокат ялларга киңәш бирде, – дип аңлата әлеге уңайдан ана.

Мөфтияттәгеләр авыл мәчетендә хезмәт куйган мулланы яклыйсы урында, гаепләп чыктылар. «Ул шәхадатнамәле мулла түгел иде, аны беркем мулла итеп билгеләмәде!» – дип игълан иттеләр. Ә Рәсүл Салиховның моның өчен кирәкле гаризасын мөфтияткә язып керткәнлеге билгеле. «Мондый хәлләр Исламны, динебезне пычрата!» – диделәр.

Шәригать кануннары буенча, беренче күреме килгәннән соң, кыз бала балигъ дип санала. Күрем күргән кыз белән никах укытырга ярый. Мөхәммәд Пәйгамбәребез мисалында гына карасак та, ул иң якын сәхабәсе Әбү Бәкернең кызы Гайшә белән никах укыткан вакытында, кызга нибары 9 яшь булган. Тик пәйгамбәребез кыз белән шунда ук бергә яши башламаган. Чирмешәндәге очракта да, хәл шулай ук. Никах укылган, ә бергә яшәү булмаган. Димәк, шәригать кануннары бозылмаган булып чыга.

«Дөньяви кануннар да бар, без бит мөселман илендә яшәмибез», – диючеләргә: Русиядә никах укыткан өчен җинаять җаваплылыгына тартмыйлар. Русиядә 16 яшенә җитмәгән бала белән якынлык кылган очракта гына җинаять җәзасы каралган. Әмма бит Рәсүл Салиховның кыз белән якынлык кылуын экспертизалар да, табиблар да ачыклый алмаган. Кыз үзе дә, тикшерүчеләргә һәм «Безнең гәҗит»кә шәрехләмә биргәндә: «Юк, безнең арада «андый» мөнәсәбәтләр булмады», – дип аңлатты. Беренче сорау алганда «йокладык» дигән сүзләрен көчле басым астында яздырганнары турында да прокуратурага мөрәҗәгать иткән гаризалары бар. Шулай булгач, 10нчы гыйнварда булачак мәхкәмә утырышыннан соң, Лашман мулласы иреккә җибәрелер, дип өмет итик. Хәер, безнең илдә тәртипләр башкача: бер килеп капкан кешене, гаепсез дип танып, ансат кына чыгармыйлар шул… Шартлы рәвештә булса да ирегеннән мәхрүм итәләр. Ни өчен икәне дә аңлашыла, чөнки бу тикшерү органнарының ашыгып ясаган хаталарын тануы булыр иде.

Рус матбугатларының бу яңалыкны күпертеп алып, мулланы да, кызны да чәйнәүләре аңлашылмый. Нәрсә өчен гаеплиләр, гөнаһка кермим, дип, укылган никах өченме? Бала гына бит әле ул, диярсез бәлки. Кем ничә яшендә җитлегә бит. Русиядәге иң яшь әнигә 11 яшь, мәсәлән. Ә монда бит сүз балага узу турында да бармый…

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии