«Чыбыклы алласы»ннан ник зарланалар?

«Чыбыклы алласы»ннан ник зарланалар?

Узган атнада «Җирлек башлыгыбызның кыланышына чыдый торган түгел, әллә ниләр эшли башлады!» – дип, юлга чакырдылар. Бу шикаятьне тикшерү өчен Зәй районының Чыбыклы авылына кайттык.

«БЕЗ САЙЛАП КУЙМАДЫК АНЫ»

Башта кайтуыбызга бөтен авыл халкы җыелып торачак, дип ышандырганнар иде, чынлыкта Чыбыклыда мине ике кеше генә каршы алды. Берсе – Мөнзилә апа Гатауллина, җирлек башлыгының урынбасары булып өч ел ярым эшләгән кеше. Икенчесе – Ринат әфәнде Рамазанов – башлыкның күршесе.

«Куркытып бетерде инде бөтен халыкны, аның белән бәйләнешергә дә теләмиләр, шуңа бүген икебез генә каршы алдык сезне, башкалар килергә курыкты», – дип аңлаттылар.

Аннан соң Мөнзилә апа кулына тоткан папканы селтәп куйды: «Бүген сөйләячәк бер сүзебез дә ялган түгел, бөтенесенең дәлиле бар, карточкаларга да төшереп бардык!» – диде ул.

… Илфат Нуриәхмәт улы Гадершин Чыбыклыда җирлек башлыгы булып 2002нче елда эшли башлаган. Сигез ел эшләгәч, эшеннән киткән (авыл кешеләре бу уңайдан «этлекләре өчен куып җибәрделәр аны» дип сөйли). Кабат монда җитәкчелеккә 2015нче елда гына керешкән – Зәйгә яңа башлык Рәзиф Кәримов килгән һәм үзе үк билгеләп куйган икән аны.

– Куйган вакытта ук: «Илфат Нуриәхмәтович өстеннән миңа жалоба белән килеп йөрисе булмагыз», – диде. Глава үз теле белән шулай дигәч, җирлек башлыгыбызның да борыны күккә тиде, хәзер җае чыктымы: «Мин Чыбыклының Алласы», – дип кенә җибәрә. Шуңа теләсә нәрсә кылана да инде ул! Авызына ни туры килә, шуны әйтә: «Хакимият минем кулда, безгә «власть» бирелде мине җирлек башлыгы итеп халык белән әйбәт эшләгән өчен куйдылар», – ди. Аны халык сайламады. Беренче мәртәбә җитәкче булып торганда да сыер асраучыларга дәүләттән бирелгән икмәкне таратмады, үз бакчасына чыгарып чәчкән иде. Халык сөйми аны. «Без глава белән бергә каз ашыйбыз, миңа берни булмый», – дип сөйләп йөри, – ди Мөнзилә ханым.

Кешене тора салып кына сөйми башламыйлар бит инде. Шуңа күрә башлыктан нигә канәгать булмауларын аңлатуын сорадым. Язып барсаң, бер амбар кенәгәсен тутырырлык булгандыр – зарларының очы-чиге күренмәде.

– Безнең авылда чишмә бар. Аның әйләнә-тирәсе җәй буе гел чүп. Шешәләр аунап ята. Карамый да, чистартмый да… Бу чишмәне Фәрит Мөхәммәтшин үзе килеп ачты. Аның ага торган җиренә ярты метр биеклектәге матур самавыр да куелган иде. Илфат Нуриәхмәтовичыбыз шул самавырны алып кайтып бакчасына куйды. Моны бөтен авыл белә. Ул самавыр чишмәдә ничә еллар буе торды. Бер кеше дә алып кайтып китмәгән иде. Саескан алтынга кызыккан кебек, безнең җирлек башлыгы Илфат Гадершин дә тимер-томырны нык ярата. Җирлегебезгә караган Суык Чишмә һәм Чыбыклы авылларының багана башларыннан алюминий ут фонарьларын салдырып йөрде. Шулар белән бергә урамдагы су колонкаларын һәм аның кырыйларын тоткан тимерләрен – бөтенесен ишек алдына алып кайтып куйды. Соңрак тимергә тапшыру өчен дип ишек алдына кайтарып аударды микән? Ә бит ул багана башындагы алюминий фонарьларны үз акчаларына сатып алып куйган кешеләр дә күп иде. Узган ел 1нче майда җирлеккә бирелгән трактор белән агрофирмадагы маллар чыгара торган кардадан 5 торба урлап кайтты, карточкага төшердек. – ди Мөнзилә апа. Аның сүзен Ринат әфәнде дәвам итә:

– Җирлек өчен бирелгән «Нива» машинасын һәм тракторны үз файдасына гына куллана. Шушы авылда яшәгәч, халык аның нәрсә эшләгәнен яхшы күрә. Илфат Нуриәхмәтович хөкүмәттән бирелгән «Нива» машинасына тырма тагып, үзенең бәрәңге бакчасын тырмалап йөрде быел. Фотога төшереп алдым. Бу машинага тырма тагылырга тиеш түгелдер?! «Нива» машинасын үз акчасына сатып алган булса, бу кадәр үк кыланмас иде. Малаеның шушы машинада урамда чабып йөргәнен бөтен кеше күреп тора. Бензины да, машинасы да – хөкүмәтнеке. Үзенең машинасын урамга чыгарып куеп, ел буена күп булса 4-5 тапкыр кабызгандыр. Үз эшләренә дә җирле үзидарә машинасы белән чаба. Татарстан хөкүмәте җирлек башлыкларына бу машиналарны тапшырганда: «Үзегез өчен кулланыгыз, нәрсә эшләсәгез дә була!» – дип биргәндер инде, – ди ул.

«УТЫННЫ ӘРӘМӘЛЕКТӘН ӘЗЕРЛИ»

Җирлеккә дип бирелгән техника арасында трактор да бар. Тик бу трактор еш кына Илфат Нуриәхмәтовичның капка төбендә, йә булмаса ишек алдында тора икән. Аеруча җәй көннәрендә. Чөнки башлык бу трактор белән авыл халкының печәнен чабып йөри икән. Тик бушлай түгел, акчага.

– «Миннән өч мең сум гына алды», – дип мактанып та йөриләр әле.

Үзенең бәрәңге бакчасын да җирле үзидарә тракторы белән сукалый. Үзенекен генә түгел, ялгыз әбиләр дә акча биреп, бакчаларын сукалата аннан. Ул бит хөкүмәт тракторы белән шулай акча эшләп йөрергә тиеш түгел! Ул трактор белән рәхәтләнә генә инде! Әле узган ел 8нче декабрьдә шуның белән әрәмәлеккә төшеп, җәй көне шаулап үсеп утырган зирек агачын төбеннән кисеп аударды. Ул агач бит кызыл китапка кертелгән! Ә бу шулай итеп үзенә утын әзерли. Агачны кисеп яткан вакытында чабып төштем, эшен ташлап, тракторына утырып качты. Бөтенесен дәлилли алам, видеога да төшереп алдым. Кулында моторлы пычкы бар иде. Ул пычкыны да Суык – Чишмә авылы Сабантуенда җирлеккә район башлыгы бүләк иткән иде. Ул пычкыны да өенә алып китеп, үзе өчен файдалана. Җирлек башлыгыбыз утынны инде ничә еллар буе шул әрәмәдән генә әзерли. Әрәмә җирлекнеке, тик аннан үзе генә файдалана, – ди Мөнзилә ханым Гатауллина.

Агачлар темасын дәвам итеп, сүзгә Ринат абый да кушыла:

– Әле базарда да Яңа елга чыршылар, наратлар сату башланмаган, ә ул инде декабрь башында ук каяндыр кисеп нарат агачын алып кайтып, капкасы төбенә утыртып куя. Ел да яңа бер нарат. Аңа гына агачны теләсә ничек кисәргә ярый! Бер нинди закон юк…

Җирлек башлыгыгызның вазыфаи хезмәтенә күчкәч, әңгәмәдәшләремнең зарлары тагын да «ишебрәк» ява башлады.

– Балалар мәйданчыгы ясарга әйберләр кайтардылар. Шуны авылның дүрт урынына бүлеп урнаштырды. 2019нчы елдагысын кая урнаштырырга белмәгәч, урын тапмагандыр инде – кеше сатып алган, өй җиткерү өчен фундамент салып куйган, бакчасы уратып алынган бер кишәрлеккә урнаштырды. Ничә ел вакыт узды – ә барысы да күз алдында, районнан килгән кешеләр күрә торган бер мәйданчыкны гына рәшәткә белән уратып алган. Анысын да ике елга бүлеп эшләде. Комны да быел көз көне генә кайтарды. Мәйданчыкларга таратылмаган әле анысы. Ул бит шулай гел яртылаш кына эшли. Суык Чишмә авылы зират коймасының 1 ягын гына буятты, кеше күзенә күренә торганын гына. Болай булса, зират буяу тагын 3 елга сузыла әле. Авыл халкы Яңа ел алдыннан ясаган әйберләр өчен премия алып, кесәсенә салып куя. 1нче октябрь 2019нчы ел. Өлкәннәр көне үткәрергә дип. Чыбыклы авылына1000 сум, Суык Чишмә авылына 500 сум акча биргән ашарга әзерләргә. Ике авылга 500ләп хуҗалык 150дән артык пенсионер бар. Бер пенсионерга 10 сум акча да тими дигән сүз бит, нәрсә уйлады икән шул акчаларны биргәндә? Үзара салым акчаларының да кая киткәнен белмибез. Район җитәкчеләре алдында «Тегене эшләдек, моны ясаттык», – дип хисапны оста тота. 1-2 машина таш кайтартып, шуны сузып тараттыра да юлга, хисап тотканда ул 5-6 машина ташка әйләнә. Үзара салым акчасын 2013нче елдан бирле җыйсалар да, урамның шактый өлешендә юллар җимерек, – дип сөйли әңгәмәдәшләрем.

Ринат абый үзенә кагылган мәсьәләгә дә тукталды. Ул умартачы икән. 40 баш умартасы бар. Шуларны әрәмәлеккә, йортлардан 100 метр читкә алып барып куйган, ике метр биеклектәге койма белән тотып алган. Тик җирлек башлыгына барыбер ярый алмый икән.

– «Кортларыңны ябып куй, чагалар», – ди. Авылда кортларымнан башка беркем зарланмый, аны гына чагалар. Ул бит ябуда яткырырга сыер түгел, минәйтәм. «Мин сиңа барыбер умарта тоттырмыйм», – дип яный, – ди ул.

Без сөйләшеп торган арада, урам буйлап ике кечкенә баласын иярткән ханым күренде. Земфира Фәйрушина исемле икән. Ул авыл урамында ачык авызлы чокыр булуыннан зарланды.

– Янгын гидранты өчен дип калдырылган чокыр ул. Башлыкка каплатып куй дигән идем: «Төшсә сезнең балалар төшә бит», – дип кенә җавап бирде, тәки каплатмады, – диде.

Ә мин бу зарлар буенча берәр чара күрелсен өчен, Ринат абый һәм Мөнзилә апаны ияртеп, Зәй районы прокуратурасына киттем. Зәйгә барган вакытта юл читендә кул күтәреп торган апаны утырткан идем. Хәдичә Мансурова исемле апа да җирлек башлыгыннан зарланырга өлгерде:

– Мин Чыбыклыда җәй көннәрендә алты ай тирәсе генә яшим, пропискам исә Зәйдә. Күптән түгел газ оешмасына илтеп бирү өчен җирлек башлыгыннан белешмә алырга барган идем, миннән 500 сум талап алды. «Үзара салым өчен монысы», – ди. Шул акчаны түләмәсәң, белешмә бирмим, диде. Без бит пропискада булмагач, түләргә тиеш түгелдер аны сеңлем? – диде ул. Түгел, билгеле. Җирлек башлыгы өстеннән булган зарларны прокурорга түкми-чәчми җиткердек, тикшерү башланачак. Бер айдан соң, бу тикшерүнең нәтиҗәләрен белү өчен, прокурор белән кабат элемтәгә керергә сөйләштем. Илфат Нуриәхмәт улының вәкаләтләреннән чыгуы, артык иркенәеп китүе ярылып яткан очраклар бар кебек, алар буенча нинди чаралар күрелер – белешеп торачакбыз.

«АНДЫЙ ХӘЛНЕҢ БУЛГАНЫ ЮК!»

Иң соңгы эш итеп булса да, җирлек башлыгының үзе белән дә сөйләштек без. Керә-керешкә сүзне кистереп башладым, минәйтәм, авылыгыз чишмәсендәге самавыр кайда?

– Чишмәнең самавыры югалды бит ул, – диде башлык моңсу йөз ясап. Минем ишек алдында бер самавыр бар, ләкин ул кечкенәрәк һәм аны үземә дип кайтарттырган идем. Кирәк булса – иртәгә үк илтеп куям, миңа жәлке түгел. Тик аны куюдан мәгънә юк, тагын куптарып алып китәчәкләр, – диде ул. «Самавыр урланганнан соң полициягә мөрәҗәгать иттегезме соң?» – дигәч, авыр сулап куйды да, тагын да моңсурак йөз белән: «Итмәгән идек шул», – диде

Багана башларыннан салдырып йөргән алюминийларыгыз кайда соң, Илфат Нуриәхмәтович?

– Барысы да җыелып куелган. Урын булмагач, үземнең бакча кырыена өеп куйдым аларын. Махсус шулай иттем, югалмасын дип. Берсен дә югалтмадым мин аларның. Исәп-хисап палатасы бар аның өчен. Миңа ревизия белән киләләр, мин аларны тапшырачакмын – бөтенесе дә исән-сау.

Җирле үзидарәгә бирелгән «Нива» машинасына тырма тагып, бакчагызны тырмалыйсыз икән, әйеме?

– Кызлар андый хәлнең булганы юк!

Менә бит фотосы бар…

– Булгандыр инде кызлар, төшкәнмендер, чистартканмындыр. Тыкрык җире иде ул.

Тыкрык түгел, бакчагыз, дигәннәр иде…

– Ну, печәнлек җире… Әйе, бакча бу минем .

Ник эш машинасын бакча тырмаларга кулланасыз соң?

– Бер мәртәбә генә булган хәл ул, башка булмады ул. Булмаган дип әйтмим, булды, әйе, фактта да булды андый хәл. Тар гына җир иде ул… Өч метр гына җир иде бит ул.

Илфат Нуриәхмәтович, сезнең үзегезнең дә «Фольксваген поло» дигән бер дигән машинагыз бар, шуңа тагыгыз тырманы, ник дәүләт биргән машинага тагасыз соң?

– …

Бу сорауга җавап булмады.

Калган сорауларыма да җаваплар шушындыйрак рухта бирелде, шуңа җәелеп китеп, бөтенесен язып тору кирәк түгелдер. Җирлек башлыгы зирек агачын кисеп аударуын да танымады – аны, имеш, авыл кешеләре кискән икән. Илфат әфәнде үзе йомшак күңелле җитәкче буларак, авыл кешесенең хәленә керә, теләсә кайда агач кисеп йөрүчеләрне ачуланмый, ди. Җирле үзидарә тракторы белән акчага печән чабып йөрүен дә танымады (ә авыл кешеләре кирәк булса бу мәгълүматны дәлилләргә риза булуын әйтте). Җирлек башлыгының балалар мәйданчыгын кеше сатып алган кишәрлеккә урнаштыруына да үз аңлатмасы бар: «Ул вакытлыча куелып кына торылды, алам мин аны аннан», – диде. Дачниклардан үзара салым акчасы түләттерүче дә ул түгел икән. «Беренчедән без ул акчаны талап алмадык, Хәдичә апа үзе бирде. Икенчедән ул акчаны миңа бирмәде, урынбасарыма биргәндер…», – диде.

Журналист кайтты да, авыл халкы белән арамны болгатып китте дип, үпкәләп калмасын өчен, Илфат Нуриәхмәтовичка бу уңайдан үз фикеремне әйткән идем, аны гәҗитебездә дә язам. Җирлек башлыгы – ул эш аты кебек, аның эшенең очы-кырые юк, дөресен әйткәндә, җирлек башлыкларына Алла ярдәм бирсен. Тик авыл халкы белән дус булырга кирәк. Кеше белән аңлашып, ихтирам итешеп яшәгән җирлек башлыгыннан беркем дә зарланмый. Авыл халкы надан түгел, ул да аңлый бит: нинди проблема чыкса да, иң беренче терәге – җирлек башлыгы. Җирле җитәкчелек белән беркем дә бер сәбәпсез талашып, зарланып утырмый. Авыл халкы белән аралашып, хөрмәт итешеп яшәгез. Шул чакта «Нива» машинагызга тырма түгел, чәчкеч тагып бәрәңге утыртып йөрсәгез дә, сезне беркем күрмәс, фотога төшереп, гәҗитләргә дә чыгармас…

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Зәй – Казан

«Чыбыклы алласы»ннан ник зарланалар?, 3.2 out of 5 based on 5 ratings

Комментарии