Мәктәп директорлары мәҗбүри эштән җибәрелгән Сарманда хәлләр «прекрасный!»

Мәктәп директорлары мәҗбүри эштән җибәрелгән Сарманда хәлләр «прекрасный!»

Газетабызда Сарман районы, Зур Нөркәй балалар бакчасы мөдире Валентина Хафизованың, пенсиягә чыгарга 3 ел вакыты калгач, эш урыныннан җибәрелүе турында язган идек. «Юньле хуҗа кышка каршы этен дә куып чыгармый, ә мине кудылар…», «БГ», №45, 9 ноябрь, 2016). Ул, мәгариф идарәсенә яңа җитәкче билгеләнгәннән соң, «үз теләге белән гариза язып китүче»ләр күбәюе турында сөйләде.

Сарманга тагын бер кайтачагыбызны сизеп, бу теманың дәвамы да булыр әле, дип язган идек. Чынлап та, язма чыгып берничә көн үтүгә, сарманлылар кабат безнең белән элемтәгә керде: «Сез әле мәктәп директорлары турында берни белмисез!» – диде алар.

Телефоннан аралашканда: «Сөйлибез, бөтенесен сөйлибез!» – дип ышандырдылар. Тик «сөйлим» дип торган кешеләр, без районга кайткач, берәм-берәм юкка чыга башлады. Ә инде очрашырга җөрьәт иткәннәр, «исемемне күрсәтмәгез, яшәрлегемне калдырмаслар – районда хәлләр куркыныч безнең!» – дип, һәр сүзен үлчәп сөйләүгә күчте. Безгә мәгълүмат бирүчеләр кайда эшләүләрен дә күрсәтмәүне сорады. Шунысын гына әйтә алам – аларның һәрберсе мәгариф системасында яхшы ук кайнаган, тик бәгъзе мөдир кебек, «үз теләге белән эштән китү»дән курыкканга күрә, күләгә артында калырга уйлаган кешеләр.

ЯХШЫ ЭШЛӘСӘҢ – ЭШТӘН КУАЛАР?

Халык белән очрашып, ни турында сөйләшүебезне ачып салганчы, бер мәгълүмат китерү урынлы булыр. Ел саен мәгариф министрлыгында район мәктәпләрендә укучыларга белем бирү дәрәҗәсен тикшерәләр. БДИ һәм Олимпиадалар күрсәткечләренә таянып, районнар төрле «төсләргә» бүленә: югары нәтиҗәләргә ирешкәннәр яшел зонага кертелә, күрсәткечләре уртача булса, сары зонага карый, ә хәлләре мөшкелрәк булган районнар кызыл зонага керә. 2015нче елдан алып, Сарман – койрыкта сөйрәлүче районнар исемлегендә: ул кызыл зонага кертелгән. Шулай булуга да карамастан, райондагы бөтен мәктәпләрне дә балаларга белемне югары дәрәҗәдә бирми икән дип әйтеп булмый. Аеруча өч мәктәп игътибарга лаек: Сарман гимназиясе (4 ел рәттән Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе исемлегендә), Сарманның 1нче мәктәбе (ул да гимназия кебек үк, яхшы мәктәпләр исемлегендә бар) һәм Җәлилдәге 2нче мәктәп (дөрес, белем йорты моңа кадәр тел шартлатып мактарлык уңышларга ирешмәгән, тик узган елгы нәтиҗәләр буенча хәтта Сарман гимназиясен дә уздырып (!), районда беренче урынга чыккан). Һәм нәрсә дип уйлыйсыз? Мәгариф идарәсенә яңа җитәкче килгәч тә, беренче эш итеп, шушы өч белем йортының директоры эштән җибәрелгән!

Районга кайткач, өч директорның да ни сәбәпле эштән китүен ачыкларга булдым. Әйткәнемчә, «переворот»лар мәгариф идарәсе кәнәфиенә март аенда яңа җитәкче – Әлфәт Сабиров килгәч башланган. Ышанычлы чыганаклардан беренче чиратта Сарман гимназиясеннән җибәрелгән директор – Лилия Газимова турында сораштырам. 7 елдан артык эшләү дәверендә ул гимназияне шактый алга җибәргән. Мәктәпнең уңышлары күп булган: үзегез уйлап карагыз: соңгы 4 ел эчендә республиканың иң яхшы мәктәпләре исемлегеннән төшеп калмау өчен кызыл зонада исәпләнгән Сарман гимназиясе директорына шактый көч куярга туры килгәндер. Шуңа күрә, Лилия ханым беренче чиратта укытучыларның категориясен күтәрү өстендә эшләде дип аңлаталар. Тик июль аенда чакыртып алып, җитәкчене эштән китәргә өндәгәннәр. Ярый инде, бөтенләй үк урамда калдырмаганнар: бакча мөдире вазыйфасына билгеләгәннәр үзен. Ә менә Җәлилдәге 2нче мәктәп директорына бәхет алай ук киң елмаймаган: Гөлнара Латифулина, директор кәнәфиеннән төшкәч, гади укытучы булып эшли. Әле ул эшне дә үз тырышлыгы белән генә эзләп тапкан. Директор булып Җәлил мәктәбендә бер ел гына эшләп калган ул. Тик шул бер ел эчендә искиткеч зур күрсәткечләргә ирешкән: бая әйткәнемчә, койрыкта сөйрәлгән мәктәп районда беренчелеккә чыккан, 807 бала укыган белем йортына район олимпиадаларыннан гына да 62 призлы урын бирелгән. Эшләгән кешегә ял да тиешле: җәй көне отпуск алу өчен гариза язарга кергәч, Гөлнара ханымга мәгариф идарәсе җитәкчесе Әлфәт Сабиров сорауны кабыргасы белән куйган: «Алга таба нишлибез? Үзегез китәсезме, әллә?.. Үз теләгегез белән китү турында гариза языгыз». Директор гариза язудан баш тарткан. Тик бу очракта да мәгариф идарәсе җитәкчесе чыгу юлын тапкан диләр: хәзерге законнар буенча, директор урынына билгеләгәндә мәгариф идарәсе белән хезмәткәр арасында контракт төзелә. Гадәттә, аның срогы бер ел була икән. Гөлнара ханым белән дә Элеккеге мәгариф идарәсе җитәкчесе килешүне шушы вакытка дип төзегән булган. Ә яңа җитәкче аны озынайтмаска карар кылган. Җәлил мәктәбе директорында: «Ни сәбәпле мине җибәрергә телисез?» – дигән сорау туган диләр. Бу соравына шундый матур җавап та алган әле ул: «Чөнки минем сезне эштән җибәрергә хакым бар!» Гөлнара Латифуллинаның телефон номерын эзләп табып, үзе белән элемтәгә чыктым. Тик ул бу мәсьәлә буенча сөйләшергә теләмәде. Сорауларга да җавапны теләр-теләмәс бирде, бәлки, аның кабат бу көннәр турында исенә төшерәсе килмәгәнлектәндер:

– Сезне нәрсә өчен эштән җибәрделәр? Яңа эш урыны тәкъдим иттеләрме?

– Нәрсә өчен икәнен белмим. Яңа урын тәкъдим ителмәде.

– Эштән китүегезне авыр кабул иттегезме?

– Ахыргача ышанмадым, абсурд хәл булып тоелды. Борчылдым. Алга таба нишләргә дигән сорау булды. Элек үзем эшләгән 1нче мәктәп директоры янына барып эш сорадым. Ул мине математика укытучысы итеп алды…

«МИНЕ КЫСТЫРМА, ҮЗЕҢ СӘБӘП ТАБЫП КУ!»

Өченче үрнәк белем йорты – Сарманның 1нче урта мәктәбенең элеккеге директоры Эльвира Зөфәр кызын да эштән азат иткәнче бик күп мәртәбәләр чакыртып, сөйләшүләр үткәргәннәр диләр. «Нишлибез, нишлибез?» – дип, байтак җанын талкыганнар. Авыр булса да, ризалашып, үз теләге белән китүе турында гариза язган ул. Аннан соң башка мәктәпкә завуч булып урнашкан.

Бу эштән җибәрүләрне мәгариф идарәсендә «район кызыл зонада булганга күрә, өстән кушылган әйбер», – дип аңлатып маташканнар икән. Тик миңа шунысы кызык: әйтик кишер чери башлаган икән, чүп чиләгенә аның черек өлешен кисеп ташлыйлардыр бит, әллә Сарманда башкача эшлиләр микән? Зарланучылар да шаккатып тел шартлата инде: район кызыл зонада булганга, кем-кем, тик алдынгы рәттә барган бу өч белем йорты директоры гаепле түгел. Ә ни өчен беренче чиратта аларны алып атканнар – монысы аңлашылмый…

Әле монда сәерлекләр бу гына түгел. Мәктәп директорлары эштән җибәрелгәч, алар артыннан завучлары да, хәтта… ашханә мөдире дә киткән, ди сарманлылар. «Чөнки Әлфәт Зыятдинович кушкан», – дип, мәгариф идарәсе җитәкчесен гаепли алар. Сарманның мәгариф системасына нинди зыяны тигәнлеген ачыкларга тырышып, Җәлилнең 2нче мәктәбеннән куылган ашханә мөдире Лилия Шәяхмәтова белән очраштым.

– Белемем буенча технологмын, бу вазыйфада бернинди кимчелексез 5 ел эшләдем. Башта безнең мәктәп директоры эштән җибәрелде (Гөлнара Латыйфуллина – А.З.), сентябрь аенда ике атна эшләгәч, яңа директор үзенә чакыртып алды. «Сезгә китү турында гариза язарга кирәк», – ди. «Нигә?» – минәйтәм. «Заврано»ның кушуы буенча икән. Әлфәт Зыятдинович директорга: «Мине кыстырма, үзең берәр сәбәп табып ку, кумасаң, үзең дә очасың», – дигән. Көн саен: «Уйладыңмы?» – дип җанга тиде. «Болай басым астында эшли алмыйм, уйлап та тормыйм, китәм, – дидем. – Ә ашханәне тапшырырга кеше юк. Завхозга тапшырып киттем. Минем урынга күп кеше килеп карады, берсенең дә эшләргә теләге юк. Чөнки эше авыр, 800 баланың сәламәтлеге өчен җавап бирәсе, продукцияне үлчисе, пешекчеләргә бүлгәләп бирәсе, документ эшләре белән утырасы бар. Ә акчасы 8 мең сум гына. Кем килсен?! Ахыр чиктә, кеше булмагач, минем урынга мәктәптәге белеме булмаган техничканы куйдылар. Балаларны ашату – ул җаваплы эш, анда теләсә кемне куймыйлар!» – ди Лилия ханым. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, әңгәмәдәшемә киткәндә эш тәкъдим итүче булмаган, югыйсә мәктәптә пешекче булып калырга да риза булган ул. Алмашка берни тәкъдим итмичә урамга чыгарып җибәрелгәннән соң, Лилия ханым үз тырышлыгы белән бер кафега эшкә урнашкан.

«ХӘЛЛӘР «ПРЕКРАСНЫЙ!»

Сарманлылар әңгәмә ахырында тагын бер мәгълүмат җиткерде: эш урыныннан азат ителгән директорлар, бакча мөдирләре, завучлар һәм методистлар, барысын бергә кушып санасаң, 50дән артып китә икән. Үзе җитәкләгән районда нәрсәләр майтарылуыннан хәбәрдар булу-булмавын сораштыру өчен Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин белән элемтәгә чыктым. «Мәгариф системасындагыларның күпләп эштән китүе сездә шик тудырмыймы?» – дигән сорау кызыксындыра иде мине.

– Юк, ник шик тудырсын – алар үзләре гариза язып китте бит. Әлфәт Зыятдинович беркемне дә эштән куып чыгармады. Барысы да эшкә урнаштырылдылар – кемдер завдетсад булды, кемдер күрше мәктәптә укыта. Басым астында гариза яздырып булмый бит инде ул хәзер! Миңа керсеннәр иде, нигә шунда ук гәҗиткә язалар соң? Безне шундый хәлгә куялар. Миңа бер мөрәҗәгать тә булмады бит. Мин дә бар бит инде монда. Прокуратура бар – жалоба бирсеннәр иде. Ничек инде ул алай. «Ротация кадров» була инде ул, ник нәрсә булган?

(Кадрлар ротациясе – ул коррупциягә каршы көрәштә кулланыла торган алым. Ришвәтчелек көчәеп китмәсен дип, хезмәткәрне бер урыннан икенче урынга күчерүне шулай атыйлар. Ә ашханә мөдире мәктәптән куылып кафега урнашырлык дәрәҗәдә кемнән нинди ришвәт алды икән? А.З. иск.)

– Фәрит Мөнәвирович, директорлар бер хәл, ә директорлары артыннан ук ашханә мөдирләре, гардеробта эшләүчеләр, завхозлар куылу нәрсә?

– Ярар ярар, «разбираться» итәрбез бу әйбердә.

Район башлыгына халыктан ишеткән тагын бер сүзне җиткерми кала алмадым. Ни өчен сарманлылар, районда хәлләр куркыныч, безгә басым тагын да арта, дип курка?

– Халык куркырлык нинди хәлләр сезнең районда, әйтмәссезме?

– Нинди басым артсын хәзерге заманда! Басым дигән нәрсә юк бит инде ул! Нәрсә эшлисең кешегә – хәзер бит болай да эшләргә кеше юк. Нинди куркыныч хәл булсын районда – хәлләр «прекрасный»!

…Шуңа күрә халык «эштән җибәрәләр» дип каравыл кычкырадыр инде…

«МИНЕ ПЫЧРАТЫРГА ТЕЛИЛӘР»

Язманың төп герое – Әлфәт Сабировка шалтыраттым. Узган юлы сөйләшкәндә мәгариф идарәсе җитәкчесе сүзне бик кыска тоткан иде. Бу юлы исә һәр сорауга җентекле җавап бирде. Халыкның зарларын «бу – яла ягу һәм мине пычрату йөзеннән эшләнә, «китмим» дигән кешене эштән азат итеп булмый» дип бәяләде ул. Югарыда телгә алынган директорларның ни өчен китүен җитәкче болай аңлатты: министрлык мәктәп директорларына ассессмент (персоналларны бәяләү) уздырган. Аның нәтиҗәләре буенча өч директор да кызыл зонага эләккән – ягъни күрсәткечләре начар булып чыккан. Шуңа күрә эштән азат ителгәннәр. Мәгариф җитәкчесе теле белән әйтсәк, аларга башка урыннарда эш тәкъдим ителгән.

«Ә завучлар мәсьәләсен мин хәл итмим, бары тик директорлар гына хәл итә. Шуңа күрә бу сорау миңа түгел – директорларга, – дип аңлатты Әлфәт Зыятдинович. – Җәлилнең 2нче мәктәбендәге «завстоловый»ның исә кем икәнен дә белмим. Үзем дә белмәгән кешене ничек, алып ат, дип әйтим. Яңа килгән директорга ошап бетмәгәндер. Белмим, нишләп мин куарга кушты дип сөйләгәндер мәктәп директоры… Бәлки үз фикерен көчәйтеп җибәрү йөзеннән әйткәндер».

– Сез җитәкче булгач, 50 кеше эштән китте дигәннәре дөрес сүзме?

– Юк, 100 процент дөрес түгел! Кайдан чутлап чыгарганнардыр. Мәгариф системасында бездә 1100дән артык кеше эшли. Шулар арасында мин төгәл санны әйтә алмыйм, әлбәттә. Санап утырганым юк, ләкин китсә бер 10 кеше киткәндер. Бу дөрес мәгълүмат түгел. Күп әйбер, әйтәм бит, мине пычрату йөзеннән эшләнә. Яңа җитәкче буларак, эш буенча минем үз таләпләрем бар. Бәлки кемгәдер бу таләпләр ошап та бетмидер. Узган юлы сез минем турыда мәкалә бастырып чыгардыгыз. Мин анда монстр булып калганмын. Үзем дә укып чыктым ул язманы. Бу мәсьәлә буенча узган юлы кыскача гына сөйләшкән идек, бу юлы җентекләп аңлата алам. Ул минем кабул итү бүлмәсе янында бер кереп, бер чыгып йөри иде. Минем анда камералар тора, шуңа сәркатибемә әйттем: «Валентина Ильинична миңа керергә торамы әллә ул, керсен». Керде. Кергәч тә, бәдрәф ремонтладым, менә роспотребнадзордан тикшерү килде, мин әзер түгел, ул миңа хәзер штраф сугачак, туйдым мин бу әйбердән, китәм, җитте, дип, тавыш күтәреп чыгып китте. «Мин әзерләнә дә алмадым тикшерүгә», – ди. Мин аңа әйттем: «Роспотребнадзор киләсе билгеле иде, ничек әзерләнә алмадыгыз?» – дидем. Ун минуттан Валентина ханымның үз теләге белән эштән китүе турындагы гаризасын тотып методист керде. Кеше сораган – мин аны имзаладым. Бер атна вакыт узгач, Валентина Ильинична менә шушылай, мине мәҗбүри яздырдылар, дип, тавыш күтәрергә тотынды. «Эштән китәсез, языгыз гариза», – дип, ярты сүз дә әйтмәдем мин аңа!

Шунысы сөендерә, безгә вәгъдә иткәнчә, мәгариф идарәсе җитәкчесе эштән җибәрелгән мөдиргә Зур Нөркәй мәктәбеннән эш урыны тәкъдим иткән. Гыйнвар аеннан башлап, Валентина ханым 1-2нче сыйныфларның озынайтылган көн төркемендә тәрбияче булып эшли. Аларга дәресләрен әзерләшә, көндез озын тәнәфестә уеннар оештыра.

– Бу – бөтенләй башка төрле өлкә, билгеле, шулай да эшле булуыма сөендем. Әмма сөенечем озакка булмады, мине бер декреттагы хатын урынына гына эшкә куеп торганнар. Август аеннан кабат эшсез калам. Кабат урамга чыгып китәсе була. Пенсиягә чыгарга тагын ике елым бар, кайлардан эш табармын, дим. Бу күп сөйләшмәсен, дип, авызны йомар өчен генә керткән кебек булды. Әлфәт Зыятдиновичка барып, мине декрет урынына гына керттегезме инде дигәч: «Мин сиңа кыш уртасында кайдан эш табыйм соң?» – ди. «Ник чыгарып җибәрдегез соң, эш урыны табалмагач? Ә кыш уртасында мин кайдан табыйм аны? 27 ел гомерем шунда үтте – урамга чыгарып җибәрдем дә шуның белән эш бетте дип уйладыгызмы», – дидем, – дип сөйли ул.

Валентина ханым белән элемтәдә торырга сүз куештык. Август аенда хәлләр ни белән тәмамланыр бит әле. Әлегә Сарман мәгариф системасында бар да тыныч диләр – соңгы арада гына эштән җибәрелүче юк икән. Сарманлылар моны ачулы елмаеп аңлата: «Бик булыр иде дә – эштән җибәрер кешесе калмады бит инде»…

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан–Сарман–Казан

Комментарии